Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...
Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Татарстан парламенты башлыгы Россия Президенты Дмитрий Медведевның быелның февралендә милләтләр эшләре советының (аны федераль Хөкүмәтнең вице-премьерларыннан берсе җитәкләргә тиеш) дәрәҗәсен күтәрү кирәклеге хакында белдерүен искәртте.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, РФ вице-премьеры Дмитрий Козакның вәкаләтләре киңәю һәм аның дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә башлаячагы “алга таба җитди адым” булып тора. “Бу эштә РФ милли субъектлары вәкилләре дә катнашыр дип уйлыйм, алар үзләренең гамәли эшчәнлеге белән бер якта яшәүче төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен бергә туплау, берләштерү юлларын табарга ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады ул. – Бу эшкә хәзер үк керешергә кирәк дип саныйм”.
Татарстан парламенты башлыгының позициясе белән Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Владимир Платонов та килешә. “Теләсә кайсы күпмилләтле дәүләттә күпмилләтле проблемалар бар, - диде ул. - Әлеге эш советлар һәм советлардан соңгы чорда бик дөрес алып барылган иде. Моның яңа форма булачагы алай ук куркыныч түгел, иң мөһиме – Президент компетентлы белгечләргә бу эш белән шөгыльләнергә кушачак”.