Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе”

29 март 2011

Мәскәүдә журналистларга биргән интервью.


ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козакның (ул хәзер дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен координацияләячәк) вәкаләтләрен киңәйтүне алга таба җитди адым дип атады. Республика парламенты башлыгы кичә Мәскәүдә журналистларга биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.

“Күпмилләтле һәм күпконфессияле Россиядә әлеге проблемалар белән һөнәри дәрәҗәдә планлы һәм системалы рәвештә шөгыльләнүче структура булырга тиеш”, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты башлыгы Россия Президенты Дмитрий Медведевның быелның февралендә милләтләр эшләре советының (аны федераль Хөкүмәтнең вице-премьерларыннан берсе җитәкләргә тиеш) дәрәҗәсен күтәрү кирәклеге хакында белдерүен искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, РФ вице-премьеры Дмитрий Козакның вәкаләтләре киңәю һәм аның дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә башлаячагы “алга таба җитди адым” булып тора. “Бу эштә РФ милли субъектлары вәкилләре дә катнашыр дип уйлыйм, алар үзләренең гамәли эшчәнлеге белән бер якта яшәүче төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен бергә туплау, берләштерү юлларын табарга ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады ул. – Бу эшкә хәзер үк керешергә кирәк дип саныйм”.

Татарстан парламенты башлыгының позициясе белән Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Владимир Платонов та килешә. “Теләсә кайсы күпмилләтле дәүләттә күпмилләтле проблемалар бар, - диде ул. - Әлеге эш советлар һәм советлардан соңгы чорда бик дөрес алып барылган иде. Моның яңа форма булачагы алай ук куркыныч түгел, иң мөһиме – Президент компетентлы белгечләргә бу эш белән шөгыльләнергә кушачак”.

Искәртеп узабыз, кичә Мәскәүдә ТР Дәүләт Советы һәм Мәскәү шәһәр Думасы арасында хезмәттәшлекне үстерү турында Беркетмә имзаланды. Яклар гражданнарның тел, белем бирү һәм милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә ярдәм итү, Татарстан Республикасында һәм Мәскәү шәһәрендә милли-мәдәни берләшмәләрнең чараларын оештыруда булышлык күрсәтү турында килеште


Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз: