Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар

Хатын-кыз җитәкче халыкка якынрак ул...

07 май 2010

“Сөембикә” №5, 2010

ГАМЬЛЕ ӘҢГӘМӘ/ШӘХЕС

Хатын-кыз сәясәткә ничек килеп эләгә? Миңа еш бирелә торган иң яратмаган сораула­рымның берсе бу. Моңарчы да әйттем һәм хәзер дә әйтәм: хатын-кыз гел кухняда гына булырга тиеш түгел. Аңа кайда яхшы, кайда үзен уңай, үз кысасында хис итә, аш бүлмәсендәме, яисә эштәме — үзе сайларга тиеш! Әйләнә-тирәбезгә күз салыйк: дөнья үзгәрде, без дә башка инде.
Һәр кеше үз язмышын үзе сайлый, киләчәген үзе «язып» куя. Мин үз юлымны таптым дип саныйм: һәрчак кеше арасында булырга, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә яратам. Бар булмышым шундый минем.



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,
Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен саклау буенча комиссия рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең идеология буенча Татарстан бүлекчәсе Сәясәт советы секретаре урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы РАТНИКОВА белән әңгәмә



Ул үзен «зур сәясәтче» дип санамый. Әмма ул, һичшиксез, зур сәясәттә үзенең лаеклы урынын алган олы шәхесләрнең берсе. Ике чакырылыш рәттән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары булып, парламентның даими эшләүче өч комитетына – Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр, Социаль сәясәт комитетларына күзәтчелек иткән, өстәвенә, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, журналистлар арасында үткәрелә торган «Бәллүр каләм» конкурсын башлап җибәрүчеләрнең берсе булган, кайчандыр үзе дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын һәм яшьләр газетасын җитәкләгән Римма Атлас кызы Ратнико¬ваның эшчәнлеге республикабызның соңгы елларда ирешкән уңышлары белән үрелеп бара дисәк, ялгыш булмастыр.

Ә ирешкәнебез, күзләр генә тимәсен... Без бүген Татарстанны дөньяның алга киткән илләре белән янәшә куеп сөйләшәбез. Безне беләләр, безнең белән исәпләшәләр. Татарстан законнарын эшләүгә үз өлешен кертүче дәүләт эшлеклесен «зур сәясәтче» дип атамыйча, тагы кем диясең. Ләкин Римма Ратникова моның белән бик килешеп бетми, үзен «журналист һәм сәясәтче» дип атауны хубрак күрә.

Хәер, аның тыйнаклыгы гаиләдән килә. Партия район комитетының беренче секретаре булып эшләү дәверендә Кукмараны республикада иң алдынгы төбәкләрнең берсе иткән әтисе Атлас Булатов та, җитәкче ире күләгәсендә кала белгән, ипләп-җайлап кына бөтен тормышны алып барган – башкалар шикелле балалар тәрбияләгән, укыткан һәм дә кырыс табигатьле иренә гомер-гомергә карусыз-тугрылыклы хатын булып яшәгән, тамырлары белән Ризаэтдин Фәхретдин нәселенә барып тоташкан гаҗәеп сабыр холыклы әнисе дә балаларын мактанмаска, үз-үзеңне әллә кемгә куеп, борын чөеп йөрмәскә өйрәтә. Гаиләнең яшәү рәвеше буларак кабул ителгән төп кагыйдәләрнең берсе шул булса, икенчесе, кешегә хөрмәт белән карау була.

Һәрдаим белемгә омтылу, авырлыкларга каршы тора алу һәм максатыңа ирешү, уңышның тәмен тоеп яшәү – болар барысы да Римма Ратниковага хас сыйфатлар. Бары менә шундый көчле рухлы булганда гына хатын-кыз, бая әйткәнемчә, зур сәясәткә килә һәм анда озакка кала ала.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары белән әңгәмәне исеме һәркайсыбызга таныш Галина Старовойтованың: «Хатын-кызның зур сәясәткә килүе белән сәясәт күктән җиргә төшәр, ул халык ихтыяҗларына якынрак, кешелеклерәк булыр», дигән сүзләрен искә төшерүдән башлыйбыз.


Бүген хатын-кыз үзенең һәрьяктан булдыклы, төрле эшкә сәләтле булуын күрсәтте. Ул – әйбәт җитәкче, эшмәкәр, актив җәмәгать эшлеклесе, оста педагог, табиб... һәм дә уңган хуҗабикә! Кемнәр генә юк арабыз¬да?! Хәтта сәясәтчеләребез дә бар. Шулай да, хатын-кызны гаять тынгысыз булган бетмәс-төкәнмәс мәшә¬катьле сәясәт дөньясына ни китерә соң?! Миңа калса, безнең илдә сәясәтче хатын-кызны җитди кабул итмиләр.

– Дөресен әйтәм, сәясәткә килүем җиңел булмады. Чөнки ул даирәгә, аңлашыла ки, үтеп керүе гади эш түгел, бигрәк тә хатын-кызга. Шулай да бик телә¬гәндә, бик тырышканда моңа ирешергә була. Миңа ничектер бары да уң килеп торды. Минтимер Шәймиевнең: «Без булдырабыз!» дигән шигаре минем рухка, минем яшәү рәвешемә туры килә. Мин һәрчак «булдырам» дип яшәдем. Мәктәптә дә, югары уку йортында укыганда да, журналистикага кереп киткәч тә җәмәгать эшләре белән мәшгуль булдым.

Тик үз-үзеңә бирелгән бәя белән җәмәгатьчелек куйган бәя тәңгәл булсын ул, ягъни, кеше эшләгәнең¬не, булдыра алганыңны күрсен, шуңа ышансын. Әйе, республиканың иң зирәк, күренекле ирләре арасында эшләү бер дә җиңел түгел. Үзегез беләсез, Татарстанны федераль дәрәҗәдәге сәясәтчеләр җитәкли, алар куйган биеклеккә туры килү өчен гел үз өстеңдә эшләргә, итәк-җиңеңне җыеп йөрергә кирәк. Ә бу исә яңа идеяләр, ә иң мөһиме – уйланган проектларыңны иң югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыру, дигән сүз.

Партия эшендә сәясәтчеләр күбрәктер, дип уйлыйм. Мин – «Бердәм Россия» партиясенең идеология буенча Татарстан бүлекчәсе Сәясәт советы секретаре урынбасары. Илдә бүген бик зур үзгәрешләр бара. Кайчак халык барын да аңлап та бетерми, чөнки кинәт кенә күнегелгән әйберләрдән баш тартырга туры килә. Мондый хәлдә кешеләр белән ачыктан-ачык сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Ә боларның барысы да мин белгән, мин яраткан эшләр... Районнарда партия җыелышлары барганда яисә сайлаулар чорында катлаулы хәлләр килеп чыга калса, кешеләр: «Безгә Ратникованы җибәрегез, ул аңлаешлы итеп сөйли», – дип шылтыратып, мине җибәрүләрен сорыйлар. Күңел күтәрелеп, җанга рәхәт булып китә. Димәк, кешеләргә минем эшем кирәк...

Хөкүмәттә һәм парламентта әкренләп гүзәл затларыбыз саны арта бара. Галимнәр федераль хакимияттә хатын-кызлар 30 процент кына тәшкил итсәләр дә, илнең социаль сәясәте бөтенләй икенче булыр, илләрнең үзара сугышу теләге дә кискен кимер иде, диләр. Ни дисәк тә, хатын-кыз акча белән эш йөртә торган зур эшләрдә ирләргә караганда күпкә азрак. Дәүләт Думасында да алар нибары 7 процент кына тәшкил итә. Безнең парламентның хатын-кыз депутатлары ниләр майтара?

– Татарстан парламентында хатын-кызлар, элеккеге чакырылыш белән чагыштырганда, аз гына күбрәк. Аларның күбесе «Бердәм Россия» партиясе исемлеге буенча сайланды. Бу безнең хәзер кагыйдәгә әйләнде: исемлектәге хатын-кызларның саны 20 проценттан да ким булмаска тиеш. Арабызда Лариса Малыхина, Анастасия Исаева, Анна Зәхмәтова; бер мандатлы округта көрәшеп җиңүгә ирешкән Светлана Захарова, Аида Шәрипова кебек яшь депутатларыбыз да бар. Хәзер сәясәттә бездән башка мөмкин түгелле¬ген аңлый башладылар. Парламент – ул сайлап куелган хакимият. Димәк, аның эшендә җәмгыятьнең төрле вәкилләре катнашырга тиеш. Тагы бер уңай күренеш турында искәртәсем килә: унөч хатын-кыз депутат берләшеп «Мәрхәмәт» дип аталган оешма оештырдык. Әлбәттә, без моны үзебезне күрсәтер өчен генә эшләмәдек. Эшли башлавыбызга берничә ай гына булса да, күп кенә хәйрия акцияләре үткәрергә, закон чыгару мониторингын эшләүдә катнашырга өлгердек. Дәүләт Советында хатын-кыз депутатларыбыз тавышы көннән-көн күбрәк яңгырый.


Без «законнар эшләми» дип әйтергә яратабыз. Ни өчен эшләми соң алар? Әллә Дәүләт Советында тормышка ашыра алмастай законнар кабул ителәме?

– Законнар эшләми, дисезме? Ничек инде эшләми? Бездә аларның үтәлешен тикшереп, күзәтеп торучы хокук саклау органнары бар. Әгәр, әйтик, закон бик үк уңышлы түгел икән, ул закон чыгаручылар тарафыннан шундук үзгәртелә. Мисалга җирле үзидарә турындагы 131 нче федераль законны гына алыйк. Моннан биш ел элек яңа концепция буенча муниципалитетлар оештырылган иде. Тәҗрибә әлеге законның камил булмавын күрсәтте. Шуңа күрә аңа 45 үзгәреш кертелде. Ләкин нәрсә турында сораганыгызны аңлыйм. Әйе, бүген совет чорында гамәлдә булган законнар юк инде ул. Ил үзгәрде, хакимият тә бөтен¬ләй башка хәзер. Тормышка карата мөнәсәбәт тә икенче. Күп кешегә моны аңлавы авыр. Законнар эшләми түгел, эшли, ләкин алар яңа заман таләплә¬ренә җавап бирә торган башка законнар... Әлбәттә, бүген закон чыгаручыларга да, тулаем алганда, хакимияткә дә сораулар бик күп. Бер сөйләшүдә барын да аңлатып бетереп тә булмас. Шуны гына әйтә алам, әгәр дә дөнья кризисы башланып китмәгән булса, без тагы да алга киткән илгә әверелер идек.


Закон чыгаруда иң катлаулысы нәрсә?
– Законнар халык хәлен начараюга китерергә тиеш түгел. Закон чыгаручылар эш итә торган төп шартларның берсе әнә шундый. Бюджет өчтән бергә кыскарган вакытта моңа ничек ирешергә соң? Димәк, бу очракта дәүләт үзенә, иң беренче эш итеп, барлык социаль йөкләмәләрне үтәүне ала, моның өчен мөмкин булганның барын да эшли. Ә үсеш, яңа төзелеш мәсьәләләре заманалар рәтләнеп киткәнчегә кадәр күчерелеп тора. Билгеле инде, без – хатын-кыз депутатлар гына түгел, ир-егет депутатлар да хезмәт хакының, пенсиянең, халыкка социаль ярдәмнең югары булуын телибез. Моны кабул итә торган законнарыбызда чагылдырырга тырышабыз. Әмма чынбарлык – килеп туган финанс кыенлыгы белән исәпләшмичә булдыра алмыйбыз. Ни генә димик, депутатлар салым органнары җыйган акчаны гына бүлә ала, ягъни дәүләт бюджетын гына. Ниндидер бер урталыкны табу, каршылыклы фикерләрне килештерү, баланс табу, инде дә килеп, илнең һәм республиканың үсеш концепциясен истә тоту, ә иң әһәмиятлесе, халык өчен эшләвебезне онытмау – депутат эшендә иң мөһиме шулар.


Без үзебезне «суверен дәүләт» дип йөрткән 90 нчы елларны искә төшерик әле. Татарстан депутатлары бүген дә законнарны шул еллардагы шикелле як-якка дә карамый кабул итә алалармы?

– Бүген без Россия Федерациясе белән бергә бердәм хокукый киңлектә яшибез. Регионнардагы закон чыгаручылар федераль законнарга каршы килә торган кануннар кабул итәргә тиеш түгелләр. Ике чакырылыш элек (ул чорларда мин депутат түгел идем әле) Татарстан депутатлары безнең законнарны федераль законнарга тәңгәлләштерү белән мәшгуль булдылар. Әхлакый яктан бу бик авыр булгандыр дип, уйлыйм. Законнар алар бит балаң шикелле. Тәңгәлләштерәбез дип, законның ниндидер бер өлешен сызып ташлыйсың, тураклыйсың, кайсыдыр бер урында – өстисең...

Узган ел Дәүләт Советы Татарстан Республикасының Гаилә кодексын кабул итте. Сез бу законны эшләүче төркемнең җитәкчесе идегез...

– Закон – ул депутатларның, башкарма хакимият вәкилләренең, юристларның, экспертларның коллектив хезмәте, уртак җимеше. Һәм менә шул 150 ләп маддәдән торган Гаилә кодексының җиде маддәсе безнеке.

Ни өчен шулаймы? Чөнки гаилә тормышы мәсьәләләре – ул гражданлык хокуклары өлкәсе, ә бу исә федераль вәкаләтләргә карый. Моның белән бәхәсләшергә кирәкми. Кеше хокуклары илдә бертөрле булырга тиеш, кем әйтмешли, Казанда да, Рязаньда да... Шул ук вакытта безнең Россия белән уртак вәкаләтләребез дә бар: регионнарга төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алу мөмкинлеге дә бирелде. Без ятим балаларны уллыкка-кызлыкка алган ата-аналарга бүләкләү рәвешендә түләү, чит кеше тәрбиясендә яисә опекада булган ятим балаларны тәрбияләү өчен бирелә торган акча күләмнәрен үзебезнең законнар нигезендә җайга салдык, Татарстан Гаилә кодексында ир һәм хатынның никахлашканнан соң фамилия сайлауга, баланың исемгә, фамилиягә, әтисенең исеменә хокуклары милли үзенчәлекләрне исәпкә алып канунлаштырылган. Шулай ук никахлашу яшен дә без үзебезчә билгеләдек. Бу хакта тәфсилләбрәк сөйлим әле.

Мәгълүм ки, бездә унсигез яшьтән өйләнешәләр. Әмма, уналты яше булуга ук гаилә корып җибәрергә теләүчеләр дә очраштыргалый. Бу очракта егет белән кыз муниципаль берлек башлыгына баралар да язмышларын хәл итеп кайталар. Әгәр дә инде никахлашырга теләүчегә уналты яшь тә тулмаган булса? Бер мисал китерәм. Кызга – алар бит хәзер тиз өлгерә – 15 яшь, ә егеткә 18 яшь. Аларның өйләнешергә рөхсәт сорап, шакымыган ишекләре, сөйләшмәгән кешеләре калмый. Бәлкем шулай йөрмәсләр дә иде: кыз йөкле, ә җаваплылык тойган егетнең өйләнәсе килә. Законга килгәндә... анда унбиш яшьлекләр турында берни әйтелмәгән. Шуңа берәү дә, үз өстенә җаваплылык алып, аларны язылыштырмаган! Ә сез әйтәсез, «законнар эшләми», дип. Ничек кенә эшли әле! Эш ни белән төгәлләнә, дисез? Нәтиҗәдә, егетне балигъ булмаган кызны көчләгән дип, төрмәгә утыртып куялар, ә бичара кыз баласын төшертергә, мәктәпне ташларга мәҗбүр була.

Гаилә кодексына, уналты яше тулмаган килеш өйләнешергә теләүчеләр республиканың Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать итә ала, ә хөкүмәт моның ише мәсьәләләрне шушы өлкәдәге вәкаләтле органга тапшыра дигән маддә керткәндә, иң элек без әнә шундый хәлгә тарып, бәхетсезлеккә дучар булган яшүсмерләр турында уйладык. Шуннан соң үзәк матбугатта нинди шау-шу чыкканын белсәгез?! Имеш, Татарстанда бала-чагага никахлашырга рөхсәт итәләр! Бу – бозыклык, азгынлык! Бу – ислам динен алга сөрүчеләрнең мәкере! Тагы әллә никадәрле сүзләр... Имеш, тиздән алар күпхатынлылыкны да рөхсәт итәрләр.

Ләкин бу сүзләр булды да бетте. Яланың гомере озын була алмый. Чөнки без Гаилә кодексына бу маддәне җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп, тормыш итәр өчен зарур булганга күрә керттек.


Быел без Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу уңайдан парламентның нинди карарлары бар? Сугыш һәм тыл ветераннары өчен ниләр эшләнә?

– Бу нисбәттән иң элек парламентта махсус комиссия булдырдык. Комиссия республикада Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтү чаралары планы үтәлешен һәрдаим күз уңында тота. Әлеге комиссия әгъзалары парламентның Социаль сәясәт комитеты белән берлектә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре сугыш ветераннары өчен госпитальләрдә булып, аларның проблемаларын өйрәнеп, аларны уңай хәл итүдә үз өлешләрен керттеләр. Депутатлар һәм Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре сугыш ветераннарына ярдәм күрсәтү максатында бер көнлек хезмәт хакын «Ак Барс Яңарыш» хәйрия фонды тарафыннан ачылган «Җиңү» махсус исәбенә күчерделәр. Ел башында ук «Бердәм Россия» партиясенә кергән депутатлар белән Җиңүнең 65 еллыгына багышлап фәнни-практик конференция үткәрдек. Төп докладчы буларак, миңа бик күп тарихи һәм бүгенге көн материаллары белән танышып чыгарга туры килде. Һәм мин аңладым: биредә әле уйланырлык, өр-яңа күзлектән карарлык нәрсәләр шактый. Сүз дә юк, сугыш ветераннарына әйбәт яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган булырга тиеш. Бездән кадер-хөрмәт аларга. Бу турыда без гел әйтә, кисәтә киләбез. Сезнең журнал да бу хакта бик күп язды инде. Ләкин бөек датага хәзерлекне ветераннарны котлауларга гына кайтарып калдырмаска иде. Ата-бабаларыбызның Ватан өчен сугыш кырында ятып калуы, аяк-кулларын өздереп, гарипләнеп кайтуы әҗерен хәзерге яшь буын бөтен тирәнлеге белән аңларга тиеш. Ватанны яклап ут эченә кергән бу көчле рухлы буын илнең киләчәге ышанычлы, ныклы, намуслы кулларда булуына ышанып, тыныч күңел белән яшәргә тиеш.

Хәзер архивларда сер итеп сакланган сугышка кагылышлы документлар дөньяга чыга. Ул сугышка, без инде кайчандыр дәреслекләрдән өйрәнгәнчә, хәрби операцияләр дип кенә карый алмыйбыз. Бөек Ватан сугышы тарихы тирәсендә бик күп ялган сүзләр йөри, фактларны алдап күрсәтү бара. Кемнәрнеңдер совет халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен киметеп күрсәтәсе, хәтта ул җиңүне үзенеке итәсе килә. Зур тавыш-гауга чыгарган Европа куркынычсызлыгы союзының парламент Ассамблеясе резолюциясен генә мисал итеп алыйк. Ул узган елның җәендә кабул ителгән иде. Резолюция фашизм белән сталинизмга бер мәгънә салып, тигезләп куя, ягъни Европа халыкара дәрәҗәдә бу сугышның хурлыгын Сталин режимы белән бүлешергә тырыша. Кемгә кирәк соң бу? Россиянең авырлыкларны җиңеп, яңадан аякка басуын, аның дөнья аренасына чыгуын, тагы да югарырак күтәрелүен өнәмәүчеләр өчен кирәк. Мәктәп балалары өчен укыту әсбаплары да икенче бит хәзер. Ул китапларда Зоя Космодемьянская, хәер, башка күп кенә без герой дип белгәннәрнең исемнәрен, бик теләсәң дә, эзләп таба алмассың. Кемдер Зоя – террорчы, ул фронт линия¬сендә урнашкан авылларны яндырган, дигән фикергә килгән. Ләкин, гафу итәсез, бу бит – сугыш, ә сугышның аның үз кануннары. Картага ил язмышы куелган лабаса! Кызганыч, патриотизм сүзе сәер мәгънә-кыяфәт алды. 90 нчы елларда бу чиновниклар уйлап чыгарган искелек калдыгы, дип баш миен черетәләр иде. Һәм без, журналистлар да, хәтерләсәгез, монда үзебезнең «өлешне» шактый күп керттек. Дөрес, хәзер хәл үзгәреп, төзәлеп килә. Әмма биредә, минем уйлавымча, «Патриотик тәрбия турында» федераль закон кабул итәргә кирәк. Радиотапшыруларның берсендә шундый бер мәгънәсез шаярту ишетергә туры килде: «Сугышта җиңмәгән булсак, нәрсә булыр иде?» – «Без хәзер Бавария сырасы эчеп утырыр идек», – дип үзенә-үзе җавап бирә тапшыруны алып баручы. Дөресрәге, без инде җир йөзендә булмас идек. Ә бәлкем, «бөек раса»ның дуңгыз көтүчеләренә әйләнер идек. Чөнки Гитлер көнчыгышка басып алу өчен генә бармаган. Ул «кеше калдыкларын» кырырга-бетерергә дип барган. «Сыра эчеп утырыр идек», имеш... Республи¬када Бөек Җиңү уңаеннан күп кенә акцияләр булып узды инде. Татарстан Журналистлар берлегендә без, мәсәлән, сугыш чорында Ватанны корал һәм каләм белән саклаган журналистлар истәлегенә хәтер тактасы куярга җыенабыз. Ветераннарыбызны да онытмабыз, котларбыз, аларга йөрәктән чыккан иң җылы сүзләребезне җиткерербез, дип торабыз.


Май аенда без ТАССРның 90 еллыгын да билгеләп үтәбез бит әле...

– Монысы да зур һәм тантаналы дата. Ник дигәндә, бүген тарихта калган Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы – ул безнең дәүләтчелеге¬безнең мөһим бер чоры. Татарстан Президентының әлеге тантананы бәйрәм итү буенча махсус Указы бар. Шушы уңайдан комиссия төзелде, аны парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Бу – бер көнлек бәйрәм генә түгел. Бу – Татарстан тарихы сәхифәлә¬рен кабат актару, вакыйгаларны яңарту, ул чор кеше¬ләренә, алар куйган хезмәткә бәя бирү, буыннар арасында бәйләнешне ныгыту.

Төрле чаклар булды. 80 нче еллар ахыры – 90 нчы еллар башында карашлар башкачарак иде. Бернинди мөстәкыйльлек булмаган, журнал яисә газета ачу өчен дә Мәскәү рөхсәте кирәк булган чор дип тәнкыйтьли идек. Хәзерге көн каланчасыннан караганда күренә: хокукларыбыз кысылган булса да, ул дәүләт билгесе (атрибутикасы) булган республика иде!

Бүген кайберәүләр илдә милли белем бирүне бетерү мәсьәләсен күтәргән бер мәлдә дәүләтчелек темасы яңа яңгыраш ала бара. Дәүләт Советы Татарстан Республикасы парламенты җитәкчеләре (1920 елдан башлап) турында китап чыгарды. 1950 ел башларына кадәр бу, нигездә, фаҗигале язмышлар... кемдер репрессиягә эләккән, күбесе үлгәннән соң акланган. Бүгенге буын төрле елларда республика үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне онытмаска тиеш. Бу – зур гамәл, кирәкле гамәл. Әлеге уңайдан Казанда Фәннәр Академиясендә зур фәнни-гамәли конференция уздырылачак. Дәүләт Советының тантаналы сессиясен үткәрү планлаштырыла. Шәһәрләрдә һәм авылларда әлеге чор һәм аның шәхесләре истәлегенә бакчалар утыртырбыз, парклар булдырырбыз дип торабыз. Үткәннәрне онытырга хакыбыз юк!


Татарстан Журналистлар берлеге рәисе буларак, жур¬налистикабызның киләчәге хакында да әйтеп үтсәгез...

– Җәмгыять белән бергә журналистика да үзгәрә. Һәм бу гаҗәп тә түгел. Халыкка иң беренче булып яңалык җиткерүче дә, һәр алдынгылыкны пропагандалаучы да журналистлар булгач, иң элек бу үзгәрешләр аларның үзләренә кагылырга тиеш, дип беләм. Без совет журналистикасы чорында туган кешеләр, кемдер бу вакытны сагына, кемдер юк. Ул вакытта, чыннан да, иҗат офыклары киңрәк иде. Әмма иреккә туенмадык. Шәхсән минем үзем өчен, бәлкем ул башка журналистлар өчен дә шулай булгандыр, җәмгыятькә файда китерим дигәннән, иң нәтиҗәлесе 90 нчы еллар булды. Бүген журналистика икенче. Анда ялтырау күбрәк, ә журналист осталыгы чамалы. Шул ук вакытта «Татмедиа» агентлыгы эшчәнлеге ярдәмендә журналистлар журналистика икътисады, керем базасы дигән төшенчә¬ләрне аңлый башладылар. Шөкер, Татарстанда әйбәт партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты. Алга таба алар тагын да эшлеклерәк булыр дип өметләнәм.


Без инде сәясәт хакында озак гәпләштек. Кагылмаган бер генә тема калды – Сезнең гаилә сәясәте. Гаиләдә Сез – кем? Зур сәясәткә «чумган» хатын-кызларның шәхси тормышы еш кына зарлы була...

– Бу нисбәттән, шөкер, мине ярты сүздән аңлаучы ирем Владимир гел янымда булды. «Эшкә чумган» әнисен зарыгып көтүче улыбыз Алеша матур гына булып үсеп килә. Янәшәмдәге шушы ике ир-егетем минем шәхси тормышымны бик бәхетле, ямьле итә, аларның яратуы, аларны яратуым эшкә, иҗатка рухландыра.

Әңгәмәдәш – Мәдинә АВЗАЛОВА


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз: