Фәрит Мөхәммәтшинның “Парламентская газета” да чыккан әңгәмәсе
02 май 2010
"Парламентская газета", №15-16(2431-2432)
Рубрика: СТРАНА
Авторы: Елена Олудина
Дүртенче чакырылыштагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар булган көннән соң бер ел узды. Яңа сайланган парламентка гадәти булмаган финанс кризисы шартларында эшләргә туры килде. Республика хакимияте кризис белән көрәштә нинди алымнар кулланган? Кризис һәм инновацияләр ничек җайлаша? Агымдагы ел ниләр алып килә? Бу һәм башка сорауларга без Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның җавап бирүен сорадык.
– Фәрит Хәйруллович, республика дөньякүләм финанс кризисы нәтиҗәләрен ни рәвешле җиңә?
– Татарстандагы икътисади вәзгыятьнең үзенчәлеге шунда: без кризиска кадәр үк республика үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләдек. Аларның иң әһәмиятлесе – инновацион принципларга нигезләнеп үсеш алу. Үзебез өчен традицион булган нефтехимия тармагында без составында күкерт күп булган нефтьне 97 процентка кадәр эшкәртүне максат итеп куябыз. Түбән Камада Россия Федерациясендә югары технологияле нефть эшкәртүче һәм нефть-химия заводлары комплексы төзелә.
Без Татарстанда планлаштырыла һәм гамәлгә ашырыла торган проектларның социаль-икътисади өлкәне яңарту һәм шул ук вакытта кризиска каршы бурычларны хәл итүне максат итеп куябыз. Бу максатларга социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру һәм Яр Чаллыдагы FIAT – «Соллерс» яңа уртак предприятиесен төзү хезмәт итә. Ул елга 500 меңгә кадәр автомобиль эшләп чыгаруны күз алдында тота. Казанның 2013 елгы Универсиаданы үзендә уздыру хокукын яулап алуы төзелеш тармагын эшләтергә һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирде.
– Татарстанның яңа тарихында беренче тапкыр Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат төбәктә җиңү яулаган партия тарафыннан тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән кандидатура республиканың барлык сәяси көчләре, шул исәптән парламент оппозициясе тарафыннан да хупланды.