төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 17 июль 2018
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Дәүләт Советы турында
Татарстан парламентаризмының тарихы
Тарихи юбилейлар
I чакырылыш
II чакырылыш
III чакырылыш
Татарстан Республикасы Конституциясе
Депутаты статусы турында
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты
ТР Дәүләт Советы Рәисе
Сайт Председателя Государственного Совета РТ
Интернет кабул итү
Шушы рәвешчә тутырып, Сез сорауларыгызны бирә аласыз
ФИА ис.
E-mail
Хат тексты
Файл, <3Mb
Введите код с картинки
Мөрәҗәгатьне карау максатларында үземнең шәхси белешмәләрне эшкәртүгә, саклауга һәм тиешле урыннарга җибәрүгә ризалыгымны бирәм
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
РӘХИМОВ Марат Муллаәхмәт улы
 
РӘХИМОВ Марат Муллаәхмәт улы
11 нче Горки бермандатлы сайлау округы
Барлык депутатлар
Сотрудничество

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы

РЕГЛАМЕНТЫ

 

Татарстан Республикасы

Дәүләт Советының

2004 елның 26 февралендәге

2632  номерлы

 карары белән кабул ителде

 

(Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2005 елның 24 мартындагы 1074-III ДС номерлы, 2005 елның 28 октябрендәге 1640-III ДС номерлы, 2005 елның 23 декабрендәге 1913-III ДС номерлы, 2006 елның 26 гыйнварындагы 1997-III ДС номерлы, 2006 елның 12 октябрендәге 2431-III ДС номерлы, 2007 елның 17 октябрендәге 3228-III ДС номерлы, 2007 елның 6 декабрендәге 3313-III ДС номерлы, 2007 елның 21 декабрендәге 3429-III ДС номерлы, 2008 елның 26 ноябрендәге 4505-III ДС номерлы, 2010 елның 9 июнендәге 973-IV ДС номерлы, 2011 елның 31 мартындагы 1541-IV ДС номерлы, 2011 елның 22  декабрендәге 1969-IV ДС номерлы, 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы, 2013 елның 26 декабрендәге 3269-IV ДС номерлы, 2014 елның 13 февралендәге 3348-IV ДС номерлы, 2014 елның 9 июнендәге 3615-IV ДС номерлы, 2015 елның 20 февралендәге 412-V ДС номерлы, 2015 елның 10 июнендәге 643-V ДС номерлы, 2016 елның 3 ноябрендәге 1452-V ДС номерлы карарлары редакциясендә)

 

I КИСӘК

ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

 

1 статья

1. Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы – Татаpстан Республикасы пар­ла­менты – Татаpстан Республикасы дәүләт хакимиятенең даими эшләүче иң югары вә­кил­лекле, закон чыгару органы.

2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (алга таба – Дәүләт Советы) үз карамагындагы  мәсьәләләрне Россия Федерациясе Конституциясе, Татаpстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары  ни­ге­зендә мөстәкыйль хәл итә.

 

2 статья

Дәүләт Советы эшчәнлеге тәртибе Татаpстан Рес­пуб­ли­ка­сы Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары һәм әлеге Регламент белән  билгеләнә.

 

3 статья

1. Дәүләт Советы эшчәнлеге сәяси күптөрлелеккә һәм күппартиялелеккә, мәсьәләләр буенча  кү­­мәк, ирекле, эшлекле фикер алышуга һәм аларны хәл итүгә, хәбәр­дар­­лык­ка, Дәүләт Советы тарафыннан сайланып куела, билгеләнеп куела яисә ки­леш­­те­релә торган вазыйфаи зат­лар­ның, шулай ук үзе төзи яисә сай­лап куя торган ор­ганнарның Дәүләт Советы алдында җаваплылыгына һәм хи­сап то­ту­ы­на, Дәүләт Со­ве­ты эшчәнлегенә гражданнар­ны җә­леп итүгә, җә­мә­гать­че­лек фикерен даими рәвештә исәпкә алу­га  корыла.

2. Дәүләт Советы, Дәүләт Советы Президиумы, Дәүләт Советы комитетлары һәм комиссияләре,  Дәүләт Советында  депутат берләшмәләре утырышларында, парламент тыңлауларын уздырганда эш Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә  алып барыла.  Бу чакта Дәүләт Советы  утырышларында, ә кирәк чакта Дәүләт Советы Президиумы, Дәүләт Советы комитетлары һәм комиссияләре, Дәүләт Советында  депутат берләшмәләре утырышларында да, парламент тыңлаулары уздырганда да татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә синхрон тәрҗемә тәэмин ителә. 

 

4 статья

Дәүләт Советы депутатының (алга таба – депутат) хокукларын һәм бурычларын каршылыксыз һәм нәтиҗәле гамәлгә ашыру  гарантияләре Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар, "Татарстан Республикасы   Дәүләт Советы  депутаты   статусы турында" Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасының башка законнары һәм әлеге Регламент  белән билгеләнә.

 

II КИСӘК

ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫНЫҢ ЭЧКЕ КОРЫЛЫШЫ ҺӘМ

ОРГАННАРЫ

 

2 бүлек. Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре

 

5 статья

1. Дәүләт Советы Рәисе депутатлар арасыннан  яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана.

2.  Дәүләт Советы  Рәисе вазыйфасына  кандидатларны депутат  берләшмәләре һәм  депутатлар  чыгарырга хокуклы.

3. Яңа чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе  вазыйфасына сайлау өчен кандидатура (кандидатуралар) Дәүләт Советының беренче утырышын әзерләү буенча депутатлар вәкилләре киңәшмәсе тарафыннан тәкъдим ителергә мөмкин.

4. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына  чыгарга ризалык биргән барлык кандидатлар буенча  үткәрелә торган  фикер алышу барышында  кандидатлар  Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясыйлар һәм депутатлар сорауларына җавап бирәләр. 

 

6 статья

1. Үз кандидатураларын кире алучы затлардан тыш, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына күрсәтелгән барлык кандидатуралар буенча тавыш бирү үткәрелә. Кандидатураны  кире алу тавыш бирмичә генә кабул ителә.

2. Кандидат өчен  Дәүләт Советының сайланган депутатлар  санының  яртысыннан артыграгы  тавыш бирсә, кандидат Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына  сайланган дип санала.

3. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына  икедән артык кандидат чыгарылган  һәм аларның берсе дә сайлану өчен таләп ителә торган тавышлар санын җыймаган очракта, тавышларның иң күп санын җыйган ике кандидатура буенча икенче тур тавыш бирү уздырыла.

4. Әгәр икенче тур тавыш  бирүдә ике кандидатның берсе дә сайлану өчен таләп ителә торган тавышлар  санын җыймаса, яңа кандидатлар  чыгарып, Дәүләт Советы Рәисен кабат сайлаулар уздырыла.  Андый чакта элек чыгарылган кандидатларны күрсәтү рөхсәт ителә.

5. Дәүләт Советы Рәисен сайлау турындагы карар өстәмә  тавыш  бирмичә генә Дәүләт Советы карары белән рәсмиләштерелә.

 

7 статья

1. Дәүләт Советы Рәисе депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә биштән бере составындагы депутатлар төркеме тәкъдиме буенча яшерен тавыш бирү юлы белән Дәүләт Советы тарафыннан чакыртып алынырга мөмкин.

2. Дәүләт Советы Рәисен чакыртып алу турындагы мәсьәлә, әгәр бу тәкъдимне кабул итү өчен сайланган депутатлар  саныннан яртысыннан артыграгы тавыш бирсә,  Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә кертелә.

3. Дәүләт Советы Рәисен чакыртып алу турындагы мәсьәләне караганда аңа чыгыш ясау өчен сүз бирелергә тиеш.

4. Дәүләт Советы Рәисен чакыртып алу турындагы карар сайланган депутатлар  саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелек тавышы белән кабул ителә.

 

8 статья

1. Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату Рәис авырган очракта яисә аның  үзенә йөкләнгән вазыйфаларны башкару мөмкинлеген юкка чыгара торган бүтән хәлләргә бәйле рәвештә аның үз үтенече буенча Дәүләт Советы тарафыннан гамәлгә ашырылырга мөмкин.

2. Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карар сайланган депутатлар  саныннан күпчелек тавыш белән  кабул ителә һәм өстәмә тавышка бирмичә генә  Дәүләт Советы  карары белән рәсмиләштерелә.

 

9 статья

1.  Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары  һәм Дәүләт Советы Секретаре депутатлар арасыннан Дәүләт Советы тарафыннан сайлана.

2. Дәүләт Советы Рәисе  урынбасарлары саны Дәүләт Советы Рәисе  тәкъдиме буенча Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә.

3. Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре вазыйфаларына сайлау өчен кандидатураларны, депутат берләшмәләре фикерләрен исәпкә алып, Дәүләт Советына Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим итә.

4. Дәүләт Советы Рәисе урынбасарларын, Дәүләт Советы Секретарен сайлаулар, әгәр Дәүләт Советы тавыш бирүнең бүтән тәртибен билгеләмәсә, кагыйдә буларак, аларның кандидатуралары буенча фикер алышканнан соң ачык тавыш бирү юлы белән уздырыла.

5. Әгәр Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Дәүләт Советы  Секретаре вазыйфасына  кандидат өчен  сайланган депутатлар саныннан  яртысыннан  күбрәге  тавыш бирсә, кандидат сайланган дип санала.

6. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Дәүләт Советы Секретаре вазыйфасына кандидат сайлау өчен таләп ителә торган тавышлар санын җыймаган очракта, Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Советына  башка кандидатура тәкъдим итә,  аның буенча әлеге статьяның  4 һәм 5 өлешләрендә билгеләнгән тәртиптә фикер алышу  һәм тавыш бирү  уздырыла.

7. Дәүләт Советы Рәисе урынбасарларының, Дәүләт Советы Секретареның һәрберсен сайлау турындагы карар өстәмә  тавыш бирмичә генә  Дәүләт Советы  карары  белән  рәсмиләштерелә.

 

10 статья

1. Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре Дәүләт Советы карары буенча  вазыйфаларыннан вакытыннан алда чакыртып алынырга мөмкин. Бу турыдагы карар Дәүләт Советының сайланган депутатлары саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелек тавышы белән кабул ителә.

3. Дәүләт Советы Рәисе урынбасарларын, Дәүләт Советы Секретарен чакыртып алу турындагы мәсьәлә депутатлар тарафыннан куелырга һәм әлеге Регламентның 7 статьясында каралган тәртиптә Дәүләт Советы тарафыннан хәл ителергә мөмкин.

 

11 статья

1. Дәүләт Советы Рәисе:

1) Дәүләт Советына  һәм  аның Президиумына җитәкчелек итә,  аларның утырышларында рәислек итә;

2) Татарстан Республикасы Конституциясе һәм  үзенә әлеге Регламент белән тапшырылган вәкаләтләр  нигезендә Дәүләт Советының    эчке эш тәртибе мәсьәләләрен  алып бара;

3) Дәүләт Советы Президиумы эшен оештыра;

4) Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар  Кабинеты, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары,   дәүләт хакимиятенең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары,  җәмәгать берләшмәләре, башка оешмалар һәм вазыйфаи затлар белән, шулай ук башка дәүләтләрнең  парламентлары  белән үзара мөнәсәбәтләрдә Дәүләт Советы исеменнән эш йөртә;

5)  Дәүләт Советы карарларына имза сала;

6) Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарын Татарстан Республикасы Президентына җибәрә;

7) Дәүләт Советы Аппараты эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итә;

8) Дәүләт Советы Аппаратының штат расписаниесен һәм  Дәүләт Советы Аппаратының структур бүлекчәләре турындагы нигезләмәләрне раслый;

9) Дәүләт Советы Аппаратында граждан хезмәте  вазыйфаларын биләүче граждан хезмәткәрләрен  Дәүләт Советы Аппараты турындагы нигезләмә һәм  Дәүләт Советы Аппаратының структур бүлекчәләре турындагы нигезләмәләр нигезендә вазыйфасына билгеләп куя һәм вазыйфасыннан азат итә;

10) үз компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча күрсәтмәләр чыгара һәм  эшләр куша,  судларда  һәм бүтән органнарда, оешмаларда  Дәүләт Советы мәнфәгатьләрен  чагылдыруга ышанычнамәләр бирә;

11) Татарстан Республикасы Конституциясендә, Татарстан Республикасы законнарында һәм әлеге Регламентта  каралган  бүтән вәкаләтләрне  башкара.

2. Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Советы алдында хисап тота.

 

12 статья

 1. Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары,  Дәүләт Советы Рәисе булмаганда яисә   аның үз вәкаләтләрен  башкару мөмкинлеге булмаганда аны алыштыралар,  Дәүләт Советы Рәисе кушуы буенча  Дәүләт Советы һәм аның Президиумы утырышларын  алып баралар,  Дәүләт Советы комитетлары һәм комиссияләре эшчәнлеген җайга салалар,  әлеге Регламент һәм Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары арасындагы вазыйфаларны Дәүләт Советы Рәисе билгеләгәнчә бүлешү нигезендә  Дәүләт Советы  эшчәнлегенең эчке эш тәртибенең башка мәсьәләләрен хәл итәләр.

2. Дәүләт Советы Рәисе  вәкаләтләрен  вакытыннан алда туктаткан очракта, аның вазыйфаларын яңа Рәис сайлаганчы  Дәүләт Советы карары буенча  Дәүләт Советы Рәисе урынбасарларының берсе башкара.

 

13 статья

1. Дәүләт Советы Секретаре:

1) Дәүләт Советы һәм аның  Президиумы утырышларын әзерләүгә  гомуми җитәкчелек итә;

 2) Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларын бастырып чыгаруны  оештыра;

3) депутат таләпләрен, депутатларның  Дәүләт Советы  сессияләрендә  әйтелгән  тәкъдимнәрен  һәм искәрмәләрен  карауны гомуми тикшереп тора;

4) Дәүләт Советы Аппаратының  оешкан  эшчәнлеген һәм депутатлар белән үзара  хезмәттәшлеген   тәэмин итә;

5) депутатларга Дәүләт Советы Аппараты архивында һәм структур бүлекчәләрендә саклана торган мәгълүматтан файдалануга рөхсәт бирә;

6) әлеге Регламентта һәм  Дәүләт Советының, Дәүләт Советы Президиумының, Дәүләт Советы Рәисенең бүтән актларында каралган башка  вәкаләтләрне башкара.

 

2 бүлек. Дәүләт Советы Президиумы

 

14 статья

1. Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Сове­ты­ эшен оештыруны тәэмин итә. Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Со­ве­ты алдында хисап тота.

2. Дәүләт Советы Президиумы составына Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре һәм Дәүләт Советы тарафыннан сайланучы  депутатлар керә.

3. Дәүләт Советы Президиумын Дәүләт Советы Рәисе җитәкли.

4. Дәүләт Советы Президиумы карарлар кабул итә.

 

15 статья

1. Дәүләт Советы Президиумының санлы составы турындагы карар Дәүләт Советы Рәисе тәкъдиме буенча Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителә.

2. Дәүләт Советы Президиумы әгъзаларын сайлау турындагы карар сайланган депутатлар  саныннан күпчелек тавыш белән һәр кандидатура буенча аерым кабул ителә.

3. Дәүләт Советы Президиумы, составының өчтән икесе  сайланганнан соң, үз вәка­ләтләрен башкарырга керешә.

 

16 статья

1. Дәүләт Советы Президиумы утырышлары ки­рәк булган саен чакырыла һәм Дәүләт Советы Президиумының билгеләнгән сан­лы составының кимендә өчтән икесе катнашканда вәкаләтле була. Дәүләт Советы Президиумы утырышларын – Дәүләт Со­ве­ты Рәисе, ә ул булмаганда яисә аның кушуы буенча Дәүләт Со­веты Рә­исе урынбасарларының берсе чакыра һәм алып ба­ра.

2. Дәүләт Советы Пре­зидиумы карары Дәүләт Со­ве­ты Пре­зи­ди­ум­ының билгеләнгән санлы составының күп­че­лек тавышы белән кабул ителә һәм карар белән рәсмиләштерелә. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

3. Дәүләт Советы Президиумы утырышларында киңәш бирү та­вышы хокукы белән депутатлар, Татарстан Республикасы Пре­­зи­­­денты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле яисә Татарстан Республикасы  Президентының  башка рәсми вәкиле, Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе, Та­тар­стан Республикасы Конституция суды Рәисе, Татарстан Рес­публикасы Юга­­ры суды Рәисе, Татарстан Республикасы Арбитраж су­­ды Рәисе, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Про­ку­роры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе катнашырга хокуклы. (3 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге  1969-IV ДС номерлы, 2014 елның  13 февралендәге 3348 номерлы, 2016 елның 3 ноябрендәге 1452-V ДС номерлы  карарлары редакциясендә)

 

4. Дәүләт Советы Президиумы утырышларында дәүләт хакимияте органнарының, җәмәгать берләшмәләренең, массакүләм мәгълүмат чараларының  вәкилләре һәм Дәүләт Со­веты Аппараты бүлекчәләренең  җитәкчеләре катнаша­лар.

5. Дәүләт Советы Президиумы составына керүче затларга, шулай ук аның утырышларында катнашучы башка затларга утырышта каралуы күз алдында  тотыла торган мәсьәләләр хакында алдан хәбәр ителә һәм кирәкле материаллар  бирелә.

6. Дәүләт Советы Президиумы утырышларының беркетмәләре һәм стенограммалары алып барыла.  Дәүләт Советы Президиумы утырышында каралган мәсьәләләр һәм аның тарафыннан кабул ителгән карарлар  массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла. Дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары Дәүләт Советы Аппаратының Матбугат хезмәте әзерләгән рәсми хәбәрләрне бастырып чыгаралар.

 

161 статья (161 статья Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

1. Кичекмәстән хәл ителергә тиешле аерым очракларда Дәүләт Советы Президиумы карарлары Дәүләт Советы Президиумы әгъзаларын сораштыру юлы белән кабул ителергә мөмкин. Дәүләт Советы Президиумының норматив хокукый характердагы карарлары, шулай ук Дәүләт Советы утырышын чакыру, мәсьәләне Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә кертү турында карарлар сораштыру юлы белән кабул ителә алмый.

            2. Дәүләт Советы Президиумы әгъзаларын сораштыру Дәүләт Советы Аппаратының Оештыру идарәсе тарафыннан сораштыру кәгазенә Дәүләт Советы Президиумы әгъзаларының шәхси имзаларын җыю юлы белән Дәүләт Советы Рәисенең язмача йөкләмәсе буенча башкарыла. Cораштыру кәгазенең бердәй рәвеше Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан раслана.

3. Сораштыру үткәрү һәм сораштыру юлы белән карауга кертелә торган карар проекты турында  Дәүләт Советы Президиумының һәрбер әгъзасына хәбәр ителергә тиеш. Дәүләт Советы Президиумының билгеләнгән санлы составының  кимендә өчтән икесе сораштыруда катнашса, ул үткәрелгән дип санала.

4. Сораштыру юлы белән кабул ителгән һәм Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан имзаланган карар һәм сораштыру кәгазе Дәүләт Советы Президиумының якындагы утырышы беркетмәсенә беркетелә. Шул ук утырышта Дәүләт Советы Президиумы утырышына рәислек итүче сораштыру юлы белән кабул ителгән Дәүләт Советы Президиумы карары, аның нәтиҗәләре хакында Дәүләт Советы Президиумы әгъзаларына мәгълүмат бирә. Мәгълүмат игътибарга алына, бу хакта беркетмәгә языла.

 

17 статья

1. Дәүләт Советы Президиумы:

1) Дәүләт Советы сессияләрен ча­кы­ра һәм аның утырышларын әзерләүне оештыра;

2) комитетларның һәм Дәүләт Советы тарафыннан төзелүче комиссияләрнең эшчәнлеген җайга сала;

3) үз вәка­ләт­лә­рен башкарганда  депутатларга ярдәм күрсәтә һәм аларны кирәкле мәгълүмат белән тәэ­мин итә;

4) Татарстан Республикасы законнары  проектлары һәм республика  дәү­ләт тормышының аеруча мөһим башка мәсьәләләре буенча  халык  фикер алышуларын әзерләүне һәм үткәрүне оештыра;

5) Дәүләт Советы карарларын һәм  Дәүләт Советы Президиумы карарларын бастырып чыгара;

6) Дәүләт Советы эшчәнлеген оештыруның башка мәсьәлә­ләрен хәл итә.

2. Дәүләт Советы  Дәүләт Советы  Президиумы карарын юкка чыгарырга хокуклы.

 

18 статья

Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Со­ве­­ты­ комитетлары эшчәнлеген җайга салу максатларында:

1) комитетларның килешеп, шул исәптән бер­гәләп, эшләүләрен оештыру буенча кирәкле чаралар күрә;

2) Дәүләт Советы утырышларының  көн тәртибен  формалаштыру буенча  комитетларның  тәкъдимнәрен карый;

3) закон про­ект­ла­ры буенча бәяләмәләрнең һәм тәкъдимнәрнең әзерлеге ту­рын­да комитетлар хәбәрләрен тыңлый;

4) Татарстан Республикасы законнары һәм әлеге Регламент нигезендә бүтән вәкаләтләр башкара.

 

19 статья

Дәүләт Советы Президиумы  депутатларга үз вәкаләтләрен башкаруда ярдәм итү максатларында:

1) Дәүләт Советы утырышларында әйтелгән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне дәү­ләт органнарының һәм җәмәгать берләшмәләренең,  вазыйфаи затларның үз вакытында карауларын һәм гамәлгә ашы­ру­ла­рын, депутат таләпләре  буенча кабул ителгән карарларның үтәлешен тикшереп то­ра;

2) дәүләт органнарын һәм җәмәгать берләшмәләрен, пред­приятиеләрне, учреждениеләрне һәм оешмаларны, Татарстан Республикасы за­ко­ннары нигезендә башкарылучы  бүтән гамәлләрне тик­ше­рүне оештыруда ярдәм күрсәтә;

3)  Татарстан Республикасы законнары һәм әлеге Регламент нигезендә бүтән вәкаләтләр башкара.

 

20 статья

Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советында закон проекты эшен җайга сала.

 

21 статья

Дәүләт Советы Президиумы үз компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр әзер­ләү өчен депутатлардан, Дәүләт Со­веты Ап­­паратының, дәүләт органнарының хезмәт­кәр­лә­реннән һәм җә­мәгать бер­­ләшмәләренең, фәнни учреждениеләрнең  вәкил­ләреннән, бел­геч­ләрдән  торган комиссияләр төзи.

 

3 бүлек. Депутат берләшмәләре

 

22  статья

1.  Фракцияләр һәм депутат төркемнәре депутат берләшмәләре була.

2.  Фракцияләр һәм депутат төркемнәре тигез хокукларга ия була, әгәр федераль законнарда башкасы билгеләнмәгән булса. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы  2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

 3. Дәүләт Советында депутат мандатларын бүлүгә кертелгән  кандидатларның республика  исемлеге  составында  сайланган  депутатлар  берләшмәсе  фракция була. Фракциягә, кандидатларның санына бәйсез  рәвештә,  кандидатларның тиешле  республика исемлеге составында  сайланган барлык депутатлар керә.  Фракциягә шулай ук бермандатлы  сайлау округлары буенча  сайланган депутатлар  һәм федераль законнар  нигезендә  үз эшчәнлеген  туктаткан сәяси партия  кандидатларының  республика исемлеге  составында сайланган депутатлар да керергә мөмкин.

4. Кандидатларның республика исемлеге составында тиешле депутатлар   сайланган сәяси партиянең Татарстан Республикасы Сайлау кодексының                  32 статьясындагы 2 һәм 4 өлешләре нигезендә сайлаулар документларында  кулланылган исеме фракциянең тулы исеме була. Фракция үзенең тулы исеменә туры килә торган, фракция турындагы нигезләмәдә билгеләнгән кыска исемгә дә ия булырга хокуклы.

5. Фракцияләргә кермәгән депутатлар Дәүләт Советының кимендә җиде  депутатыннан торган депутат төркемнәрен төзергә хокуклы.

6. Депутат берләшмәләренең эчке эшчәнлеге  алар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә оештырыла.

7. Депутат берләшмәләре үз карарлары турында  Дәүләт Советы Рәисенә хәбәр итәләр.

8.  Депутат берләшмәсе  таләбе буенча сессия секретариаты  Дәүләт Советы утырышының көн тәртибе мәсьәләләре буенча  тиешле депутат берләшмәсе тарафыннан әзерләнгән материалны Дәүләт Советы утырышында депутатларга тарата.

 

23  статья

1. Депутат берләшмәләре, хәбәр ителеп, Дәүләт Советы сессиясе секретариаты тарафыннан теркәлергә тиеш.

2.  Теркәү өчен фракция түбәндәгеләрне тапшыра:

1) фракцияне оештыру җыелышының беркетмәсен, аңа фракция хакындагы нигезләмәне кабул итү турында, исемлек составы турында,  фракция җитәкчесен, фракция җитәкчесе урынбасарын (урынбасарларын)  сайлау турында,  җитәкче органнарны төзү турында (әгәр алар булса), Дәүләт Советы һәм  аның органнары утырышларында, дәүләт органнарында һәм җәмәгать берләшмәләрендә  фракция исеменнән эш йөртергә  вәкаләтле затлар турында карарлар керә;

2)    фракция турындагы нигезләмәне;

3) бермандатлы сайлау округлары буенча сайланган депутатларның  фракциягә керүе хакындагы  язма гаризаларын (әгәр алар булса).

3.  Депутат  төркемен теркәү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:

1) депутат төркемен төзү турында  аның җитәкчесе тарафыннан имзаланган  язма хәбәрнамә;

2)  депутат төркеменең оештыру җыелышының беркетмәсе, аңа  депутат төркемен төзү максатлары турында,  аның рәсми исеме турында,  депутат төркеме  хакындагы нигезләмәне кабул итү турында, исемлек составы, шулай ук депутат төркеменең  җитәкчесе, Дәүләт Советы һәм аның органнары  утырышларында депутат төркеме исеменнән чыгыш ясарга һәм дәүләт органнарында һәм җәмәгать берләшмәләрендә аның исеменнән эш йөртергә вәкаләтле бүтән затлар турында карарлар керә;

3)  депутат төркеме турындагы нигезләмә;

4)  депутатларның  депутат  төркеменә керүләре турындагы  язма гаризалары.

4. Дәүләт Советы утырышында рәислек итүче депутат берләшмәсе төзелү турында депутатларга хәбәр итә. Бер үк вакытта сессия секретариаты, депутатларның  тиешле депутат берләшмәсенә керүләре турындагы язма гаризаларыннан тыш, депутатларга әлеге статьяның 2 һәм 3 өлешләрендә күрсәтелгән материалларны  тарата.

5. Депутат берләшмәсен төзүнең, аның киләчәктәге эшчәнлегенең  максатлары турындагы мәгълүмат өчен сүз тиешле депутат берләшмәсе  таләбе буенча аның вәкиленә бирелә.

6. Әлеге статья нигезендә теркәлмәгән депутатлар берләшмәләре  депутат берләшмәсенең әлеге Регламентта билгеләнгән хокукларыннан файдаланмый.

 

24 статья

1. Депутат бары тик бер депутат берләшмәсендә генә торырга хокуклы.

2. Депутат берләшмәләрен теркәгәндә бер депутат берләшмәсенә дә кермәгән йә депутат берләшмәсеннән чыккан депутат киләчәктә депутат берләшмәсе ризалыгы белән аларның теләсә кайсына керә ала. Депутатның депутат берләшмәсенә керү датасы дип  депутатның язма гаризасын һәм тиешле депутат берләшмәсенең депутатның депутат берләшмәсенә керү турындагы карарын Дәүләт Советы  сессиясе секретариатында теркәгән көннән соң килүче көн санала.

3. Үз эшчәнлеген туктаткан сәяси партия кандидатларының республика исемлеге составында сайланган, Дәүләт Советында  фракциясе булган сәяси партиягә кергән депутат фракциянең Дәүләт Советы  секретариатына бирелә торган  язма хәбәрнамәсе нигезендә әлеге фракциягә керә. Депутатның фракциягә керү датасы дип  фракция  хәбәрнамәсе Дәүләт Советы  сессиясе секретариатында теркәлгән дата санала.

4. Депутат төркемендә торучы депутат  депутатны шушы  депутат төркеменнән  чыгару турында депутат төркеме хакындагы нигезләмәгә таянып кабул ителгән депутат төркеме карары нигезендә аның составыннан чыгарылырга  мөмкин, йә әлеге депутат үзе, Дәүләт Советы  секретариатына түбәндәгеләр хакында гариза биреп, депутат төркеме составыннан чыгарга хокуклы:

1) депутат төркеменнән чыгуы турында;

2) депутатның депутат берләшмәсе составына керүе турында тиешле депутат берләшмәсе ризалыгы булганда, депутатның теркәлгән бүтән депутат берләшмәсе составына күчүе турында;

3) яңа  төзелгән депутат төркеменә керүе турында.

Депутатның депутат төркеменнән чыгу датасы дип депутатның  гаризасын һәм (яисә) депутат төркеменең тиешле карарын Дәүләт Советы сессиясе секретариатында теркәгән дата санала.

5. Кандидатларның республика исемлеге составында сайланган депутат, шулай ук үз эшчәнлеген туктаткан сәяси партия кандидатлары исемлеге составында сайланган, Дәүләт Советында  фракциясе булган сәяси партиягә кергән, фракция  составыннан чыгуы турында карар кабул иткән  депутат тиешле язма гаризасын Дәүләт Советы  секретариатына  тапшыра. Депутатның  фракция составыннан чыгу датасы дип  депутатның фракция составыннан чыгуы турындагы гаризасы Дәүләт Советы сессиясе секретариатында теркәлгән көн санала.

6. Депутат фракция составыннан әлеге статьяның 5  өлеше нигезендә чыккан очракта, шулай ук депутат "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында" Татарстан Республикасы Законының 71 статьясындагы 2  өлешенең бүтән таләпләрен үтәмәгән очракта, Дәүләт Советы  әлеге  депутатның вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итә. Депутатның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында Дәүләт Советы  карары проекты Дәүләт Советы депутаты статусы мәсьәләләре үз карамагына кертелгән Дәүләт Советы  комитеты тарафыннан Дәүләт Советы каравына  кертелә.

7. Сәяси партияне бетерүгә яисә аны үзгәртеп коруга бәйле рәвештә сәяси партия эшчәнлеге туктатылган очракта,  аның Дәүләт Советындагы  фракциясе эшчәнлеге, шулай ук депутатларның шушы  фракциядәге әгъзалыгы  юридик затларның бердәм дәүләт реестрына тиешле язма кертелгән көннән туктатыла.

8. Тиешле депутат төркеме  әгъзасы булган депутатның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, депутат төркеме әгъзалары арасыннан депутат чыгарылу яисә китү нәтиҗәсендә депутат төркеме әгъзалары саны җидедән дә кимегән очракта, сессия секретариаты шушы фактны билгеләгән көннән бер ай эчендә тиешле депутат төркеме эшчәнлеге туктатылган дип санала.

9. Рәислек итүче депутат берләшмәсе эшчәнлеген туктату турында әлеге статьяның 7 һәм   8 өлешләре нигезендә Дәүләт Советының якындагы  утырышында депутатларга хәбәр итә. 

 

4 бүлек. Дәүләт Советы комитетлары. Дәүләт Советы комиссияләре

 

25 статья

1. Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Конституциясе ни­ге­зендә закон проекты эшен алып бару, Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карау һәм әзерләү өчен Дәүләт Советы депутатлары арасыннан комитетлар төзи һәм сайлый.

2. Дәүләт Советы комитетларын төзү, аларның эшчәнлеген оештыру тәртибе һәм аларның компетенциясе Татарстан Республикасы Конституциясе, "Татарстан Республикасы   Дәүләт Советы  комитетлары турында" Татарстан Республикасы Законы нигезендә билгеләнә. 

3. Комитетлар Дәүләт Советының эш планнары, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарлары нигезендә үз эшләренең агымдагы һәм квартал планнарын мөстәкыйль билгелиләр.(3 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге  1969-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

 

26 статья

1. Комитет составына комитет рәисе, рәис урынбасары һәм комитет әгъзалары керә.

2. Комитетларның санлы составы, депутатлар тәкъдимнәрен исәпкә алып, комитетларның санлы составы җиде депутаттан ким һәм унбиш депутаттан артык була алмау шарты белән, Дәүләт Советының сайлаулардан соңгы беренче утырышында билгеләнә.

3. Комитет составы сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән Дәүләт Советы  тарафыннан раслана. Тавыш бирү тулаем комитет  составы буенча уздырыла. Комитет составын раслау турындагы карар, өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советы карары белән рәсмиләштерелә. Комитет составындагы үзгәрешләр Дәүләт Советы  карары белән башкарыла.

4. Комитетларның рәисләре Дәүләт Советы тарафыннан сайлана. Комитет рәисе постына дәгъвалаучыларның кандидатуралары  комитет утырышында каралырга тиеш.

5. Комитет үз комитеты әгъзалары арасыннан комитет рәисе урынбасарын сайлый, аның кандидатурасын фикер алышу өчен комитет рәисе кертә.

6.  Депутат бары тик бер генә комитетның әгъзасы була ала.

 

27 статья

Комитет әгъзалары итеп Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре сайлана алмый.

 

28 статья

1. Комитетлар утырышлары кирәк саен, әмма кимендә ике айга бер мәртәбә чакырыла. Комитет утырышының, аны уздыру көнен, вакытын, урынын күрсәтеп, көн тәртибе проекты һәм утырышның көн тәртибе мәсьәләләре буенча материаллар Дәүләт Советы Аппаратының җаваплы хезмәткәре тарафыннан Дәүләт Советының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырыла. (2015 елның 20 февралендәге 412-V ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Дәүләт Советы комитеты утырышында комитет составының кимендә өчтән икесе катнашса, утырыш тулы хокуклы була.

3. Комитет карары комитет әгъзаларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

 

29 статья

1. Комитетлар уртак утырышлар уздыра ала.

2. Ике һәм аннан да күбрәк комитетның уртак  утырышын уздыру турындагы карар тиешле комитетлар әгъзалары тарафыннан кабул ителергә мөмкин.

3. Әгәр комитетларның уртак утырышында  һәр комитет әгъзаларының яртысыннан артыграгы  катнашса, комитетларның уртак утырышы тулы хокуклы була.

4. Комитетларның уртак утырышларын тиешле комитетлар рәисләре чиратлап алып бара.

5. Уртак утырышлардагы карарлар тиешле комитетлар әгъзаларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә һәм һәр комитет тарафыннан аерым рәсмиләштерелә. (5 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

 

30 статья

Комитет утырышында аның составына кермәүче депутатлар да киңәш бирү тавышы хокукы белән  катнаша ала.

 

31 статья

1. Аерым  мәсьәләләрне әзерләү өчен комитет депутатлар, Дәүләт Советы  Аппараты бүлекчәләре белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары, Татарстан Республикасы дәүләт комитетлары, бүтән дәүләт органнары һәм  җәмәгать берләшмәләре, фәнни учреждениеләр вәкилләре, башка белгечләр арасыннан эшче төркемнәр төзи ала.

2. Эшче төркем төзү турындагы карар комитет карары белән рәсмиләштерелә.

 

32 статья

1. Комитетлар эшчәнлеге Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан җайга салына.

2.  Бер үк мәсьәлә  буенча комитетларның позицияләре туры килмәгән очракта, алар  каршылыкларны бетерү чаралары күрәләр. Әгәр комитетлар уртак фикергә килмәсәләр, алар үз фикерләрен Дәүләт Советы Президиумына җиткерәләр. Комитет шушы мәсьәлә буенча үз фикерен Дәүләт Советына мөстәкыйль  рәвештә җиткерергә хокуклы.

3. Берничә комитет компетенциясенә керә торган мәсьәләләр уртак әзерләнергә һәм  каралырга мөмкин.

 

33 статья

1. Депутат үзе әгъза булган Дәүләт Советы комитетлары утырышларында катнашырга тиеш.

2. Депутат Дәүләт Советы комитеты утырышларында катнаша алмавы турында Дәүләт Советы комитеты рәисенә йә аны алмаштыручы затка алдан хәбәр итә.

3. Комитет аның эшеннән даими рәвештә  читләшүче депутатларның җаваплылыгы,  хәтта аларны комитет составыннан чыгару   турындагы мәсьәләне, шулай ук, комитет рәисе үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән очракта, аны яңадан сайлау турындагы мәсьәләне Дәүләт Советы  алдында куярга хокуклы.

 

331 статья (331 статья Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

1. Комитетлар Дәүләт Советына хисап тоталар.

2. Комитетлар ел саен календарь елы ахырында Дәүләт Советына үз эшләре турында язма хисап бирәләр. Дәүләт Советы комитетның агымдагы эшчәнлеге турында хисап соратып алырга хокуклы.

3. Дәүләт Советы карары буенча комитетның хисабы Дәүләт Советы утырышында тыңланырга мөмкин. Комитет хисабын карау йомгаклары буенча тиешле беркетмәчел йөкләмәләр бирелергә мөмкин. Комитет хисабын карау йомгаклары буенча, кагыйдә буларак,  Дәүләт Советы  карары кабул ителми.

 

34 статья

1.  Дәүләт Советы үз эшчәнлегенең аерым юнәлешләре буенча Дәүләт Советы органнары булган һәм  аңа  хисаплы  комиссияләр төзергә мөмкин.

2.  Комиссияләр даими яисә  вакытлы булырга мөмкин.

3. Даими комиссияләр Дәүләт Советы  карары белән раслана торган нигезләмә нигезендә эшлиләр һәм  шушы чакырылыш Дәүләт Советы  вәкаләтләре срогына төзеләләр. 

4. Вакытлы комиссияләр  әлеге чакырылыш Дәүләт Советы  вәкаләтләре срогыннан артмый торган билгеле бер срокка төзеләләр.

 

 

35 статья

1. Дәүләт Советы үзенең вәкаләтләр чорына депутатлар арасыннан Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тапшыра торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору комиссиясен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссияне, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясен булдыра. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү комиссиясе депутатлар тарафыннан депутат этикасын бозулар,  билгеләнгән депутат вазыйфаларын алар тарафыннан үтәмәү турындагы мәсьәләләрне карый.

3. Татарстан Республикасы  законнары текстларының татар һәм  рус телләрендәге тәңгәллеген билгеләү комиссиясе Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителә торган закон проектлары һәм Татарстан Республикасы законнары текстларының татар һәм рус телләрендәге тәңгәллеген билгели.

31. Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тапшыра торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору комиссиясе керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тапшыра торган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын, депутатларның федераль законнарда, Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны үтәвен тикшереп тора. (31 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының     2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

4. Комиссияләрнең вәкаләтләре һәм эшчәнлек тәртибе әлеге Регламент һәм  Дәүләт Советы  карарлары белән   раслана торган тиешле  нигезләмәләр белән билгеләнә.

 

36 статья

1. Вакытлы комиссияләрнең санлы һәм шәхси составы, бурычлары, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре аларны төзегәндә Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Дәүләт Советының вакытлы комиссиясе Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарыннан, Татарстан Республикасының бүтән дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, җәмәгать берләшмәләреннән һәм оешмаларыннан кирәкле документлар һәм материаллар соратып алырга,  экспертлар чакыртырга, теләсә кайсы затлардан сораштыру уздырырга хокуклы, шулай ук Дәүләт Советы тарафыннан тапшырылган бүтән вәкаләтләргә ия була.

2. Вакытлы комиссия үз эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советына үзе караган  мәсьәләләрнең асылы буенча доклад тапшыра.  Аерым  фикере булган вакытлы комиссия әгъзасы яисә вакытлы комиссия әгъзаларының төркеме шушы фикерне Дәүләт Советы  утырышында  игълан итәргә хокуклы. Вакытлы комиссия доклады буенча Дәүләт Советы карар кабул итә.

3. Вакытлы комиссия  үз эшчәнлеген үзенә йөкләнгән бурычларны үтәгәннән соң яисә Дәүләт Советы карары буенча вакытыннан алда туктата.

4. Вакытлы комиссияне төзү һәм аның эшчәнлеген туктату турында Дәүләт Советы тарафыннан карар кабул ителә.

 

5 бүлек.  Дәүләт Советы  эшчәнлеген тәэмин итү

 

37 статья

1. Дәүләт Советы, депутатлар, Дәүләт Советы  Президиумы, депутат берләшмәләре, комитетлар, Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре эшчәнлеген хокукый, оештыру ягыннан, документлар, мәгълүмат белән тәэмин итү ягыннан, матди-техник, социаль-көнкүреш ягыннан  Дәүләт Советы Аппараты гамәлгә ашыра.

2. Дәүләт Советы Аппараты эшчәнлеге, аның хезмәткәрләренең хокуклары, бурычлары һәм  җаваплылыгы гамәлдәге законнар һәм  Дәүләт Советы Аппараты турындагы нигезләмә белән  билгеләнә.

3. Дәүләт Советы Аппараты турындагы нигезләмә, аны тоту чыгымнары сметасы, структурасы Дәүләт Советы  Президиумы тарафыннан раслана, штат расписаниесе Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан раслана.

4. Дәүләт Советында депутатлар,  Дәүләт Советы Аппаратында граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче граждан хезмәткәрләре эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү, шул исәптән әлеге затларга хезмәт  автотранспортын бирү, үз вәкаләтләрен  башкару өчен алар тарафыннан элемтә чараларын куллану тәртибен,  депутатларны,  Дәүләт Советы  Аппаратында граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче граждан хезмәткәрләрен һәм  Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләрен командировкага җибәрү тәртибен, шулай ук  Дәүләт Советына кереп  йөрү режимын билгели торган хокукый  актлар  Дәүләт Советы  Секретаре  тәкъдиме буенча Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан раслана.

 

III КИСӘК

ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫНЫҢ ЭШ ТӘРТИБЕ

 

6 бүлек. Дәүләт Советының эшен башлау. Дәүләт Советы утырышларын   

              уздыру тәртибе

 

38 статья

1. Дәүләт Советы эшенең төп рәвеше – сессияләр, аларда Дәүләт Советы карамагына кертелгән мәсьәләләр хәл ителә.

2. Дәүләт Советы үз эшчәнлеген язгы чорда (кагыйдә буларак, гыйнвардан алып июнь беткәнче) һәм  көзге чорда (кагыйдә буларак, сентябрьдән алып декабрь беткәнче) башкара.

3. Дәүләт Советы сессияләре вакытында  Дәүләт Советы, аның Президиумы, комитетлар, комиссияләр һәм эшче төркемнәр утырышлары уздырыла, депутат берләшмәләрендә эш алып барыла, парламент тыңлаулары уздырыла.

4.  Сессияләр арасындагы чор парламент каникуллары була.

5. Дәүләт Советы утырышларының, чираттан тыш һәм тантаналы утырышлардан тыш, тәртип номеры була (чакырылыш кысаларында),  ул  Дәүләт Советы утырышының көн тәртибен раслау турындагы Дәүләт Советы карарларында, Дәүләт Советы  утырышларын чакыру турында һәм  аларны әзерләүнең бүтән мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы  Президиумы карарларында, утырышларның беркетмәләрендә һәм стенографик хисапларда күрсәтелә.

 

39 статья

1. Яңа чакырылыш Дәүләт Советы беренче утырышка, депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә өчтән ике­се сайланганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча, элеккеге чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан ча­кы­ры­ла. Татарстан Республикасы  Президенты  шушы срок эчендә Дәүләт Советының беренче утырышын үз инициативасы буенча  чакыра ала.

2. Дәүләт Советының сайлаулардан соңгы беренче утыры­шын Дәүләт Советы Рәисе сайланганчы Дәүләт Советының иң өлкән депутаты ача һәм алып бара.

3. Яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы каравына кертелүче мәсьәләләр буенча алдан фикер алы­шу өчен элеккеге чакырылыш Дәүләт Со­ве­ты Президиумы депутатлар вә­килләренең ки­ңәш­мәсен чакыра, әлеге киңәшмә оештыру ко­ми­тетын төзи.

4. Депутатлар вәкил­лә­ре­нең ки­ңәш­мә­сен оештыру һәм аның эш­чән­леге тәртибе Дә­үләт Со­ве­ты рас­лый торган нигезләмә белән билгеләнә.

 

40 статья

Яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышында  Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Дәүләт Советы  Секретаре, Дәүләт Советы Президиумы Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм  әлеге Регламентта  каралган тәртиптә сайлана.

 

41 статья

1. Дәүләт Советында даими профессиональ нигездә эшләү өчен депутатлар, даими профессиональ нигездә үз вазыйфалары буенча эшләүче депутатлардан тыш, шушы депутатларның язма  гаризалары нигезендә Дәүләт Советы  тарафыннан  сайлана.

2. Даими профессиональ нигездә эшләргә теләүче депутатлар саны Дәүләт Советында даими профессиональ нигездә эшләү өчен  вакантлы депутат мандатлары саныннан артыграк булса, әлеге депутатлар  гариза биргән депутатлар арасыннан  әлеге Регламентның 78 статьясында каралган тәртиптә рейтинглы тавыш бирү юлы белән  Дәүләт Советы  тарафыннан сайлана.

3. Профессиональ даими нигездә эшләргә теләүче депутатлар саны Дәүләт Советында даими профессиональ нигездә эшләү өчен вакантлы депутат мандатлары саныннан кимрәк булса,  әлеге вакантлы депутат мандатлары әлеге статьяның 1 һәм 2 өлешләрендә билгеләнгән тәртиптә депутатларның тиешле язма гаризалары керү чиратына карап биләнә.

 

42 статья

1. Дәүләт Советы утырышлары кирәк саен, әмма кимендә ике айга бер мәртәбә чакырыла. Утырышлар, кагыйдә буларак, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә уздырыла.

2. Дәүләт   Советы   утырышлары   түбәндәгечә    уздырыла:     иртәнгесе       10 сәгатьтән  алып 13 сәгать 30 минутка кадәр, кичкесе – 14 сәгать 30 минуттан алып 18 сәгатькә кадәр, сәгать ярым саен 30 минутлык тәнәфес ясала. Дәүләт Советы утырышлар уздыруның бүтән вакыты турында карар кабул итә ала.

3. Дәүләт Советы утырышында депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесе катнашса, Дәүләт Советы утырышы тулы вәкаләткә ия була.

4. Дәүләт Советы утырышлары Россия Федерациясе Дәүләт флагы, Татарстан Республикасы Дәүләт флагы һәм Россия Федерациясе Дәүләт гербы, Татарстан Республикасы Дәүләт гербы сурәтләре урнаштырылган, махсус җиһазландырылган залларда уздырыла. Дәүләт Советы утырышлары Татарстан Республикасы Дәүләт гимнын башкарып ачыла һәм ябыла. Дәүләт Советы утырышларын уздырганда аларның аудио- һәм видеоязмалары ясала. 

 

43 статья

1. Дәүләт Советының чираттан тыш утырышлары Дәүләт Советы  Рәисе, депутат берләшмәсе инициативасы буенча, шулай ук законнарда билгеләнгән бүтән очракларда Дәүләт Советы  Президиумы тарафыннан чакырыла.

2. Чираттан тыш утырыш чакыру кирәклеген нигезләгән тәкъдим язма рәвештә Дәүләт Советы  Президиумына кертелә, аңа Дәүләт Советының чираттан тыш утырышында карауга тәкъдим ителгән барлык документлар, шул исәптән Дәүләт Советының тиешле карарлары проектлары кушып бирелә.

3. Дәүләт Советы Президиумы кертелгән тәкъдимне аны алганнан соң җиде көн эчендә карый һәм кирәк очракта Дәүләт Советының чираттан тыш утырышын чакыра.

4. Дәүләт Советының чираттан тыш утырышын уздыру вакыты һәм урыны турындагы, шулай ук аның каравына чыгарыла торган мәсьәләләр турындагы мәгълүмат кичекмәстән депутатларга җиткерелә.

 

44 статья

1. Сессия уздыру вакытына ачык тавыш бирү юлы белән  Дәүләт Советы сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән депутатлар арасыннан сессиянең түбәндәге эшче  органнарын сайлый:

1) Дәүләт Советы сессиясе секретариатын – секретариат җитәкчесе һәм әгъзалары составында;

2) Дәүләт Советының регламент төркемен – төркем җитәкчесе һәм әгъзалары составында;

3) электрон системаны  кулланып тавыш бирүне тикшереп тору комиссиясен –  комиссия җитәкчесе һәм әгъзалары составында;

4) редакция комиссиясен – комиссия җитәкчесе һәм әгъзалары составында.

2. Сессиянең эшче органнарының шәхси составы, Дәүләт Советы комитетлары рәисләренең, депутат берләшмәләре җитәкчеләренең фикерләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан Дәүләт Советы карары проекты рәвешендә кертелә.

3. Сессиянең эшче органнарын сайлауны Дәүләт Советы тарафыннан  хәл итү  карарлар рәвешендә кабул ителә һәм рәсмиләштерелә.

 

45 статья

1.  Дәүләт Советы сессиясе секретариаты чыгышлар өчен язылуны алып бара, депутат таләпләрен  һәм мөрәҗәгатьләрен терки һәм аларны карауны оештыра, депутатлардан, шулай ук гражданнардан кергән сорауларны, белешмәләрне, хәбәрләрне, белдерүләрне, тәкъдимнәрне һәм башка материалларны соңыннан ияләренә җибәрү шарты белән терки; Дәүләт Советы утырышы барышында Дәүләт Советы депутатлары тапшырган язмача мәгълүматны Дәүләт Советы Секретаре белән килештереп, күбәйтергә һәм таратырга йөкләмә бирә; кергән материаллар турында рәислек итүчегә һәм депутатларга мәгълүмат бирә; Дәүләт Советы утырышларында депутатларның эшчәнлеген тәэмин итү буенча бүтән функцияләр башкара. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Сессия секретариаты составында эшче төркемнәр төзелергә мөмкин.

 

 

46 статья

1. Дәүләт Советы утырышлары ачык, хә­бәр­­дар рәвештә уздырыла һәм массакүләм мәгълүмат ча­ра­ла­ры тарафыннан яктыртыла. Ачык утырышлар Дәүләт Советы, Дәүләт Советы Президиумы ка­­рары буенча телевидение һәм радио аша трансляцияләнергә мөм­­кин. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Дәүләт Советының утырышлары хакындагы мәгъ­лү­мати белешмәләр Дәү­ләт Советының басма органнарында бастырып чыгарыла, шулай ук башка мас­сакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан гомуми танышу өчен тап­шырыла.

3. Дәүләт Советының ачык утырышлары турындагы хисаплар Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә торган тәртиптә Дәүләт Советының басма органнарында бастырып чыгарыла. Стенографик хисап­лар аерым басмалар рәвешендә чыгарыла.

4. Дәүләт Советы утырышларында чакырылган затлар – закон чыгару  инициативасы хокукына ия  субъектлар яисә аларның вәкилләре, Дәүләт Советы утырышын оештыруны тәэмин итүче Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре, бүтән дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының, оешмаларның, җәмәгать берләшмәләренең вәкилләре, гражданнар кат­нашырга мөмкин. Дәүләт Советы утырышына чакырылган затларның санлы составы турындагы мәсьәлә Дәүләт Советы  Президиумы тарафыннан хәл ителә, шул исәптән Дәүләт Советы комитетлары, депутат берләшмәләре, депутатлар тәкъдиме буенча да. Дәүләт Советы утырышында катнашырга теләүче гражданнар Дәүләт Советы Рәисе исеменә язма гариза җибәрә. Гражданнарны Дәүләт Советы утырышына чакыру турындагы карар гражданнарның Дәүләт Советы утырышларында катнашуларының Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан раслана торган регламенты нигезендә кабул ителә.

5. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Дәүләт Советында Дәүләт Советы каршындагы журналистларны аккредитацияләү тәртибе турындагы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан раслана торган  нигезләмә нигезендә аккредитацияләнү шарты белән, Дәүләт Советының ачык утырышларында катнаша алалар.

6. Дәүләт Советы карары буенча аның утырышына дәүләт органнары, җәмәгать берләшмәләре, фәнни учреждениеләр вәкилләре, экспертлар һәм башка белгечләр Дәүләт Советы тарафыннан карала торган закон проектлары һәм бүтән мәсьәләләр буенча кирәкле белешмәләр һәм бәяләмәләр бирү өчен башка белгечләр  чакырылырга мөмкин.

7. Дәүләт Советы утырышына чакырылган затлар өчен утырышлар залында махсус урыннар бирелә. Дәүләт Советы утырышына чакырылган затлар өчен, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Дәүләт Советының бүтән бүлмәләрендә урыннар бирелергә мөмкин, аларда утырышлар залыннан турыдан-туры трансляция гамәлгә ашырыла.

8. Чакырылган затлар Дәүләт Советы эшенә катышырга хокуклы түгел, хуплауларын яисә хупламауларын белдерүләрдән ты­елырга, тәртип сакларга һәм рәислек итүче күр­сәт­мә­ләренә буйсынырга тиеш. Дәүләт Советы эш тәртибен бозган  гражданнар киләчәктә Дәүләт Советы утырышына чакырылмый.

 

461 статья (461 статья Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 31 мартындагы 1541-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

1. Дәүләт Советында вәкилләре булмаган сәяси партияләр Дәүләт Советы Президиумы карары буенча кимендә елга бер мәртәбә Дәүләт Советы утырышында катнашырга хокуклы. Дәүләт Советында вәкиле булмаган һәр сәяси партиядән Дәүләт Советы утырышында бер вәкил катнашырга мөмкин.

2. Дәүләт Советында вәкилләре булмаган сәяси партияләр җитәкчеләренә тиешле чакыруны  Дәүләт Советы  Рәисе Дәүләт Советының күрсәтелгән утырышы үткәрелә торган көнгә кадәр биш көннән дә соңга калмыйча җибәрә.

3. Дәүләт Советында вәкилләре булмаган сәяси партияләргә мондый утырышны үткәрү турында хәбәр итү ул үткәрелә торган  көнгә кадәр биш көннән дә соңга калмыйча массакүләм мәгълүмат чаралары аша да гамәлгә ашырыла.

4. Дәүләт Советында вәкилләре булмаган сәяси партияләрнең вәкилләре катнашында карала  торган мәсьәләләр, аларны карау тәртибе, шулай ук Дәүләт Советында вәкилләре булмаган сәяси партияләр вәкилләренең Дәүләт Советы утырышында  катнашу тәртибе әлеге Регламент нигезендә Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан билгеләнә.

5. Дәүләт Советында вәкиле булмаган сәяси партиянең Дәүләт Советы утырышында  катнашуы турында, шулай ук шушы сәяси партиянең Дәүләт Советының тиешле утырышында  аның исеменнән чыгыш ясарга вәкаләтле вәкиле турында  карар Дәүләт Советының  тиешле утырышына кадәр ике көннән дә соңга калмыйча Дәүләт Советына тапшырылырга тиеш.

 

47 статья

1.  Дәүләт Советы ябык утырыш уздыру турын­да карар кабул итәргә мөмкин.

2. Дәүләт Советының ябык утырышлары эчтәлеге хакындагы белешмәләр  игълан ителми һәм депутатлар тарафыннан бары тик Дәүләт Советындагы эшчәнлекләре өчен генә файдаланылырга мөмкин.

 

48 статья

1. Татаpстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле, Татаp­с­­тан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Рес­пуб­ли­касы Ми­­­­­­нистрлар Кабинеты әгъзалары, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе, Мил­ли банк рәисе, Татаpстан Республикасы Кон­с­ти­туция суды судь­я­­­лары, Татаpстан Рес­­публикасы Югары суды Рәисе, Татаpстан Рес­­публикасы Арбитраж суды Рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Респуб­­­ликасы Прокуроры, Татаpстан Республикасы Үзәк сай­лау комиссиясе Рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Советы тарафыннан вәкаләт тапшырылган Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары рәисләре, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Дәүләт Сове­­­­­тының барлык ачык һәм ябык утырышларында катна­шырга хокуклы. Башка зат­лар ябык утырышларда рәислек итүче чакыруы буенча гына кат­нашырга мөмкин. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карарлары редакциясендә)

2. Татаpстан Республикасы Президенты өчен Дәүләт Советының утырышлар залында махсус урын бирелә. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советындагы вәкиле, Татаpстан Республикасы Министрлар Ка­бинеты составына керүче затлар, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе, Татаpстан Респуб­ли­касы Конституция суды судьялары, Татаpстан Республика­сы Югары суды Рәисе, Татаpстан Республикасы Ар­би­т­раж суды Рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татаpстан Республикасы Прокуроры, Та­тарстан Рес­пуб­ли­касы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Советы тарафыннан вәкаләт тапшырылган рәсми затлар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары рәисләре, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе, Татарстан Республикасы   Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының вәкаләтле вәкилләре һәм башка чакырылган затлар өчен дә урыннар бире­лә. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы, 2014 елның  13 февралендәге 3348 номерлы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карарлары редакциясендә)

 

49 статья

1. Дәүләт Советының чираттагы утырышы көн тәртибе проекты һәм эш тәртибе турындагы тәкъдимнәр, депутат берләшмәләренең, Дәүләт Советы комитетларының фикерләрен, депутатларның тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен, Дәүләт Советының эш планнарын һәм карарларын исәпкә алып, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан әзерләнә.

2. Дәүләт Советы Президиумы, Дәүләт Советының чираттагы утырышына  кадәр биш көннән дә соңга калмыйча, чираттагы утырышны чакыру турында, аны уздыру вакыты һәм урыны турында һәм Дәүләт Советы каравына кертелүче мәсьәләләр турында карар кабул итә һәм кабул ителгән карарларны массакүләм мәгълүмат чараларына җибәрә. Шул ук срокта Дәүләт Советы Аппараты  Дәүләт Советының чираттан тыш утырышы чакырылу турында, утырышны уздыру урынын һәм вакытын күрсәтеп, аларга кәгазь саклагычта һәм (яисә) электрон рәвештә законнарның, карарларның проектларын һәм башка документларны җибәрә, шулай ук  Дәүләт Советы Президиумы кабул иткән карарларны Дәүләт Советының рәсми сайтында урнаштыра.

 

50 статья

1. Дәүләт Советы сессиясе утырышының көн тәртибе утырыш башланганда карала һәм раслана.

2. Депу­тат­лар утырышның көн тәртибенә һәм эш тәр­­ти­бенә карата тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен сес­си­я­ сек­­ре­­та­ри­ат­­ына язма рәвештә тап­шыралар яисә чы­гы­ш­ла­рын­да бәян итәләр. Яз­­ма рәвештә кертелгән тәкъдимнәр, керү чиратына карап,  уты­рышта рә­ислек итүче тарафыннан игъ­лан ите­лә.

3. Һәр тәкъдим буенча карарлар тавыш бирүдә катнашкан депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

4. Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә, заявкалар кергән булса, депутат таләпләрен игълан итү, депутатларның һәм башка затларның белдерүләр, мөрәҗәгатьләр, белешмәләр, мәгълүмат хәбәрләре һәм депутатларга җиткерү өчен игъланнар белән  чыгышлары өчен "Төрлесеннән"  мәсьәләсе кертелә.

5. "Төрлесеннән"  мәсьәләсе кысаларында фикер алышулар ачылмый һәм, депутат мөрәҗәгате депутат таләбе  дип танылган очрактан тыш, Дәүләт Советы тарафыннан карарлар кабул ителми.

6. Дәүләт Советы утырышы көн тәртибен кабул итү турындагы карар сайланган депутатлар саныннан тулаем күпчелек тавыш белән кабул ителә.

 

51 статья

1. Дәүләт Советы утырышында рәислек итүче:

1) утырышны ике дәүләт телендә ача һәм яба; доклад­лар, өс­­тәмә докладлар һәм чыгышлар өчен сүз бирә; Татаpстан Республикасы за­кон­на­ры­ның һәм Дәүләт Со­ве­ты карарларының про­ектларын, уты­­рышта каралучы мәсьәләләр буенча депутатлар тәкъдимнәрен тавышка куя һәм тавыш бирү нә­ти­җә­ләрен хәбәр итә; сессия секретари­атына кер­гән таләпләрне, сорауларны, белдерүләрне, мөрәҗәгатьләрне, белешмәләрне, мәгълүмат хәбәрләрен,  депутатларга җиткерү өчен белдерүләрне  һәм  тәкъ­димнәрне игълан итә; уты­­рышлар за­лында тәр­тип тәэмин итә; утырыш беркетмәсен имзалый;

2) каралучы мәсьәләләр буенча якларның хезмәт­тәшлегенә, карашлары якынаюга ярдәм итә;

 3) фикер алышулар барышында фикер алышынучы мәсьәлә буенча, кирәк очракта тиешле аңлатмалар биреп, фикерләр төрлелеген ачыклауны тәэмин итә; фикер каршылыкларын бетерү һәм утырыш барышында килеп чыккан башка мәсьәләләрне хәл итү максатларында депутат берләшмәләре арасында консультацияләр уздыруны оештыра.

2. Рәислек итүче Дәүләт Советы утырышында түбәндәгеләргә хокуклы:

1) әлеге Регламент  нигезләмәләрен  бозган очракта,  депутатны кисәтергә,  кабат бозганда аны  чыгыш ясаудан  мәхрүм итәргә;

2)  утырышны алып бару тәртибе буенча чыгыш ясаучы депутатны, ул чыгыш ясау  темасыннан читкә киткән очракта, кисәтергә, ә  бу тәртипне кабат бозганда, аны чыгыш ясаудан  мәхрүм итәргә. Утырышны алып бару тәртибе дигәндә рәислек итүченең  әлеге Регламентны  үтәве аңлашыла. Утырышны алып бару тәртибе буенча чыгыш ясаучы депутат  рәислек итүченең Регламентны бозуы нәрсәдә чагылуны  күрсәтергә тиеш;

3)  утырыш барышында Россия Федерациясе Конституциясенең, Татарстан Республикасы Конституциясенең, федераль законнарның, Татарстан Республикасы законнарының, әлеге Регламентның бозылган  нигезләмәләрен  күрсәтергә, шулай ук  чыгышларда җибәрелгән факттагы хаталарны төзәтергә;

4) Дәүләт Советы эшенә комачаулаучы чакырылган һәм башка затларны  утырышлар залыннан чыгарып җибәрергә.

 

52 статья

1. Докладларның, өстәмә докладларның һәм йомгаклау сүзенең озынлыгы, докладчылар һәм өстәмә докладчылар белән килешенеп, Дәүләт Советы утырышында рәислек итүче тарафыннан билгеләнә, әмма ул вакыт доклад өчен – 15 минуттан, өстәмә доклад өчен – 10 минуттан һәм йомгаклау сүзе өчен 10 минуттан да артмаска тиеш.

2. Фикер алышуларда чыгыш ясаучыларга – 10 минутка кадәр, фикер алышуларда кабат чыгыш ясаучыларга – биш минутка ка­дәр, депутатларның процедура мәсьәләләре буенча чыгышлары һәм үзләре закон проектларына яисә Дәүләт Советының бүтән карарлары проектларына керткән төзәтмәләрне кабул итүне яисә кире кагуны нигезләгән чыгышлары өчен, кандидатуралар буенча чыгышлар өчен, со­­­рау­ларга җаваплар, белдерүләр, мөрәҗәгатьләр, белешмәләр, мәгълүмат хәбәрләре һәм депутатларга җиткерү өчен игъланнар, Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә үзгәрешләр кертү өчен – өч минутка кадәр, Дәүләт Советы утырышын алып бару тәртибе буенча сораулар, чыгышлар өчен бер минутка кадәр вакыт бирелә.

3.  Билгеләнгән вакыт узганнан соң рәислек итүче бу турыда чыгыш ясаучыны кисәтә, ә аннан соң чыгышын туктатырга да хокуклы.

4. Депутат таләпләре, белдерүләр, мөрәҗәгатьләр, белешмәләр, мәгълүмат хәбәрләре һәм  игъланнар өчен "Төрлесеннән" мәсьәләсе кысаларында, кагыйдә буларак, 30 минутка кадәр  вакыт бирелә.  Татарстан Республикасы Хөкүмәте мәгълүматы өчен күрсәтелгән вакыт эчендә  15 минутка кадәр вакыт бирелә.

5. Утырышта катнашучы депутатларның күп­­­челеге ризалыгы белән  рәислек итүче Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә кер­­тел­гән мәсьәлә буенча фикер алышуның гомуми озынлыгын, сорауларга һәм җа­­вапларга бирелүче вакытны билгеләргә,  чыгышның ва­­кы­тын озынайтырга мөмкин.

 

53 статья

1.  Депутат Дәүләт Советы утырышларында катнашырга тиеш.

2. Дәүләт Советы утырышларында  мөһим  сәбәпләр аркасында катнашмавы турында депутат  Дәүләт Советы Рәисенә яисә Дәүләт Советы Секретарена алдан хәбәр итә.

3. Иртәнге һәм кичке утырышлар алдыннан депутатларны теркәү уздырыла. Утырышларда даими рәвештә катнашмаучы депутатларның исемлеге, сәбәпләрен күрсәтеп, Дәүләт Советы карары буенча аның басма органнарында бастырып чыгарылырга мөмкин. Әлеге мәгълүмат Дәүләт Советының рәсми сайтында урнаштырылырга,  шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларына җибәрелергә мөмкин.

 

54 статья.

1.  Депутат утырышларда рәислек итүче аңа сүз биргәннән соң  чыгыш ясый.

2. Утырышларда рәислек итүче фикер алышуларда катнашу өчен сүзне гаризалар керү тәртибендә бирә. Утырышны алып бару тәртибе буенча чыгыш ясау, белешмәләр өчен, аңлатмалар бирү өчен һәм башка процедура мәсьәләләре буенча гы­на искәрмә ясалырга мөмкин. Фикер алышулардагы чы­гышлар тәртибе бары тик Дәүләт Советы  хәл иткәнчә генә үзгәртелергә мөмкин.

 

55 статья

1. Дәүләт Советы утырышында депутат көн тәртибендәге үзе чыгыш ясый торган мәсьәләнең асылы буенча чыгыш ясарга тиеш. Беркем дә Дәүләт Советы депутатлары чыгышына комментарийлар ясарга, чыгыш ясаучыларга характеристика бирергә хокуклы түгел.

2. Депутат бер үк мәсьәлә буенча икедән артык чыгыш ясый алмый. Берәр затның икенчесенә чыгыш ясау хокукын бирүе рөхсәт ителми.

3. Докладчыларга һәм өстәмә докладчыларга сораулар язма рәвештә сессия секретариатына җибәрелә яисә урыннан бирелә. Депутат рәислек итүче рөхсәте белән докладчыга күп дигәндә өч сорау бирә ала.

4. Татаpстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Респуб­ли­ка­сы Дәүләт Советы Рәисе, Татаpстан Республикасы Премьер-министры, Та­таpстан Республикасы Конституция суды Рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил,  Татарстан Республикасы Прокуроры, шулай ук утырышта рәислек итүче чыгыш өчен сүзне теләсә кайчан сорарга мөмкин. (4 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы, 2014 елның  13 февралендәге 3348 номерлы карарлары редакциясендә)

 

56 статья

1. Дәүләт Советы һәм аның органнары утырышында чыгыш ясаучы депутат депутат этикасы кагыйдәләрен бозмаска тиеш –  үз сөйләмендә депутат һәм башка затлар намусына һәм абруена зыян китерерлек дорфа, мәсхәрәле гыйбарәләр кулланмаска, законсыз гамәлләргә өндәмәскә, күрәләтә ялган мәгълүмат кулланмаска, кемгә дә булса нахак гаепләр такмаска тиеш.

2. Күрсәтелгән кагыйдәләр бозылган очракта, рәислек итүче чыгыш ясаучыны кисәтә, ә кагыйдә бозу кабатланган очракта, аны утырыш буена чыгыш ясау хокукыннан мәхрүм итә. Депутат даими рәвештә әлеге кагыйдәләрне бозган очракта, сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителгән Дәүләт Советы карары белән ул Дәүләт Советының бер яисә берничә утырышында чыгыш ясау хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

3. Әгәр чыгыш ясаучы рәислек итүче рөхсәтеннән гайре сүз алса, микрофон кисәтүсез генә сүндерелергә мөмкин.

4. Әгәр чыгыш ясаучы фикер алышына торган темадан читкә тайпылса, рәислек итүче аны фикер алышына торган мәсьәләдән читкә тайпылмаска өнди.

5. Әгәр докладчы чыгыш ясау өчен үзенә бирелгән вакыттан тыш та чыгышын дәвам итсә яисә фикер алышына торган мәсьәләгә кагылмаган чыгыш ясаса, рәислек итүче аны, бер мәртәбә кисәткәннән соң,  сүздән мәхрүм итә. Бу очракта чыгыш ясаучының микрофоны сүндерелә.

 

57 статья

1. Карала торган мәсьәлә буенча фикер алышулар Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнгән вакыт узганнан соң йә Дәүләт Советы хәл итүе белән туктатылырга мөмкин.

2. Рәислек итүче, фикер алышуларны туктату турындагы тәкъ­димне ал­ганнан соң, чыгыш ясарга язылучылар һәм чыгыш ясаган депутатлар  са­нын депутатларга хәбәр итә, язылган, әмма чыгыш ясамаган депутатларның кайсысы  чы­гыш ясауны таләп итүен ачыклый һәм депутатлар хуплавы буенча алар­га сүз би­рә. Әгәр фикер алышулар туктатылганнан соң да депутат берләшмәсе чы­гыш ясауны таләп итсә, рәислек итүче берләшмә вәкиленә сүз бирергә тиеш.

3. Фикер алышулар туктатылганнан соң докладчы һәм  өстәмә докладчы йомгаклау сүзе белән  чыгыш ясарга хокуклы.

4. Фикер  алышулар туктатылуга бәйле рәвештә чыгыш ясау мөмкинлеге булмаган депутатлар үтенече буенча Дәүләт Советы  утырышының стенографик хисабына алар тарафыннан сессия секретариатына тапшырылган чыгышларның текстлары кушып куела.

 

58 статья

1. Дәүләт Советы утырыш барышында Дәүләт Советы Рәисенә, аның урынбасарларына, Дәүләт Советы Секретарена, Дәүләт Советы комитетларына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, Татарстан Республикасы Хисап палатасына, Татарстан Республикасы  Премьер-министрына, министрларга, дәүләт комитетлары рәисләренә йөкләмә бирә ала. Мондый йөкләмәләр рәислек итүче, депутат берләшмәләре, комитетлар, шулай ук аерым депутатлар тәкъдиме буенча бирелергә мөмкин. Йөкләмәләр рәислек итүче тарафыннан игълан ителә һәм  депутатлар тарафыннан каршылыклар булганда гына тавышка куела.

2. Йөкләмә беркетмә (беркетмә йөкләмәсе)  рәвешендә язып рәсмиләштерелә. Беркетмәдән өземтә шуңа өстәлеп  бирелгән документлары белән өч көннән дә соңга калмыйча башкаручысына җибәрелә, ул исә бер ай эчендә яисә йөкләмә алынган көннән билгеләнгән срок эчендә аның үтәлеше турында Дәүләт Советына мәгълүмат тапшыра, ул   депутатларга җиткерелә. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

 

 

59 статья

1. Дәүләт Советы дәүләт бәйрәмнәре, дәүләт әһәмиятендәге юбилей даталары очрагында Дәүләт Советының тантаналы утырышларын (алга таба – тантаналы утырышлар) уздырырга мөмкин.

2. Тантаналы утырышны чакыру, аны уздыру вакыты, урыны һәм тәртибе турындагы карар Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан кабул ителә.

3. Тантаналы утырыш уздырганда көн тәртибе, кагыйдә буларак, төзелми һәм расланмый.

4. Тантаналы утырышларда, кагыйдә буларак, карарлар кабул ителми.

 

7 бүлек. Парламент тыңлаулары

                           

60 статья

Дәүләт Советында парламент тың­лаулары уздырылырга мөмкин.

 

61 статья

1. Парламент тыңлаулары Дәүләт Советы, аның Президиумы, депутат берләшмәләре һәм Дәүләт Советы комитетлары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча уздырыла. Парламент тыңлауларын   уздыру турында карар кабул итү белән бер үк вакытта Дәүләт Советы Президиумы парламент тыңлауларын оештыру һәм уздыру, аларны уздыру вакыты һәм урыны өчен җаваплы комитетны (яисә комитетларны)  билгели. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында Дәүләт Советына кергән Татарстан Республикасы законы проекты буенча  парламент тыңлауларын уздыру турындагы карар Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан кабул ителә.

3. Парламент тыңлауларының темасы, аларны уздыру вакыты һәм урыны турындагы мәгълүмат парламент тыңлаулары башланырга биш көннән дә соңга калмыйча массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан игълан ителә.

4. Парламент тыңлауларына чакырылган затларның составы, тыңлауларның инициаторлары тәкъдимнәрен исәпкә алып, әлеге тыңлауларны оештыручы комитетлар тара­фыннан билгеләнә.

 

62 cтатья

1.  Парламент тыңлаулары, кагыйдә буларак, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре өчен ачык була.

2. Дәүләт Советы Президиумы парламент тыңлауларын  уздыруны оештыручы Дәүләт Советы комитеты тәкъдиме буенча  ябык парламент тыңлаулары уздыру хакында карар кабул итәргә мөмкин. Ябык парламент тыңлауларында конфиденциаль характердагы мәсьәләләр, шулай ук дәүләт серен һәм закон белән сакланучы башка төрле серне тәшкил итүче белешмәләргә кагыла торган мәсьәләләр буенча фикер алышу уздырыла.

3. Татаpстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле яисә Татарстан Республикасы  Президентының  башка рәсми вәкиле, депутатлар, Татаpстан Республикасы Премь­ер-министры, Министрлар Кабинеты әгъзалары, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе, Татаpстан Республикасы Конституция суды судь­я­лары, Татаpстан Республикасы Югары суды Рә­исе, Та­таp­с­тан Республикасы Арбитраж суды Рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татаpстан Рес­публикасы Прокуроры, Татаpстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе, җирле үзидарә башлыклары, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары рәисләре,  Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе ачык, шулай ук ябык парламент тың­лау­ларында катнашырга хокуклы. (3 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы,  2014 елның  13 февралендәге 3348 номерлы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карарлары редакциясендә)

 

63 статья

1. Парламент тыңлауларына мәгълүмат материаллары, бәяләмәләр һәм рекомендацияләр проектлары, шулай ук парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча кабул итүне күз алдында тота торган башка документларның проектлары парламент тыңлауларын оештыру һәм уздыру өчен җаваплы комитет һәм Дәүләт Советы Аппараты тарафыннан әзерләнә.

2. Әлеге документларның проектларын әзерләү өчен Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләрен, шулай ук бүтән оешмаларның экспертларын җәлеп итеп, эшче төркемнәр төзелергә мөмкин.

 

64  cтатья

1. Парламент тыңлауларын Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары йә Дәүләт Советының тиешле комитеты рәисе яисә аны алмаштыручы зат алып бара.

2. Рәислек итүче депутат­ларга һәм чакырылган затларга чыгыш ясау өчен сүз бирә, фикер алышуның тәртибен күзәтә, белдерүләр белән чыгыш ясый.

 

65  статья

Парламент тыңлаулары рәислек итүченең кыскача кереш сүзе белән башланып китә, ул тик­­шерелүче мәсьәләнең асылы, аның әһәмияте турында, утырышны уздыру тәр­тибе, чакырылган затларның составы, парламент тыңлауларының озын­лы­­гы, чыгыш ясаучыларның чиратлылыгы хакында хә­бәр итә. Шуннан соң тикшерелүче мәсьәлә буенча докладчыга (докладчыларга) доклад (докладлар) өчен  20 ми­нут­ка кадәр сүз бирелә.

 

66 статья

1. Докладтан (докладлардан) соң депутатлар, ә аннары башка катнашучылар  да сораулар бирәләр һәм аларга җаваплар алына. Сораулар телдән дә, язмача да бирелергә мөмкин.

2. Сорауларга җаваплар тәмамланганнан соң сүз  парламент тыңлауларында катнашучы депутат берләшмәләренә, депутатларга һәм чакырылган затларга бирелә.

3. Барлык чакырылган затлар  парламент тыңлауларында бары тик рәислек итүче рөхсәте белән генә чыгыш ясыйлар. Чакырылган затлар парламент тыңлауларының барышына катышырга, аларны кычкырып, алкышлап бүл­де­рергә хокуклы  түгел. Рәислек итүче тәртип бозучыларны уты­­рышлар залыннан чыгарып җибәрергә мөмкин.

 

67 статья

Парламент тыңлаулары, кагыйдә буларак,  тикшерелә торган мәсьәлә буенча рекомендацияләр кабул итү белән төгәлләнергә мөмкин. Парламент тыңлауларының рекомендацияләре тыңлау­лар­да катнашкан  депутат­ла­р­ның күпчелеге тарафыннан хуплау юлы белән кабул ителә.

 

68 статья

1. Парламент тыңлауларының беркетмәсе һәм стенограммасы алып барыла. Парламент тыңлау­ларының беркетмәсенә рәислек итүче имза сала.

2. Ачык парламент тыңлауларының рекомендацияләре  Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының рәсми сайтында  урнаштырыла,  матбугатта бастырып чыгарылырга мөмкин.

 

 8 бүлек. Дәүләт Советында депутатларның сайлаучылар белән                                эшләве

      

 69 статья

1. Депутат үз эшчәнлегендә сайлаучылары ал­ды­нда җаваплы була һәм хисап тота. Татаpстан Респуб­ли­ка­сы Кон­сти­ту­циясе, "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы де­пу­таты ста­­ту­­сы турында" Татаpстан Республикасы Законы ни­гезендә сай­­лау­­чы­­лар белән даими элемтәдә торып, депутат сайлаучыларны кабул итә, аларның  хатларына җа­вап бирә, алардан кергән тәкъ­дим­нәрне һәм шикаятьләрне өй­­рә­нә.

2. Депутат, кагыйдә буларак, айның  беренче  атнасында  округта сайлаучылар белән эшли.

 

70 статья

Дәүләт Советы депу­тат­ла­ры­н­ың сай­лаучылар белән эшләвенең гомуми тәртибе, де­пу­тат­ларның дәүләт хакимияте  органнарына, җир­ле үзидарә органнарына, предприятиеләргә, учреж­де­ни­е­ләр­гә һәм оешмаларга мөрәҗәгать итү процедурасы, депутат эш­чәнлегенең гарантияләре,   сайлаучылар бе­лән эшләгәндә депутатларның  матди тәэмин ителеше һәм аларга хез­­мәт күрсәтү мәсьәләләре "Татаpстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты ста­тусы турында" Татаpстан Республикасы Законы нигезендә   билгеләнә.

 

9 бүлек. Тавыш бирү һәм  карарлар кабул итү тәртибе

 

71 статья

1. Дәүләт Советы карарлары аның утырыш­ла­­рында ачык яисә яшерен тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Ачык тавыш бирү исемле булырга  мөмкин.

2. Дәүләт Советы утырышында тавыш бирү түбәндәгечә гамәлгә ашырыла: тавышларны санауның электрон системасын (алга таба – электрон система) кулланып яисә күрсәтелгән электрон системаны кулланмыйча.

3. Тавышларны санауның электрон системасын кулланып тавыш бирүне уздыр­га­н­­да тавышларны санау һәм  тавыш бирү нәтиҗәләрен  абсолют саннарда  һәм процентларда  бирү һәр тавыш бирү буенча  башкарыла.

4. Әгәр әлеге Регламентта  тавыш бирүнең  башка ысулы билгеләнмәгән булса йә тавыш бирүне уздыру ысулын  үзгәртү турында Дәүләт Советы тарафыннан  карар кабул ителмәсә, Дәүләт Советы  утырышында,  кагыйдә буларак, электрон системаны  кулланып ачык тавыш бирү уздырыла.

5. Электрон системаны кулланып ачык тавыш бирүне уздырганда  депутат  сессия секретариатына бирелә торган язма таләп буенча исемле тавыш бирү нәтиҗәләре булган исемлекне алырга хокуклы.

6. Электрон системаны кулланып  исемле тавыш бирү режимында  исемле тавыш бирү нәтиҗәләре тәэмин ителә,  исемле тавыш бирү нәтиҗәләре булган исемлекләр билгеләнгән рәвештә  төзелә һәм бастырыла, алар  депутатларга җиткерелә.

7. Электрон системаны кулланып яшерен тавыш бирүне уздырганда  депутатларның исемле тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы күрсәткечләр  электрон система хәтеренә кертелми.

8. Тавышларны  санаганда  тавыш бирү нәтиҗәсе, санның  вакланма өлешен  төшереп калдырып, бөтен санга кадәр түгәрәкләп алына. 

9.  Тавыш бирүне  уздыру өчен   җитәрлек кворум булмаганда,  рәислек итүче тавыш бирүне Дәүләт Советының   алдагы утырышына  күчерә.

10. Әгәр  тавыш бирү нәтиҗәләрен   билгеләгәндә техник хаталар (электрон система эшенә бәйле) яисә   тавыш биргәндә процедура  хаталары  ачыкланса,  Дәүләт Советы карары буенча  кабат тавыш бирү уздырылырга тиеш.

11. Барлык мәсьәләләр буенча тавыш бирү нәтиҗәләре Дәүләт Советы утырышы беркетмәсенә кертелә.

 

72 статья

1.  Дәүләт Советы Татарстан Республикасы законнарын, әгәр Татарстан Республикасы Конституциясендә, федераль законда башкасы каралмаган булса, депутатларның билгеләнгән саныннан  күпчелек тавыш белән кабул итә.

2. Дәүләт Советы карарлары, әгәр Татарстан Республикасы Конституциясендә, федераль законда башкасы каралмаган булса, сайланган  депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

3. Татарстан Республикасы законнарын, Дәүләт Советы  карарларын кертү, карау һәм Дәүләт Советы тарафыннан кабул итү Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар,  Татарстан Республикасы законнары һәм әлеге Регламент белән билгеләнә.

4. Процедура мәсьәләләре буенча карар,  әгәр әлеге Регламентта башкасы каралмаган булса, тавыш бирүдә катнашкан  депутатлар саныннан  күпчелек тавыш белән кабул ителә. Процедура мәсьәләләре буенча карарлар  Дәүләт Советы утырышы беркетмәсендә тиешле язма белән рәсмиләштерелә.  Процедура мәсьәләләренә түбәндәгеләр керә:

1)  Дәүләт Советы утырышын ачу һәм ябу турында;

2) көн тәртибен нигездә кабул итү, мәсьәләне утырышның көн тәртибенә кертү яисә көн тәртибеннән   төшереп калдыру, мәсьәләләрне   карауның  тәкъдим ителгән тәртибен  үзгәртү  турында;

3) утырыштагы  тәнәфес яисә  утырышны күчерү турында;

4) чыгыш ясау өчен өстәмә вакыт бирү турында;

5) утырышның көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә буенча фикер алышуның  гомуми озынлыгын билгеләү турында;

6) чыгыш ясау вакытын кыскарту турында;

7) сораулар һәм җаваплар өчен бирелә торган  вакытның озынлыгы турында;

8) утырышка чакырылучыларга сүз бирү турында;

9) тикшерелә торган мәсьәлә буенча  фикер алышуларны озайту    яисә туктату турында;

10) мәсьәләне тиешле  комитет каравына  тапшыру турында;

11) фикер алышмыйча гына тавыш  бирү турында;

12) ябык утырыш уздыру турында;

13) утырышка әлеге Регламентның 46 статьясындагы 6 өлешендә күрсәтелгән затларны чакыру турында;

14) тавыш бирүне уздыру ысулын  үзгәртү турында;

15) чыгышларның чиратлылыгын үзгәртү турында;

16) өстәмә  теркәү уздыру турында;

17)  кабат тавыш бирүне уздыру турында;

18) әлеге Регламентның 58 статьясы нигезендә йөкләмә бирү турында;

19) әлеге Регламент нигезендә башка мәсьәләләр.

5. Әлеге Регламентта депутатларның билгеләнгән саны дигәндә,  Татарстан Республикасы Конституциясенең 69 статьясында  билгеләнгән  сан – 100 дип аңларга кирәк. Күпчелек тавыш дигәндә,  депутатларның билгеләнгән саныннан,  йә  сайланган депутатлар саныннан, йә тавыш бирүдә катнашкан депутатлар саныннан яртысыннан  күбрәк тавышлар саны дип аңларга кирәк.

 

73 статья

1. Һәр тавыш бирүдә депутат  бер тавышка ия була. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Депутат үз ихтыярын "хуплап", "каршы" яисә "тавыштан тыелып" белдерергә тиеш.

3. Депутат үзенең тавыш бирү хокукын шәхсән гамәлгә ашыра. Тавыш бирү вакытында урынында булмаган депутат тавыш бирү өчен билгеләнгән вакыттан алдарак һәм соң­рак,  шул исәптән язмача да, тавыш бирергә  хокуклы түгел.

 

74 статья

1. Дәүләт Советы утырышында ачык та­выш би­рү элек­т­рон  систе­ма­­ны кулланып  йә Дәүләт Советы карары буенча элек­­трон системаны кулланмыйча уздырыла.

2.  Электрон системаны кулланмыйча ачык тавыш бирүне уздырганда тавыш­лар­ны санау  хисап комиссиясенә йөкләнә, ул  Дәүләт Советы тарафыннан депутатлардан сайлана.

3. Ачык тавыш бирү башланыр алдыннан рәислек итүче тавыш бирүгә куела торган тәкъдимнәрнең саны турында хәбәр итә, аларның формулировкасын һәм тавышка кую чиратын төгәлләштерә, карарның нинди күпчелек тавыш белән кабул ителү мөм­­кинлеген (депутатларның билгеләнгән саныннанмы, сайланган де­пу­татлар саныннанмы һәм башка билгеләнгән  күпчелек тавыш беләнме икәнен) искә төшерә. Рәислек итүче тавыш бирүнең башлануы турында игъ­лан иткәннән соң, беркем дә тавыш бирүне бүлдерергә хокуклы тү­гел.

4. Тавышларны санау төгәлләнгәч, рәислек итүче нинди карар кабул ителүе турында хәбәр итә.

 

75 статья

1. Яшерен тавыш бирү бюл­летеньнәр кулланып йә Дәүләт Советы карары буенча электрон системаны кулланып  уз­дырыла.

2. Бюллетеньнәр кулланып яшерен тавыш бирүне уздыру һәм аның нәтиҗәләрен билгеләү өчен Дәүләт Советы   ачык та­выш бирү юлы белән депутатлардан хисап комис­си­я­сен сайлый. Хисап комиссиясе әгъзасы булып торучы һәм сайланулы  орган составына күрсәтелгән  депутат  үз кандидатурасы  буенча тавыш бирү чорында   үз эшчәнлеген  туктатып тора.

3. Хисап комиссиясе үз составыннан рәисен һәм секретарен сайлап куя. Хисап комиссиясенең карар­ла­ры аның әгъзаларының күпчелек тавышы белән кабул ите­лә­.

4. Яшерен тавыш бирү өчен бюллетеньнәр хисап ко­ми­­с­сиясе контролендә, ул тәкъдим иткән һәм Дәүләт Со­веты карары белән расланган форма буенча, тавыш бирү датасы, сорауның формулировкасы һәм ихтыяр белдерүнең вариантлары күрсәтелеп,  сайланган депутатлар санына туры килерлек санда Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә әзерләнә. Барлык тавыш бирү бюллетеньнәренә хисап комиссиясенең ике әгъзасы имза сала. Бюллетеньнәрне биргәннән  соң калганнары хисап комиссиясе әгъзалары алдында аның рәисе тарафыннан юкка чы­гарыла. Тавыш бирү вакыты һәм урыны, аны уздыру тәртибе хисап комиссиясе күрсәтмәсе буенча әлеге Регламент нигезендә Дәүләт Советы  тарафыннан  билгеләнә һәм хисап комиссиясе рәисе тарафыннан игълан ителә.

5. Яшерен тавыш бирү процедурасын уздыруның озынлыгы Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә.

 

76 статья

1. Һәр де­пу­татка  сайланулы органны яисә затны сайлаулар бу­ен­ча йә Дәүләт Советы утырышында карала торган карар про­ек­ты буенча  бер бюл­летень бирелә.

2. Яшерен тавыш бирү өчен бюллетеньнәр депутатлар исемлеге нигезендә хисап комиссиясе тарафыннан бирелә. Бюл­­летеньне алганда депу­та­т күрсәтелгән исемлектәге үз фамилиясе турысына имза сала.

3. Яшерен тавыш бирү өчен бюллетень тавыш бирү кабинасында тутырыла һәм хисап комиссиясе мөһер салып бикләгән махсус әрҗәгә салына.

4. Хисап комиссиясе депутатларга яшерен тавыш бирү өчен шартлар тудырырга тиеш.

5. Тавышларны санаганда депутатлар катна­шырга мөмкин.

6. Депутатларның тавышларын санаганда мәгълүм үрнәккә туры килми торган  бюллетеньнәр, шулай ук депутатларның их­ты­яр белдерүләрен ачыклау мөмкинлеге булмаган бюллетеньнәр гамәлгә яраксыз дип санала. Бюллетеньгә кертелгән өстә­мә­ләр тавышларны санаганда исәпкә алынмый.

7. Һәр мәсьәлә буенча яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре турында хисап комиссиясе беркетмә төзи, аңа хисап комиссиясенең һәр әгъзасы имза сала. Хисап комиссиясе нотыгы буенча Дәүләт Советы яшерен тавыш бирү нәтиҗәләрен раслау  турында ачык тавыш бирү юлы белән карар кабул итә.

 

77 статья

1. Исемле тавыш бирү электрон системаны яисә исемле бюллетеньнәр кулланып гамәлгә ашырыла.

2. Исемле бюллетеньнәр кулланып исемле тавыш бирүне уздыру һәм аның нәтиҗәләрен билгеләү өчен Дәүләт Советы хисап комиссиясен сайлый.

3. Исемле бюллетень бланкында депутатның фамилиясе, исеме, атасының исеме, тавыш бирү датасы, сорауның формулировкасы һәм депутатның ихтыяр белдерү вариантлары күрсәтелә.

4. Хисап комиссиясе рәисе Дәүләт Советы утырышында исемле тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итә.

5. Исемле тавыш бирү нәтиҗәләре Дәүләт Советы уты­ры­шының стенографик хисабына кертелә һәм Дәүләт Советы карары нигезендә матбугатта бастырып чыгарылырга мөмкин.

 

78 статья

1. Дәүләт Советы, кирәк булганда, рейтинглы тавыш бирү уздырырга  мөмкин.

2. Рейтинглы тавыш бирү эзлекле тавыш бирүләрдән гыйбарәт, аларда һәр депутат һәр мәсьәлә буенча катнашырга мөмкин.

3. Вакантлы бер урынга икедән артык  кандидатура күрсәтелгәндә яисә карала торган мәсьәлә буенча карарның икедән артык варианты тәкъдим ителгәндә, Дәүләт Советы карары буенча тавыш бирү ике турда уздырылырга мөмкин.

Беренче турда рейтинглы тавыш бирү уздырыла.

Икенче турда беренче турда күбрәк тавышлар санын җыйган ике кандидат яисә карарның ике варианты буенча тавыш бирү уздырыла. Икенче тур йомгаклары буенча күбрәк, әмма тиешле карарны кабул итү өчен билгеләнгәннән әзрәк булмаган санда тавышлар җыйган кандидат сайланган яисә карарның варианты кабул ителгән дип санала.

4. Вакантлы ике һәм аннан күбрәк урынга кирәкле саннан күбрәк кандидатура күрсәтелгәндә, Дәүләт Советы  карары буенча тавыш бирү ике турда уздырылырга мөмкин.

Беренче турда рейтинглы тавыш бирү үткәрелә. Тавыш бирүне тикшереп тору комиссиясе тавыш бирү беркетмәсенә имза сала һәм кандидатураларны алган рейтинг нигезендә кими бару тәртибендә бердәм исемлеккә урнаштыра. Рейтинглы тавыш биргәндә тиешле карар кабул итү өчен билгеләнгәннән кимрәк булмаган санда тавыш җыйган кандидатуралар өстәмә тавыш бирмичә генә расланган дип саналалар. Рейтинглы тавыш бирүдә тиешле карар кабул итү өчен билгеләнгәннән кимрәк булмаган санда тавыш җыйган кандидатлар саны вакантлы урыннар саныннан артыграк булган очракта, иң югары рейтинг җыйган кандидатлар сайланган дип саналалар.

Рейтинглы тавыш бирүдә раслау өчен кирәкле тавышлар санын җыймаган кандидатуралар тавыш бирүнең икенче турына раслау өчен куелалар.

5. Әгәр тавыш бирүнең икенче турында кандидатура яисә карарның варианты раслау өчен кирәкле тавышлар санын җыймаса, әлеге мәсьәлә Дәүләт Советына аны кабат чыгарганчы караудан төшереп калдырыла.

 

10 бүлек. Электрон системаны куллануны тикшереп тору

 

79 статья

Дәүләт Советында түбәндәгеләр өчен электрон тавыш бирү системасы кулланылырга мөмкин:

1) депутатларны теркәү;

2) депутатларны чыгыш ясау өчен язу;

3) депутатлар арасында сораштыру уздыру;

4) тавышларны санау һәм тавыш бирүнең нәтиҗәләрен билгеләү;

5) утырыш барышы турында белешмә һәм статистик мәгълүмат туплау һәм аларны вакытында бирү;

6) Дәүләт Советы утырышларын мәгълүмати тәэмин итү.

 

80 статья

1. Электрон системаны куллануны тикшереп тору өчен сессия чорына   депутатлардан комиссия төзелә, ул электрон системаны кулланып тавыш бирүне тикшереп тора.

2. Комиссия әгъзалары тикшереп тору өчен кирәкле барлык мәгълүматтан каршылыксыз файдаланырга хокуклы.

3. Комиссия тавыш бирү нәтиҗәләрендәге, чы­гыш ясау  өчен язылулардагы төгәлсезлекләр, электрон сис­те­ма эшендәге башка хаталар турында депутатларның гаризаларын карый һәм аларның ни­гез­лелеген тикшерә.

 

81 статья

1. Депутат­ла­рны теркәү нәтиҗәләре, аларның  чыгыш ясау өчен язылулары, та­­­выш бирү нәтиҗәләре һәм Дәүләт Советы утырышы ба­ры­­шы турында башка белешмәләр санлы күрсәткечләр, исем­­лек­ләр рәвешендә бирелә һәм утырышның стенографик хи­сабына кер­­­­­­телергә тиеш.

2. Барлык белешмәләр дә электрон система хәтерендә, шу­лай ук Дәүләт Советы Аппараты архивында аларның озак саклануын тәэмин итә торган электрон саклагычларда сак­лана.

 

82 статья

Электрон системага техник хезмәт күр­сә­тү­ төркеме җитәкчесе депу­та­тка аның язма таләбе  нигезендә Дәүләт Советы уты­рыш­лары турында булган белешмәләрне бирергә тиеш. Дәүләт Сове­ты­ның ябык утырыш­­­­лары эчтәлеге турындагы мәгълүмат депутатлар тарафыннан  аларның парламент эшчәнлекләреннән тыш кулланыла алмый.

 

IV КИСӘК

ЗАКОН ЧЫГАРУ ПРОЦЕДУРАСЫ

 

11 бүлек. Закон проектларын Дәүләт Советына кертү тәртибе һәм аларны

                 алдан карау

 

83 статья

1. Закон чыгару инициативасы хокукы түбән­дәгеләрне Дәүләт Советына кертү рәвешендә гамәлгә ашырыла:

1)  закон проектларын;

2) Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү турындагы йә бу законнарны яисә аларның аерым нигезләмәләрен үз көчләрен югал­ткан дип  тану турындагы закон проектларын;

3) закон проектларына төзәтмәләрне.

2. Закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлар Татарстан Республикасы Конституциясенең 76 статьясында билгеләнгән.

 

84 статья

1. Закон проектын Дәүләт Советына керткәндә закон чыгару инициативасы  хокукына ия  субъект тарафыннан түбәндәгеләр кәгазъдә йә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының Бердәй ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасы ярдәмендә электрон рәвештә тапшырылырга тиеш (1 абзац Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә):

1) закон проекты тексты, титул битендә закон проектын керткән закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект (субъектлар) күрсәтелә (1 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә);

2) закон проектына закон белән җайга салу предметы һәм тәкъдим ителүче закон проектының концепциясе бәян ителгән аңлатма язуы;

3) әлеге законны кабул итүгә бәйле рәвештә үз көчен югалткан дип танылырга, гамәлдә  булуы туктатып торылырга, үзгәртелергә яисә кабул ителергә тиешле Татарстан Республикасы  законнары актлары исемлеге;

4) финанс-икътисадый нигезләү (гамәлгә ашыру матди чыгымнар таләп итә торган закон проекты  кертелгән очракта);

5) чагыштырма таблица (Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кертелгән очракта);

6) үз көчен югалткан. – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары

7) бюджет законнарында каралган документлар һәм материаллар (Татарстан Республикасы бюджеты турында, Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында Татарстан Республикасы  законнары проектлары буенча); (7 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә);

8) муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп корганда,  аларның чикләрен үзгәрткәндә халыкның ризалыгын һәм федераль закон белән билгеләнгән процедураның үтәлүен раслый торган документлар һәм материаллар (муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору, аларның чикләрен үзгәртү турында Татарстан Республикасы законнары проектлары буенча);

9) "Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышы турында" Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән таләпләрне үтәүне һәм процедураның үтәлүен раслый торган документлар һәм материаллар (Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышын үзгәртү мәсьәләләре турындагы Татарстан Республикасы законнары проектлары буенча).

2. Закон проекты закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект – коллегиаль орган (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Конституция суды, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары һ.б.)  тарафыннан кертелгәндә, тиешле коллегиаль органның закон проектын кертү турында карары тапшырылырга, анда әлеге закон проекты буенча Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектның вәкиле күрсәтелергә  тиеш. Закон проекты депутатлар төркеме тарафыннан кертелгәндә, закон проекты тексты белән бергә Дәүләт Советына әлеге закон проекты буенча докладчы депутат турында тәкъдим бирелә.

3. Закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект закон проектын кабул итүнең зарурлыгын һәм аның эчтәлеген нигезли торган өстәмә документлар, аналитик, белешмә, мәгълүмати һәм башка материаллар тапшырырга хокуклы.

4. Закон проектының тексты, аңлатма язуы, әлеге статьяның 1 –                          3 өлешләрендә каралган башка документлар һәм  материаллар, тиешле органда билгеләнгән эш алып бару кагыйдәләре нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт телләренең берсендә кабул ителә (рәсмиләштерелә) торган карарлардан, бәяләмәләрдән, фикерләрдән һәм башка документлардан тыш, Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә  тапшырылырга тиеш.  Мондый очракта закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект күрсәтелгән документны,  Татарстан Республикасының икенче  дәүләт телендә аның  тәрҗемәсен өстәп, оригинал телендә тапшыра.

5. Законнарда каралган очракларда закон проекты һәм аңа өстәп бирелә торган материаллар белән бергә Дәүләт Советына карар кабул итү өчен яисә башка органнарга тапшыру өчен кирәкле карта-план һәм башка документлар җибәрелә. (5 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

6. Закон проекты тексты  һәм әлеге статьяның 1 өлешендәге 2 – 5  пунктларында каралган материаллар белән бер үк вакытта  аларның МS Word форматында һәм (яисә) редакцияләү мөмкин булган башка форматларда электрон рәвештәге күчермәләре тапшырылырга тиеш. (6 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

 

85 статья

1. Закон проекты депутатлар, Дәүләт Советы Президиумы, Дәүләт Советы комитетлары тарафыннан мөстәкыйль әзерләнә.

2. Закон проектларын эшләү өчен Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләүгә һәм экспертизалауга белгечләр җәлеп итү тәртибе турында Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан расланган нигезләмә нигезендә депутатлардан, Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе һәм  башка структур бүлекчәләре белгечләреннән, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар вәкилләреннән, экспертлардан һәм белгечләрдән эшче төркемнәр төзергә мөмкин. 

3. Федераль законнар Татарстан Республикасы законнарына  аларны федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертүне таләп итә торган итеп үзгәртелгән очракта, Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең тиешле федераль закон үз көченә кергән көннән 14 көннән дә соңга калмыйча тапшырыла торган бәяләмәсен исәпкә алып, түбәндәгеләрне  башкарырга  хокуклы:

1) Дәүләт Советы комитетына (алга таба – профильле комитет)  аның карамагындагы мәсьәләләр нигезендә закон проектын әзерләүне йөкләргә;

2) әлеге статьяның 2 өлеше нигезендә эшче төркем төзергә;

3) Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең бүтән  органнарына, Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитетына тиешле закон проектын эшләүне оештыру һәм  аннары бу закон проектын билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Советы каравына кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә.

4. Әлеге статьяның 3 өлешендә күрсәтелгән закон проектларын эшләү һәм аларны закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыру тәртибендә Дәүләт Советы каравына кертү Татарстан Республикасы законнарын федераль законнарга туры китерүнең федераль законда билгеләнгән срокларын үтәүне тәэмин итәрлек срокларда башкарылырга  тиеш.

 

86 статья

1. Закон проекты һәм аңа әлеге Регламентның 84 статьясында каралган материаллар закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект тарафыннан Дәүләт Советы Рәисенә җибәрелә. Закон проекты Дәүләт Советы Аппаратында  теркәлгән  көннән  Дәүләт Советына кертелгән дип санала, бу теркәү Дәүләт Советына закон проекты кертелгән көндә башкарыла.

2.  Теркәгәндә закон проектына аны карауның һәм тикшерүнең бөтен чорына теркәү номеры бирелә, ул закон проектының исеме белән бергә күрсәтелә.

 

87 статья

1. Дәүләт Советы Рәисе закон проектын  Дәүләт Советы  тарафыннан карауга әзерләү өчен җаваплы Дәүләт Советы  комитетын (алга таба – җаваплы комитет) билгели, ә закон проекты белән җайга салына торган мәсьәләләр башка комитет каравына да кергән  очракта, ул комитетны закон проекты буенча  өстәмә башкаручы комитет (алга таба – өстәмә  комитет) дип билгели, теркәлгән закон проектын алдан карау өчен җаваплы комитетка һәм өстәмә  комитетка (өстәмә  комитетларга), депутат берләшмәләренә җибәрә, шулай ук закон проектын Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта карауга әзерләү срогын билгели, ул срок, кагыйдә буларак, ике ай тәшкил итә.

2. Дәүләт Советы Рәисе  теркәлгән закон проектын һәм аңа материалларны бер үк вакытта Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсенә юридик экспертизага җибәрә, ул закон проектын алган көннән бер айдан да соңга калмыйча Дәүләт Советы Рәисенә закон проекты буенча бәяләмә тапшыра. Закон проектлары зур күләмле  һәм катлаулы  булган аерым  очракларда  Дәүләт Советы Рәисе  рөхсәте белән  әлеге срок  бер айдан  да  күбрәк булмаган вакытка озайтылырга мөмкин.

3. Татарстан Республикасы Конституциясенең 76 статьясындагы 3 өлеше нигезендә Татарстан Республикасы Президенты бәяләмәсен  таләп итә торган закон проекты, әгәр  закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект закон проектын Дәүләт Советына  шундый бәяләмәсез керткән булса,  бәяләмә бирү өчен  Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан  Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә. (3 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1669-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

4. Әлеге статьяның 3 өлеше нигезендә бәяләмә бирү өчен Татарстан Республикасы Президентына җибәрелгән закон проекты  аны керткән инициатор тарафыннан  кире алынган  йә  әлеге Регламентта билгеләнгән тәртиптә әлеге закон проекты тексты  үзгәртелгән очракта,  кабул ителгән карар турында кичекмәстән Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителә. (4 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1669-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

5. "Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында" Татарстан Республикасы Законында каралган закон проектлары бәяләмә өчен әлеге статьяның 1 өлеше нигезендә шулай ук Татарстан Республикасы Хисап палатасына  да җибәрелә. (5 өлеш 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

6.Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә җайга салу йогынтысы бәяләнергә тиешле, күрсәтелгән Татарстан Республикасы Законы нигезендә җайга салу йогынтысын бәяләүне узмаган закон проекты, җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыруны оештыру өчен, Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләр биргән Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органына җибәрелә. (2014 елның 9 июнендәге 3615-IV ДС номерлы карары белән кертелде, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карары редакциясендә).

7. Җаваплы комитетка алдан карау өчен җибәрелгән  закон проекты бер үк вакытта Дәүләт Советы Аппаратының җаваплы хезмәткәре тарафыннан Дәүләт Советының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырыла. (2015 елның 20 февралендәге 412-V ДС номерлы карары редакциясендә)

 

88 статья

1. Әгәр закон проекты Татарстан Республикасы Конституциясенең 76 статьясы,  әлеге Регламентның 84 статьясы таләпләренә туры килмәсә, мондый закон проекты Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе тәкъдиме буенча Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектка закон проектына карата  билгеләнгән таләпләрне үтәү өчен кире кайтарыла. Күрсәтелгән таләпләрне үтәгәннән соң закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект закон проектын кабат Дәүләт Советы Рәисенә җибәрергә хокуклы. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Дәүләт Советы Рәисе  гамәлдә түгел Татарстан Республикасы закон актларына яисә  аларның аерым нигезләмәләренә  үзгәрешләр кертүне күздә тота торган закон проектын инициаторына кире кайтару турында Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе  тәкъдиме буенча карар кабул итә. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1669-IV ДС номерлы карары белән кертелгән; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә )

 

 

89 статья

1. Татарстан Республикасы законы проектын комитетларда карау, закон проекты буенча бәяләмә әзерләү тәртибе әлеге Регламент нигезендә комитетлар тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.

2. Татарстан Республикасы законнары проектлары буенча эшләү өчен комитетлар эшче төркемнәр төзи алалар.

3. Татарстан Республикасы законы проекты берничә комитетта карала торган очракта, алар уртак эшче төркемнәр төзи алалар.

4.  Эшче төркемнәр эшчәнлегендә  закон проектын керткән закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектның вәкилләре, шулай ук кеше һәм граждан хокукларына һәм ирекләренә, бала хокукларына кагылышлы  закон проектлары буенча тәңгәл рәвештә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил катнашырга хокуклы. (4 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы, 2014 елның  13 февралендәге 3348 номерлы карарлары редакциясендә)

5. Татарстан Республикасы законнарының альтернатив проектлары  Дәүләт Советында  теркәлү чираты нигезендә  җаваплы комитет тарафыннан төп проект белән бер үк вакытта  карала. Әгәр  альтернатив закон проектларының эчтәлеге охшаш булса, җаваплы комитет аларның инициаторларына бердәм  Татарстан Республикасы законы проектын  әзерләргә һәм  аны  Дәүләт Советы каравына  бергәләп кертергә тәкъдим итәргә хокуклы.

 

90 статья

1. Җаваплы комитет закон проектын халык  фикер алышуына чыгаруның максатка ярашлы булуы турында карар кабул итәргә, кабул ителгән  карарны Дәүләт Советына кертергә яисә, закон проекты инициаторларын җәлеп итеп, парламент тыңлаулары үткәрергә хокуклы.

2. Җаваплы комитет закон проектын Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына, бәяләмә өчен Татарстан Республикасы прокуратурасына, федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган очракларда, –  шулай ук  әлеге  законнарда каралган органнарга һәм оешмаларга да җибәрә. Кирәк очракларда җаваплы комитет закон проекты буенча  Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты бәяләмәсен, тиешле министрлыкларның һәм  дәүләт хакимиятенең бүтән башкарма органнарының,  судларның,  иҗтимагый органнарның фикерен соратып алырга хокуклы. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 декабрендәге 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

21. Дәүләт Советы депутатлары, Дәүләт Советы Президиумы яисә комитетлары тарафыннан кертелгән закон проектына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру  мөмкинлеген тәэмин итү максатларында күрсәтелгән закон проекты, тиешле бәяләмәләр кабул ителә башлау һәм тәмамлау даталары күрсәтелеп, җаваплы комитет рәисенең йөкләмәсе буенча һәм аның тикшереп торуы белән Дәүләт Советы Аппараты тарафыннан Дәүләт Советының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге www.gossov.tatarstan.ru  рәсми сайтына урнаштырыла. (21 өлеш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 26 декабрендәге 3269-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

3. Закон проекты буенча  фикер алышу барышында  кергән бәяләмәләр, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр җаваплы комитет утырышларында карала. Җаваплы комитет,  коррупциягә каршы бәйсез экспертиза бәяләмәләре белән килешмәгән очракта,  бәйсез экспертларга  30 көн эчендә  дәлилләнгән җавап җибәрә, моңа ачыкланган коррупциячел факторларны бетерү ысуллары турында бәяләмәдә  тәкъдим ителмәгән очраклар керми. (3 өлеш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы, 2941-IV ДС номерлы 2014 елның  13 февралендәге 3348 номерлы карарлары редакциясендә)

4.  Закон проектын беренче укылышта кабул иткәнче закон проектын керткән закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект түбәндәгеләргә хокуклы:

1) җаваплы комитет тәкъдиме буенча  закон проекты текстын үзгәртергә;

2) җаваплы комитет тәкъдиме буенча яисә үз инициативасы белән  үзе керткән закон проектын язма гариза нигезендә кире алырга.

5. Әлеге статьяның 4 өлешендәге 2 пунктында каралган очракта закон проекты Дәүләт Советы  Рәисе тарафыннан инициаторга кире кайтарыла.

 

91 статья

1.  Дәүләт Советы комитетларында закон проекты буенча фикер алышу, закон проектын керткән закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектны яисә аның  вәкилен чакыртып,  ачык рәвештә үткәрелә һәм  мас­са­кү­ләм мәгълүмат чараларында яктыртылырга мөмкин.

2. Комитетның үз эшендә кат­нашмаган әгъзасы каралырга тиешле үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен комитетка җибәрергә хокуклы. Әгәр комитет әгъзасы үз  искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырмаса, ко­митет моны үз бәяләмәсе белән килешү дип санарга хокуклы. Искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне карау нәтиҗәләре ту­рында комитетлар  бу искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне җибәргән депутатларга телдән хәбәр итәләр.

3. Тиешле комитет  әгъзалары  булмаган депутатлар, Татарстан Республикасы Президентының  Дәүләт Советында  вәкаләтле вәкиле,  закон чыгару инициативасы хокукына ия  субъектларның вәкилләре, шулай ук бәяләмәләр, тәкъдимнәр  һәм искәрмәләр бирү өчен  закон проекты җибәрелгән  дәүләт органнарының, башка оешмаларның  вәкилләре закон  проекты буенча фикер алышканда  комитет утырышларында  киңәшләшү  тавышы хокукы белән катнашырга хокуклы.

 

92 статья

1. Закон проектын алдан карау нәтиҗәләре буенча җаваплы комитет түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

1) закон проектын хупларга һәм Дәүләт Советына закон проектын беренче укылышта кабул итүне тәкъдим итәргә;

2) закон проектын хупларга һәм Дәүләт Советына закон проектын беренче  һәм өченче укылышларда кабул итүне тәкъдим итәргә;

3) Дәүләт Советына закон проектын  кире кагуны тәкъдим итәргә. (1 өлеш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта карауга әзерләнгән закон проекты һәм аңа материаллар җаваплы комитет тарафыннан Дәүләт Советы Президиумына җибәрелә.

3. Закон чыгару хокукына ия субъект тарафыннан кертелгән һәм әлеге Регламентның 84 статьясында каралган материалларга  өстәмә рәвештә  җаваплы комитет түбәндәгеләрне тапшыра:

1) )  җаваплы комитетның  закон проекты буенча тәкъдим ителгән карары нигезендә  Дәүләт Советы карары проекты; (1 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2) комитетның әлеге закон проектын кабул итү йә кире кагу зарурлыгын нигезле дәлилләгән бәяләмәсен;

3)  өстәмә  комитетның әлеге закон проектын кабул итү йә кире кагу зарурлыгын нигезле дәлилләгән бәяләмәсен (әгәр булса);

4)  Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе бәяләмәсен;

5) Татарстан Республикасы Конституциясенең 76 статьясындагы 3 өлешендә каралган закон проектлары буенча Татарстан Республикасы Президенты бәяләмәсе; (5 пункт  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

6) Татарстан Республикасы Хисап палатасы бәяләмәсе (булган очракта); (6 пункт  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

7) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы бәяләмәсе (булган очракта); (7 пункт  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)  

8) хезмәт өлкәсендәге закон проекты буенча  Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен   җайга салу буенча  республика өчьяклы комиссиясе карары (булган очракта); (8 пункт  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

9) коррупциягә каршы бәйсез экспертиза  нәтиҗәләре буенча   бәяләмә (булган очракта). (9 пункт  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

10) Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә җайга салу йогынтысы бәяләнергә тиешле закон проектының җайга салу йогынтысын бәяләү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләр биргән  Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы бәяләмәсе. (10 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  2014 елның 9 июнендәге  3615-IV ДС номерлы карары белән кертелде; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карары редакциясендә)

11) җирле үзидарәне оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләрен җайга сала торган закон проектлары буенча Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы бәяләмәсен (булган очракта). (11 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карары белән кертелде)

4. Әгәр закон проекты депутат тарафыннан кертелсә,  депутатның закон чыгару инициативасы хокукы закон чыгару инициативасы тәртибендә  кертелгән закон проектын, Татарстан Республикасы Конституциясенең 76 статьясы һәм (яисә) әлеге Регламентның  84 статьясы  таләпләренә җавап бирми торган  закон проекты кертелгән очрактан тыш,  Дәүләт Советы утырышларында  мәҗбүри рәвештә  карау гарантияләнә.  (4 өлеш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

10) эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы закон проектының җайга салу йогынтысын бәяләү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләр биргән  Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы бәяләмәсе. (2014 елның  9 июнендәге 3615-IV ДС номерлы карары белән кертелде).

5. Дәүләт Советы Президиумы,  депутат берләшмәләренең һәм комитетларның, Дәү­­ләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең бәяләмәләрен исәп­кә алып, Татарстан Республикасы законы проектын Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә кертү өчен аның әзерлеге ту­рын­дагы мәсьәләне хәл итә, йә закон проектын эшләүне дәвам итү өчен җаваплы комитетка җибәрә. (5 пункт  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

6. Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кертелгән, беренче чиратта карау зарурлыгы турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме булган закон проектлары Дәүләт Советының якындагы утырышы көн тәртибенә кертеләләр.

 

12 бүлек.  Закон  проектларын карау һәм Татарстан Республикасы    законнарын  кабул  итү

 

93 статья

1. Дәүләт Советында закон проектларын карау, әгәр конкрет закон проектына карата Дәүләт Советы тарафыннан башка карар кабул ителмәсә, өч укылышта гамәлгә ашырыла.

2. Чираттагы финанс елына  һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында, чираттагы финанс елына  һәм план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында, хисап финанс елында Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында Татарстан Республикасы законнары проектлары Татарстан Республикасы Бюджет кодексында һәм  әлеге  Регламентта  билгеләнгән тәртиптә карала. (2 өлеш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

 

94 статья

1. Беренче укылышта карауга әзерләнгән закон проекты һәм аңа тиешле материаллар, шул исәптән Дәүләт Советы карары проекты, Дәүләт Советы утырышында закон проекты каралганчы   биш  көннән дә соңга калмыйча Дәүләт Советы  Аппараты тарафыннан  Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетына, депутатларга, Татарстан Республикасы прокуратурасына, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына   һәм  закон проектын керткән  закон чыгару хокукына ия субъектка җибәрелә. Әгәр сайланган депутатларның өчтән бер өлешеннән күбрәге үзләренә карата әлеге шартның үтәлмәвен белдерсә, закон проектын карау кичектерелә. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Татарстан Республикасы Конституциясенең 76 статьясындагы 3 өлешендә каралган закон проектлары Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча йә аның бәяләмәсе булганда карала. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 31 мартындагы 1541-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

3. Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә җайга салу йогынтысы бәяләнергә тиешле закон проектлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләр биргән  Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органының җайга салу йогынтысын бәяләү турында бәяләмәсе булганда карала.   (2014 елның  9 июнендәге 3615-IV ДС номерлы карары белән кертелде, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карары редакциясендә).

 

95 статья

1. Закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта каралганда, аның төп нигезләмәләре буенча, аны кабул итүнең  зарурлыгы турындагы  мәсьәлә буенча фикер алышына, закон проекты концепциясенә гомуми бәя бирелә.

2. Фикер алышу закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектның закон проекты турындагы нотыгыннан һәм җаваплы комитетның өстәмә нотыгыннан башлана. Әгәр закон проектын эшләү берничә комитетка йөкләнгән булса һәм алар аның төрле концепцияләрен  бирсәләр, җаваплы комитетның концепциясе бәяләмәсе белән килешмәгән башка комитетларның докладлары да тыңлана. Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә җайга салу йогынтысы бәяләнергә тиешле закон проектына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләр биргән  Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органының җайга салу йогынтысын бәяләү турында тискәре бәяләмәсе алынган очракта, җаваплы комитетның өстәмә нотыгында закон проектына карата тискәре искәрмәләрнең булуы әйтелергә һәм аларга карата комитетның дәлилләнгән фикере белдерелергә тиеш. (Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2014 елның  9 июнендәге  3615 номерлы, 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карарлары редакциясендә)

3. Закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан каралган очракта закон проектын керткән  закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект яисә аның вәкиле булмаса, закон проектын карау Дәүләт Советының башка утырышына күчерелә.

4. Закон проекты Дәүләт Советы утырышында кабат каралган очракта закон проектын керткән закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект яисә аның вәкиле булмаса,  җаваплы комитет вәкиленең тәкъдиме буенча закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан әлеге  закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектның яисә аның вәкиленең катнашыннан башка карала.  Мондый очракта закон проекты буенча фикер алышу җаваплы комитет вәкиле нотыгыннан башлана.

5. Закон проектын караганда депутатларның, Татарстан Республикасы Президентының, Та­тар­стан Республикасы Министрлар Кабинетының, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең,  Татарстан Республикасы  Прокурорының, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының, Дәүләт Советы Аппараты Хокук ида­рә­се вәкилләренең, экспертларның һәм  фикер алышуда катнашу өчен ча­кырылган башка затларның тәкъ­дим­нәре һәм искәрмәләре тың­лана. (5 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы,  2014 елның  13 февралендәге 3348 номерлы карарлары редакциясендә)

 

6. Татарстан Республикасы бюджеты акчалары  исәбеннән каплана торган чыгымнарны күздә тота торган закон проектларын караганда мәҗбүри рәвештә Татарстан Республикасы Президенты бәя­лә­мәсе тыңлана.

 

96 статья

1. Закон проектын беренче укылышта  карау нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы түбәндәге карарларның берсен кабул итәргә мөмкин:

1) закон проектын беренче укылышта кабул итәргә һәм, төзәтмәләр рәвешендә бирелгән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәп­кә алып, аны эшләүне дәвам итәргә;

2) закон проектын кире кагарга.

2. Әгәр тавыш бирү йомгаклары буенча закон проектын беренче укылышта кабул итәргә дигән  тәкъдим тавыш­ларның тиешле санын җыймаса, ул өстәмә тавыш бирмичә генә кире кагылган дип санала. Закон проекты буенча карар, өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советының тиешле карары белән рәсмиләштерелә. Әгәр закон проекты өчен депутатларның билгеләнгән саныннан күпчелеге хуплап тавыш бирсә, ул беренче укылышта кабул ителгән дип санала.

3.  Закон проекты беренче укылышта кабул ителгән очракта, Дәүләт Советы,  әлеге статьяның  6 өлешендә  билгеләнгән очрактан тыш,  закон проектына төзәтмәләр бирү һәм аны икенче укылышка кертү срогын  билгели.

4. Дәүләт Советы  түбәндәге карарларны кабул итәргә мөмкин:

1) закон проектын коррупциягә каршы экспертизага җибәрү турында;

2) закон проектын иҗтимагый экспертиза уздыру өчен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына җибәрү турында;

3) закон проектын халык фикер алышуына  чыгару  турында.

(4 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

5. Бер үк мәсьәлә буенча альтернатив закон проектлары кертелгәндә, Дәүләт Советы аларны беренче укылыш барышында берьюлы карый һәм алга таба эшләү өчен кайсын ни­гез итеп алу турында карар кабул итә, бу шулай ук башка за­кон проектларын кире кагуны да аңлата. Кире кагылган закон проектлары, беренче укы­лышта кабул ителгән закон проекты буенча хәлиткеч карар кабул ителгәнче, Дәүләт Советына тулысынча да, өлешчә дә кабат кертелә алмый.

6. Дәүләт Советы закон проектын бер утырыш барышында карау турында карар кабул итәргә мөмкин. Мондый очракта төзәтмәләр кертү срогы Дәүләт Советы утырышы көнендәге билгеле бер вакыт эчендә билгеләнә йә, депутатлар яисә закон чыгару инициативасы хокукына ия башка субъектлар йә аларның Дәүләт Советы утырышында катнашучы  вәкилләре каршы булмаса, Дәүләт Советы, әгәр уңай юридик һәм лингвистик экспертиза бәяләмәләре булса, закон проектын ике укылышта – икенче укылышка күчмичә генә беренче һәм өченче укылышларда кабул итү турында карар кабул итәргә мөмкин. (6 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

 

97 статья (97 статья Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

Закон проектын беренче укылышта кабул итү турында Дәүләт Советы  карары  һәм закон проекты  биш көн эчендә  Татарстан Республикасы Конституциясенең     76 статьясында күрсәтелгән  закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектларга  җибәрелә.

 

98  статья

1. Беренче укылышта кабул ителгән закон проектына төзәтмәләр, статьяларның редакцияләрен үзгәртү рәвешендә, йә  закон проектына конкрет статьялар өстәү рәвешендә, йә закон проектының конкрет сүзләрен, пунктларын, өлешләрен, статьяларын яисә башка нигезләмәләрен төшереп калдыру турындагы тәкъдимнәр рәвешендә язма рәвештә җаваплы комитетка кертелә. Тө­зәт­мәләр кертү срогы, Дәүләт Советы тарафыннан төзәтмәләр кертүнең башка срогы билгеләнмәгән булса, закон проекты беренче укылышта кабул ителгән көннән бер ай  тәшкил итә.

2. Татарстан Республикасы Конституциясенең 76 статьясында күрсәтелгән закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлар беренче укылышта кабул ителгән закон про­ек­ты­на төзәтмәләр кертергә хокуклы.

 

99 статья

1. Җаваплы комитет закон проектын, кергән төзәтмәләрне исәпкә алып, әгәр Дәүләт Советы  карары белән закон проектын икенче укылышка әзерләүнең башка срогы билгеләнмәгән булса, аны беренче укылышта кабул иткән көннән ике ай эчендә эшләп бетерә.

2.  Җаваплы комитет кертелгән төзәтмәләрне өйрәнә һәм  берләштерә. Комитет төзәтмәләрнең Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына  туры килү-килмәвенә бәйсез экспертиза ясарга хокуклы. Комитет төзәтмәләрне Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына каршы килә дип таныган очракта, ул бу хакта төзәтмә авторына хәбәр итә. Төзәтмәләр авторы җаваплы комитетта фикер алышу барышында аларны төгәлләштерергә йә аларны комитет каравыннан төшереп калдырырга хокуклы.  Закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект әлеге Регламентның 98 статьясындагы  1 өлешенең таләпләрен үтәмәгән очракта, җаваплы комитет төзәтмәләрне, аларны төзәтмәләр таблицаларына кертмичә, авторына кире кайтара.

3. Закон проектының статьялар буенча төркемләнгән тө­зәт­­мә­­ләре  җаваплы комитет утырышында каралырга тиеш,  закон проектын керткән закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектка йә аның вәкиленә, Дәүләт Советында Татарстан Республикасы  Президентының Тулы вәкаләтле вәкиленә, шулай ук карала торган закон проектына төзәтмәләр керткән закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектларга йә аларның вәкилләренә утырыш вакыты турында хәбәр ителә. Төзәтмәләр таблицасы алдан, алар, комитетта  каралганчы 14 көннән дә соңга калмыйча, закон проектын керткән  закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектка,  Дәүләт Советында Татарстан Республикасы  Президентының Тулы вәкаләтле вәкиленә, Татарстан Республикасы  прокуратурасына җибәрелә, шулай ук  Дәүләт Советы  Аппаратының Хокук идарәсенә юридик  экспертизага  тапшырыла. Аерым очракларда  Дәүләт Советы Рәисенең яисә Рәис  урынбасарларының рөхсәте белән  юридик экспертиза ясау срогы бер айга кадәр озайтылырга мөмкин.

4. Дәүләт Советы комитеты утырышында төзәтмәләрне карау тәртибе  комитет тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә. Төзәтмәләрне караганда комитет утырышында  закон чыгару инициативасы хокукына ия  субъектлар йә аларның вәкилләре,  Дәүләт Советында Татарстан Республикасы  Президентының вәкаләтле  вәкиле киңәш бирү тавышы  хокукы белән  катнашырга хокуклы. Комитет утырышында  төзәтмәләр буенча  фикер алышу барышында төзәтмә керткән  закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект йә аның вәкиле,  кертелгән төзәтмәләрнең редакциясен  нигезләп һәм төгәлләштереп, комитет билгеләгән вакыт чикләрендә чыгыш ясарга яисә аларны комитет каравыннан төшереп калдырырга хокуклы. Мондый чакта,  төзәтмә депутат тарафыннан кертелгән булса,  аның буенча  чыгыш ясау  өчен сүз  шул төзәтмәне керткән депутатка бирелә. Әгәр төзәтмә депутатлар төркеме тарафыннан кертелгән булса,  аның буенча  чыгыш ясау өчен сүз  депутатка – депутатлар төркеменең  үзләре  мөстәкыйль билгели торган вәкиленә бирелә. Әгәр төзәтмә Дәүләт Советы   комитеты  тарафыннан кертелгән булса, аның буенча чыгыш ясау  өчен сүз  аның комитет тарафыннан билгеләнә торган вәкиленә бирелә. Әгәр төзәтмә закон чыгару инициативасы хокукына ия башка субъект тарафыннан кертелгән булса, аның буенча чыгыш ясау  өчен сүз закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект тарафыннан вәкаләт бирелгән вәкилгә бирелә. Комитет Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең, экспертларның закон проекты буенча кергән искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен, коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләрен, иҗтимагый экспертиза нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы бәяләмәсен, шулай ук  закон проекты буенча халык фикер алышуы нәтиҗәсендә кергән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне карый. Кирәк булганда, комитет төзәтмәләрне караганда, шул исәптән закон проектының аерым нигезләмәләрен редакция ягыннан төгәлләштерү йә кертелгән төзәтмәләрне исәпкә алган нормаларның эчке каршылыгын бетерү максатларында, комитеттан тәкъдим ителгән төзәтмәләрне  гомумиләштерергә һәм хупларга хокуклы. Фикер алышу йомгаклары буенча  комитет төзәтмә белән килешергә һәм аны закон проекты текстына кертергә тәкъдим итәргә йә аны кире кагарга тәкъдим итәргә мөмкин. (4 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

5. Закон проекты, ко­митет утырышында карал­ган­нан соң, Дәүләт Советы тарафыннан икенче укылышта ка­ралырга тиешле закон проектлары исемлегенә кертү өчен Дәү­ләт Советы Президиумына җибәрелә. Җаваплы комитет кире кагуга тәкъдим ителгән төзәтмәләр таблицасын һәм комитет тарафыннан хупланган  төзәтмәләр таб­лицасын тәкъдим итә, аларда түбәндәге графалар булырга тиеш:

1) гамәлдәге законның үзгәреш кертү тәкъдим ителә торган  статьялары тексты (ул булган очракта);

2) беренче укылышта кабул ителгән закон проектының аерым статьялары тексты;

3)  авторы күрсәтелеп, төзәтмәнең эчтәлеге;

4) закон проекты текстының тәкъдим ителә торган төзәтмәне исәпкә алган яңа редакциясе.

 

100 статья

1. Чираттагы финанс  елына һәм  план чорына Татарстан Республикасы  бюджеты турында Татарстан Республикасы законы проекты Дәүләт Советы  тарафыннан икенче укылышта Дәүләт Советы билгели торган, әмма  күрсәтелгән закон проекты беренче укылышта кабул ителгән көннән 30 көннән дә артыграк  булмаган вакыт эчендә карала.

2. Закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлар үз төзәтмәләрен  җаваплы комитетка Дәүләт Советы билгели торган, әмма  чираттагы финанс  елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законы проекты беренче укылышта кабул ителгән көннән алып 12 көннән дә артыграк  булмаган вакыт эчендә җибәрәләр. Күрсәтелгән срокны  бозып кертелгән төзәтмәләр каралмый. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

3. Татарстан Республикасы  бюджеты чыгым өлешенең бүлекләре  һәм бүлекчәләре, максатчан  статьялары һәм чыгымнар төрләре буенча  ассигнованиеләрне арттыруны күздә тота торган төзәтмәләр аларны финанслау  чыганакларын күрсәтә торган төзәтмәләр белән  бергә бирелергә тиеш. Әлеге таләпкә туры килми торган төзәтмәләр, шулай ук Татарстан Республикасы бюджеты  акчаларын теләсә нинди оештыру-хокукый рәвешендәге дәүләткә карамаган оешмаларга бирүне күздә тота торган төзәтмәләр каралмый.

4. Җаваплы комитет закон проектының статьялары буенча, бюджет  чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре буенча, шул исәптән  чыгымнарның   ведомство структурасы буенча, шулай ук закон проектының башка кушымталары буенча  төркемләнгән  төзәтмәләр таблицасын төзи. Мондый чакта  бюджетның төп характеристикаларына кагылышлы һәм  йомгак күрсәткечләр булган төзәтмәләр, кагыйдә буларак, төзәтмәләр таблицасында соңыннан урнаштырыла. Тутырылган төзәтмәләр таблицасы  җаваплы комитет утырышында каралганчы  җиде көннән дә соңга калмыйча Татарстан Республикасы  Хисап палатасына һәм  юридик экспертизага  Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсенә тапшырыла. Төзәтмәләр таблицасы Дәүләт Советы  комитетларына, шулай ук  әлеге  Регламентның 99 статьясындагы 3  өлешендә күрсәтелгән башка субъектларга җаваплы комитет утырышында  каралганчы  ике көннән дә соңга калмыйча җибәрелә.

5.  Татарстан Республикасы  бюджетының чыгым  өлеше бүлекләре һәм  бүлекчәләре, максатчан статьялары һәм чыгымнар төрләре буенча  ассигнованиеләрне үзгәртүне күздә тоткан төзәтмәләр буенча закон проектын керткән закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектның яисә ул вәкаләт биргән затларның фикере мәҗбүри рәвештә тыңлана.

6. Татарстан Республикасы бюджеты турындагы һәм  Татарстан Республикасы  Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы законнарга үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектлары әлеге статьяның 3 – 5  өлешләрендә билгеләнгән таләпләрне исәпкә алып  карала. (6 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

 

101 статья

1. Икенче укылышка әзерләнгән закон проекты аңа төзәтмәләр таблицалары, Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе бәяләмәсе белән  бергә Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, депутатларга, Татарстан Республикасы прокуратурасына, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына, закон проектын керткән закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектка Дәүләт Советы тарафыннан икенче укылышта каралганчы биш көннән дә соңга калмыйча җибәрелә.

2.  Әгәр җаваплы комитетның фикере  буенча закон проектын Дәүләт Советы тарафыннан икенче укылышта карауга әзерләү максатка ярашлы түгел дип  йә закон проекты үзенең актуальлеген югалткан дип саналса, җаваплы комитет Дәүләт Советы каравына әлеге закон проектын караудан төшереп калдыру турында дәлилләнгән тәкъдим кертә.

3. Әлеге закон проектын Дәүләт Советы каравыннан төшереп калдыру турындагы карар депутатларның билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

 

102 статья

Дәүләт Советы Президиумы икенче укылышка әзерләнгән закон проектын  Дәүләт Советы тарафыннан чираттагы утырышта кара­у  өчен закон проектлары исемлегенә кертү турында карар ка­бул итә.

 

103 статья

1. Закон проектын Дәүләт Советында икенче укылышта карый башлаганда җаваплы комитет рәисе яисә аның вәкиле доклад белән чыгыш ясый.

2. Докладчы комитетта закон проектын карау йомгаклары, кертелгән төзәтмәләр, бәяләмәләр һәм аларны карау нәтиҗәләре хакында хәбәр итә.

3. Рәислек итүче депутат  берләшмәләренең, депутат­ла­р­ның яисә закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектларның йә Дәүләт Советы утырышында  катнашучы аларның  вәкилләренең җаваплы комитет хуплаган  һәм икенче укылышта каралучы закон проекты текстына кертү өчен тәкъдим ителә торган тө­зәт­мәләргә карата каршылыклары булу-булмавын ачыклый. Әгәр каршылыклар булмаса, рәислек итүче  җаваплы комитет тарафыннан хупланган төзәтмәләрне тулаем кабул итү турындагы мәсьәләне тавышка куя. Әгәр җаваплы комитет тарафыннан хупланган һәм кабул итүгә тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең кайберләрен закон проектына кертүгә каршылыклар булса,  рәислек итүче башта  җаваплы комитет тарафыннан хупланган һәм аларга карата каршылыклар булмаган төзәтмәләрне кабул итү турындагы мәсьәләне, ә аннары  каршылыклар булган төзәтмәләрнең һәркайсын аерым-аерым тавышка куя. Каршылыклар булган төзәтмә авторы,  җаваплы комитет  вәкиле,   шулай     ук депутат яисә закон чыгару инициативасы хокукына ия башка субъект йә аның вәкиле  чыгышларында  үз  позицияләрен нигезли алалар. Төзәтмә депутатлар төркеме тарафыннан бирелгән очракта, аны нигезләп, депутат – төзәтмә инициаторларының вәкиле чыгыш ясый. Шуннан соң тиешле төзәтмәне кабул итү турындагы мәсьәлә тавышка куела.

4. Төзәтмәләр (төзәтмә) кабул итү турындагы карар депутатларның билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә. Әгәр тавыш бирү йомгаклары буенча мондый тәкъдим  кирәкле  тавышлар санын җыймаса, төзәтмә өстәмә тавыш бирмичә генә кире кагылган дип санала.

5. Шуннан соң Дәүләт Советы җаваплы комитет тарафыннан кире кагылуга тәкъдим ителүче төзәтмәләрне карауга  күчә. Рәислек итүче депутатларның  яисә закон чыгару инициативасы хокукына ия башка субъектларның йә Дәүләт Советы  утырышында катнашучы аларның вәкилләренең җаваплы комитетның күрсәтмәләренә карата каршылыклары булу-булмавын ачыклый. Әгәр каршылыклар булмаса,  кире кагылуга тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр  (ә әгәр каршылыклар булса – кире кагуга каршылыклар булмаган төзәтмәләр) кире кагу  өчен тавышка куела. Төзәтмәләрне кире кагу турындагы карар депутатларның билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән  кабул ителә.

6. Әгәр Дәүләт Советы  төзәтмәләрне кире кагу турында  җаваплы комитет  фикере белән  килешсә,  рәислек итүче төзәтмәләр авторларында кире кагуга карата  каршылыклар булган төзәтмәләрне тавышка куя.  Төзәтмә авторы һәм  җаваплы комитет вәкиле  үз позицияләрен чыгышларында  нигезли алалар. Төзәтмә депутатлар төркеме тарафыннан бирелгән очракта, аны нигезләп, төзәтмә инициаторы вәкиле чыгыш ясый. Шуннан соң  төзәтмәне кабул итү турындагы  тәкъдим тавышка куела.

7. Әгәр җаваплы комитет тарафыннан кире кагуга тәкъдим ителүче төзәтмәләр таблицасы өчен тавыш биргәндә Дәүләт Советы  җаваплы комитет тәкъдиме белән килешмәсә, рәислек итүче төзәтмәләрнең һәркайсын аерым-аерым тавышка куя. Төзәтмә авторы һәм  җаваплы комитет вәкиле  үз позицияләрен чыгышларында нигезли алалар. Шуннан соң төзәтмәне кабул итү турындагы тәкъдим тавышка куела.

8. Төзәтмәләр буенча тавыш бирү тәмамланганнан соң, рәислек итүче закон проектын икенче укылышта кабул итү турындагы тәкъдимне тавышка куя. Закон проектын икенче укылышта кабул итү турындагы карар депутатларның билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә һәм,  өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советы карары белән рәсмиләштерелә.

81. Закон проектын икенче укылышта кабул итү турында Дәүләт Советы карарында закон проекты белән кабул ителүе каралган норматив хокукый актлар проектларын әзерләү хакында, аларны Дәүләт Советына тәкъдим итү срокларын күрсәтеп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать булырга мөмкин. (81 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 26 декабрендәге 3269-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

9. Тавыш бирү йомгаклары буенча закон проектын икенче укылышта кабул итү турындагы тәкъдим тиешле тавышлар санын җыймаса, закон проекты җаваплы комитетка эшләп бетерү өчен кире кайтарыла йә Дәүләт Советы закон проектын кире кагу турында карар кабул итәргә мөмкин. Закон проектын эшләп бетерү өчен кире кайтарганда Дәүләт Советы, икенче укылыш барышында Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән төзәтмәләрне исәпкә алып, әлеге закон проектына төзәтмәләрне кабат кертү өчен срок билгеләргә мөмкин.

10. Депутат берләшмәләренең, депутатларның яисә закон чыгару инициативасы хокукына ия  башка субъектларның йә аларның Дәүләт Советы  утырышында катнашучы вәкилләренең  каршылыклары булмаса, әгәр закон проекты икенче укылышта  кабул ителгән көндә  аның  төгәл тексты булса,  закон проектына  юридик  һәм  лингвистик экспертиза уздырылган булса һәм  тиешле  уңай нигезләмәләр булса, җаваплы  комитет тәкъдиме буенча закон  тулаем кабул ителергә мөмкин.

11. Әгәр беренче укылышта кабул ителгән закон проектына  закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлардан төзәтмәләр кермәсә, җаваплы комитет тәкъдиме буенча, Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең уңай бәяләмәсе булса, әлеге закон проектын икенче укылышта кабул иткәннән соң аны тулаем кабул итү турында тавыш бирү уздырылырга мөмкин.

 

104 статья

1. Икенче укылышта кабул ителгән закон проекты Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе катнашында ихтимал эчке юридик каршылыкларны Дәүләт Советы билгеләгән вакытта бетерү,  статьяларның үзара дөрес бәйләнешен булдыру һәм аны икенче укылышта караганда закон проекты текстына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә кирәкле редакция төзәтмәсе өчен җаваплы комитетка, закон проекты текстының лингвистик таләпләргә туры килүен тикшерү өчен Дәүләт Советы Аппаратының Документлар белән тәэмин итү идарәсенә һәм Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Дәүләт Советы комиссиясенә җибәрелә.

2. Бу эш тәмамлангач, закон проекты 14 көн эчендә Дәүләт Советы  Президиумына өченче укылышта карала торган закон проектлары исемлегенә кертү өчен җибәрелә.

3. Өченче укылышка әзерләнгән закон проекты Дәүләт Советы  Аппаратының Хокук идарәсе бәяләмәсе һәм закон проектына өстәп бирелә торган башка материаллар белән бергә Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, депутатларга, Татарстан Республикасы  прокуратурасына һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына Дәүләт Советы тарафыннан өченче укылышта каралганчы  биш көннән дә соңга калмыйча җибәрелә.

4. Әгәр җаваплы комитетның фикере  буенча закон проектын Дәүләт Советы тарафыннан өченче укылышта карауга әзерләү максатка ярашсыз булса йә закон проекты үзенең актуальлеген югалтса, җаваплы комитет Дәүләт Советы каравына әлеге закон проектын караудан төшереп калдыру турында дәлилләнгән тәкъдим кертә.

5. Әлеге закон проектын Дәүләт Советы каравыннан төшереп калдыру турындагы карар депутатларның билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

6. Бер үк Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында берничә закон проектын караганда, күрсәтелгән законнар проектларын икенче укылышта караганнан соң  Дәүләт Советы  җаваплы комитет тәкъдиме белән  бу проектларны берләштерү турында карар кабул итәргә һәм  җаваплы комитетка алар буенча  бердәм Татарстан Республикасы  законы проектын әзерләүне йөкләргә мөмкин.

 

105 статья

1. Дәүләт Советы Президиумы закон проектын өченче укылышта карау өчен, ягъни аны закон итеп кабул итү максатында тавышка кую өчен, Дәүләт Советына кертә.

2. Закон проектын өченче укылышта караганда аңа төзәтмәләр кертү һәм тулысынча йә аерым статьялар, бүлекләр, кисәкләр буенча фикер алышуга кире кайту рөхсәт ителми.

3. Тавыш бирүдә катнашкан депутатлар  саныннан  күпчелек тавыш белән хупланган депутатлар таләбе  буенча йә җаваплы комитет тәкъдиме буенча, шулай ук  Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе бәяләмәсе буенча рәислек итүче закон проектын тулаем йә аның аерым статьяларын  икенче укылышта карау  процедурасына кире кайту турындагы мәсьәләне тавышка куярга тиеш.

4. Икенче укылыш процедурасына кире кайту турындагы карар тавыш бирүдә катнашкан депутатларның күпчелек тавышы белән кабул ителә.

5. Закон проекты тавышка татар һәм рус телләрендә куела.

6. Татарстан Республикасы законы өчен депутатларның билгеләнгән саныннан күпчелеге хуплап тавыш бирсә,  әгәр Татарстан Республикасы  Конституциясендә башкасы каралмаган булса, ул кабул ителгән дип санала. Законны кабул итү турындагы карар, өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советының тиешле карары белән рәсмиләштерелә.

 

106 статья

1. Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы законы 14 календарь көн эчендә Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә.

2. Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән закон Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары  тәңгәллеген билгеләү  буенча Дәүләт Советы комиссиясе бәяләмәсен алганнан соң гына Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә.

3. Дәүләт Советы тарафыннан закон кабул ителгәннән соң, закон текстына нинди дә булса үзгәрешләр, шул исәптән законның мәгънәсен һәм эчтәлеген үзгәртерлек редакция төзәтмәләре кертү, әлеге статьяның 4 өлешендә каралган очраклардан тыш,  рөхсәт ителми.

4. Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы законын аны Татарстан Республикасы Президентына имзалау өчен җибәргәнгә кадәр Дәүләт Советы  тарафыннан кабат карау түбәндәге очракларда рөхсәт ителә:

1) шул чорда Татарстан Республикасы законына үзгәреш кертүне таләп итә торган федераль законнар үз көченә керүгә бәйле рәвештә;

2) шул чорда суд карары үз көченә керүгә бәйле рәвештә.

Татарстан Республикасы законын әлеге өлештә каралган очракларда кабат карау зарурлыгы турында карар Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан кабул ителә, бу хакта Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителә.

Әлеге өлештә каралган очракларда Татарстан Республикасы законын кабат карау шушы Регламентта Татарстан Республикасы законнары проектларын өченче укылышта карауга карата билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә гамәлгә ашырыла.

5. Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы законын татар һәм рус телләрендә имзалый һәм халыкка җиткерә йә күрсәтелгән законны ул кергән мизгелдән  14 календарь көн эчендә кире кага.

6.  Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Татарстан Республикасы законы кире кагылган очракта, әлеге закон депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелек тавышы белән элек кабул ителгән редакциясендә хупланырга мөмкин.

7. Элек кабул ителгән редакциясендә хупланган Татарстан Республикасы законы Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кабат кире кагыла алмый, һәм ул, имзаланып, җиде көн эчендә халыкка җиткерелергә тиеш.

8. Законның аерым нигезләмәләрендә барлыкка килгән каршылыкларны бетерү өчен килештерү комиссиясе төзелә, ул   төзелгән көненнән ике айдан да соңга калмыйча законны карарлар кабул итү өчен Дәүләт Советы Президиумына кертә.

9. Килештерү комиссиясенең составы җаваплы комитет, Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт- хокук идарәсе, закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект вәкилләреннән һәм законны эшләүчеләрдән Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан төзелә.

10. Татарстан Республикасы Президенты каршылыклары, килештерү комиссиясенең бәяләмәсе аларны якындагы утырышларның берсендә карау турындагы күрсәтмә белән депутатларга җибәрелә.

11. Татарстан Республикасы Президенты каршылыклары карала торган Дәүләт Советы утырышын уздыру турында Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителә.

12. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кире кагылган Татарстан Республикасы законын кабат караганда бары тик килештерү комиссиясенең тәкъдимнәре буенча гына фикер алышына. Башка өстәмә төзәтмәләр Дәүләт Советы тарафыннан каралмый. Килештерү комиссиясенең тәкъдимнәре буенча карар депутатларның билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш  белән кабул ителә. Шуннан соң Татарстан Республикасы законын кабат кабул итү турындагы тәкъдим килештерү комиссиясе редакциясендә тавышка куела. Татарстан Республикасы законын кабат кабул итү турындагы карар, өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советы карары белән рәсмиләштерелә.

13. Дәүләт Советы тарафыннан кабат кабул ителгән Татарстан Республикасы законы әлеге статьяда билгеләнгән тәртиптә имзалау һәм халыкка җиткерү өчен  Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә.

 

13 бүлек. Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм                   өстәмәләр кертү турындагы закон проектларын карау үзенчәлекләре

 

107 статья

Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгә­реш­ләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон проектларын карау Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм әлеге Регламентта каралган тәртиптә өч укылышта  гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында закон проекты беренче укылышта депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең  күпчелек тавышы  белән  кабул ителә. Закон проекты буенча  карар, өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советы  карары итеп   рәсмиләштерелә.

 

108 статья

1. Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон проектына төзәтмәләрнең һәркайсы  аерым тикшерелә һәм тавышка куела. Төзәтмә депутатларның  билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең тавышы   белән кабул ителә.

2. Закон проектын икенче укылышта кабул итү турындагы карар  депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелек тавышы белән кабул ителә.

 

109 статья

1. Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон проекты текстын тикшергәннән соң һәм булган юридик каршылыкларны бетергәннән соң  Дәүләт Советы депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелек тавышы белән  законны тулаем кабул итә.

2. Законны кабул итү турындагы карар, өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советының тиешле карары белән рәсмиләштерелә. 

 

110 статья

1. Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кире кагылган очракта, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тигез нигезләрдә килешү комиссиясе төзи.

2. Депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелек тавышы белән элек кабул ителгән редакциядә хупланган Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кире кагылмый һәм җиде көн эчендә халыкка җиткерелергә  тиеш.

 

14 бүлек. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт                  Думасында Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыруы

 

111 статья

 Дәүләт Советы Россия Федерациясе Конституциясенең 104 статьясы нигезендә   Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында (алга  таба – Дәүләт Думасы) закон чыгару инициативасы хокукына ия.

 

112 статья

1. Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлар Дәүләт Думасына  закон чыгару инициативасы белән мөрәҗәгать итү турында Дәүләт Советына тәкъдим (алга таба шулай ук – закон чыгару инициативасы) кертергә хокуклы. Бу чакта Дәүләт Советына түбәндәгеләр тапшырылырга тиеш:

1) федераль закон проекты тексты;

2) федераль закон проектына законнар белән җайга салу предметы булган һәм тәкъдим ителүче закон проектының концепциясе бәян ителгән аңлатма язуы;

3) федераль закон проектын кабул итүгә бәйле рәвештә үз көчен югалткан дип танылырга, туктатып торылырга, үзгәртелергә яисә кабул ителергә тиешле федераль законнар актларының исемлеге;

4) финанс-икътисадый нигезләү (гамәлгә ашыру матди чыгымнар таләп итә торган закон проекты кертелгән очракта);

5) закон чыгару инициативасы тәртибендә тәкъдим ителгән федераль закон   проектын Дәүләт Думасына кертү турында Дәүләт Советы карары проекты;

6) закон чыгару инициативасын Дәүләт Советына кертү һәм Дәүләт Советында аны караганда вәкил билгеләү турында Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектның карары (коллегиаль орган өчен).

 2.  Федераль закон проекты һәм  әлеге статьяның 1 өлешендә күрсәтелгән аңа өстәлеп бирелә торган  материаллар Дәүләт Советына Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә кәгазьдә басылган килеш һәм санлы саклагычларда кертелә.

3. Дәүләт Советына кертелә торган Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы Дәүләт Думасы Регламентында билгеләнгән таләпләр нигезендә рәсмиләштерелергә тиеш.

 

113 статья

1.  Закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлар тарафыннан Дәүләт Советына кертелгән федераль закон проекты һәм аңа материаллар алдан карау һәм  искәрмәләр, тәкъдимнәр  әзерләү өчен Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан тиешле профильле комитетка һәм бәяләмә бирү өчен Дәүләт Советы  Аппаратының Хокук идарәсенә җибәрелә.

2. Дәүләт Советы  Аппаратының Хокук идарәсе бәяләмәсен исәпкә алып,  федераль закон проекты Дәүләт Советы каравына кертелгәнче,  Дәүләт Советы  Секретаре тарафыннан  Дәүләт Думасы Аппаратына  алдан эксперт  бәяләмәсе  ясау  өчен җибәрелергә мөмкин.

3. Әгәр Дәүләт Советына кертелгән закон чыгару инициативасы әлеге Регламент, Дәүләт Думасы Регламенты  таләпләренә туры килмәсә яисә аның буенча әлеге Регламентның 112 статьясында күрсәтелгән кирәкле материаллар тапшырылмаган булса, закон чыгару инициативасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе тәкъдиме  буенча Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектка закон чыгару инициативасына билгеләнгән таләпләрне үтәү өчен кире кайтарыла. Күрсәтелгән таләпләрне үтәгәннән соң закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект закон чыгару инициативасын кабат Дәүләт Советы Рәисенә җибәрергә хокуклы.

4. Профильле комитет, кергән бәяләмәләрне һәм  фикерләрне исәпкә алып, федераль закон проектын карау нәтиҗәләре буенча, Дәүләт Советы Президиумына  тәкъдим итеп,  түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

1) закон чыгару инициативасын Дәүләт Советы  утырышы көн тәртибенә кертергә;

2) закон чыгару инициативасын аның инициаторына, шул исәптән  федераль закон проектын  һәм (яисә) аңа  өстәлеп бирелүче материалларны  эшләп бетерү өчен кайтарып бирергә.

5. Закон чыгару инициативасы Дәүләт Советы тарафыннан каралганчы,  федераль закон проектын керткән закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект  профильле комитет карары буенча яисә үз инициативасы белән түбәндәгеләргә хокуклы:

1) федераль закон проектының текстын һәм (яисә) аңа  өстәлеп бирелүче материалларны үзгәртергә;

2)  үзе керткән закон чыгару инициативасын язма гариза нигезендә кире алырга.

6. Әлеге  статьяның 5 өлешендәге 2 пунктында каралган очракта закон чыгару инициативасы инициаторга Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан кире кайтарыла.

 

114 статья

1. Закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыру тәртибендә Дәүләт Думасына федераль закон проектын кертү турындагы карар сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә һәм, өстәмә тавыш бирмичә генә, тиешле карар белән рәсмиләштерелә.

2. Дәүләт Советы карарында федераль закон проектын комитетларда һәм Дәүләт Думасы утырышында караганда аның буенча эш итүне Дәүләт Советының кемгә йөкләве конкрет күрсәтелә.

3. Дәүләт Думасына кертү өчен әзерләнгән федераль закон проекты өстәлеп бирелә торган  материаллар һәм Дәүләт Советы карары белән бергә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм (яисә) Россия Федерациясе Югары Судына бәяләмә бирү өчен һәм (яисә) рәсми фикерләр әзерләү өчен Дәүләт Думасы Регламентының 105 статьясында билгеләнгән очракларда җибәрелә.

4. Тискәре бәяләмә һәм (яисә) рәсми фикер алынганда, закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыру тәртибендә Дәүләт Думасына федераль закон проекты кертү турындагы мәсьәлә  түбәндәге карарларның берсен кабул итү  тәкъдиме белән Дәүләт Советы каравына кертелә: федераль закон проектын  эшләп бетерү өчен  профильле комитетка кире  кайтарырга; караудан төшереп калдырырга; тискәре бәяләмә һәм (яисә) рәсми фикер белән федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертергә.

5. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең һәм (яисә) Россия Федерациясе Югары Судының уңай бәяләмәсен һәм (яисә) рәсми фикерен алганда, шулай ук федераль закон проектын тискәре бәяләмә һәм (яисә) рәсми фикер белән Дәүләт Думасына кертү турында Дәүләт Советы тарафыннан карар кабул ителгәндә, федераль закон проекты аңа өстәлеп бирелә торган  материаллар  һәм Дәүләт Советы карары белән бергә Дәүләт Думасы Рәисенә җибәрелә.

6. Дәүләт Думасы комитеты һәм (яисә) Дәүләт Думасы Советы Дәүләт Советы тарафыннан кертелгән закон чыгару инициативасын кире кагу турындагы күрсәтмә белән карар кабул иткән һәм шуңа бәйле рәвештә алга таба аны закон итеп  кабул итү перспективасы  булмаган очракта, Дәүләт Советы аның тиешле профильле комитеты тәкъдиме буенча Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы тәртибендә кертелгән федераль закон проектын кире алу турында карар кабул итәргә мөмкин.

7. Закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыру тәртибендә Дәүләт Думасына федераль закон проекты кертү турында яисә закон чыгару инициативасы тәртибендә Дәүләт Думасына кертелгән федераль закон проектын кире алу турында карар кабул иткәндә әлеге статьяның 1 һәм 6 өлешләре нигезендә шушы мәсьәлә буенча депутат берләшмәләренең фикере тыңланырга мөмкин.

 

115 статья

1. Дәүләт Думасына бәяләмәләр тапшыру өчен Дәүләт Советына кергән федераль законнар проектлары, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарыннан кергән закон чыгару инициативалары  һәм мөрәҗәгатьләре карау һәм  тәкъдимнәр, искәрмәләр әзерләү өчен  тиешле профильле комитетка һәм бәяләмә бирү өчен Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсенә җибәрелә. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Профильле комитет, Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең бәяләмәсен исәпкә алып, шулай ук Татарстан Республикасы  башкарма хакимияте органнарының фикерен исәпкә алып, федераль законнар проектлары буенча, ә кирәк булганда,  Россия Федерациясе  субъектлары  дәүләт хакимиятенең закон чыгару  (вәкиллекле) органнарының закон чыгару инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре буенча  үз тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен Дәүләт Советы каравына кертә. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

3. Комитетларның  һәм Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең уңай бәяләмәсе булганда,  рәислек итүче тәкъдиме буенча Дәүләт Советы  федераль законнар, закон чыгару инициативалары проектларын һәм Россия Федерациясе  субъектлары  дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарының мөрәҗәгатьләрен гомуми исемлек буенча карау турында карар кабул итәргә мөмкин. (3 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

4. Федераль законнар проектларына фикерләр  һәм  Россия Федерациясе  субъектлары  дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарының закон чыгару инициативалары, мөрәҗәгатьләре буенча карарлар Дәүләт Советы карары (карарлары) итеп рәсмиләштерелә. (4 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

 

116 статья

1. Уртак карамактагы мәсьәләләр буенча  Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән һәм  Дәүләт Советына  төзәтмәләр бирү өчен кертелгән  федераль закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан  30 көн эчендә яисә төзәтмәләр кертү  өчен Дәүләт Думасы тарафыннан билгеләнгән  башка срокта карала.

2. Дәүләт Советы Рәисе  тәкъдим ителгән федераль закон проектына карата  төзәтмәләр әзерләү зарурлыгын билгеләү өчен  аны профильле комитет каравына җибәрә.

3.  Федераль закон проектына төзәтмәләр Дәүләт Думасы Регламентында билгеләнгән таләпләр нигезендә рәсмиләштерелә.

4. Әзерләнгән төзәтмәләр профильле комитет тарафыннан Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсенә  юридик экспертиза  уздыру өчен җибәрелә.

5. Федераль закон проектына төзәтмәләрне карау нәтиҗәләре буенча  профильле комитет, Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе бәяләмәсен исәпкә алып, федераль закон проектына төзәтмәләр таблицасын һәм  Дәүләт Советының тиешле карары проектын әзерли һәм аларны Дәүләт Советы  Президиумына Дәүләт Советының чираттагы утырышы көн тәртибенә кертү өчен җибәрә.

6. Федераль закон проектына  төзәтмәләр кертү турында Дәүләт Советы карары сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә һәм төзәтмәләр таблицасы белән бергә Дәүләт Думасына җибәрелә. 

 

15 бүлек. Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законын карау тәртибе

 

117 статья

1. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советыннан (алга таба – Федерация Советы) Дәүләт Советына карау өчен кертелгән Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законын Дәүләт Советы  Рәисе Дәүләт Советы комитетларына, депутат берләшмәләренә һәм Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсенә җибәрә.

2. Дәүләт Советы  Рәисе Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законын Дәүләт Советы  утырышында карауга әзерләү өчен өч көн эчендә җаваплы комитетны  һәм аны карау срокларын билгели.

3. Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законы буенча искәрмәләр һәм тәкъдимнәр  шушы Россия Федерациясе  законы Федерация Советыннан Дәүләт Советына кергән көннән алып 14 көннән дә соңга калмыйча җаваплы комитетка тапшырыла.

 

118 статья

1. Җаваплы комитет Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан билгеләнгән срокларда түбәндәге карарларның берсен тәкъдим итә: Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законын хупларга;  Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законын хупламаска.

2. Җаваплы комитет Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законын, Дәүләт Советы карары проектын һәм әлеге мәсьәлә буенча үзенең бәяләмәсен Дәүләт Советы Президиумына җибәрә.

3. Дәүләт Советы  Президиумы, Дәүләт Советы комитетларының, Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең бәяләмәләрен исәпкә алып, Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законының аны Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә кертү өчен әзерлеге турындагы мәсьәләне хәл итә.

 

119 статья

1. Дәүләт Советы Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законын ул  Федерация Советыннан Дәүләт Советына кергән көннән алып 30 көннән дә соңга калмыйча карый.

2. Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законы буенча фикер алышу җаваплы комитетның нотыгыннан башлана.

3. Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законы хакында фикер алышулар нәтиҗәләре буенча рәислек итүче аны хуплау турындагы мәсьәләне тавышка куя.

4. Сайланган депутатлар саныннан яртысыннан күбрәге  Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законын хуплап тавыш бирсә, ул Дәүләт Советы тарафыннан хупланган дип санала.

5. Әгәр  тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законын хуплау турындагы тәкъдим тиешле тавышлар санын җыймаса, ул өстәмә тавыш бирмичә генә хупланмаган дип санала.

6. Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законын хуплау яисә хупламау турындагы карар, өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советының тиешле карары белән рәсмиләштерелә.

7. Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Федерация Советыннан Дәүләт Советына ике һәм аннан күбрәк Россия Федерациясе законы кергән очракта, Дәүләт Советы күрсәтелгән һәр закон буенча аерым карар кабул итә.

 

120 статья

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында Россия Федерациясе законын хуплау (хупламау) турында федераль законнарда билгеләнгән срокларда Дәүләт Советы кабул иткән карар Федерация Советына җибәрелә.

 

16 бүлек. Дәүләт Советында закон проекты эшен планлаштыру

 

121 статья

1. Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге чираттагы елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы нигезендә гамәлгә ашырыла.

2. Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы комитетлар эшчәнлегенең төп юнәлешләрен чагылдыра торган бүлекләрдән төзелә һәм мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләрдән тора:

1) Дәүләт Советында карауга планлаштырыла торган законнар проектларының, шул исәптән федераль законнар проектларының (әлеге бүлектә алга таба – закон проектлары) исемнәре;

2) конкрет закон проекты буенча закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектның исеме;

3) Дәүләт Советына конкрет закон проектын тапшыруның планлаштырылган сроклары;

4) законнар белән  җайга салу предметын һәм тәкъдим ителә торган закон проекты концепциясен кыскача нигезләү.

 

122 статья

1. Закон чыгару инициативасы хокукына ия барлык субъектларга чираттагы елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын  төзи башлау турында Дәүләт Советы Рәисе хаты белән агымдагы ел тәмамланырга өч айдан да соңга калмыйча хәбәр ителә. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Чираттагы елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы буенча тәкъдимнәр закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлар тарафыннан профильле комитетка агымдагы ел тәмамланырга ике айдан да соңга калмыйча җибәрелә, һәм аларда әлеге Регламентның 121 статьясының 2 өлешендә каралган белешмәләр булырга тиеш.

3. Чираттагы елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты агымдагы ел тәмамланырга бер айдан да соңга калмыйча закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлардан кергән  тәкъдимнәр нигезендә Дәүләт Советының профильле комитеты тарафыннан төзелә.

4. Чираттагы елга Дәүләт Советында закон  проекты эшенең якынча планы  Дәүләт Советы карары белән, кагыйдә буларак, агымдагы ел тәмамланганчы раслана.

 

 

123 статья

1. Дәүләт Советында закон проекты эшенең  якынча планын гамәлгә ашыру  аның тарафыннан билгеләнгән срокларда башкарыла.

2. Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планына үзгәрешләр, шул исәптән закон проектларын тәкъдим итү срокларын үзгәртү өлешендә, тиешле закон чыгару хокукына ия субъектның дәлилләнгән мөрәҗәгатенә нигезләнеп, Дәүләт Советы тарафыннан профильле комитет тәкъдиме буенча кертелә.

3. Дәүләт Советында закон проекты эшенең  якынча планын гамәлгә ашыруны тикшереп тору  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары тарафыннан башкарыла.

 

V КИСӘК

ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ ТАРАФЫННАН ҮЗ КАРАМАГЫНА КЕРТЕЛГӘН МӘСЬӘЛӘЛӘРНЕ КАРАУ

 

17 бүлек. Татарстан Республикасы Президентының вазыйфага керешүе.               Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык белдерү (17 бүлек исеме Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

 

124 статья (124 статья Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

"Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законның 18 статьясы һәм Татарстан Республикасы Конституциясенең 93 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советы утырышында тантана барышында ант иткән вакыттан вазыйфага керешә.

 

125 статья

1. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфага керешкәндә ант итү Татарстан Республикасы Конституциясенең 93 статьясы, әлеге Регламент һәм Дәүләт Советы карары белән расланган тәртип нигезендә  үткәрелә. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфага керешү тантанасы үткәрелә торган Дәүләт Советы утырышы (алга таба әлеге  статьяда – Дәүләт Советы утырышы) датасы, Татарстан Республикасының гамәлдәге Президенты һәм Татарстан Республикасының яңа сайланган Президенты фикерләрен искә алып, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан билгеләнә. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

3. Дәүләт Советы утырышы тантаналы утырышларны үткәрүгә карата әлеге Регламентта һәм әлеге статьяда билгеләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып уздырыла.

4. Дәүләт Советы утырышын әзерләүне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән берлектә Дәүләт Советы Президиумы гамәлгә ашыра.

5. Дәүләт Советы утырышында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары законнар нигезендә башкарыла.

 

126 статья

1. Дәүләт Советы федераль законда, Татарстан Республикасы Конституциясендә билгеләнгән очракларда Татарстан Республикасы  Президентына ышанычсызлык белдерергә хокуклы.

2. Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык белдерү турында дәлилләнгән тәкъдим Дәүләт Советына депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә өчтән бере инициативасы белән,  Дәүләт Советы  карары проектын һәм ышанычсызлык белдерү инициативасы белән чыккан депутатларның исемлеген, шулай ук үз көченә кергән суд карарларының һәм  Татарстан Республикасы Президенты  актларын бастырып чыгару нәтиҗәсендә гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен массакүләм бозуны таныклаучы документларның, бүтән белешмәләрнең күчермәләрен кушып, язма рәвештә кертелә.

3. Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык белдерүгә бәйле мәсьәләләрне алдан карауны Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы  комитетларының берсенә йөкли, йә күрсәтелгән мәсьәләләрне алдан карау өчен Дәүләт Советы  Президиумы тәкъдиме белән  Дәүләт Советы  депутатлардан  махсус комиссия төзергә мөмкин.

4. Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советында аның вәкаләтле вәкиле яисә Татарстан Республикасы Президентының башка рәсми вәкиле Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык белдерү турында кертелгән тәкъдимгә бәйле рәвештә Дәүләт Советы  утырышында белдерү белән чыгыш ясарга хокуклы.

5. Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык белдерү турындагы тәкъдим буенча фикер алышулар барышында депутатлар Татарстан Республикасы Президентына, Дәүләт Советында аның вәкаләтле вәкиленә яисә Татарстан Республикасы Президентының башка рәсми вәкиленә сораулар бирә, әлеге мәсьәлә буенча үз фикерләрен җиткерә алалар.

6. Дәүләт Советы, аның комитетлары Татарстан Республикасы Президенты  гамәлләренең һәм карарларының Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәве турында бәяләмә бирү хакында "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законында  билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Конституция судына гарызнамә белән  мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  Татарстан Республикасы Конституция суды бәяләмәсе Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык турында карар кабул иткәндә Дәүләт Советы  тарафыннан исәпкә алына.

7. Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык турында Дәүләт Советы  карары депутатларның билгеләнгән саныннан өчтән икесе тавышы белән кабул ителә.

8. Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык турында Дәүләт Советы  карары Татарстан Республикасы Президентын вазыйфасыннан читләштерү турындагы мәсьәләне хәл итү өчен Россия Федерациясе Президенты каравына җибәрелә.

 

18 бүлек. Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын                     раслау һәм Премьер-министр урынбасарларын билгеләп кую                     турындагы тәкъдимнәрне килештерү

 

127 статья

Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Премьер-министры (алга таба – Премьер-министр) кандидатурасын раслау турында Дәүләт Советына тәкъдим кертә.

 

128 статья

1. Премьер-министр вазыйфасына кандидат үз вәкаләтләре чорына булачак эшчәнлегенең про­­грам­масы белән депутат­ла­р кар­­­шында чыгыш ясый.

2. Утырышта катнашучы һәр де­пу­тат Татарстан Республикасы Президентына, канди­дат­ның үзенә сораулар бирергә, тәкъдим ителгән кандидатураны хуплап яисә аңа каршы үгетләргә хак­лы.

3. Премьер-министр өчен сайланган депутатлар саныннан күпчелеге хуплап тавыш бирсә, ул расланган дип санала.

 

129 статья

Премьер-министр кандидатурасын раслау турындагы мәсьәлә, әгәр Дәүләт Советы тавыш бирүнең башка тәртибен бил­геләмәсә, Дәүләт Советы тарафыннан яшерен тавыш бирү юлы белән хәл ителә.

 

130 статья

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән Премьер-министр кандидатурасын Дәү­ләт Советы хупламаса, Татарстан Республикасы Пре­зиденты Дәү­ләт Советына башка кандидатура тәкъдим итә, аның буенча фи­кер алышу һәм тавыш бирү уздырыла. Та­тар­стан Республикасы Пре­­зиденты башта тәкъдим ителгән кан­дидатураны кабат күрсәтә ала.

 

131 статья

Премьер-министр кандидатурасы Дәүләт Советы тарафыннан расланганнан соң, Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына килештерү өчен Премьер-министр урынбасарларын билгеләп кую турында тәкъдим кертә.

 

132 статья

Дәүләт Советында Премьер-министр урынбасарларын билгеләп кую турындагы тәкъдимнәрне килештерү Дәүләт Советының тиешле комитетларында кандидатураларны алдан караганнан соң башкарыла.

 

133 статья

Премьер-министр урынбасарлары кандидатуралары буенча фи­кер алышуда катнашачак  Дәүләт Советы комитетларына тикшерелә торган кандидатуралар хакында мәгълүмати һәм башка материаллар, кагыйдә буларак, комитет утырышына кимендә өч көн кала бирелә.

 

134 статья

1. Кандидатуралар хакында фикер алышу Дә­ү­ләт Советы комитетларының аерым яисә уртак уты­рыш­ларында үткәрелергә мөмкин. Комитетлар уты­рышларының вакыты һәм урыны турында депутатларга комитет уты­ры­шы­на кимендә бер тәүлек кала хәбәр ителә. Премьер-министр урынбасарлары вазыйфаларына кан­ди­да­ту­ра­лар буенча фикер алышуны үткәрү йөкләнгән һәр ко­митет тикшерелә торган  кандидатура буенча үз бәяләмәсен би­рә.

2. Комитетның бәяләмәсе комитет әгъзалары саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

 

135 статья

Премьер-министр урынбасарларын билгеләп кую турындагы тәкъдимнәрне Дәүләт Советы утырышында караганда комитетларның рәисләре яисә аларны ал­маш­ты­ручы затлар кандидатуралар буенча фикер алышу нәтиҗә­лә­ре турында һәм һәр кандидатура буенча комитетларның бә­я­лә­мә­се хакында Дәүләт Советына хәбәр итәләр.

 

 136 статья

 Тәкъдим ителгән кандидатура комитетлар тарафыннан Дәүләт Советына Премьер-министр урынбасары вазыйфасына билгеләп кую өчен тәкъдим ителмәсә, Татарстан Республи­касы Президенты фикер алышу өчен башка кандидатура тәкъдим итә йә Дәүләт Советы утырышында башта тәкъдим иткән кандидатураны яклап чыгарга нияте булуын раслый.

 

137 статья

1.  Премьер-министр урынбасары кандидатурасы вазыйфага билгеләп кую өчен  комитет тарафыннан тәкъдим ителсә, Дәүләт Со­ве­ты­ның әлеге утырышында катнашучы депутатларның берсе дә шушы вазыйфаи затны билгеләп  кую мәсь­әләсе буенча фикер алышуны таләп итмәсә, фикер алы­шу ачылмаска да мөмкин.

2. Премьер-министр урынбасарлары кандидатураларын килештерү турында карар, әгәр Дәүләт Советы тавыш бирүнең башка тәртибен билгеләмәсә, яшерен тавыш бирү юлы белән һәр кандидатура буенча аерым кабул ителә. Сайланган депутатлар саныннан күпчелеге кандидатураны хуплап тавыш бирсә, ул килештерелгән дип санала.

3. Татарстан Республикасы Президенты тәкъдим иткән кандидатураларның берәрсе тавыш бирү йомгаклары буенча сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавышны җыймаса, Татарстан Республикасы Пре­зи­денты Дәүләт Советына шул ук кандидатураны яисә башкасын тәкъдим итә, аның буенча фикер алышу һәм тавыш бирү үткәрелә.

 

138 статья

Дәүләт Советы Премьер-минис­т­рны раслау турында, Татарстан Республикасы Президентының Премьер-министр урынбасарларын билгеләп кую хакында тәкъдимнәрен килештерү турында карарлар ка­бул итә.

 

139 статья

Яңа төзелгән Татаpстан Республикасы Министрлар Кабинеты үз вәкаләтләре чорына булачак эшчәнлегенең программасын Дәүләт Советы каравына тәкъдим итә.

 

19 бүлек. Премьер-министрга һәм аның урынбасарларына                  ышанычсызлык турындагы мәсьәләне карау

 

140 статья

1. Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 һәм 101 статьялары нигезендә Дәүләт Советы Премьер-министрга һәм аның урынбасарларына ышанычсызлык белдерергә мөмкин.

2. Премьер-министрга, аның урынбасарларына ышанычсызлык белдерү турында дәлилләнгән тәкъдим Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча, шулай ук депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә биштән береннән торган депутатлар төркеме инициативасы белән кертелә.

3. Дәүләт Советы Премьер-министрга, аның урынбасарларына ышанычсызлык турындагы мәсьәләне алдан карауны Дәүләт Советы комитетына яисә махсус төзелгән комиссиягә йөкләргә мөмкин.

 

141 статья

1. Дәүләт Советы Премьер-министрга, Премьер-министр урынбасарларына ышанычсызлык турында карарны депутатларның билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән  кабул итә.

2. Премьер-министрга, Премьер-министр урынбасарларына ышанычсызлык белдерү турында тавыш бирү яшерен тавыш бирү юлы  белән уздырыла.

3. Премьер-министрга, Премьер-министр урынбасарларына ышанычсызлык турында Дәүләт Советы карары  кичекмәстән Татарстан Республикасы  Президентына җибәрелә.

 

20 бүлек. Татарстан Республикасы Конституция судын сайлау

 

142 статья

1. Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларына кандидатларны Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Президенты һәм Дәүләт Советы Рәисе бертигез санда тәкъдим итәләр.

2. Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары вазыйфаларына тәкъдим ителгән кандидатуралар алдан профильле комитетта карала.

3. Дәүләт Советы утырышында фикер алышу һәм тавыш бирү һәр кандидатура буенча аерым уздырыла.

4.  Депутатларның билгеләнгән саныннан күпчелеге кандидатны хуплап тавыш бирсә, ул сайланган дип санала.

5. Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларын сайлау турында карар, өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советы карары белән рәсмиләштерелә.

6. Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары Дәүләт Советы билгеләгән тәртиптә Дәүләт Советы утырышында ант бирәләр.

7. Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе һәм Рәис урынбасары Дәүләт Со­веты тарафыннан Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары тәкъдиме буенча расланалар.

 

143 статья

Татарстан Республикасы Президенты яисә Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы урынына тәкъдим ителгән кандидатларның берәрсе сайлану өчен таләп ителә торган тавышлар санын җыймаса, Татарстан Республикасы Президенты яисә Дәүләт Советы Рәисе үз квотасы чикләрендә Дәүләт Советына башка кандидат тәкъдим итә, аның буенча фикер алышу һәм тавыш бирү уздырыла.

 

21 бүлек. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле                  вәкилне сайлау

 

144         статья 

1.Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына кандидатураны Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Президенты тәкъдим итә. (Беренче өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына кандидатураны килештерү өчен Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә җибәрелә. (Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карары белән кертелде)

 

145  статья

1. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкил вазыйфасына кандидатура, Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән килештерелгәннән соң, алдан Дәүләт Советының профильле комитетында  карала. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карары редакциясендә)

2. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайлау сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән закон нигезендә башкарыла.

3. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына  Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатура кире кагылган очракта,  Дәүләт Советы тарафыннан кандидатураны кабат карау әлеге бүлектә билгеләнгән тәртиптә тиешле тәкъдим алынганнан соң  гамәлгә ашырыла. (3 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

 

146 статья

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып сайланган зат "Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында" Татарстан Республикасы Законында расланган текст белән ант итә,  ант тексты астына имзасын һәм  ант бирү датасын куя. Документ  Дәүләт Советында саклау өчен калдырыла.

 

211 бүлек. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайлау (211 бүлек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

 

1461 статья

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  вазыйфасына кандидатураны Татарстан Республикасы Президенты тәкъдим итә.

 

1462 статья

1. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына кандидатура алдан Дәүләт Советының профильле комитеты тарафыннан карала.

2. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне сайлау  сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән закон нигезендә башкарыла.

3. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатура кире кагылган очракта, Дәүләт Советы тарафыннан кандидатураны кабат карау әлеге бүлектә билгеләнгән тәртиптә тиешле тәкъдим алынганнан соң гамәлгә ашырыла.

 

1463 статья

Татарстан Республикасында  Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп сайланган зат  "Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү  турында"гы Татарстан Республикасы Законы белән расланган текст буенча  ант итә,  ант тексты астына үз имзасын һәм ант итү датасын куя. Документ Дәүләт Советында саклау өчен калдырыла.

 

22 бүлек. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын                  билгеләп кую

 

147  статья

1. Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль закон, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы нигезендә Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының яртысын билгеләп куя.

2. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе составына билгеләп кую өчен кандидатуралар турында тәкъдимнәр җыя башлау хакында хәбәр Дәүләт Советы  Президиумы тарафыннан бастырыла.

 

148 статья

1. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе составына кандидатуралар буенча федераль закон, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы  таләпләрен исәпкә алып кергән тәкъдимнәр алдан карау өчен Дәүләт Советының профильле комитетына җибәрелә.

2. Комитет утырышында  кандидатлар, комитет рәисе инициативасы белән җәлеп ителгән башка  вазыйфаи затлар һәм гражданнар  катнашырга хокуклы.

3. Комитет материалларны карый, кандидатуралар буенча бәяләмә һәм Дәүләт Советы карары проектын әзерли.

4. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе составына тәкъдим ителүләренең тулы хокуклылыгы турында үзләренә карата карар кабул ителгән кандидатуралар тавыш бирү исемлегенә алфавит тәртибендә кертеләләр.

5. Комитет әзерләгән Дәүләт Советы карары проекты һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары вазыйфаларына кандидатлар исемлеге билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Советы каравына кертелә.

 

149 статья

1. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләп кую өчен тәкъдим ителгән һәр кандидатура буенча Дәүләт Советының профильле комитеты вәкиле кыскача мәгълүмат белән чыгыш ясый.

2. Тәкъдим ителгән кандидатураны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләп кую турындагы карар сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән индивидуаль тәртиптә кабул ителә һәм, өстәмә тавыш бирмичә генә, тиешле карар белән рәсмиләштерелә.

3. Әгәр Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең билгеләнеп куелучы әгъзаларының кирәкле саныннан күбрәк кандидатура тәкъдим ителгән булса, әлеге  Регламентның 78 статьясында каралган тәртиптә рейтинглы тавыш бирү уздырыла. Бу очракта Дәүләт Советы федераль закон һәм  Татарстан Республикасы Сайлау кодексы нигезендә билгеләп куярга тиешле Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларына кандидатлар буенча  тавыш бирү беренче чиратта үткәрелә. Шуннан соң вакантлы урыннар калса, калган кандидатуралар алфавит буенча  яисә профильле комитет тәкъдим иткән башка тәртиптә тавышка куелалар.

4. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Дәүләт Советы билгеләп куйган әгъзалары вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карар федераль законда һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексында каралган очракларда һәм тәртиптә кабул ителә.

 

23 бүлек. Федерация Советы әгъзасына – Дәүләт Советыннан вәкилгә вәкаләтләр бирү (23 бүлек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы, 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карарлары редакциясендә)

 

150 статья

Дәүләт Советы "Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советын формалаштыру тәртибе турында" Федераль закон нигезендә Федерация Советы әгъзасына – Дәүләт Советыннан вәкилгә вәкаләтләр бирә.

 

151 статья

Федерация Советы әгъзасы – Дәүләт Советыннан вәкил вәкаләтләре бирү өчен кандидатуралар карауга Дәүләт Советы Рәисе, фракция яисә депутатларның гомуми саныннан кимендә биштән берен тәшкил итә торган депутатлар төркеме тарафыннан кертелә. Дәүләт Советы Рәисе, фракция, депутатлар төркеме Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләре бирү өчен Дәүләт Советы каравына бер генә кандидатура кертү хокукына ия.

 

152 статья

1. Федерация Советы әгъзасы – Дәүләт Советыннан вәкил вәкаләтләре бирү өчен кандидат  Дәүләт Советына түбәндәгеләрне тапшырырга тиеш:

1) Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләре бирелергә мөмкин булган елга кадәрге ел өчен үзенең керемнәре, шулай ук хатынының (иренең)  һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре күләме һәм чыганаклары турындагы белешмәләр;

2) үзенең, шулай ук  хатынының (иренең)  һәм балигъ булмаган балаларының  милекчелек хокукындагы  мөлкәте турында белешмәләр;

3) Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләре бирелгән очракта Федерация Советы әгъзасы статусына туры килми торган  башка эшчәнлеген туктату йөкләмәсе белән  гариза;

4) үзенең, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының Россия Федерациясе территориясеннән читтә булган күчемсез милке турында, күрсәтелгән милек сатып алынган акчаларның чыганагы хакында белешмәләр, шулай ук Россия Федерациясе территориясеннән читтә үзенең мөлкәти характердагы йөкләмәләре,  хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының шундый йөкләмәләре турында белешмәләр;

5) соңгы өч елда җир кишәрлеге, башка күчемсез милек объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр (оешмаларның  устав (җыелма) капиталында катнашу өлешләре, пайлар) сатып алу буенча алыш-биреш бәясе кандидатның һәм аның хатынының (иренең) алыш-биреш итүгә кадәрге өч ел өчен уртак керемнәреннән артыграк булса, һәр алыш-биреш буенча үзенең чыгымнары, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында һәм алыш-биреш үткәрелгән акчаларны алу чыганаклары хакында белешмәләр;

6) Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлары (кертемнәре) булмау, аларда саклана торган акчалары һәм кыйммәтле әйберләре булмау,  чит илләрнең финанс документлары булмау һәм (яисә) аларны кулланмау турында язмача хәбәрнамә.

2. Федерация Советы әгъзасы – Дәүләт Советыннан вәкил вәкаләтләре бирү турындагы мәсьәлә алдан  профильле комитет утырышында  карала.

 

153 статья

1. Федерация Советы әгъзасы – Дәүләт Советыннан вәкил вәкаләтләре бирү өчен кандидатлар  Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясыйлар һәм депутатлар сорауларына җавап бирәләр. Һәр депутат яисә депутат берләшмәсе  кандидатны хуплап яисә каршы фикер әйтергә  хокуклы.

2. Тавыш бирү, үз кандидатураларын кире алганнардан тыш,  тәкъдим ителгән кандидатураларның барысы буенча да уздырыла.  Үз кандидатурасын  кире алу  тавыш бирмичә генә кабул ителә.

3. Федерация Советы әгъзасы – Дәүләт Советыннан вәкил  вәкаләтләре бирү турында карар депутатларның гомуми саныннан  күпчелек тавыш белән кабул ителә һәм Дәүләт Советы карары белән рәсмиләштерелә.

 

154 статья

Федерация Советы әгъзасына  – Дәүләт Советыннан вәкилгә вәкаләтләр бирү турында  карар үз көченә кергән көннән соң  икенче көннән дә соңга калмыйча Дәүләт Советы тарафыннан Федерация Советына җибәрелә һәм "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Дәүләт Советының рәсми сайтына урнаштырыла.

 

155 статья

1. Федерация Советы әгъзасына – Дәүләт Советыннан вәкилгә  вәкаләтләр бирү турында карар яңа чакырылыш  Дәүләт Советының тулы хокуклы  составында  беренче утырыш булган көннән алып бер ай дәвамында, шул исәптән  алдагы чакырылыш Дәүләт Советы вәкаләтләре вакытыннан  алда туктатылган очракта, кабул ителергә  тиеш.

2. Федерация Советы әгъзасы – Татарстан Республикасы вәкиле  вәкаләтләре  вакытыннан алда туктатылган очракта,  Федерация Советының яңа  әгъзасына – Дәүләт Советыннан вәкилгә  вәкаләтләр бирү турындагы карар Федерация Советының элеккеге әгъзасы вәкаләтләре  вакытыннан алда туктатылган көннән алып бер айдан да соңга калмыйча кабул ителергә  тиеш.

 

24  бүлек.  Татарстан Республикасы  Хисап палатасы Рәисен, Рәисе                     урынбасарын һәм аудиторларын вазыйфаларына билгеләп кую һәм вазыйфаларыннан азат итү

 

156 статья

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешен дәүләт тикшереп торуын гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы  Татарстан Республикасы Хисап палатасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре "Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында" Татарстан Республикасы Законы  белән билгеләнә.

 

157 статья (157 статья Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

1. Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе, Рәисе урынбасары һәм аудиторлары вазыйфаларына кандидатураларны, шулай ук аларны вазыйфаларыннан азат итү турындагы  тәкъдимнәрне алдан карауны Дәүләт Советының профильле комитеты башкара.

2. "Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында" Татарстан Республикасы Законының 5 статьясындагы 2 өлеше нигезендә Дәүләт Советы каравына Хисап палатасы Рәисе вазыйфасына берничә кандидатура кертелгән очракта, күрсәтелгән кандидатуралар буенча фикер алышу һәм тавыш бирү тәртибе Дәүләт Советының профильле комитеты тәкъдиме буенча Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә.

3. Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе, Рәисе урынбасары һәм аудиторлары  Дәүләт Советы тарафыннан вазыйфаларына билгеләнеп куелалар һәм вазыйфаларыннан азат ителәләр. Билгеләп кую аларның вәкаләтләр срогы  тәмамлану көненә   якынрак Дәүләт Советы утырышында башкарыла.

 

158  статья

Татарстан Республикасы Хисап палатасы  Рәисен,  Рәисе урынбасарын  һәм аудиторларын вазыйфаларына билгеләп кую яисә аларны биләгән вазыйфаларыннан азат итү турындагы карарлар Дәүләт Советының сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарлары  белән рәсмиләштерелә.

 

25 бүлек. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларын                   раслау

 

159  статья

"Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында" Татарстан Республикасы Законы  нигезендә  Дәүләт Советы  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы составының өчтән берен раслый.

 

160  статья

1. Иҗтимагый палата әгъзасы урынына кандидатлар буенча "Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында" Татарстан Республикасы Законы таләпләрен исәпкә алып кертелгән  тәкъдимнәр алдан карау өчен Дәүләт Советының профильле комитетына  җибәрелә.

2. Комитет "Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында" Татарстан Республикасы Законының 6 статьясында күрсәтелгән документларның һәм  андагы белешмәләрнең дөреслеген, шул исәптән тиешле дәүләт органнарына һәм башка оешмаларга билгеләнгән тәртиптә гарызнамәләр  җибәрү юлы белән дә, тикшерүне оештыра.

3. Документларны һәм андагы  белешмәләрне тикшерү барышында аларның дөрес  булмавы ачыкланса, комитет тәкъдим ителгән кандидатураны кире кагу турында карар кабул итә.

4. Комитет утырышында  кандидатлар, комитет рәисе инициативасы буенча җәлеп ителгән башка вазыйфаи затлар һәм  гражданнар катнашырга хокуклы.

5. Комитет  материалларны карый, кандидатуралар буенча бәяләмә һәм  Дәүләт Советы  карары проектын  әзерли.

6. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы составына тәкъдим ителүләренең тулы хокуклылыгы турында үзләренә карата карар кабул ителгән кандидатуралар тавыш бирү исемлегенә алфавит тәртибендә кертеләләр.

7. Комитет тарафыннан әзерләнгән Дәүләт Советы  карары проекты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары урынына кандидатлар исемлеге  билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Советы каравына кертелә.

8. Комитет тәкъдим ителгән кандидатураларны кире кагу турында карар  кабул иткән йә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы урыннарына тәкъдим ителгән кандидатларның тиешле саннан кимрәк булуы турында карар кабул иткән очракта, массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы  әгъзалары урынына кандидатлар тәкъдим итү турында мәгълүмати  хәбәр бастырып чыгарыла.

 

161  статья

1. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы  әгъзасы итеп раслау өчен  тәкъдим ителгән кандидатураны карау Дәүләт Советының профильле комитеты вәкиленең кыскача  мәгълүматы белән  башлана.

2. Дәүләт Советы утырышында катнашучы депутатлар кандидатуралар турында фикер алышу вакытында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп раслауга тәкъдим ителгән кандидатураны хуплап яисә каршы чыгыш ясарга хокуклы.                       

3. Тәкъдим ителгән кандидатураны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп раслау турындагы карар сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән индивидуаль тәртиптә кабул ителә һәм,  өстәмә тавыш бирмичә генә, тиешле карар белән рәсмиләштерелә.

4. Әгәр Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының расланучы  әгъзаларының тиешле саныннан күбрәк кандидатура тәкъдим ителгән булса, әлеге Регламентның 78 статьясында каралган тәртиптә рейтинглы тавыш бирү уздырыла.

5. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Дәүләт Советы  тарафыннан расланган әгъзалары  вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карар "Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы  турында" Татарстан Республикасы Законында каралган очракларда һәм тәртиптә кабул ителә.

 

26 бүлек. Федераль законнарда каралган очракларда федераль башкарма                  хакимият органының территориаль органы җитәкчесе вазыйфасына билгеләп куюны килештерү

 

162 статья

Федераль законда каралган очракларда Дәүләт Советы федераль башкарма хакимият органының территориаль органы җитәкчесе вазыйфасына билгеләп куюны килештерә.

 

163 статья

1. Федераль башкарма хакимият органының территориаль органы җитәкчесе вазыйфасына кандидатураны алдан карау профильле комитет тарафыннан башкарыла.

2. Комитет тәкъдим ителгән материалларны карый, кандидатура буенча бәяләмә һәм Дәүләт Советы карары проектын әзерли.

3. Комитет тарафыннан кандидатура буенча әзерләнгән бәяләмә һәм карар проекты билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Советы каравына кертелә.

 

164 статья

1. Дәүләт Советы утырышында катнашучы депутатлар кандидатка сораулар бирергә һәм тәкъдим ителгән кандидатураны хуплап яисә аңа каршы фикерләрен белдерергә хокуклы.

2. Федераль башкарма хакимият органының территориаль органы җитәкчесе  вазыйфасына билгеләп кую белән килешү турындагы карар сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

3. Федераль башкарма хакимият органының территориаль органы җитәкчесе  вазыйфасына билгеләп кую белән килешү турында карар, өстәмә тавыш бирмичә генә, тиешле карар белән рәсмиләштерелә.

 

 

27 бүлек. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау, отставкадагы судьяларны Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкаруга җәлеп итү,                  Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына                   кандидатураны килештерү (27 бүлек исеме Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

 

165 статья

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфага Дәүләт Советы  тарафыннан Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе  тәкъдиме буенча  сайланалар. (2014 елның  13 февралендәге 3348 номерлы карары редакциясендә)

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларына кандидатураларны алдан карау Дәүләт Советының профильле комитетында гамәлгә ашырыла.

3. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турындагы карарлар һәр кандидатура буенча аерым яисә барлык кандидатуралар буенча бергә йә Дәүләт Советы билгеләгән башка тәртиптә кабул ителә. Сайланган депутатлар саныннан күпчелеге Татарстан Республикасы  җәмәгать судьясы вазыйфасына кандидатны хуплап тавыш бирсә, карар кабул ителгән дип санала.

4. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турындагы карар, өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советының бер карары белән  рәсмиләштерелә.

 

1651 статья (1651 статья Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

1. Отставкадагы судьяны Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруга  җәлеп итү  Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе  күрсәтмәсе буенча  Дәүләт Советы карары нигезендә башкарыла.

2. Отставкадагы судьяны Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруга җәлеп итү турындагы мәсьәләне алдан карау Дәүләт Советының профильле комитеты  тарафыннан гамәлгә ашырыла.

3. Отставкадагы судьяны Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруга җәлеп итү турындагы карар сайланган депутатлар санының күпчелеге белән кабул ителә һәм  өстәмә тавыш бирүдән башка гына Дәүләт Советы карары белән рәсмиләштерелә.

 

166 статья

1. Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына кандидатураны килештерә.

2. Татарстан Республикасы  Прокуроры  вазыйфасына кандидатураны килештерү турындагы карар Дәүләт Советының тиешле карары белән рәсмиләштерелә.

 

28 бүлек. Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы                 квалификация комиссиясе составына Дәүләт Советыннан  вәкилләр сайлау

 

167 статья

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе составына "Россия Федерациясендә адвокат эшчәнлеге һәм адвокатура турында" Федераль закон һәм "Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе әгъзалары – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре турында" Татарстан Республикасы Законы нигезендә ике вәкил сайлый.

 

168 статья

1. Квалификация комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе вәкаләтләре гамәлдә булган чорга Дәүләт Советының профильле комитеты тәкъдиме буенча Дәүләт Советы тарафыннан сайлана.

2. Квалификация комиссиясе әгъзалары вазыйфаларына кандидатларны Дәүләт Советына тәкъдим итү өчен аларны алдан сайлап алу Дәүләт Советы раслаган тәртиптә башкарыла.

 

169 статья

1. Депутатлар каралучы кандидатуралар буенча үз фикерләрен белдерергә һәм кандидатларга һәм докладчыга сораулар бирергә хокуклы.

2. Тавыш бирү һәр кандидатура буенча аерым уздырыла. Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе составына Дәүләт Советыннан вәкилләр сайлау турындагы карар сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

3. Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе составына Дәүләт Советыннан вәкилләр сайлау турындагы карар, өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советының бер карары белән рәсмиләштерелә.

4. Дәүләт Советы карары квалификация комиссиясе әгъзаларын сайлаганнан соң биш көннән дә соңга калмыйча Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе рәисенә җибәрелә.

 

29 бүлек. Татарстан Республикасы судьяларының квалификация                   коллегиясенә җәмәгатьчелек вәкилләрен билгеләп кую

 

170 статья

Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясенә җәмәгатьчелек вәкилләре (алга таба – җәмәгатьчелек вәкилләре) Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча Дәүләт Советы тарафыннан "Россия Федерациясендә судьялар берләшмәсе органнары турында" Федераль закон һәм "Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында" Татарстан Республикасы Законы нигезендә билгеләп куелалар.

 

171 статья

1. Җәмәгатьчелек вәкилләре вазыйфаларына кандидатларны Дәүләт Советына тәкъдим итү өчен аларны алдан сайлап алу Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләнә торган тәртиптә гамәлгә ашырыла.

2. Җәмәгатьчелек вәкилләре вазыйфаларына Татарстан Республикасы Президенты тәкъдим иткән кандидатуралар Дәүләт Советының профильле комитетында алдан каралалар.

3. Карау нәтиҗәләре буенча комитет Дәүләт Советына җәмәгатьчелек вәкиле вазыйфасына кандидатны билгеләп куюны яисә билгеләп куюдан баш тартуны тәкъдим итә.

 

172 статья

1. Җәмәгатьчелек вәкилен билгеләп кую турындагы карар тиешле тәкъдим кергән көннән соң якындагы утырышта Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителә.

2. Депутатлар каралучы кандидатуралар буенча үз фикерләрен әйтергә һәм кандидатларга һәм  докладчыга сораулар бирергә хокуклы.

3. Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясенә җәмәгатьчелек вәкилләрен билгеләп кую турында тавыш бирү һәр кандидатура буенча аерым башкарыла. Сайланган депутатлар саныннан күпчелеге кандидатны хуплап тавыш бирсә, карар кабул ителгән дип санала.

4. Җәмәгатьчелек вәкилләрен билгеләп кую, өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советының бер карары белән рәсмиләштерелә.

5. Тәкъдим ителгән кандидатура кире кагылган очракта, Татарстан Республикасы Президенты җәмәгатьчелек вәкиле кандидатурасы кире кагылган көннән алып бер ай эчендә шул ук  кандидатураны  яңадан карау өчен яисә яңасын тәкъдим итә.

 

30 бүлек. Россия Федерациясе Конституция Судына һәм Татарстан                  Республикасы Конституция судына мөрәҗәгать итү

 

173 статья

1. Россия Федерациясе Конституциясенең 125 статьясы нигезләмәләре, "Россия Федерациясе Конституция Суды турында" Федераль конституциячел закон, Татарстан Республикасы Конституциясенең 109 статьясы нигезләмәләре һәм "Татарстан Республикасы Конституция суды турында"   Татарстан Республикасы Законы нигезендә Дәүләт Советы үз карамагына кертелгән мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе Конституция Судына яисә Татарстан Республикасы Конституция судына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

2. Россия Федерациясе Конституция Судына яисә Татарстан Республикасы Конституция судына гарызнамә белән мөрәҗәгать итү хакындагы тәкъдим комитет яисә, һәр депутатның фамилиясен, исемен һәм атасының исемен күрсәтеп, депутатлар төркеме тарафыннан кертелә.

 

174 статья 

1. Россия Федерациясе Конституция Судына яисә Татарстан Республикасы Конституция судына гарызнамә белән мөрәҗәгать итү хакындагы тәкъдимнәрне Дәүләт Советы тарафыннан кертү, карау һәм кабул итү әлеге Регламентта карарлар кабул итү өчен каралган тәртиптә гамәлгә ашырыла.

2. Россия Федерациясе Конституция Судына яисә Татарстан Республикасы Конституция судына гарызнамә белән мөрәҗәгать итү хакындагы тәкъдим "Россия Федерациясе Конституция Суды турында" Федераль конституциячел законда, "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән таләпләр нигезендә, шулай ук әлеге Регламент таләпләрен исәпкә алып рәсмиләштерелә.

 

175 статья

Дәүләт Советы гарызнамәсе буенча Россия Федерациясе Конституция Суды яисә Татарстан Республикасы Конституция суды карары аның чираттагы утырышында депутатларга җиткерелә.

 

31 бүлек. Татарстан Республикасы законнарына аңлатма бирү

 

176 статья

1. Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 статьясы нигезендә Дәүләт Советы карамагына Татарстан Республикасы законнарына аңлатма бирү керә.

2. Татарстан Республикасы законында аңлашылмаучанлыклар ачыкланган һәм аның нормалары төрлечә аңлатылган, аны куллануның каршылыклы гамәлияте булган очракта, Дәүләт Советы Татарстан Республикасы законына рәсми рәвештә аңлатма бирә.

 

177 статья

1. Татарстан Республикасы Конституциясенең 76 статьясында күрсәтелгән закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектның тиешле мөрәҗәгате Татарстан Республикасы законына рәсми аңлатма бирү өчен нигез була.

2. Татарстан Республикасы законына аңлатма бирү турында Дәүләт Советына кергән мөрәҗәгать мәҗбүри рәвештә теркәлә һәм Дәүләт Советы Рәисенә тапшырыла.

3. Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы законына аңлатма бирү турындагы мөрәҗәгатьне карау өчен җаваплы Дәүләт Советы  комитетын билгели һәм кергән мөрәҗәгатьне алдан карау өчен аңа җибәрә.

 

178 статья

1. Җаваплы комитет Татарстан Республикасы законына аңлатма бирү турындагы мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы законына аңлатма бирү турында Дәүләт Советы карары проектын әзерли һәм аны Дәүләт Советы каравына кертә.

2. Татарстан Республикасы законына аңлатма бирү турында Дәүләт Советы карары проекты белән бергә аны кабул итүнең кирәклеген дәлилләү һәм Татарстан Республикасы законына аңлатма бирү турындагы мөрәҗәгать тапшырылырга тиеш.

 

179 статья

Татарстан Республикасы законына аңлатма бирү турында карарлар сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

 

32 бүлек. Дәүләт Советының тикшереп тору вәкаләтләрен гамәлгә                   ашыруы

 

180 статья

Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм законнарында билгеләнгән чикләрдә һәм рәвешләрдә Дәүләт Советы Татарстан Республикасы законнары үтәлешен һәм башкарылышын, Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешен, Татарстан Республикасы милке белән эш итүнең билгеләнгән тәртибе үтәлешен тикшереп тора.

 

181 статья

1. Дәүләт Советы карарында, кирәк булганда, аның үтәлешен тикшереп торучы орган яисә  вазыйфаи зат күрсәтелә.

2. Карарның яисә беркетмә рәвешендә хәл итүнең һәр контроль пунктында йөкләмәне үтәүче һәм үтәү  вакыты күрсәтелә.

 

182 статья

1. Карарның үтәлешен тикшереп тору йөкләнгән орган яисә  вазыйфаи зат карар үтәлешенең барышы турында Дәүләт Советы Рәисенә мәгълүмат бирергә тиеш.

2.  Дәүләт Советы  Рәисе карарның үтәлешен тикшереп тору йөкләнгән органга яисә  вазыйфаи затка Дәүләт Советы  утырышында тиешле мәгълүмат белән  чыгыш ясауны йөкләргә хокуклы. Карар үтәлешенең барышы хакында мәгълүматны карау нәтиҗәләре буенча  Дәүләт Советы  түбәндәге карарларның берсен кабул итәргә мөмкин:

1) карарны тикшереп торудан үтәлгән буларак төшерергә;

2) тикшереп тору вәкаләтләрен озайтырга;

3) тикшереп торуны башка органга йөкләргә;

4) карарны юкка чыгарырга;

5) карарны үзгәртергә;

6) өстәмә карар кабул итәргә.

 

183 статья. Үз көчен югалткан. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 31 мартындагы 1541-IV ДС номерлы карары

 

184 статья

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты законнарда каралган очракларда үз эшчәнлегенең аерым мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы алдында хисап тота.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хисабы Дәүләт Советына Премьер-министр тарафыннан кертелә. Хисапның тексты Дәүләт Советы утырышында каралганчы биш көннән дә соңга калмыйча депутатларга җибәрелә.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хисабы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә каралганчы бәяләмә  өчен Дәүләт Советы комитетларына тапшырыла.

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исе­мен­нән Премьер-министр йә аның урынбасарларының берәрсе хисап белән чыгыш ясый.

5. Министрлар Кабинеты хисабын һәм комитетларның өстәмә докладларын тыңлаганнан соң, әгәр Дәүләт Со­веты башка карар кабул итмәсә, фикер алышулар ачыла. Фи­кер алышу йомгаклары буенча Дәүләт Советы карар кабул итә.

 

185 статья

1. Дәүләт Советы комитетлары Дәүләт Советы карамагына керүче мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларын, башка дәүләт органнарын һәм оешмаларын тыңларга хаклы.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларын һәм башка  вазыйфаи затларны тыңлау йомгаклары буенча комитетлар карарлар кабул итәләр. Комитетларның закон бозуларны бетерүгә юнәлдерелгән карарларын үтәү мәҗбүри.

 

186 статья

1. Депутат Дәүләт Советы утырышларында Татарстан Республикасы Президентына, Дәүләт Советы Рәисенә, Премьер-министрга, Татарстан Республикасы  министрларына, Дәүләт Советы тарафыннан төзелә яисә сайлана торган башка ор­ганнарның (судлардан тыш) җитәкчеләренә аларның компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча  таләп белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

2. Депутат таләбе – депутатның Дәүләт Советы  карары белән  депутат   таләбе итеп таныла торган мөрәҗәгате. Депутат мөрәҗәгате турында тәкъдим, депутат  таләбенең зарурлыгын мәҗбүри дәлилләп, депутатлар төркеме яисә аерым депутат  исеменнән Дәүләт Советының чираттагы утырышына кимендә өч  көн кала язма рәвештә Дәүләт Советы сессиясе секретариатына кертелә. Депутат  таләбе турында тәкъдим Дәүләт Советы  утырышында рәислек итүче тарафыннан кычкырып укыла һәм  сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә. Депутат  таләбен җибәрү турында карар, өстәмә тавыш бирмичә генә, Дәүләт Советы карары белән рәсмиләштерелә.

3.  Депутат  таләбе җибәрелгән орган яисә вазыйфаи зат аны алган көннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча яисә Дәүләт Советы  билгеләгән башка срокларда аңа язмача җавап бирергә тиеш. Җавап органның җитәкчесе яисә депутат таләбе  җибәрелгән вазыйфаи зат яки аның вазыйфасын вакытлыча башкаручы тарафыннан имзаланган булырга тиеш.

4. Таләпне тәкъдим итүче  таләптә күтәрелгән мәсьәләләрне карауда турыдан-туры катнашырга хокуклы. Аларны карау датасы турында  таләпне тәкъдим итүчегә алдан, ләкин тиешле орган утырышы булачак көнгә кадәр өч көннән дә соңга калмыйча хәбәр ителергә тиеш.

5. Депутат таләбе, аңа җавап "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Дәүләт Советының рәсми сайтына урнаштырыла. (5 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

6. Дәүләт Советы органга яисә вазыйфаи затка депутат  таләбе буенча кабул ителгән карарның үтәлеше турында Дәүләт Советы билгеләгән вакытка язмача җавап бирүне йөкләргә хокуклы.

7. Әгәр депутат таләбенең асылына туры килми торган  җавап бирелгән яисә  таләпкә җавап вәкаләтсез зат тарафыннан имзаланган булса, депутат тәкъдиме белән таләпкә җавап Дәүләт Советы  Президиумы утырышында каралырга мөмкин. Депутат таләбенә җавапны карау нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы Президиумы карар кабул итәргә мөмкин.

 

187 статья

1. Дәүләт Советының утырышы вакытында Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары аерым мәсьәләләр буенча эшчәнлеге турында депутатларга мәгълүмат бирү, шулай ук депутатларның сорауларына Министрлар Кабинеты әгъзалары, башка вазыйфаи затлар җавап бирү өчен "хөкүмәт сәгате" уздырылырга мөмкин. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 31 мартындагы 1541-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

11. "Хөкүмәт сәгате", кагыйдә буларак, 14 сәгать 30 минуттан алып 15 сәгать 30 минутка кадәр уздырыла. (11 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 31 мартындагы 1541-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

12. Дәүләт Советы "хөкүмәт сәгате"нә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзасын (әгъзаларын), башка вазыйфаи затларны чакырырга хокуклы. (12 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 31 мартындагы 1541-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

2. "Хөкүмәт сәгате"н уздыру депутат берләшмәләренең, Дәүләт Советы комитетларының, комиссияләренең язма мөрәҗәгатьләре нигезендә Дәүләт Советы Президиумы тәкъдиме буенча гамәлгә ашырыла. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 31 мартындагы 1541-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

3. Әгәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзасы яисә башка вазыйфаи зат "хөкүмәт сәгате"нә килә алмаса, ул үткәрелә торган көнгә кадәр  ике көннән дә соңга калмыйча бу хакта, килә алмавының сәбәбен күрсәтеп, шул ук вакытта үзенең вәкаләтле вәкилен билгеләп,  Дәүләт Советы Рәисенә хәбәр итә. Мондый очракта "хөкүмәт сәгате" вазыйфаи затның тулы хокуклы вәкиле катнашында уздырыла яисә "хөкүмәт сәгате" уздыру турындагы мәсьәлә Дәүләт Советы утырышы көн тәртибеннән  Дәүләт Советы карары белән төшереп калдырыла. "Хөкүмәт сәгате"нә  чакырылган вазыйфаи затлар тәкъдиме белән "хөкүмәт сәгате"ндә башка вазыйфаи затлар катнашырга мөмкин. (3 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 31 мартындагы 1541-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының чакырылган әгъзасына, башка вазыйфаи затларга төп мәгълүмат өчен 20 минутка кадәр, "хөкүмәт сәгате"ндә катнашучы башка вазыйфаи затларга – биш минутка кадәр вакыт бирелә.

5. Депутатлар "хөкүмәт сәгате"нә чакырылган вазыйфаи затларга сораулар бирергә хокуклы.  Сорауның дәвамлылыгы – бер минуттан, җавап бирү өч минуттан артмаска тиеш. Сораулар һәм җаваплар өчен гомуми вакыт 40 минуттан артмаска тиеш. "Хөкүмәт  сәгате" кысаларында фикер алышулар ачылмый.

6. "Хөкүмәт сәгате" нәтиҗәләре буенча тиешле беркетмәчел йөкләмәләр бирелергә мөмкин. "Хөкүмәт сәгате" нәтиҗәләре буенча,  кагыйдә буларак,  Дәүләт Советы карары кабул ителми.

 

188 статья

1. Дәүләт Советы комитетлары, Татарстан Республикасы законнарын һәм Дәүләт Советы кабул иткән башка карарларны үтәүне һәм башкаруны, дәүләт органнары һәм оешмаларының эшчәнлеген тикшереп торуны гамәлгә ашыруда катнашып, закон бозулар ачыкланган очракларда тәкъдимнәр әзерлиләр һәм тиешле дәүләт органнары, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар тарафыннан мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиешле карарлар кабул итәләр.

2. Дәүләт Советы комитетлары тарафыннан дәүләт органнары һәм иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлеген тикшереп тору законда билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

 

189 статья

1. Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Дәүләт Советы Президиумы үзенең эше турында Дәүләт Советы каршында хисап тота.

2. Дәүләт Советы Президиумы хисабы  Дәүләт Советы Рәисе яисә аның урынбасары тарафыннан Дәүләт Советына  кимендә елына бер мәртәбә тәкъдим ителә. Хисап буенча фикер алышканга кадәр 14 көннән  дә соңга калмыйча аның тексты  Дәүләт Советы депутатларына җибәрелә.

3. Депутат­ла­рның  билгеләнгән саныннан кимендә биштән бер өлеше, депутат берләшмәләре тәкъдиме буенча Дәүләт Советы Дәүләт Советы Президиумы әгъзаларының  үз  эшләре турында хисапларын тыңларга мөмкин.

 

 

 

1891 статья

(2014 елның  13 февралендәге 3348 номерлы карары редакциясендә)

 

1. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил календарь ел тәмамлангач Дәүләт Советына үз эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартларын бәяләү һәм  эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукый хәлен камилләштерү турында тәкъдимнәр булган  мәгълүмат (алга таба – еллык мәгълүмат) җибәрә.

2. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил еллык мәгълүмат буенча доклад белән Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясый.

3. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең еллык мәгълүматын карау нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы  ачыкланган хокук бозуларны бетерү, эшкуарларның хокукларын яклауны тәэмин итү һәм арттыру буенча үз компетенциясе чикләрендә чаралар күрә,  бу хакта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә хәбәр ителә.

 

1892 статья (статья Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3 ноябрендәге № 1452-V ДС номерлы карары белән кертелде)

 

1. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы календарь ел тәмамланганнан соң Дәүләт Советына Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында еллык доклад җибәрә.

2. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе Дәүләт Советы утырышында еллык доклад белән чыгыш ясый.

3. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисенең еллык докладын карау нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы үз компетенциясе чикләрендә Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының үсешен тоткарлый торган ачыкланган сәбәпләрне бетерү чараларын күрә, бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына хәбәр ителә.

 

190 статья (190 статья Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

1. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ел саен Дәүләт Советына тәңгәл рәвештә кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең үтәлеше турында доклад, бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында доклад җибәрәләр.

2. Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен, бала  хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуларның аерым мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тәңгәл рәвештә Дәүләт Советына  кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен, бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызу буенча  тәкъдимнәр белән махсус докладлар җибәрә алалар.  Махсус доклад буенча Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Дәүләт Советының чираттагы утырышында мәгълүмат белән чыгыш ясый алалар.

3. Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең еллык һәм махсус докладларын карау нәтиҗәләре буенча  Дәүләт Советы бозылган хокукларны бетерү, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен, бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү һәм көчәйтү буенча үз компетенциясе чикләрендә  чаралар күрә, бу хакта  тәңгәл рәвештә  Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә хәбәр ителә.

 

 

321 бүлек. Татарстан Республикасы Президентының еллык юлламаларын   (хисапларын) карау (321 бүлек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 31 мартындагы 1541-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

 

1901 статья

1. Дәүләт Советы үз утырышларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Татарстан Республикасы Президентының еллык юлламаларын тыңлый.

2. Татарстан Республикасы Президенты республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юллама белән ел саен Дәүләт Советына, кагыйдә буларак, 1 октябрьдән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итә. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

3. Татарстан Республикасы Президенты нотыгы буенча фикер алышулар ачылмый, Татарстан Республикасы Президентына сораулар бирелми, Дәүләт Советы карарлары кабул ителми.

 

1902 статья

1. Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге турында, шул исәптән Дәүләт Советы тарафыннан куелган мәсьәләләр буенча да, хисап бирә. Хисап Дәүләт Советы утырышында тыңлана.

2. Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге турында комитетлардан һәм депутат берләшмәләреннән кергән мәсьәләләр исемлеге хисап елыннан соң килә торган  елның 10 февраленнән  дә соңга калмыйча Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә.

3. Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге  нәтиҗәләре турында еллык хисап Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Дәүләт Советына, кагыйдә буларак, хисап елыннан соң килә торган елның 10 мартыннан да соңга калмыйча тапшырыла. Дәүләт Советы утырышында  Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге  нәтиҗәләре турында  хисапны карау датасы, Татарстан Республикасы Президенты белән килештереп, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан билгеләнә. Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге  нәтиҗәләре турында еллык хисап, Дәүләт Советы утырышында аны караганчы, Дәүләт Советы комитетларына, депутат берләшмәләренә  алдан карау өчен тапшырыла.

4. Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге  нәтиҗәләре турында еллык хисапны караганда, Дәүләт Советы үз утырышында Татарстан Республикасы Президентын яисә аның кушуы буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрын тыңлый. Депутатлар докладчыга Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге турында сораулар бирергә, үз фикерләрен әйтергә хокуклы.  Хисап буенча фикер алышу өчен бирелә торган вакытның озынлыгы, хисап буенча фикер алышу тәртибе Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә.

5. Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге  нәтиҗәләре турында еллык хисапны карау йомгаклары буенча Дәүләт Советы карарлары кабул ителә.

 

322 бүлек. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының еллык хисапларын карау (322 бүлек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

 

1903 статья

1. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры   полиция эшчәнлеге турында елга бер тапкыр – федераль норматив хокукый актларда билгеләнгән срокларда Дәүләт Советына хисап (алга таба – Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының еллык хисабы) тәкъдим итә. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 26 декабрендәге 3269-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2.  Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының еллык хисабын  тәкъдим итү датасы һәм вакыты,  Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры белән килешеп, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан билгеләнә.

 

1904 статья

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының   еллык хисабын тәкъдим итү датасы билгеләнгән көнгә кадәр  14 көннән дә соңга калмыйча Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт Советына мәгълүмати-аналитик язма җибәрә, әлеге язмада хезмәт күрсәтелә торган территориядә  җәмәгать тәртибен саклау һәм иминлекне тәэмин итү, җинаятьчел каныгулардан гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен  яклау буенча үткәрелгән эш, шулай ук  халык  ышанычын һәм гражданнарга ярдәм итүне тәэмин итү чараларын күрү чагылдырыла. 

 

1905 статья

1. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының  доклад (чыгыш ясау) рәвешендәге  еллык хисабын уздырганда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры   урынбасары – полиция башлыгы  катнаша.

2. Дәүләт Советы белән килешеп, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының   еллык хисабын  тәкъдим итү вәкаләтләре  Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры   тарафыннан  Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры    урынбасарына – полиция  башлыгына  тапшырылырга мөмкин.

3. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының   еллык хисабын  караганда депутатлар  докладчыга сораулар бирергә һәм полиция эшчәнлеге турында үзләренең  фикерләрен әйтергә хокуклы.  Хисап  турында фикер алышу өчен  вакыт озынлыгы, хисап турында фикер алышуның тәртибе  Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә.

4. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының   еллык хисабын  карау  йомгаклары буенча   Дәүләт Советы  мәгълүматны игътибарга алу турында карар  кабул итә, аны  Дәүләт Советының  профильле комитеты әзерли.

 

323 бүлек. Татарстан Республикасы дәүләт программалары проектларын һәм  Татарстан Республикасы дәүләт программаларына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрне карау (2015 елның 10 июнендәге 643-V ДС номерлы   карарлары редакциясендә)

 

 

1906 статья

 

1. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 55 статьясы нигезендә  Татарстан Республикасы  дәүләт программаларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру өчен җаваплы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары үзләре әзерләгән Татарстан Республикасы дәүләт программалары проектларын, Татарстан Республикасы дәүләт программаларына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына кертәләр. Татарстан Республикасы дәүләт программалары проектлары,  Татарстан Республикасы дәүләт программаларына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр Министрлар Кабинетына кертелгәндә бер үк  вакытта Дәүләт Советына   тәкъдим ителә.

2. Татарстан Республикасы дәүләт программалары проектлары, Татарстан Республикасы дәүләт программаларына  үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр  аларны Дәүләт Советы   Аппаратында  теркәгән көннән кертелгән дип санала, теркәү күрсәтелгән проектлар Дәүләт Советына кергән көндә башкарыла.

3. Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы дәүләт программасы проектын, Татарстан Республикасы дәүләт программаларына  үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрне профильле комитетка һәм Татарстан Республикасы бюджетын карау өчен  җаваплы   комитетка җибәрә.

 

1907 статья

 

1. Профильле комитет, Татарстан Республикасы бюджетын карау өчен  җаваплы комитет Татарстан Республикасы дәүләт программалары проектларын, Татарстан Республикасы дәүләт программаларына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрне алар  Дәүләт Советына кертелгән көннән  алып  30 көн эчендә карый.  Татарстан Республикасы дәүләт программалары проектларына, Татарстан Республикасы дәүләт программаларына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәргә рекомендацияләр, тәкъдимнәр, искәрмәләр булган очракта  профильле комитет,  Татарстан Республикасы бюджетын карау өчен  җаваплы  комитет алар буенча  үзләренең бәяләмәләрен әзерлиләр.

2. Дәүләт Советы  комитетларының әлеге статьяның 1 өлешендә каралган бәяләмәләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәрелә.

3. Дәүләт Советы комитетлары бәяләмәләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы дәүләт программалары проектлары, Татарстан Республикасы дәүләт программаларына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр буенча фикер алышканда исәпкә алына.

 

 

33 бүлек. Дәүләт Советы карарларын кабул итү тәртибе. Дәүләт                  Советының башка мәсьәләләрне каравы

 

191 статья

Дәүләт Советы түбәндәге мәсьәләләр буенча карарлар кабул итә:

1) депутатлар сайлауларның датасын билгеләү турында;

2) Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар датасын билгеләү турында; (2 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

21) Татарстан Республикасы Президентын чакыртып алу буенча тавыш бирүләрне билгеләү турында; (21 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

3) Дәүләт Советы Рәисен, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарларын, Дәүләт Советы Секретарен сайлау турында;

4) Татарстан Республикасы референдумын үткәрү датасын билгеләү турында;

5) Дәүләт Советы комитетларының, комиссияләренең составын раслау турында;

6) Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисен, Рәисе урынбасарын һәм аудиторларын вазыйфаларына билгеләп кую һәм вазыйфаларыннан азат итү турында;

7) даими профессиональ нигездә эшләүче депутатларны сайлау турында;

8) Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык белдерү турындагы мәсьәләне хәл итү хакында;

9) Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча Премьер-министр кандидату­ра­сын раслау турында; Премьер-министр урынбасарларын билгеләп кую турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимнәрен ки­леш­терү турында;

10) Премьер-министрга, Премьер-министр урынбасарларына ышанычсызлык белдерү турында;

11) Татаpстан Республикасы Конституция суды Рәисен, Рәисе урынбасарын, судьяларын  вазыйфаларына билгеләп кую турында;

12) Татарстан Республикасы Прокурорын вазыйфасына билгеләп куюны килештерү турында;

13) Дәүләт Думасында закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыру турында;

14) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне  вазыйфасына сайлау һәм вазыйфасыннан азат итү турында;

141) Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне вазыйфасына сайлау һәм вазыйфасыннан азат итү турында; (141 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

15) Россия Федерациясе Конституция Судына, Татарстан Республикасы Конституция судына мөрәҗәгатьләр кабул итү турында;

16) Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында;

161) отставкадагы судьяларны Татарстан Республикасы җәмәгать  судьясы  вазыйфаларын башкаруга җәлеп итү турында; (161 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 30 маендагы 2941-IV ДС номерлы карары белән кертелгән)

17) прокурор күрсәтмәләре актлары турында;

18) Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы законнары һәм әлеге Регламент белән Дәүләт Советы карамагына кертелгән башка мәсьәләләр буенча.

 

192 статья

1. Әлеге Регламентның 191 статьясы нигезендә Дәүләт Советы  карары кабул ителә торган мәсьәлә Дәүләт Советы  каравына закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект тарафыннан тиешле карар проекты белән  бергә кертелә.

2. Карар проекты һәм  аңа кушымта итеп бирелүче материаллар әлеге Регламентның 84 статьясының 4 өлешендә билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә Татарстан Республикасының   ике дәүләт телендә тапшырыла. Дәүләт Советының норматив карарлары проектларын керткәндә шулай ук әлеге Регламентның 84 статьясында каралган башка таләпләр дә үтәлергә тиеш.

3. Дәүләт Советы  карарлары проектлары кәгазь һәм санлы чыганакларда тапшырыла.

 

193 статья

1. Дәүләт Советы  карарлары, кагыйдә буларак, шунда ук тулаем кабул ителәләр.

2. Дәүләт Советының норматив карарлары проектлары, Дәүләт Советы ничек хәл итүгә карап, Татарстан Республикасы законнары проектларын карауга карата әлеге Регламентта билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә өч укылышта каралалар.

 

194 статья

1. Татарстан Республикасы Прокуроры протесты Дәүләт Советы тарафыннан якындагы утырышта һичшиксез каралырга тиеш.

2. Утырыш көне турында Татарстан Республикасы  Прокурорына хәбәр ителә.

3. Протестны карау әлеге Регламентның 86, 87, 89 статьяларында билгеләнгән тәртиптә башкарыла.

4. Протестларны карау  тәртибе Татарстан Республикасы Прокуроры тәкъдимнәренә, шулай ук, норматив хокукый актта коррупциячел факторлар ачыкланган очракта, аны үзгәртү турында Татарстан Республикасы Прокуроры таләбенә кагыла.

5. Протест буенча фикер алышу Татарстан Республикасы Прокуроры докладыннан һәм җаваплы комитетның өстәмә докладыннан башлана.

6. Татарстан Республикасы Прокуроры протесты буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы протест белән килешергә, протестны кире кагарга, протестны игътибарга алырга һәм,  җаваплы комитет яисә Дәүләт Советы  Аппараты Хокук идарәсе тарафыннан белдерелгән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алып, аны карауны дәвам итәргә мөмкин.

7. Татарстан Республикасы Прокуроры протесты буенча карар Дәүләт Советының тиешле карары белән рәсмиләштерелә һәм Татарстан Республикасы Прокурорына җибәрелә.

8. Протест белән килешкән очракта Дәүләт Советы протестта күрсәтелгән  искәрмәләрне юкка чыгаручы үзгәрешләр кертү турында Татарстан Республикасы законы проектын, Дәүләт Советы  акты проектын әзерләүне йөкли.

 

195 статья

Дәүләт Советы  массакүләм мәгълүмат чараларын гамәлгә куючы (гамәлгә куючыларның берәрсе) булырга мөмкин. Дәүләт Советы гамәлгә куючысы  (гамәлгә куючыларның берәрсе) булган массакүләм мәгълүмат чараларының уставлары,  шулай ук бу массакүләм мәгълүмат чараларының редакцияләре һәм  (яисә) гамәлгә куючыларның берәрсе белән  шартнамәләр профильле комитет тәкъдиме буенча Дәүләт Советы  карары белән раслана.

 

196 статья

Татарстан Республикасы Иҗтимагый  палатасы карарын һәм (яисә) бәяләмәсен карау әлеге Регламентның 86, 87, 89 статьяларында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

 

197 статья

1. Дәүләт Советы утырышы барышында әлеге Регламентның Дәүләт Советы эшчәнлеге тәртибен билгеләүче нигезләмәләрендә җитешсезлек ачыкланган очракта, утырышта рәислек итүче тәкъдиме белән,  Дәүләт Советы  Регламентына, кирәк булган очракта, киләчәктә тиешле үзгәрешләрне кертү шарты белән,  Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар һәм Татарстан Республикасы  законнары нигезендә мәсьәләнең асылы буенча  карар кабул итәргә мөмкин.

2. Шундый ук җитешсезлек Дәүләт Советы  сессияләре арасындагы чорда ачыкланган очракта һәм Дәүләт Советының  даими эшчәнлеген тәэмин итү максатларында, мондый карар Дәүләт Советы  Рәисе тарафыннан кабул ителергә мөмкин.

 

VI КИСӘК

ПАРЛАМЕНТАРА ХЕЗМӘТТӘШЛЕК

 

34 бүлек. Парламентара хезмәттәшлек

 

198 статья

1. Дәүләт Советы башка дәү­ләт­ләрнең һәм Россия Федерациясе субъектларының пар­ла­ментлары һәм халыкара парламент оешмалары белән пар­ламентара хезмәттәшлек турында килешүләр төзи ала.

2. Дәүләт Советы карары буен­ча башка дәүләтләрнең, Россия Федерациясе субъ­ект­ла­ры­ның парламентлары җитәкчеләренә, парламент делега­ци­­яләре җитәкчеләренә Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясау мөмкинлеге би­ре­лергә мөмкин.

 

199 статья

Дәүләт Советы ел саен башка дәү­ләт­ләр­­нең, Россия Федерациясе субъектларының парламент­ла­­ры һәм халыкара парламент оешмалары бе­лән хез­­мәт­­­тәшлек итү планын раслый. Дәүләт Советының профильле комитеты тарафыннан, башка комитетларның һәм де­путат берләшмәләренең фикерләрен исәпкә алып,  план проекты һәм аның үтәлеше турында ел саен мәгълүмат әзер­ләнә.

 

200 статья

Дәүләт Советы тарафыннан расланган план ни­гезендә Дә­ү­ләт Советы Рәисе яисә Дәүләт Советы Президиумы, комитетларның һәм  де­пу­тат берләшмәләренең фикерләрен исәп­кә алып, Дә­ү­ләт Сове­ты­ннан җибәрелүче рәсми парламент деле­гацияләренең сос­та­вын, әлеге делегацияләрнең җитәк­че­лә­рен билгели.

 

201 статья

Дәүләт Советының рәсми делегацияләре Дәүләт Советына үз эшләре хакында хисап бирәләр.

 

VII КИСӘК

ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТТАН ФАЙДАЛАНА АЛУНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУ

 

35 бүлек. Дәүләт Советы эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалана алуны гамәлгә ашыру

 

202 статья

 

1. Дәүләт Советы федераль законнарда билгеләнгән вәкаләтләре чикләрендә Дәүләт Советы эшчәнлеге хакында белешмә һәм (яисә) эчтәлекле характердагы мәгълүматтан файдалана алуны гамәлгә ашыра.

2. Дәүләт Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү һәм гражданнарның һәм оешмаларның Дәүләт Советы эшчәнлеге хакындагы мәгълүматтан (файдалана алу чикләнгән мәгълүматтан тыш) файдалана алуын тәэмин итү эше Дәүләт Советы эшчәнлеге турындагы киң җәмәгатьчелеккә дөрес һәм оператив мәгълүмат бирү мәнфәгатьләрендә,  Дәүләт Советы  үткәрә торган гомуми мәгълүмат сәясәтенә туры китереп, гамәлдәге законнар нигезендә мәгълүмат ачыклыгы принципларында төзелә.

 

203 статья

Дәүләт Советы эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалана алу мөмкинлеге түбәндәге ысуллар белән гамәлгә ашырыла:

1) Дәүләт Советының үз эшчәнлеге турында мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында халыкка җиткерүе (бастырып чыгаруы);

2) Дәүләт Советының үз эшчәнлеге турында "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Дәүләт Советының рәсми сайтында мәгълүмат урнаштыруы; (2 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

3) Дәүләт Советының үз эшчәнлеге турында Дәүләт Советы бинасында һәм шул максат өчен бирелгән башка урыннарда мәгълүмат урнаштыруы;

4) мәгълүматтан файдаланучыларны  Дәүләт Советы  биналарында, шулай ук китапханә һәм архив фондлары аша Дәүләт Советы эшчәнлеге турында мәгълүмат белән таныштыру;

5) әлеге Регламентта билгеләнгән тәртиптә чакырылган затларның Дәүләт Советы утырышларында катнашуы;

6) мәгълүматтан файдаланучыларга аларның гарызнамәсе буенча Дәүләт Советы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү.

 

204 статья

1. Дәүләт Советының рәсми сайты "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Дәүләт Советының рәсми мәгълүмат ресурсы булып санала. (1 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге           1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

2. "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Дәүләт Советының рәсми сайтына мәгълүмат урнаштыру Дәүләт Советы Рәисе билгеләгән тәртиптә башкарыла. (2 өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2011 елның 22 декабрендәге 1969-IV ДС номерлы карары редакциясендә)

3. Дәүләт Советы эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалану эшен оештыру, шулай ук Дәүләт Советы  эшчәнлеге хакында мәгълүматны  соратып алу эшләрен оештыру Дәүләт Советы Аппараты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

VIII КИСӘК

ЙОМГАКЛАУ  НИГЕЗЛӘМӘЛӘРЕ

 

36 бүлек. Йомгаклау  нигезләмәләре

 

205 статья

Дәүләт Советы Регламенты, аңа булган үз­гә­решләр сайланган депутатлар саныннан күпчелеге Дәүләт Советы  утырышында аларны хуплап та­выш бирcә кабул ителә.

 

 

206 статья

Дәүләт Советы Регламенты нигезләмәләрен аңлатуны һәм аның үтәлешен тикшереп торуны  Дәүләт Советының регламент төркеме һәм профильле комитеты  гамәлгә ашыра.

 

207 статья

Үткән чакырылыш  Дәүләт Советы  тарафыннан кертелгән һәм каралмаган закон проектлары, закон проектларына үзгәрешләр, шулай ук Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән, ләкин Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан имза­лан­маган законнар яңа чакырылыш Дәүләт Советы тарафыннан әлеге Регламентның   IV кисәгендә билгеләнгән  тәртиптә ка­ра­ла.

 

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты (*.doc)



Депутат мөнбәре
РӘХМӘТУЛЛИН Рауил Шәйдәүләт улы
РӘХМӘТУЛЛИН Рауил Шәйдәүләт улы
2018 нче елга һәм 2019-2020 нче елларның планлы чорына республика бюджеты хакында
"Татарстан" радиосы “Депутат каналы” тапшыруы (14 ноябрь, 2017 ел.)
Сылтамалар
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 25 еллыгына<!-- __tat__ Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 25 еллыгына -->
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
16 июль 2018
06 июль 2018
05 июль 2018
05 июль 2018
02 июль 2018
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.