Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар

Разил Вәлиев: "Әтәч кычкырмаса, таң атамы?"

30 октябрь 2017

“Ватаным Татарстан”, № 160, 27.10.2017

(26кб)

Менә тагын, бюджет кабул итү көннәре – депутатларның дәррәү кузгалып, кинәт кенә кайнарланып үз егәрләрен күрсәтер, үз сүзләрен әйтер чагы җитте. Әтәч кычкырса да, кычкырмаса да, барыбер таң атасы билгеле булган кебек, без күпме генә шаулашсак та, бюджетның барыбер кабул ителәчәгенә минем һич кенә дә шигем юк. Шулай да, ятып калганчы, атып кал дигән гыйбарәне истә тотып, барыбер үземнең кайбер уйларымны сезгә җиткерергә булдым.

Соңгы елларда республикабызда мәгарифкә, мәдәнияткә игътибар аз бирелә, дисәм, көфер сүз булыр. Дистә ел эчендә йөзләгән мәктәпне ремонтлау, яңаларын сафка бастыру, һәр елны авыл җирендә дистәләгән клуб, мәдәният йортлары салу, акрынлап булса да укытучыларның, мәдәният белгечләренең, фән әһелләренең хезмәт хакы күтәрелү, архив оешмаларына, театр сәнгатенә игътибар арту һәм тагын шундый күпләгән игелекле гамәлләр барыбызның да күз алдында. Болар барысы да диярлек бюджет акчалары хисабына кылынган гамәлләр, боларның берсе дә безгә күктән төшмәде, болар – халкыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Билгеле, бу уңышларда эзлекле икътисадый сәясәт алып баручы җитәкчеләребезнең дә роле гаять зур.

Быел, Ходай рәхмәте һәм игенчеләребезнең тырышлыгы белән, амбарларыбыз икмәк белән шыплап тулды, димәк, бу яктан бездә кытлык булмаячак дигән сүз. Борын-борыннан безнең халык: “Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә”, – дип әйтеп килгән. Ә хикмәт инде ул – мәгариф, мәдәният, сәнгать һәм фән дигән сүз. Минем бүгенге чыгышым нигездә шушы хикмәтләр хакында булыр да инде.

Без республикабызның Россия буенча бик күп өлкәләрдә алдынгы урында булуы белән горурланабыз. Кайчагында, Изге Коръәндә әйтелгән чама хисен онытып, артыграк мактанып та җибәрәбез, шуның белән еш кына кайбер күршеләребезнең һәм Мәскәү даирәләренең ачуын да чыгарабыз кебек.
Югыйсә без дә башка планетада яисә оҗмахта яшәмибез, барыбыз өчен уртак булган Рәсәй атлы катмарлы илдә көн күрәбез, бер үк проблемаларны хәл итү турында баш ватабыз.

170тән артык милләт вәкиле яшәгән республикада дустанә һәм тату гомер итүнең нигезе һәр халык өчен тигез мөмкинлекләр тудыру нәтиҗәсе икәнне без инде күптән аңладык, әмма, ни кызганыч, моны Мәскәүгә генә аңлата алмадык. Шуны аңлаганга күрә дә бездә бюджет акчасы хисабына татар һәм рус мәктәпләре белән янәшә чуаш, удмурт, мари, мордва, башкорт, яһүд мәктәпләре, тагын дистәләгән милли якшәмбе уку йортлары эшли, татар театрлары белән бергә рус театрлары халыкка хезмәт күрсәтә. Татарның Сабан туе шикелле үк урысның Каравоны, башка милләтләрнең традицион бәйрәмнәре һәр елны гөрләп уза. Мондый мисалларны тормышыбызның төрле өлкәләреннән күпләп китереп булыр иде. Кайберәүләр, бәлки: “Моның киләсе ел бюджетына ни катнашы бар?” – дип әйтерләр. Минемчә, турыдан-туры катнашы бар. Күпмилләтле республикада һәр халыкның мәнфәгатьләрен кайгырту, матди һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бермилләтле субъектлар белән чагыштырганда күбрәк акча таләп ителә. Белгәнебезчә, әлеге мәктәпләр һәм театрлар, матбугат чаралары, мәдәният оешмалары нигездә бюджет акчасына көн күрә, алар халкыбызның аң-белем дәрәҗәсен, рухи потенциалын күтәреп, эш нәтиҗәләренә, димәк, бюджет кеременә дә уңай тәэсир ясый. Аннары, иң мөһиме, һәммә милләт вәкиленә тигез хокук һәм яшәү мөмкинлеклә-ре биреп, без республикабызның рухи нигезен ныгытабыз, килешеп һәм аңлашып яшәү өчен һәр халыкка тигез шартлар тудырырга омтылабыз.

Әмма, ни кызганыч, шушы тынычлык, халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәт, Татарстанның бүгенге күркәм матди һәм рухи халәте кемнәргәдер ошамый, кемнәрнеңдер ачуын чыгара башлады кебек.

Беркемгә дә сер түгел: җәмгыятьтәге тарткалаш, ызгыш-талаш гадәттә халыкларны төрле сортларга бүлгән, аларның телләренә, гореф-гадәтләренә, диннәренә, тарихларына төрле мөнәсәбәт булган, аларның хокукларын кыскан урыннарда пәйда була. Узган гасырның гыйбрәтле 90 нчы елларында без дә шундый вәзгыятьнең чигенә килеп җиткән идек. Әмма халкыбызның һәм җитәкчеләребезнең аек сәяси акылы һәм тарихи тәҗрибәсе безгә бу сират күперен упкынга егылмыйча узарга мөмкинлек бирде. Һәм менә, ниһаять, инде иң зур сәяси һәм милли проблемаларны хәл итә-итә, тыныч, дус, тату яшәү чорына җитәбез дигәндә генә, татар теленең “Беркемгә кирәксез, бер нәрсәгә яраксыз икенче сортлы тел” булуы турында көфер сүзләр, гайбәтләр таратыла башлады. “Үз өемдә үз көем” дигәндәй, әгәр аларны читтән үсендереп, котыртып торучылар булмаса, без бу мәсьәләләрнең чишү юлларын бергәләп эзләп, уртак тел табар да идек.

Мәсәлән, без татар телен беренче чиратта аралашу теле буларак өйрәтү, дәреслекләрне гадиләштерү кирәклеге хакындагы фикерләр белән килешәбез, Татарстанның Мәгариф министрлыгы бүген нәкъ шушы мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә дә инде. Ә Мәскәүнең югары даирәләре, бу үтә дә четерекле мәсьәләне “түгәрәк өстәл” янында киңәш-табыш итеп, аек акыл белән хәл итәсе урында, пыскып янган учакны бензин сибеп сүндерергә булдылар, ахрысы...

Дөрес, бу мәсьәләдә Мәскәү вакыт-вакыт безгә якты йөз күрсәтеп алгалый. Хәтерләсәгез, Россия Президенты В.В.Путинның, безнең телебезгә ихтирам күрсәтеп, Казанның 1000 еллыгы тантанасында чыгышының зур өлешен татарча сөйләгән заманнар да бар иде.

Хәтта атаклы карагруһ миссионер Николай Ильминский да 1862 елда Оренбург каласында ясаган чыгышында татар теле турында мондый сүзләр әйткән булган:

“Напрасно думают, что татарский язык совершенно бесполезен в образовании. Напротив, он способен упражнять и развивать мышление, подобно латинскому. Принадлежа к особому, так называемому урало-алтайскому семейству, татарский язык имеет устройство совершенно (отличающееся) от европейских языков. Законы татарского языка своеобразны, но немногосложны, последовательны и логичны. Чтобы ими пользоваться, нужно отчетливо понять их, по немногосложности и последовательности....
Для русских детей, составляющих большинство воспитанников Оренбургской гимназии, также необходимо начать изучение татарского языка с раннего возраста...
Чиновнику, занявшему место в Оренбургской губернии, знание туземного языка будет полезно, потому что непосредственно сблизит его с инородцами и даст прямо видеть их нужды и положение”.


Миссионер Ильминскийның бу фикер-тәкъдимнәре бүген дә актуаль яңгырый, һәм аңа колак салып, республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә ике дәүләт телен белү таләбе куйсак, тел өлкәсендәге бик күп проблемалар уңай хәл ителә башлар иде. Билгеле, моның өчен дә бюджеттан кирәк кадәр акча табу мөмкин булыр дип уйлыйм.

Милли сәясәт, тел сәясәте безнең республикада соңгы елларда һәрчак диярлек игътибар үзәгендә булды. Без “Телләр турында”гы Законыбызны 1992 елда ук, хәтта Конституциябездән дә алданрак кабул иттек. Законыбызда да, Конституциябездә дә республикада яшәүче ике төп халыкның телләрен – татар һәм рус телләрен тигез хокуклы дәүләт телләре дип язып куйдык.
Дөньядагы иң гадел принципка – тигез хокуклылык принцибына нигезләнеп, Татарстан мәктәпләрендә ике дәүләт теле барча балалар өчен бертигез күләмдә укытылырга тиеш, дип расладык. Бу мәсьәлә буенча безнең законнарыбызга бернинди прокурор дәгъвалары да килмәде, киресенчә, Россиянең Конституция суды үзенең 2004 елның 16 ноябрендә кабул иткән карарында телләрне тигез күләмдә укыту турындагы Татарстан законнары Россия Конституциясенә каршы килми дип раслады.

Шуңа да карамастан, бүген прокуратура һәм Рособрнадзор вәкилләре Татарстанның милли мәгариф өлкәсендә моңа кадәр кылган гамәлләрен шик астына алып, тикшерүләр үткәрергә тотындылар. “Моның да бюджетка ни катнашы бар соң?” – дияр кайберәүләр. Турыдан-туры катнашы бар, җәмәгать! Димәк, без – депутатлар елның-елында бюджет кабул иткәндә республикада дәүләт теле булган татар телен укыту өчен акча бүлеп биреп бик зур “хата” ясаганбыз, димәк, без балаларга, кемнәрдер әйтмешли, “икенче сортлы кирәксез тел” укытып, меңләгән татар теле укытучыларына хезмәт хакы түләп, бюджет акчасын юкка әрәм-шәрәм иткәнбез. Бәлки, моның өчен безне җаваплылыкка тартырга кирәктер? Мәскәү даирәләре тарафыннан Татарстан мәгариф системасына соңгы арада куелган таләпләр шәхсән минем үзем-не шулай уйларга мәҗбүр итә.

Әйе, бүген сессиянең көн тәртибендә тел мәсьәләсе түгел, ә акча-бюджет мәсьәләсе карала. Әмма татарда: “Телең булмаса, сине карга күтәреп китәр иде”, – дигән гыйбарә бар. Шуның янына әле: “Телен биргән – илен биргән”, – дип өстәп тә куялар. Ә безнең туган телебезне дә, илебезне дә, тир түгеп казанган байлыгыбызны да чит-ятларга бирергә җыенганыбыз юк.

Бүген безнең илебездә һәм республикабызда иң мөһим һәм иң четерекле өлкә – мәгариф өлкәсе, дисәм, ялгышмамдыр кебек. Дөньяның алга киткән илләре беренче адымнарын мәгарифне торгызу, мәгариф системасына игътибар арттырудан башлаганнар. Бездә дә бу өлкәдә бик күп эшләнә. Әмма эшлисе эшләребезнең дә исәбе-хисабы юк. Мәсәлән, күпме тырышып та бүгенге көнгә кадәр барча балаларыбызны бакчаларга урнаштырып, шәһәр мәктәп-ләрен бер сменалы укуга күчереп бетерә алганыбыз юк. Россия һәм Татарстан бюджетына дистәләгән миллиард керем бирә торган Түбән Кама шәһәренең яңа микрорайоннары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре инде күптән яңа мәктәпләргә мохтаҗлык кичерә. Чирек миллион кеше яши торган 50 еллык Түбән Кама каласында бүгенгә кадәр бер генә мәдәният сарае да төзелгәне юк, Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры халыкка культура хезмәтен әле һаман элекке кафе бинасында күрсәтергә мәҗбүр. Бюджет кытлыгы чорында мондый мәсьәләләрне хәл итүдә шәһәрдәге зур предприятиеләр дә ярдәм кулы суза алырлар иде югыйсә. Без яшәгән совет чорындагы бу игелекле традицияне кире кайтаруның үрнәк мисаллары спорт өлкәсендә бүген дә бик уңышлы гамәлгә ашырыла бит. Ә мәдәнияткә һаман кул җитми...

Узган елны Президентыбызның эстрада музыкасына игътибар итеп, борчылып сөйләгән сүзләре киң яңгыраш тапты, әмма опера театры залларында өч тәүлек буена “Үзгәреш җиле” исеп торды да тагын тынып калды. Музыка өлкәсенә мондый хәрәкәт күптән кирәк иде, әмма ул елына бер тапкыр “җилләп” кенә калмасын, музыка сәнгатебезне яңа биеклекләргә күтәреп, дөньяга танытырлык булсын иде! Татарстанның музыка сәнгатен үстерү турындагы Дәүләт программасын кабул итсәк, Казан консерваториясендә милли кадрлар әзерләүгә игътибарны көчәйтсәк, Музыкаль драма театры ачып җибәрсәк, музыка мәктәпләребезнең матди-техник базасын ныгытсак, аларны яңа уен кораллары белән тәэмин итсәк, үзгәреш җиле чын-чыннан көчәеп китәр иде.

Безнең Комитет утырышында кино сәнгате үстерүгә игътибарны арттыру, техник хезмәткәрләрнең эш хакын күтәрү кирәклеге турында да сораулар булды. Моңа кадәр мин һәр елны диярлек бюджет сессиясендә Милли китапханәгә яңа бина төзү, туган телебездә белем бирүче педагоглар әзерләү мәсьәләләрен күтәрә идем. Бу юлы боларны сөйләүнең кирәге калмады, чөнки, ниһаять, Президентыбыз үзенең Дәүләт Советына Юлламасында Милли педагогика институты ачылачак, 2020 елга, Татарстанның 100 еллыгына, Милли китапханә һәм Концерт залы төзеләчәк, дип сөендерде. Ә Президент вәгъдәсе ул инде гади депутат таләбе генә түгел, ул һичшиксез үтәлергә тиеш. Безгә инде хәзер бюджет проектында аларны гамәлгә ашыру өчен дә акча табылыр дип өметләнәсе генә кала..

Мин чыгышымны тел проблемалары турында сөйләүдән башлаган идем. Туфан ага Миңнуллин еш кына: “Телсез, мәдәниятсез, мәгарифсез милләт милләт була алмый, население, толпа гына була, ә “население” дигән сүзнең хәтта татарчасы да юк”, – дип әйтә торган иде.

Безнең бүген кабул итә торган бюджетыбыз мәгарифебезгә, мәдәниятебезгә, фәнебезгә куәт өстәп, туган телебезне, илебезне, милләтебезне саклый торган бюджет булсын иде.


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:


05 ноябрь 2017 :: Фәрит
Бик тә мәгънәле,актуаль чыгыш.
02 ноябрь 2017 :: гузэл
мин сезнен сузлэргэ бик ошанам