Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар
Сугыш, кепка һәм патриотизм турында ихлас сөйләшү
28 март 2019
“Ватаным Татарстан”, № 29, 22.02.2019
Файлны күчереп алырга (27кб) Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгуына 30 ел тулды. Дәүсоветның чираттагы утырышында Разил Вәлиев белән очрашкач, хатирәләрне яңартасы килеп китте. Хәер, сүзебез Әфган сугышы турында гына түгел иде. Әмма Разил Вәлиевнең Әфганстанга, “сугышка командировка”га барган бердәнбер татар шагыйре икәнен белгәнгә, сүз үзеннән-үзе узган гасырның 80 нче елларына барып тоташты.
Минем Әфган сугышында катнашкан Азнакай егете Миргазиян Динмөхәммәтов турында язганым бар иде. Сугышка үз иреге белән киткән ул. Шундый карарга килүен гади генә аңлаткан иде Миргазиян: “Яшь чак – юләр чак дигәндәй, күрмәгән җирләрне күреп кайтасы килде”, – диде. Бу хакта Разил Исмәгыйль улына да әйттем һәм: “Әфганстанга барырга карар кылганда синең яшь чагың – юләр чагың түгел иде бит”, – дип тә өстәдем.
– Түгеллеген түгел дә, әмма шагыйрь кеше гомергә бала акыллы булып кала бит ул. Яшәгән саен акыл керсә дә, сабыйлыгыннан чыгып җитә алмый. Шуңа күрә мин шагыйрьне “акыл кергән бала-чага” дип әйтер идем, чөнки ул холкы белән гомер буена бала-чага булып кала.
– Димәк, син Әфганстанга акыл кергән бала-чага булып киттең.
– Тагын бер нәрсә бар: без – сугыштан соң туган буын, сугыш-сугыш уйнап үстек. Әтиләр фронтовиклар иде, бәлки, сугыш дигәннәре безнең канга да күчкәндер. Укыган китапларыбыз, караган фильмнарыбыз да гел сугыш турында иде. Әтиләр җыелышып сөйләшкәндә дә сүз, нигездә, кемнең кайда сугышканы, кайда, ничек яраланганы, кайсы госпитальдә ятканнары турында барды. Әдәбиятка кереп киткәч тә, күңелдә әтиләр сөйләгәннән әдәби әсәр тудыру уе туган иде инде. Беренче дөнья күргән чәчмә әсәремне хәрбиләр темасына багышлавым да очраклы булмагандыр. Ул “Яшисе килә” дигән повесть иде. Иптәшләрен саклап калу өчен 4 секунд эчендә шартларга тиеш булган гранатаны үз гәүдәсе белән каплаган якташым Рифкать Миргазизов турында иде ул.
Рифкать хезмәт иткән хәрби частька да бардым, ул очкан самолетларда да очтым, ул ашаган ризыкларны ашадым, хезмәттәшләре, командирлары белән аралаштым. Мин үзем күрмичә, өйрәнмичә кулга каләм алмыйм.
– Әфганстанны да үзең күреп кайтасың килде инде.
– Әлбәттә. Сугыш башлангач бөтен газета-журналларда Әфганстандагы вакыйгалар турында яза башладылар һәм минем күңелгә дә “корт керде”. Аның җае да чыкты бит әле. Көннәрдән бер көнне СССР Язучылар берлеге бер төркем язучыны Әфганстанга җибәрә икән дигән хәбәр ишеттем. Мин ул чакта СССР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы идем. Менә шул хәбәр чыккан көннәрне ниндидер эш белән партия өлкә комитетына чакырдылар. Форсаттан файдаланып дигәндәй, ул чактагы идеология секретаре Рәис Кыям улы Беляевка Әфганстандагы сугыш, шунда китәргә теләвем турында сүз кузгаттым. “Әйе, безгә дә андый хәбәр килде. Бер язучы сорыйлар... Барасың киләмени?” – ди бу. “Килә”, – дим. “Сугыш уен-муен түгел, кистереп әйтмә әле син. Төрле хәлләр булырга мөмкин. Бар, иң элек гаиләң белән дә киңәш, иртәгә килерсең”, – диде Рәис Кыям улы.
– Өйдәгеләр каршы килде инде, билгеле.
– Алай гынамы... Әмма мин күңелдән карар кылган идем инде. Гариза яздым. Шуннан Мәскәүгә чакырып берничә көн нотык укыдылар, анда үзеңне ничек тотарга икәнен аңлаттылар. Безнең төп максат – Әфганстан Язучылар берлеге оештыруда булышу иде. Өчәү барырга тиеш идек. Берсе – Төрекмәнстан Фәннәр академиясе академигы, заманында Әфганстанда консуллыкта эшләгән атаклы язучы Кылыч Кулиев, икенчесе – сугыш темасына повестьлар, романнар язган, элегрәк Иранда консул булган, җирле телне яхшы белгән Юрий Тарский иде. Минем үз максатым исә Әфганстанда милләттәшләрне эзләп табу, аралашу, язылачак әсәрем өчен мәгълүматлар туплау иде.
– Үз максатыңа ирештеңме?
– Артыгы белән. Ул чакта Әфганстандагы илче, Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән Фикрәт Табиев бик нык ярдәм итте. Илчелеккә килеп кергәч тә колач җәеп каршы алды, Татарстан, язучылар турында сорашты. Аннан соң: “Разил, нәрсә күрәсең килә?” – диде. Мин Әфганстанның бик борынгы, бай тарихлы ил икәнен, монда бик күп дин әһелләре, әдипләр, философлар, тарихчылар яшәгәнен сөйләп киттем, төрле шәһәрләрдә булырга, ил җитәкчесе Бабрак Кармальны күрергә теләвемне әйттем. “Аны күрмәсәм, мәчеткә килеп мулланы күрмәгән кебек була”, – дип тә өстәдем. Фикрәт Әхмәтҗанович көлеп җибәрде дә: “Кармаль у меня в кармане”, – дип шаяртып, минем алда ук шалтыратып та куйды. Миңа әле ул көннәрдә илнең Кармальдан соңгы җитәкчесе Нәҗибулланы күрергә дә насыйп булды.
– Ә үз татарларыбыз?
– Бер гыйбрәтле сан әйттеләр. Әфганстанда сугышучы төрле милләт солдатлары арасында иң күбе – урыслар, икенче урында – украиннар, өченче урында – татарлар икән. Нәкъ Бөек Ватан сугышындагы кебек.
– Бөек Ватан сугышы димәктән, без – тере фронтовикларны күреп, аралашып үскән буын. Аларның күбесе безне укытты да. Әмма араларында Әфганстан, Чечня сугышында катнашкан егетләр кебек үз-үзенә кул салучылар юк иде. Нидән икән бу?
– Ни өчен сугышканыңны аңламаудан дип уйлыйм. Ватан сугышында халык үз илен саклаган, патриотлык хисе бик көчле булган. Ә хәзерге яшьләрдә ул хис юк, булса да, шактый зәгыйфь. Бүгенге яшьләрнең 40 проценты чит илгә китәргә риза дип укыганым бар. Димәк, яңа буын – тамырсыз, җилдә тәгәрәп йөрүче дүңгәләк кебек.
– Әфганстанда татарлар күп иде, дигән идең, Разил әфәнде. Сугыш турында алар нәрсә уйлый, нәрсә сөйли иде?
– Әйе, күп иде алар, кая барма – татар. Хәтта госпитальләрдәге шәфкать туташларының шактые татар кызлары иде. Яралылар белән сөйләшеп йөрдем. “Ничек монда сезнең хәлләр?” – дим. “Хәлләр менә шул инде, кайсыбызның аягы, кайсыбызның кулы юк. Безгә: “Сез интернациональ бурыч үтисез”, – диләр. Тик без бу бурычны аңлап бетермибез. Приказ булгач, үтәми кая барасың”, – диләр.
– Разил әфәнде, әгәр Әфганстан сугышы башланган вакытта армия яшенә җиткән улың булган булса, аны сугышка җибәрер идеңме?
– Бик четерекле сорау бу, кистереп кенә “әйе” дә, “юк” дип тә әйтә алмыйм.
– Шулай да...
– Беренчедән, армиядә хезмәт итү – һәр кешенең, һәр ир-атның бурычы. Икенчедән, улыңның теләк-ихтыяры да бар бит әле. Егет кеше армиягә алынгач солдатка әйләнә, ә солдат һәр приказны үтәргә тиеш була.
– Сораудан ансат котылдың кебек, әмма әйткәннәрең дәлилле.
– Ә безнең буында әле патриотик хисләр сакланып калды дип уйлыйм.
– Син чит илгә китәр идеңме?
– Юк.
– Ни өчен?
– Туфан аганың сүзләре искә төште әле. “Син илеңне яратыр өчен, илең дә сине яратырга тиеш”, – дияргә ярата иде ул.
– Илең сине яратамы?
– Мин үз җиремне, халкымны яратам. Монда минем үз телем, милләтемнең җанга якын яшәү рәвеше, йола-бәйрәмнәре. Монда минем туган нигез, дуслар, туганнарым. Ә чит илдә боларның берсе дә юк. Шулай булгач, нигә китим ди мин?!
– Җитәкчеләребезнең күбесенең балалары чит илләрдә укыйлар, чит тәрбия алалар. Һәм шул ук җитәкчеләр халыкта туган илне ярату хисләре тәрбияләргә кирәк, диләр. Мин моны аңлап бетермим.
– Җитәкчеләр иң элек үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш, һәр яктан. Әтием Исмәгыйль – колхоз рәисе иде, иртәнге дүрттә чыгып китә дә караңгы төшкәч кенә кайта. Без – гаиләдә сигез бала, сыерыбыз, сарыкларыбыз бар. Әнкәй: “Кич өйгә кайтканда тарантасыңа һич югы бер кочак печән салып кайта алмыйсыңмыни!” – дип гел талкый иде аны.
Әткәй – кып-кызыл, гадел коммунист. “Таһирә, әгәр минем тарантас төбенә бер кочак печән салып кайтканымны халык күрсә, персидәтелгә ярый, ә ник безгә ярамый, дип алар эскерте белән урлаячаклар”, – ди иде.
Бөтен җитәкче шулай уйласа, халык та бөтенләй икенче булыр иде. Без – өлкәннәрдән, җитәкчеләрдән үрнәк алырга, алар әйткәнне бер карусыз үтәп өйрәнгән халык. Бер мәзәгрәк хәл сөйлимме? Туксанынчы елларда хөкүмәт рәисе Мөхәммәт Сабиров иде. Дәүләт Советының бер утырышына бик кыйммәтле мехтан тектергән, грузиннарныкына охшаш кепка киеп килде бу. Бөтен халыкның күзе шул кепкада булды. Берәр айдан яңадан парламент утырышына җыелдык. Карасам, район хакимият башлыкларының барысы да шундый кепка тектереп кигән. Әйткәнемчә, без – өстәгеләргә карап эш итәргә өйрәтелгән халык. Кепка “кыйссасы”н бүгенге мәсьәләләрнең берсенә – тел язмышына күчереп карыйк. Бер җыелышта Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләргә: “Әгәр сез үзегез татарча сөйләшмисез икән, халыктан ничек таләп итә аласыз?” – дигән иде. Үзең дә игътибар иткәнсеңдер, соңгы вакытларда сессия утырышларында да татар телендә чыгыш ясаучылар саны ишәйде.
– Ал тәгәрмәчләр кая барса, арттагылары шул эздән бара инде. Ә менә сугышларга килгәндә, халык еш кына ал тәгәрмәчләр барган юлны өнәп бетерми.
– Сүз дә юк, җәмгыятьнең халәте, илдә алып барылган сәясәт шактый ук дәрәҗәдә шәхесләр, җитәкчелек белән бәйле.
– Әгәр дә Россия тарихының гел сугышлардан гына торуын искә төшерсәң, бездә бер генә дә юньле җитәкче булмаган микәнни дигән шик тә туа. Дөрес, шәхсән үзем теләсә кайсы җәмгыять табигать законнары буенча яши, дип тә уйлап куям. Ягъни тереклек, хайваннар дөньясы көчленең көчсезне юк итеп яшәвенә корылган, дим.
– Әмма хайваннардан аерылып тору өчен безгә Ходай уйлау, фикерләү сәләте биргән. Мин сугышларны беркайчан да кабул итә алмадым һәм алмам да. Кешелек бәлки бөтен каршылыклы мәсьәләләрне өстәл янына утырып хәл итә башлар дип өметләнәм. Мин сугыш барган чакта Чечняда да булдым, андагы хәлләрне дә шактый күрдем. Заманында Беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәймиев Борис Ельцинга да шундый тәкъдим ясаган иде, Дудаевны да сөйләшүләр алып барырга күндергән иде. Әмма Ельцин Дудаев белән бер өстәл артына утыруны түбәнсенү санады. Болай “позага басу”ның нәтиҗәсен беләсез инде.
Дөрес, безнең парламентыбыз армиягә алынган егетләребезне әзерлексез-нисез сугышка җибәрмәү турында карар кабул иткән иде. Бу эшнең башында Фәндәс Сафиуллин торды. Соңрак әлеге карар бөтен илдә үз көченә керде.
– Шул ук вакытта Россия яңадан-яңа сугышларга кереп китмәс дип тә әйтә алмыйбыз.
– Бу – бик зур, глобаль мәсьәлә. Без бүгенге геополитиканы аңлап та бетермибездер. Дөньяда байлык һәм җир бүлешү, үзеңне башка дәүләтләрдән өстен куяр өчен сугышлар бара, алар тиз генә туктамас та кебек. Мин әлеге сугышлар корбансыз акыл көрәшенә әйләнмәс микән дип өметләнәм. Кешене өмет һәм хыял яшәтә бит...
– Бүген әйтсәләр, сугышка “командировка”га китәр идеңме, Разил әфәнде?
– Беренчедән, кем әйтмешли, яшем элеккечә түгел. Шулай да читтән йодрык селкеп торганчы, кайнар нокталарга барып, андагы хәлләр турында гыйбрәт өчен язар идем.
Разил Вәлиевнең гаугалы мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итүгә өметләнүе шәхсән үземә тормышка ашмастай хыял кебек тоелды. Ялгышсам гына ярар иде.
Автор - Риман Гыйлемханов
“Ватаным Татарстан”, № 29, 22.02.2019
Фикер өстәгез:
|