Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар

Тормыш яме, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе

10 май 2017

Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әңгәмәсе

(85кб)


– Фәрит Хәйруллович, мөмкин булса, сәясәт һәм ил-көндәге вазгыять турында сөйләшүне бүтән бер вакытка калдырып, тормыш-яшәеш, халкыбыз мирасы, ата хакы, гаилә, милли тәрбия, гомумән, рухи кыйммәтләр һәм кадерле ядкярләр хакында сөйләшик әле. Беренче соравым мондый: Сезнеңчә – нәрсә ул Тормыш яме?

– Тормыш яме… Кеше бу дөньяга кунак булып кына килә. Санаулы еллар… Шул кыска гына гомергә дөньяга килгәнсең икән, үзеңнән соң нинди мирас калдырасың? Традиция, гореф-гадәтләр – халык тормышының аерылгысыз мөһим өлеше. Аның иң күркәмнәрен бөртекләп саклап, балаларга тәрбия аша биреп калдыру – яшәүнең олы бер мәгънәсе.
СССР заманында ук: «Гаилә – җәмгыятьнең нигезе», – дип әйтә идек. Җәмгыять гаилә корып, балалар тудырып, үстереп, тәрбияләп яшәүгә, аларга картлыгыңны ышанып тапшыруга корылган. Балаларның, оныкларның тормышы безнекеннән матуррак, баерак, күңеллерәк булсын иде, дип өметләнәсең.
Гаилә тәрбиясе дигәндә, мин үземнең әти-әниемне, әби-бабамнарны, тормыш иптәшем Луизаның әти-әнисен искә алам. Матур яшәделәр алар! Без – балаларына, оныкларына матур итеп яшәү үрнәген калдырып киттеләр.
Әтием Хәйрулла – Әлмәт төбәгендә билгеле, хөрмәтле кеше иде. Фронттан коммунист булып кайткан солдат, партия кая кушса – шунда барды, намус белән хезмәт итте. Мин үземне белә башлаганда без Акташ авылында (кечкенә генә район үзәге) яши идек. Урыс авылы. Без райком йортында торабыз. Әти көне-төне эштә, әнием Маһинур без – өч баланы тәрбияли. Мин – өлкән бала, ике сеңелне карау минем өстә. Рәйсә әле кечкенә иде, Әлфия миннән бер дә калмый, гел ияреп йөри. Яз җитеп чирәм күренүгә, яланаяк йөри башлыйбыз, аяклар чебиләп бетә. Аны уйлаган кеше юк инде, әни кушкан вак-төяк эшләрне үтибез дә урамга чабабыз. Без авылда бердәнбер татар гаиләсе идек, рус балалары белән уйнап үстек. Шуңа күрә телебез дә күбрәк русча иде.
Әти белән әни бик тату яшәделәр, бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар иде. Әти көннәр буе өйдә булмаса да без аны янда тоя идек. Әни һәрвакыт: “Әтиегезгә әйтәм!”, “Әтиегез кайткач...”, “Әтиегез белән киңәшербез”, – кебек сүзләрне әйтеп, өйдә әтинең төп кеше – хуҗа икәнен сиздереп тора иде. Әти гомер буе минем өчен зур авторитет булды. Әти, әнинең кадерен белеп, аның белән һәрвакыт киңәшеп яшәде. Ул әнигә, ягымлы итеп, “карчык”, дип эндәшә иде. Ышанырсызмы-юкмы, берзаман бу сүз минем дә телгә керде бит. Ниндидер командировкадан йөреп кайткач, Луизага “карчык” дип эндәштем. Башта аптырап калды. Аннан соң аңлады бу сүзнең хикмәтен. Хатыныңа болай эндәшү күп мәгънәне аңлата... Аны икәү генә белә.
Әтием миңа һәрвакыт: «Улым, шулай эшлә — эшеңдә дә, тормышыңда да йөзгә кызыллык китерерлек булма», – дип еш әйтә торган иде. Иң олы бәхет шул: син, күп кенә еллар эшләп, синең белән янәшә булган һәм сине белгән кешеләр: “Әнә, теге кеше шундый яхшы иде, кешегә авыр сүз дә әйтмәде, ярдәмчел булды”, – дип искә алсыннар. Һәр кешегә шулай яшәргә насыйп булсын. Шулай булса гына, җәмгыятебез, күпмилләтле республикабыз матур яшәячәк.
Гомумән, республикабызда яшәгән һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын сакларга, аларны үстерергә кирәк. Гасырдан-гасырга килә торган күркәм гоеф-гадәтләр, мәсәлән, олыны – олылау, кечене – кече итү буыннан-буынга күчәргә тиеш. Шул очракта гына ышанычлы, нык һәм камил җәмгыять төзи алачакбыз. Шулай ук үз авылыңны, туган җиреңне, шәһәреңне, дәүләтеңне яратып, аның уңышлары белән горурланып, авыр чагында да, җиңел чагында да ватанпарвәрлек хисен алга куеп яшәсәк, яхшы булыр иде.

– Әйе шул, юкка гына, гаиләң нинди – дәүләтең шундый, димиләр бит.

– Кыска гына гомеребездә шушы байлыкларны күз алдында тотмыйча яшәсәк, бу — бушка үткән гомер була.
Әйткәнемчә, һәр милләт үз телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап, аларны киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга тиеш. Мин Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе вазифасын үтим. Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Аларның һәммәсенең үз теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, милли ашлары, киемнәре... Татарстанда яшәүче халыклар барлыгы 36 милли-мәдәни автономиягә берләшкән. Бу милләтләр бергә җыелган вакытларда Халыклар дуслыгы йорты кырмыска оясын хәтерләтә, мыжлап тора. Әлеге күренеш миңа шулкадәр ошый, төрле телләрдә сөйләшүче, төрле дин тотучы кешеләрнең шулай бергә җыелып җитди чаралар үткәрүләре, яисә бәйрәм итүләре күңелдә шатлык, горурлык хисләрен уята. Без Татарстанда аларга үз телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау өчен мөмкин булганны эшли алдык: автономияләргә берләштердек, якшәмбе мәктәпләре ачтык, аерым бәйрәмнәрен республика күләмендә билгеләп үтәбез. Удмуртларның Гырон Быдтон, чувашларның Уяв, мордваларның Балтай, керәшеннәрнең Питрау, төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәмнәре гомумхалык бәйрәменә әверелде, аларга башка өлкәләрдән, хәтта чит илләрдән дә кунаклар килә, милләттәшләре җыйнала. Шушы көннәрдә генә Татарстан халыкларының III съездын уздырдык. Бу – бездә яшәүче халыклар белән эшләүнең бер ысулы. Съездның беренчесе 1992 елда үткәрелде. Ул чагында ил үзенең киләчәген билгели иде. Без исә, җыелып, ул замандагы актуаль мәсьәләләр, Татарстанның киләчәге хакында ачыктан-ачык сөйләштек. 22 апрельдә узган съездда без, башкарган эшләребезгә йомгак ясап, милләтләрне киләчәктә тагын да үстерү өчен өстенлекле юнәлешләрне билгеләдек.

– Күп кенә күренекле шәхесләребез белән соңгы көннәре, минутлары якынлашканда аралашырга туры килде. Алар: «Гомерем, вакытым заяга узды», – дип, еш кына уфтану, үкенү хисләрен белдерә иде. Күп очракта гомеребезнең кадерен белмибез шул.

– Дөрес, тормышның кадерен, аның фәлсәфәсен азрак тәҗрибә җыйгач кына аңлый башлыйсың. Яшь чакта көндәлек тормыш белән яшисең, төрле вак-төякләргә куанасың, ә тирәнрәк уйласаң, тормыш һәрбер көннән җыела. Ни дисәң дә, яшьлек – дәртле вакыт. Бераз яшәп, тәҗрибә туплагач, тормышның яртысы үткәч кенә кеше яшәү яме, аның мәгънәсе, фәлсәфәсе турында уйлана башлыйдыр, мөгаен...

– Дөнья, урыс әдәбиятының бу фани тормыштан яшьли киткән мәшһүрләре, мәсәлән, Лермонтов, Тукай бар. Алар яшәү мәгънәсен, яшәү кадерен аңлап өлгерделәрме икән?

– Андыйлар меңгә бер туа. Кыска гына гомерләрендә даһи әсәрләр калдырганнар икән, димәк, бу турыда уйланганнардыр. Күп кеше арасында яшәгәч, йөргәч, үземнең тәҗрибәмнән чыгып та әйтәсем килә: тормыш турында күбрәк 45-50 яшьләрдән соң, оныкларны үстергәндә генә уйлана башлыйсың.
Тукайлар кебек олуг шәхесләребезнең әйткәннәре – кичә дә, бүген дә, иртәгә дә актуаль, мәңгелек, дөрес сүзләр. Алар даһи кешеләр һәм, әйткәнемчә, мондыйлар сирәк туа.

– Гаилә, тәрбия, буыннар чылбыры... Нәсел-ыруыгыз мисалында бу хакта да әйтеп китсәгез иде?

– Яшь чакта да, хәзерге көндә дә фикерем үзгәрмәде: балага тәрбия бирүдә иң беренче чиратта ата-ана җаваплы. Мин бу хакта әйтә башлаган идем инде. Юкка гына халыкта “оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дигән сүзләр мәкаль рәвешен алмагандыр.
Әйткәнемчә, мин – бер-берсен хөрмәтләп яшәгән гаиләдә туып үскән бала. Әби-бабай тәрбиясе дә эләкте. Әнием ягыннан Мирзиян бабам белән Вәсилә әбием үз йортлары белән Әлмәттә яшәде. Каникул җитсә, бөтен бала-чага аларга җыела торган идек. Бабай безне печән чабарга, чалгы кайрарга, башка вак-төякләргә, иң мөһиме – ир-ат эшенә өйрәтте. Әбием – бик нечкә күңелле, бала җанлы карчык иде. Аның Коръән ашыннан кайтканда кесәсеннән алып биргән әчкелтем кәнфитләренең тәмен хәзер дә тоям кебек. Мин – аларның яраткан оныгы идем. Аллага шөкер, алар озын гомер кичерделәр. Улыбыз Дамир тугач та икәүләп килделәр, базарга кереп, шакмаклы күлмәк алганнар. Шул зур күлмәкне кигезеп улыбызга исем кушып китте Мирзиян бабай.
Нәсел төшенчәсе аеруча зур кыйммәткә ия. Элек гаиләдә бала-чага күп була иде. Бер нәселдән булган гаиләләр бер-берсенә ярдәм итеп, ихтирамлы мөнәсәбәттә яшәде. Геннар да мөһим роль уйный. Мәсәлән, минем ниндидер яхшы якларым бар икән, тырышлыгым, халык белән аралашу-сөйләшүем, нидер дәлилләвем, укуга тартылуым – болар барысы да әти-әниемнән килгән сыйфат. Әтием гомере буе укыды, белем алды. Мин аның үз өстендә ничек итеп эшләгәнен күреп үстем: төннәр буе КПСС тарихы турында китаплар, газеталар укып, радио тыңлап, чыгыш-докладларын халыкка аңлаешлы итеп язып утыра иде. Әтием һәр очрашуга бик җаваплы итеп әзерләнде. Миңа да: “Улым, әзерлексез булсаң, кеше белән эшләве авыр. Берүк халык алдына алдан әзерләнмичә чыга күрмә, чөнки әйткән сүзеңә ышанмаска мөмкиннәр. Әзерләнеп, аргументлар табып сөйләсәң генә, кешене ышандырырсың һәм, шуның өстенә, әйткәннәреңне үз көндәлек тормышың белән дә дәлилләп күрсәтергә тиеш буласың. Бер төрле сүз сөйләп, икенче тормыш алып барсаң, синнән кешеләр көләчәкләр генә”, – дип әйтә торган иде.
Без Луиза белән 1970 елда өйләнештек. Мөхәммәтшиннар һәм Хуҗиннар гаиләсенең тормыш юлы бергә үрелеп китте. Шунысы да куанычлы булды – безнең әти-әниләр элек-электән бер-берсен белгән, аралашкан, бер үк кыйммәтләрне бәяләгән кешеләр булып чыкты. Әтием Луизаның әнисе Рокия Сарим кызы белән бер мәктәптә укыган, ә булачак кодасы белән яшүсмерләр футбол командасында бергә уйнаганнар. Алар яшьтән үк дус булганнар.
Бу гаилә белән танышуга ук үземне биредә “үз кеше” итеп тойдым. Кече Әлмәтнең Мостовая урамында урнашкан әлеге йортта рәхәт бер җылылык, үзгә бер аура бар иде. Җитди кыяфәтле, эшлекле, кирәк вакытта юмор белән сөйләшүче хуҗа – Әкърәм Хаҗи улы. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт шәһәре типографиясе директоры, гомумән, шәһәрдә билгеле шәхес иде. Тыйнак кына киенгән, чәчләренә чал төшә башлаган Рокия Саримовна укытучыны хәтерләтә. Гаиләдә өч бала, үз йортлары белән яшиләр. Яңгырдан ышыкланып була торган түбәле зур капка аеруча хәтеремдә калган.
Без дус-тату, бер-берсенә ышанучан, булышучан, бердәм зур гаилә идек. Нинди дә булса сәбәп табып, еш очрашырга тырыштык. Бу еллар безнең балаларыбызга әби-бабай тәрбиясе биргән мөһим еллар булган. Үз хуҗалыгың белән яшәгәч, башкача булмыйдыр: йә түбә ямарга кирәк, йә койма тотарга, мунча салырга... Аларның уллары Ринат белән без – Нәҗип белән мин – ике кияү аларга хуҗалык эшләрендә булышырга тырыша идек. Безнең малайлар да янда чуалалар. Рокия Саримовна бик тә уңган хуҗабикә иде. Ул гомере буе дәүләт хезмәтендә булды. Хезмәт кенәгәсендә нибары ике юл язылган: беренчесе – районның социаль тәэминат бүлегенә эшкә кабул ителде; икенчесе – лаеклы ялга чыгу сәбәпле эштән китте. Пенсиягә чыккач та аның яныннан кеше өзелмәде: кемдер ниндидер документ белешә, күпләр пенсиягә, социаль нормаларга кагылышлы законнар, кагыйдәләр турында сорашырга килә. Үзем дә берничә тапкыр шул очрашуларга шаһит булдым.
Без һәр шимбә аларга мунчага бара идек. Өч баласы үз гаиләсе белән килә, кода-кодагыйлар, туганнар... Ничек сыйганбыз без ул өйгә, әле дә аптырыйм. Рокия Саримовнаның мунчасы ягылган, бәлеше пешкән, табыны ризыклар белән тулы булыр иде. Шунда сөйләшеп, җырлашып утыра идек, бала-чагалар да бергә уйныйлар, безгә үз һөнәрләрен күрсәтәләр. Шушы җыелып утырулар туганлыкны тагын да ныгыта, нәселне берләштерә. Шатлыкта гына түгел, авыр мизгелләрдә дә без бергә булдык – югалтуларны бергә күтәрдек, шатлыкларны бүлештек. Хәзер әти-әниләр арабызда юк инде, ел саен балалар белән зиратка барабыз, ата-бабаларыбызның каберләрен чистартабыз, чардуганнарын буяп кайтабыз. Элек улым Дамир белән эшли идек, хәзер оныгым Данияр да безнең белән! Узган ел оныгым белән 9 майда Җиңү парадына чыктык. Данияр ике бабакаеның да сугышта батырларча көрәшкәнен белә һәм алар белән горурлана. Миңа калса, һәр гаиләдә әби-бабайларны искә алып, балаларына алар хакында сөйләп калырга тиешләр. Гаиләләр тарихы ватан тарихына барып тоташа. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге дә бик томанлы.
Нәсел, туган-тумачаның роле хәзерге шартларда, мөгаен, кимегәндер. Ә бит авыр сугыш елларыннан соң, авыл җирендә бер-береңә, туган буларак, ярдәм итешеп яшәү кешеләрнең канына сеңгән иде. Җиде буын туган-тумачаны белү изге төшенчә булды. Үз буыныңны, кардәш-туганыңны белеп, аралашып, бер-береңә кулдан килгәнчә ярдәм итешеп яшәүне авыр тормыш үзе үк таләп итә иде.
Хәзер һәр гаиләдә 2-3 бала, оныклар да шул чама, нәселнең дә куәте, сыйфаты елдан-ел кими бара. Шулай да туган-тумачага хөрмәт татар халкында әле дә бар. Сабан туйларына, гаилә бәйрәмнәренә кардәш, нәсел-нәсәп кешеләре бергә җыела. Бу – гасырдан-гасырга күчеп килә торган олы традиция. Әлеге күркәм гадәт халыкны берләштерә, бер-берсен тәрбияли, камилләштерә.

– Дус-иптәш, аркадаш, кардәш-карындаш... Дуслык һәм туганлык... Санап үткән әлеге алыштыргысыз рухи кыйммәтләрнең бәясе соңгы елларда шактый төште шикелле. Әхлак һәм намус какшаган, иман ныклыгы чатнаган мәл. Кешенең эчке дөньясы отыры ярлылана, аның күңелен хөсетлек, көнчелек сөреме сара бара... Ил агасы буларак, дуслык, ышанычлы дуслар турындагы фикерегезне ишетәсе килә иде.

– Якын дусларны, хезмәттәшләреңне сайлый алсаң, хата-ялгыш ясамасаң, тормыш юлын үтүе җиңелрәк, ышанычлырак була. Яхшы дуслар... Кемдер, дусларына ияреп, хыянәт юлына баса, аракы эчү белән мавыга башлый, укуга битараф була. Гаиләдә яхшы тәрбия алып, дусларның да яхшыларын сайлап алган кешеләр – иң бәхетлеләр. Дуслар күп булмыйдыр, ләкин таныш-белеш, хезмәттәш, күрше-күлән дигән төшенчәләр дә бар. Аларны да хөрмәт итеп, дус-тату яшәсәң – тормышта шулардан да кыйммәтлерәк нәрсә юктыр.
Бүгенге көндә күршеләрдән зарланып язылган дәгъвалар, мөрәҗәгатьләр гаять күп. Юк-бардан ызгышу, килешә алмау шундый хәлгә китерә. Үзләренең дә, күршеләренең дә тормышларының кызыгы бетә. Болар – гыйбрәт. Тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләрдән исә үрнәк алып яшәргә өйрәнергә кирәк.
Без бәләкәйдән үк гел урыслар белән генә аралашып яшәдек. Ә алар яхшы кешеләр иде: тырыш, хезмәттә актив, үзләренең ихатасын, мал-туарын, хуҗалыгын да карарга өлгерәләр, җәй буе малга печән әзерлиләр иде. Балачак күршеләрем менә шундый тырыш, гадел кешеләр булды. Без дә алардан үрнәк алып тәрбияләндек.
Гадәттә, дәрәҗәле эштә эшләсәң, дусларың күп була. Ә инде аннан китү белән, яныңда чын дуслар гына кала. Алар күп булмый. Әлмәт шәһәренең комсомол оешмасында инструктор булып эшләгәндә дуслашкан кешеләр – мөгаен, иң якын дусларымдыр. Алар гаилә дуслары булып киттеләр. Хәзер инде төрлебезне төрле якларда яшибез, еш күрешеп тә булмый, әмма элемтәне өзмибез. Җай чыкса, шатланып күрешәбез. Туган көн, бәйрәмнәр белән котлашабыз.
Бәхет-шатлыгыңа сөенә белсәләр, авыр көннәрдә килеп, кайгыңны уртаклашсалар, ярдәм итсәләр – болар синең чын дусларың. Һәр гаиләнең, һәр кешенең шундый дуслары күп булсын иде, дип телим. Кайгы-хәсрәт килгән чакта якын, ышанычлы дусларың булу да кирәк.

– Фәрит Хәйруллович, Сезнең белән очрашуга килер алдыннан, интернеттан, төрле матбугат чараларыннан биографиягез белән кабат танышып чыктым. Сезгә нисбәтле үзенчәлекле фотолар арасыннан берсе мине аеруча җәлеп итте. Бильярд уйнаганда төшерелгән фотогыз турында әйтүем. Шушы кадрда Сезнең бөтен холкыгыз чагыла сыман: максатчанлык, җорлык, сабырлык, зирәклек, тәвәккәллек... Ул чагында шарны керттегезме?

– Һәр кеше үз тормышында спортның нинди дә булса төре белән шөгыльләнерә тиеш. Мин бүген республикада волейбол федерациясен җитәклим, кайчандыр хоккей федерациясен дә оештырырга туры килде. Ә бильярд – аерым уен: өстәл, уналты шар һәм партнер... Башка берәү дә юк. Үз-үзеңә ышанып, карар кабул итеп, гадел көрәшергә тиешсең! Бу уенны мин бик яратып, рәхәтләнеп уйныйм. Монда уйныйсың да, уйлыйсың да. Еш кына көндәлек проблемалар турында уйлыйсың, ә бильярд уйнаганда аларның чишелешен дә табасың. Сәясәтчеләр, хәрбиләр арасында бильярдны яратучылар гаять күп. Аңлашыла ки, бу – ниндидер авыр мәсьәләләрне ерып чыгу юлын да күрсәтә торган уен. Әлеге шарны кертү-кертмәвем исемдә калмаган. Минем белән уйнаган дуслар, Фәрит Хәйруллович, син яхшы уйныйсың, диләр. Чын күңелдән әйтәләрдер дип ышанам...

– Сезне концертларда, театрларда, юбилей кичәләрендә еш күрәбез. Ике дәүләт телендә дә камил чыгыш ясыйсыз, афәрин! Шундый кичәләрнең берсендә халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмнең шигырь укуын сокланып тыңлап утырганыгызны да хәтерлим әле...

– Мин кечкенәдән шигырь укырга бик яраттым. Авыл китапханәсендә укучылар конференцияләрен еш үткәрәләр иде, мин дә анда катнашам, шигырь сөйли идем – русча.
Татарстан Югары Советына депутат булып узып, парламент рәисе итеп сайлангач, татар телен камил белмәвем мине уйланырга мәҗбүр итте. Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова һәм тагын берничә депутат татарча сораулар бирә, ә мин урыс телендә җавап кайтарырга мәҗбүрмен. Мин бу хәлне үзгәртергә тиеш идем, дөресрәге, үз өстемдә эшли башларга. Максатчан рәвештә татар әдәби телен өйрәнә башладым. Бәхетемә, ул заманда парламентта татар язучы-шагыйрьләре шактый иде: Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Галимуллин, Туфан Миңнуллин... Ренат Харис исә минем урынбасарым булды. Өйгә кайткач, алар язган әсәрләрне, шигырьләрне кычкырып укыйм, икенче көнне алардан үзем төшенеп җитмәгән сүзләрнең мәгънәләрен сорый идем. Алар миңа бик ярдәм итте. Татар теленең матурлыгын, байлыгын шул рәвешле тойдым һәм милли әдәбият, мәдәният белән кызыксына башладым.
Мөдәррис Әгъләмнең иҗат кичәсен хәзер дә хәтерлим. Аның язганнары белән элек тә кызыксына идем. Иҗат кичәсенә барыр алдыннан китапларын алып, махсус укып чыктым. Баксаң, аның иҗатында гаять тирән, фәлсәфи фикерләр ята икән... Аның авыруы турында хәбәрдар идем. Бөек шәхесебезгә исән чагында “Халык шагыйре” исемен биреп өлгәргәнебезгә шатланам. Ул вакытта мин Мөдәррис Әгъләмгә “Халык шагыйре” исемен бирү турында Президент Указын укыгач, халык бик озак кул чапкан иде.
Гомумән, шәхесләрнең иҗат кичәләренә барганда һәрчак әзерләнеп барам. Әсәрләрен укып чыгарга тырышам, башкарган эшләре турында мәгълүмат алам. Шунсыз ярамый – миңа бит ул шәхесне хөрмәт итеп килгән халык алдына чыгып чыгыш ясарга, ул кешенең хезмәтләрен дәүләт тарафыннан бәяләргә кирәк.
Эшкә җаваплы һәм җитди карарга мине Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә өйрәтте. 1990 еллар – авыр заман. Атнага икешәр мәртәбә Мәскәүгә йөрүләр, татар халкы, Татарстаныбызның киләчәге турында сөйләшүләр... Күп әйберләрне якларга, дәлилләп чыгыш ясарга туры килде. Минтимер Шәймиев: “Кинәт кенә барып, анда оттырып кайта күрмәгез! Башыгызны тыкканчы, иң элек аны кире алу, Җиңүче булып чыгу турында уйлагыз!” – дип әйтә иде. Заманында без күпмилләтле Россиядә дәүләт оештырырга сәләтле халык икәнлегебезне расларга тиеш идек һәм моңа ирештек тә...

– Мәгълүм ки, мирас күптөрле: тарихи һәм тарихи-мәдәни, дини һәм фәнни, әдәби һәм сәнгати, табигый һәм рухи... Ата-баба мирасы, дип тә әйтәбез. Менә шул ата-баба мирасы, гореф-гадәтләребез һәм аларны саклап калу турында Сез ни-нәрсә әйтер идегез?

– Мирасны саклап калсак кына киләчәгебез буласын яхшы аңлыйбыз. Мирасыбызны саклау юллары, ысуллары күптөрле. Дәүләт оешмалары, халык үзе дә бу эш белән даими шөгыльләнергә тиеш.
Беренчедән, телебезне саклап калырга кирәк. Гомумән, күпмилләтле Татарстанда һәр милләтнең телен саклау актуаль. Тел – халыкның зур мирасы. Бу юнәлештә без берничә адым ясадык. Татар телен дәүләт теле иттек, мәктәпләрдә милли телләрне укытабыз, татар теле укытучыларына да ярдәм итәбез, төрле чаралар оештырыла... Әмма татар гаиләсендә бала туган телдә сөйләшми икән, мәктәптә биргән белем генә мәсьәләне хәл итми. Мәктәп белән гаилә бергә эшләргә тиеш! Бу – минем катгый фикерем.
Мирасны сакларга кирәк, дибез. Минем уйлавымча, мирасны югалта башлагач кына аның кыйммәтен, әһәмиятен тоя, аңлый башлаучы кешеләр саны арта. “Тукта әле, безнең менә мондый йолабыз бар иде, бүген инде ул бетеп бара, нинди зур рухи байлыгыбызны югалтабыз бит”, – дип, галимнәр генә түгел, гади халык та уйлана башлый. Зур ышаныч белән әйтә алам: республикабызда матди һәм матди булмаган мирасның әһәмиятен аңлаучы кешеләрнең саны көннән-көн арта бара.
Татарстанда матди мәдәни мирас закон нигезендә саклана. Моңа һәртөрле корылмалар, музей экспонатлары, борынгы язмалар, гомумән, кул белән тотып, күз белән күреп була торган мирас керә. Узган утырышта парламент “Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында” дигән закон проектын икенче укылышта кабул итте. Ул закон тулаем кабул ителеп эшли башлагач, матди булмаган мәдәни мирасыбызны саклау мәсьәләсе җайга салынып, халкыбызның мирас сандыгында изге ядкярләр артыр дип ышанам.



“Безнең мирас” журналы, май 2017



Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз: