төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Сугыш, кепка һәм патриотизм турында ихлас сөйләшү

28 март 2019

“Ватаным Татарстан”, № 29, 22.02.2019

(27кб)

Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгуына 30 ел тулды. Дәүсоветның чираттагы утырышында Ра­зил Вәлиев белән очрашкач, хатирәләрне яңартасы килеп китте. Хәер, сүзебез Әфган сугышы турында гына түгел иде. Әмма Разил Вәлиевнең Әфганстанга, “сугышка командировка”га барган бердәнбер татар шагыйре икәнен белгәнгә, сүз үзеннән-үзе узган гасырның 80 нче елларына барып тоташты.


Минем Әфган сугышында катнашкан Азнакай егете Миргазиян Динмөхәммәтов турында язганым бар иде. Сугышка үз иреге белән киткән ул. Шундый карарга килүен гади генә аңлаткан иде Миргазиян: “Яшь чак – юләр чак дигәндәй, күр­мәгән җирләрне күреп кайтасы килде”, – диде. Бу хакта Разил Ис­мәгыйль улына да әйттем һәм: “Әф­ганстанга барырга карар кылганда синең яшь чагың – юләр чагың түгел иде бит”, – дип тә өстәдем.


– Түгеллеген түгел дә, әмма шагыйрь кеше гомергә бала акыллы булып кала бит ул. Яшәгән саен акыл керсә дә, сабыйлыгыннан чыгып җитә алмый. Шуңа күрә мин шагыйрьне “акыл кергән бала-чага” дип әйтер идем, чөнки ул холкы белән гомер буена бала-чага булып кала.


– Димәк, син Әфганстанга акыл кергән бала-чага булып киттең.


– Тагын бер нәрсә бар: без – сугыштан соң туган буын, сугыш-сугыш уйнап үстек. Әтиләр фронтовиклар иде, бәлки, сугыш ди­гән­нәре безнең канга да күч­кәндер. Укыган китапларыбыз, караган фильмнарыбыз да гел сугыш турында иде. Әтиләр җые­лышып сөй­ләшкәндә дә сүз, нигездә, кем­нең кайда сугышканы, кайда, ничек яраланганы, кайсы госпиталь­дә ятканнары турында барды. Әдәбиятка кереп киткәч тә, күңелдә әтиләр сөйләгәннән әдәби әсәр тудыру уе туган иде инде. Беренче дөнья күргән чәчмә әсәремне хәрбиләр темасына багышлавым да очраклы булмагандыр. Ул “Яшисе ки­лә” дигән повесть иде. Ип­тәш­ләрен саклап калу өчен 4 секунд эчендә шартларга тиеш булган гранатаны үз гәүдәсе белән кап­лаган якташым Рифкать Миргазизов турында иде ул.


Рифкать хезмәт иткән хәрби частька да бардым, ул очкан самолетларда да очтым, ул ашаган ризыкларны  ашадым, хезмәттәш­лә­ре, командирлары белән аралаштым.  Мин үзем күрмичә, өйрән­мичә кулга каләм алмыйм.


– Әфганстанны да үзең күреп кайтасың килде инде.


– Әлбәттә. Сугыш башлангач бөтен газета-журналларда Әф­ган­с­тандагы вакыйгалар турында яза башладылар һәм минем кү­ңелгә дә “корт керде”. Аның җае да чыкты бит әле. Көннәрдән бер көнне СССР Язучылар берлеге бер төр­кем язучыны Әфганс­танга җибәрә икән дигән хәбәр ишеттем. Мин ул чакта СССР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы идем. Менә шул хәбәр чыккан көннәрне ниндидер эш белән партия өлкә комитетына чакырдылар. Форсаттан файдаланып дигәндәй, ул чактагы идеология секретаре Рәис Кыям улы Беляевка Әф­ганс­тандагы сугыш, шунда китәргә теләвем турында сүз кузгаттым. “Әйе, безгә дә андый хәбәр килде. Бер язучы сорыйлар... Барасың киләмени?” – ди бу. “Ки­лә”, – дим. “Сугыш уен-му­ен түгел, кистереп әйтмә әле син. Төрле хәлләр булырга мөмкин. Бар, иң элек гаиләң белән дә ки­ңәш, иртәгә килерсең”, – диде Рәис Кыям улы.


– Өйдәгеләр каршы килде инде, билгеле.


– Алай гынамы... Әмма мин күңелдән карар кылган идем инде. Гариза яздым. Шуннан Мәскәүгә чакырып берничә көн нотык укыдылар, анда үзеңне ничек тотарга икәнен аңлаттылар. Безнең төп максат – Әфганстан Язучылар берлеге оештыруда булышу иде. Өчәү барырга тиеш идек. Берсе – Төрекмәнстан Фәннәр академиясе академигы, заманында Әфган­станда консуллыкта эшләгән атак­лы язучы Кылыч Кулиев, икенчесе – сугыш темасына повестьлар, романнар язган, элегрәк Иранда консул булган, җирле телне яхшы белгән Юрий Тарский иде. Минем үз максатым исә Әфганстанда мил­ләттәшләрне эзләп табу, аралашу, язылачак әсәрем өчен мәгълү­матлар туплау иде.


– Үз максатыңа ирештеңме?


– Артыгы белән. Ул чакта Әфганстандагы илче, Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән Фикрәт Табиев бик нык ярдәм итте. Илчелеккә килеп кергәч тә колач җәеп каршы алды, Татарстан, язучылар турында сорашты. Аннан соң: “Разил, нәрсә күрәсең килә?” – диде. Мин Әфганстанның бик борынгы, бай тарихлы ил икәнен, монда бик күп дин әһелләре, әдипләр, философлар, тарихчылар яшәгәнен сөйләп киттем, төрле шәһәрләрдә булырга, ил җитәкчесе Бабрак Кармальны күрергә теләвемне әйттем. “Аны күрмәсәм, мәчеткә килеп мулланы күрмәгән кебек була”, – дип тә өстәдем. Фикрәт Әхмәт­җанович көлеп җибәрде дә: “Кармаль у меня в кармане”, – дип шаяртып, минем алда ук шалтыратып та куйды. Миңа әле ул көннәрдә илнең Кармальдан соңгы җитәк­чесе Нәҗибулланы күрергә дә насыйп булды.


– Ә үз татарларыбыз?


– Бер гыйбрәтле сан әйттеләр. Әфганстанда сугышучы төрле милләт солдатлары арасында иң күбе – урыслар, икенче урында – украиннар, өченче урында – татарлар икән. Нәкъ Бөек Ватан сугышындагы кебек.


– Бөек Ватан сугышы ди­мәк­тән, без – тере фронтовик­ларны күреп, аралашып үскән буын. Аларның күбесе безне укытты да. Әмма араларында Әфганс­тан, Чечня сугышында катнашкан егетләр кебек үз-үзенә кул салучылар юк иде. Нидән икән бу?


– Ни өчен сугышканыңны аңламаудан дип уйлыйм. Ватан сугышында халык үз илен саклаган, патриотлык хисе бик көчле булган. Ә хәзерге яшьләрдә ул хис юк, булса да, шактый зәгыйфь. Бүгенге яшьләрнең 40 проценты чит илгә китәргә риза дип укыганым бар. Димәк, яңа буын – тамырсыз, җил­дә тәгәрәп йөрүче дүңгәләк кебек.


– Әфганстанда татарлар күп иде, дигән идең, Разил әфәнде. Сугыш турында алар нәрсә уйлый, нәрсә сөйли иде?


– Әйе, күп иде алар, кая барма – татар. Хәтта госпитальләрдәге шәф­­кать туташларының шактые та­тар кызлары иде. Яралылар бе­лән сөйләшеп йөрдем. “Ничек мон­да сезнең хәлләр?” – дим. “Хәл­ләр менә шул инде, кайсыбызның аягы, кайсыбызның кулы юк. Безгә: “Сез интернациональ бурыч үти­сез”, – диләр. Тик без бу бурычны аңлап бетермибез. Приказ булгач, үтәми кая барасың”, – диләр.


– Разил әфәнде, әгәр Әф­ганс­тан сугышы башланган вакытта армия яшенә җиткән улың булган булса, аны сугышка җи­бәрер идеңме?


– Бик четерекле сорау бу, кис­тереп кенә “әйе” дә, “юк” дип тә әйтә алмыйм.


– Шулай да...

 
– Беренчедән, армиядә хезмәт итү – һәр кешенең, һәр ир-атның бурычы. Икенчедән, улыңның теләк-ихтыяры да бар бит әле. Егет кеше армиягә алынгач солдатка әйләнә, ә солдат һәр приказны үтәргә тиеш була.


– Сораудан ансат котылдың кебек, әмма әйткәннәрең дәлил­ле.


– Ә безнең буында әле патриотик хисләр сакланып калды дип уйлыйм.


– Син чит илгә китәр идеңме?


– Юк.


– Ни өчен?


– Туфан аганың сүзләре искә төште әле. “Син илеңне яратыр өчен, илең  дә сине яратырга тиеш”, – дияргә ярата иде ул.


– Илең сине яратамы?


– Мин үз җиремне, халкымны яратам. Монда минем үз телем, милләтемнең җанга якын яшәү рәвеше, йола-бәйрәмнәре. Монда минем туган нигез, дуслар, туганнарым. Ә чит илдә боларның берсе дә юк. Шулай булгач, нигә китим ди мин?!


– Җитәкчеләребезнең күбе­се­нең балалары чит илләрдә укыйлар, чит тәрбия алалар. Һәм  шул ук җитәкчеләр халыкта туган илне ярату хисләре тәр­бияләргә кирәк, диләр. Мин моны аңлап бетермим.


– Җитәкчеләр иң элек үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш, һәр яктан. Әтием Исмәгыйль – колхоз рәисе иде, иртәнге дүрттә чыгып китә дә караңгы төшкәч кенә кайта. Без – гаиләдә сигез бала, сыерыбыз, сарыкларыбыз бар. Әнкәй: “Кич өйгә кайтканда тарантасыңа һич югы бер кочак печән салып кайта ал­мый­сыңмыни!” – дип гел талкый иде аны.


Әткәй – кып-кызыл, гадел коммунист. “Таһирә, әгәр минем тарантас төбенә бер кочак печән салып кайтканымны халык күрсә, персидәтелгә ярый, ә ник безгә ярамый, дип алар эскерте белән урлаячаклар”, – ди иде.


Бөтен җитәкче шулай уйласа, халык та бөтенләй икенче булыр иде. Без – өлкәннәрдән, җитәкче­ләрдән үрнәк алырга, алар әйт­кәнне бер карусыз үтәп өйрән­гән халык. Бер мәзәгрәк хәл сөй­лимме? Туксанынчы елларда хөкү­мәт рәисе Мөхәммәт Сабиров иде. Дәүләт Советының бер утырышына бик кыйммәтле мехтан тектер­гән, грузиннарныкына охшаш кепка киеп килде бу. Бөтен халыкның күзе шул кепкада булды. Берәр айдан яңадан парламент утырышына җыелдык. Карасам, район хакимият башлыкларының барысы да шундый кепка тектереп кигән. Әйткәнемчә, без – өстәгеләргә карап эш итәргә өйрәтелгән халык. Кепка “кыйссасы”н бүгенге мәсьә­ләләрнең берсенә – тел язмышына күчереп карыйк. Бер җыелышта Президентыбыз Рөстәм Миңнеха­нов җитәкчеләргә: “Әгәр сез үзегез татарча сөйләшмисез икән, халыктан ничек таләп итә аласыз?” – дигән иде. Үзең  дә игътибар иткән­сеңдер, соңгы вакытларда сессия утырышларында да татар телендә чыгыш ясаучылар саны ишәйде.


– Ал тәгәрмәчләр кая барса, арттагылары шул эздән бара инде. Ә менә сугышларга кил­гәндә, халык еш кына ал тәгәр­мәчләр барган юлны өнәп бетерми.


– Сүз дә юк, җәмгыятьнең халәте, илдә алып барылган сәясәт шактый ук дәрәҗәдә шәхесләр, җитәкчелек белән бәйле.


– Әгәр дә Россия тарихының гел сугышлардан гына торуын искә төшерсәң, бездә бер генә дә юньле җитәкче булмаган микәнни дигән шик тә туа. Дөрес, шәхсән үзем теләсә кайсы җәмгыять табигать законнары буенча яши, дип тә уйлап куям. Ягъни тереклек, хайваннар дөньясы көчленең көчсез­не юк итеп яшәвенә корылган, дим.


– Әмма хайваннардан аеры­лып тору өчен безгә Ходай уйлау, фикерләү сәләте биргән. Мин сугышларны беркайчан да кабул итә алмадым һәм алмам да. Кешелек бәлки бөтен каршылыклы мәсьә­ләләрне өстәл янына утырып хәл итә башлар дип өметләнәм. Мин сугыш барган чакта Чечняда да булдым, андагы хәлләрне дә шактый күрдем. Заманында Беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәй­миев Борис Ельцинга да шундый тәкъдим ясаган иде, Дудаевны да сөйләшүләр алып барырга күндер­гән иде. Әмма Ельцин Дудаев белән бер өстәл артына утыруны түбән­сенү санады. Болай “позага ба­су”ның нәтиҗәсен беләсез инде.


Дөрес, безнең парламентыбыз армиягә алынган егетләребезне әзерлексез-нисез сугышка җибәр­мәү турында карар кабул иткән иде. Бу эшнең башында Фәндәс Сафиуллин торды. Соңрак әлеге карар бөтен илдә үз көченә керде.


– Шул ук вакытта Россия яңа­дан-яңа сугышларга кереп китмәс дип тә әйтә алмыйбыз.


– Бу – бик зур, глобаль мәсьәлә. Без бүгенге геополитиканы аңлап та бетермибездер. Дөньяда байлык һәм җир бүлешү, үзеңне башка дәүләтләрдән өстен куяр өчен сугышлар бара, алар тиз генә туктамас та кебек. Мин әлеге сугышлар корбансыз акыл көрәшенә әйлән­мәс микән дип өметләнәм. Кешене өмет һәм хыял яшәтә бит...

 
– Бүген әйтсәләр, сугышка “командировка”га китәр идең­ме, Разил әфәнде?


– Беренчедән, кем әйтмешли, яшем элеккечә түгел. Шулай да читтән йодрык селкеп торганчы, кайнар нокталарга барып, андагы хәлләр турында гыйбрәт өчен язар идем.


Разил Вәлиевнең гаугалы мәсь­әләләрне тыныч юл белән хәл итүгә өметләнүе шәхсән үземә тормышка ашмастай хыял кебек тоелды. Ялгышсам гына ярар иде.

 

Автор - Риман Гыйлемханов
“Ватаным Татарстан”, № 29, 22.02.2019


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.