Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
Депутатлар корпусы
Сотрудничество
Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар
Яңасына кереп барышлый. Узган бишьеллыкка нәтиҗә
29 май 2019
“Ватаным Татарстан”,/№ 76, 29.05.2019/
Файлны күчереп алырга (28кб) Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының ике утырыш уздырасы калды. Депутатлар узган бишьеллыкка нәтиҗә ясап, яңасына аяк басарга әзерләнәләр. Шул уңайдан без дә парламентның бишьеллыкта кылган гамәлләрен искә төшерергә булдык. Бүгенге әңгәмәдәшебез – Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев.
– Соңгы чакырылыштан соң биш ел узып китте. Безнең бу әңгәмәне эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау дип тә әйтергә була, – дип башлады ул сүзен. – Мин бит Түбән Каманың Актүбә бермандатлы сайлау округыннан, үземнең туган ягымнан депутат булып сайландым. Туган ягыңның депутаты булу – шактый катлаулы нәрсә. Әнкәй: “Улым, нигә депутатлыкка башка районнан бармыйсың? Вәгъдә итеп тә, эшли алмасаң, якташларың күзеңне ачырмаячаклар бит. Сине монда бөтенесе белә, без дә кешеләр белән аралашабыз”, – диде. “Юк, әнкәй, мин монда тудым, монда үстем, тәрбия алдым, укыдым, шуңа күрә районым – туган ягым алдындагы бурычымны түлисем, аңа ярдәм итәсем килә”, – дигәч, ул башка каршы килмәде. Үз районыңда депутат булу бер яктан – катлаулырак, ә икенче яктан ул эшләү теләген, җаваплылыкны арттыра.
– Сез эшне депутат булып сайлангач түгел, ә сайлау кампаниясе вакытында ук башлау мөһим дияргә яратасыз. Авылларда һәм шәһәрдә 60тан артык очрашу уздырып, сайлаучыларның теләкләрен, гозерләрен язып алгансыз. Нәтиҗәдә 300 пункттан торган озын исемлек барлыкка килгән. Исемлек – бер нәрсә, әле бит вәгъдә – иман дигән сүз дә бар.
– Депутат эше ике төп өлештән тора. Беренчесе – халык өчен кирәкле законнар, карар проектлары, дәүләт программалары әзерләү һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту. Икенчесе – сайлаучылар белән эшләү. Ай саен Түбән Камада һәм Кама Аланында һәр кайтуымда кимендә 15–20 кеше үз гозерләре белән мөрәҗәгать итә, 50 кешегә җиткән чаклар да булгалады. Шәһәрдән һәм районнан 70 меңләп сайлаучымның ышанычын аклау минем өчен бик мөһим. Әмма депутат булуның бер шарты бар. Депутатны моңа кадәр кылган гамәлләренә карап сайлыйлар. Депутат булырга теләгән кеше моңа кадәр нәрсә эшләгән? Кулыннан эш киләме? Соңгы биш елда, мәсәлән, минем ярдәм белән районда ике мәктәп, биш мәдәният йорты, ике балалар бакчасы, өч китапханә ремонтланды, өр-яңа балалар бакчасы һәм Түбән Камада 800 урынга исәпләнгән мәктәп салынды. Болар өчен республика җитәкчелегенә кат-кат мөрәҗәгать итеп, өстәмә финанс юлларга туры килде.
– Разил әфәнде, “Россиянең күпмилләтле халкы – безнең байлыгыбыз” дигән сүзләрне ил җитәкчеләре авызыннан еш ишетергә туры килә. Әлбәттә, бу байлыкка татарстанлылар да, аерым алганда, татар да керә. Бу байлыкны ни дәрәҗәдә кадерләп саклыйбыз?
– Миңа күптән түгел Россия Думасында парламент тыңлауларында катнашырга туры килде. Ул, гади генә әйткәндә, илдән читтә яшәүче ватандашлар белән эшләү мәсьәләләренә багышланган иде. Әмма, ни гаҗәп, сүз, нигездә, чит-ят җирләрдә яшәүче урыс кардәшләргә ярдәм итүгә генә кайтып калды. Ягъни урыс телен саклап калу, үстерү өчен кайда мәктәпләр ачарга, нинди мәдәни чаралар үткәрергә, мәдәни үзәкләр төзергә, чит илләрдә институтлар, кафедралар булдырырга, кыскасы, урыс булып яшәү өчен нинди уңайлы мохит тудырырга кирәклеге турында сөйләштеләр. Мин тыңлап-тыңлап утырдым да: “Фикерләрегез дөрес, сезнең белән килешәм, тик менә “ватандашларга” татар, башкорт, чуаш, мари, якут, гомумән, башка халыклар да керәме?” – дип сорадым. Башта аптырап калдылар, аннан соң: “Билгеле, керә”, – диделәр. “Шулай булгач, ни өчен бүген монда бер халык турында гына сөйләшәбез? Әгәр без – күпмилләтле дәүләт икән, димәк, барлык халыкларның да мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешбез”, – дидем.
Ватандашларга ярдәм буенча федераль программа төзегәндә, анда чит илләрдә яшәүче урыс халкы белән бергә башка халыкларга да гуманитар ярдәм күрсәтү тиешлеге турында язып куярга вәгъдә иттеләр.
– Ярый әле сез Туфан абый белән бергә 2002 елда ук Татарстан Конституциясенә читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү турында махсус маддә кертә алдыгыз.
– Анысы яхшы булды, әмма Россиядәге милләтләр язмышы федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш. Илнең киләчәге турында уйлыйлар икән, һәр милләткә бертигез хокуклар бирергә кирәк. Әгәр ата-ана, мәсәлән, бер баласына үги итеп карый икән, мондый гаилә тату яши алмый, кайчан булса да бер таркала.
– Милләт хакына үзебез ниләр эшлибез соң? Яшерен-батырын түгел, бүгенге парламент хәзер, нигездә, моңа кадәр кабул ителгән законнарны камилләштерү, дөресрәге, аларны федераль законнарга тәңгәлләштерү белән шөгыльләнә.
– Шул ук вакытта үз законнарыбызны, без аларны “базовый” дибез инде, кабул итүне дә онытмыйбыз.
Төп законнар эшләнеп, күпмедер вакыт узгач, заман таләпләрен искә алып, аларга үзгәрешләр, өстәмәләр кертәбез, камилләштерү белән шөгыльләнәбез. Бер генә мисал китерәм. Мәдәният турындагы законны 1998 елда ук кабул иткән идек. Анда бер маддә бүгенге көнгә кадәр гамәлгә ашырылып бетмәгәнгә, законга үзгәрешләр кертергә кирәк булды. Мәдәният өлкәсендә белем алып, авыл җиренә эшкә баручы яшь белгечләргә өстәмә түләү, башкача әйткәндә, пособие түләү мәсьәләсе турында безгә бик күп мөрәҗәгатьләр килде. Һәм узган ел мәдәният законына үзгәреш керттек: мәдәният өлкәсендә югары белемле яшь белгеч авыл җиренә эшкә барса, аңа 100 мең сум пособие түләнә; урта белеме булса – 50 мең сум. Үзгәрешне кабул иткәч, 2019 елның бюджетына моның өчен 9,8 млн сум өстәмә акча “салып” куйдык. Клубларга, китапханәләргә, башка мәдәният оешмаларына эшкә килгән хезмәткәрләр, яшь белгечләр хәзер өстәмә түләү алачак. Киләчәктә бу сумманы арттырырга уйлыйбыз. Бүгенге көндә бу чараның нәтиҗәсе дә күренә башлады, эшкә авылга китәргә теләүчеләр саны арта.
Безнең комитет кына да милли мәгариф, тел, милли мәсьәләләр, тарихи мираска кагылышлы 20дән артык закон кабул итте, аларга күпләп үзгәрешләр кертелде, шул законнар кысасында күпме карарлар кабул ителде, дәүләт программалары эшләнде. Без кабул иткән законнар Россиядә өлге санала. Кайбер төбәк җитәкчеләре әйтүенчә, алар теге яки бу мәсьәлә буенча безнең закон кабул иткәнне көтәләр, аннан соң гына үзләрендә кабул итәләр. Бүтән субъектлардан аермалы буларак, без әлегә Россиядә үрнәге булмаган законнар да эшләдек. Мәсәлән, өч ел элек театр һәм театрлар эшчәнлеге турында кабул ителгән закон шундыйлардан.
– Ул законның милләт язмышы өчен әһәмияте ни дәрәҗәдә?
– Бездә унбиш дәүләт, өч муниципаль, йөзләгән халык театрлары бар. Алар закон нигезендә эшләргә, үзләренең хокукларын һәм бурычларын белергә тиеш. Россиядә бүгенге көнгә кадәр андый закон юк, һаман да сөйләшү-бәхәсләшүдән уза алмыйлар. Законның әһәмиятенә килгәндә, театрлар эшчәнлеге яхшырсын, камилләшсен өчен анда хөкүмәтнең, парламентның ниләр эшләргә тиешлеге, театрларны финанслау тәртибе, хәтта аттестация үткәрү кирәклеге турында да язылган. Закон булгач, ул – мәҗбүрият, димәк, театрлар дәүләт кайгыртуында була дигән сүз. Театрларның милләт язмышында нинди урын тотуы исә барыбызга да билгеле инде.
– Матди булмаган мәдәни мирасны саклау турындагы законның да милләтне саклап калуда әһәмияте бик зур икәне бәхәссез.
– Әлегә федераль дәрәҗәдә андый закон юк. Без аны Мәдәният министрлыгы белән бергә биш ел эшләдек. Әһәмияте шунда: бу закон нигезендә иң элек матди булмаган мирас, ягъни халык иҗаты, йола-бәйрәмнәребез, милли уен кораллары һәм башкалар хөкүмәт реестрына кертелә. Реестрга кертелде икән, ул – дәүләт яклавына алына дигән сүз, һәм аларны саклау һәм яклау өчен аяк терәп бюджеттан акча сорарга була. Матди булмаган мәдәни мирас төрләрен оешмалар да, аерым кешеләр дә реестрга кертергә тәкъдим итә ала һәм тәкъдимнәр экспертлар составында карала, аннан соң хөкүмәт карары белән раслана.
– Разил әфәнде, бездә әйбәт законнар бик күп кабул ителә, әмма алар еш кына тулысынча тормышка ашырылмый. Кем гаепле моңа?
– Бөтенебез дә – Дәүләт Советы да, хөкүмәт тә, контрольлек итүче органнар да. Бу – бер бездә генә түгел, ил күләмендәге проблема. Мин контрольлек итү җитми дип уйлыйм.
– 1992 елда телләр турында уникаль закон кабул ителеп, анда үз эшчәнлегендә ике дәүләт телен дә файдаланган һөнәр ияләренә өстәмә түләү каралган иде. Бу закон инде 27 ел гамәлгә керә алмый.
– Чөнки хөкүмәт ике телле һөнәр ияләре исемлеге төзи алмады. Бу хакта хөкүмәткә дистәләгән мөрәҗәгатьләр яздык, әмма Дәүләт Советына бернинди исемлек тә кермәде. Шулай тарта-суза торгач, бу законга прокуратура каршы килде, кайбер һөнәр ияләренә татарча белү таләбе куюны “кеше хокукларын бозу” дип бәяләде.
Миңа бер сайлаучыны эшкә урнаштыру буенча ТАНЕКОга мөрәҗәгать итәргә туры килгән иде. Әмма, анда инглиз телен белү кирәк, диделәр. Нигә ТАНЕКОда “кеше хокукларын бозарга” ярый, ә башка җирдә юк, ә?
– Миннән сорыйсызмы?
– Юк, аптырап әйтү.
– Милли республикаларда эшкә алганда дәүләт телен белүнең мәҗбүрилеге турында закон кабул итеп буламы, әллә бу буш хыял гынамы?
– Бөтен нәрсә мөмкин, тик бездә түгел, чөнки Россия законнары моңа мөмкинлек бирми. Милли сәясәт шундый юлдан бара...
– Кайсы юлдан?
– Каршы юлдан. Без – дәүләт эчендәге дәүләт, мәгълүм җырдагы шикелле, “...урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам инде...” дип көйлисе генә кала. Бүген үзебезнең мөстәкыйль милли сәясәт алып барырга хакыбыз юк. Татар теле дә дәүләт теле дәрәҗәсенә җитә алмады. Ни өчен? Җавабын беләм: телең дәүләт теле булсын өчен иң әүвәл дәүләтле булу кирәк.
Мине борчыган бик зур нәрсә – бердәм дәүләт имтиханнарының урыс телендә генә булуы. Безнең фикеребезчә, бу Россия Конституциясенә каршы килә. Анда, һәр гражданин туган телендә белем алырга хокуклы, дип язылган. Ә имтиханны тапшыру белем алуга кермиме? Россия Дәүләт Думасындагы депутатларга, Россия Мәгърифәт министрлыгына бу мәсьәләдә хаклы булмауларын исбатлап, кат-кат мөрәҗәгать итсәк тә, әлегә проблема чишелми. Туган телне өйрәнү бары тик ата-аналар теләге белән генә хәл ителә, дигән закон да безне канәгатьләндерми. Әмма дәүләт теле дә бар бит әле. Анысын инде һич кенә дә ата-аналар сайларга тиеш түгел, аны дәүләт кенә сайлый ала.
– Сезнең депутат эшчәнлегегез гел каршылыклар, көрәш аша бара. Узып баручы бишьеллык та башкаларыннан әллә ни аерылмый.
– Гомер буе шулай көрәшеп яшәргә язган, күрәсең. Моннан дүрт ел чамасы элек Россия Дәүләт Думасы барлык фәннәрне бары тик урысча гына укыту турында концепция проектын әзерләгән иде, аның җитәкчесе Сергей Нарышкин иде. Проектны безгә дә җибәрделәр. Комитетта тикшердек без аны, Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә куйдык. Хәтерлисеңдер, мин утырышта чыгыш ясадым һәм парламентыбыз Россия Думасына мөрәҗәгать кабул итте. Аны бөтен субъектларның парламентларына җибәрдек һәм милләт язмышы өчен гаять куркыныч булган бу проектның Думада каралуын
туктатып кала алдык.
Ул кабул ителгән булса, милли мәгариф турында авыз да ача алмас идек, чөнки проектта, Россиядә дүрт меңнән артык милли мәктәп булуы илнең иминлегенә куркыныч яный, дип язылган иде.
– Сез комитет эшчәнлегеннән канәгатьме? – дисәм, уңайсыз хәлгә куймам микән?
– Минем үземнән кайчан канәгать булганым бар, йә, әйт! Шуңа гына шатланам, мин битараф кеше түгел. Ходай безгә көрәшеп яшәргә язган, күрәсең. Аннан соң “беттек” дип җебеп төшәргә дә яратмыйм. Дөнья болай гына бармас әле, дим. Россиянең проблемалары бүген хәттин ашкан. Вәзгыять катлауланса, ил җитәкчелеге, гадәттә, милләтләргә игътибарын арттыра. Ә бүген күпмилләтле дәүләт бер генә халыкка таянырга ниятли, әмма бер аякта озак басып торып булмый ул.
Фикер өстәгез:
Кирегә
Депутат мөнбәре
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
Гыйнвар
Февраль
Март
Апрель
Май
Июнь
Июль
Август
Сентябрь
Октябрь
Ноябрь
Декабрь
2019 2018 2017 2016 2015 2014 2013 2012 2011 2010 дүш сиш чәр пәнҗ җом шим якш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сылтамалар