Депутатлар корпусы

РАТНИКОВА Римма Атлас кызы
Контактлар
Интервью, басмалар
17 май 2016
Депутат һәм журналист эшчәнлегендә нинди уртаклыклар бар? Журналист этикасы һәм Татарстан Дәүләт Советының этика буенча комиссиясе эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
07 май 2010
Хатын-кыз җитәкче халыкка якынрак ул...

РАТНИКОВА Римма Атлас кызы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе


“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе.

• 1955 елның 1 маенда туган.
• Белеме – югары, Казан дәүләт университетын “Журналист” белгечлеге буенча тәмамлаган.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.
• Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре.
• Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.
• Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләттәшләр эшләре буенча координацияләү советы составына керә.


Тормыш юлы
• 1977-1985 еллар – “Комсомолец Татарии” газетасы корреспонденты, бүлек мөдире.
• 1985-1989 еллар – Казан шәһәренең Ленин КПСС райкомы бүлек мөдире урынбасары, Казан КПСС горкомы инструкторы.
• 1989-1998 еллар – “Комсомолец Татарии”, “Молодежь Татарстана” газетасының баш редакторы.
• 1998 –2004 елның марты – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы” дәүләт учреждениесенең генераль директоры.
• 2004-2009 еллар – III чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
• 2009-2014 еллар – IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
• 1995 елдан башлап – Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе (иҗтимагый оешма).

“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары арасында вазыйфалар бүлешү турында” Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең 2014 елның 5 ноябрендәге 1028-РК номерлы күрсәтмәсенә үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең 2014 елның 19 декабрендәге 1204-РК номерлы номерлы күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәсе урынбасары Р.А. Ратникова:
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының түбәндәге өлкәләрдә законнар белән җайга салуга, парламент контролен гамәлгә ашыруга, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, башка оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итүгә караган вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җитәкчелек итә:
- Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятен, җирле үзидарәне оештыру, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарын һәм җирле үзидарә органнарын оештыру һәм аларның эшчәнлге, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар, референдумнар (тавыш бирүләр) әзерләү һәм уздыру, административ-территориаль төзелеш;
- халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм аны социаль яклау, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт;
- мәгариф, фән, мәдәният һәм милләтара мөнәсәбәтләр;
- иҗтимагый берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының түбәндәге комитетлары эшчәнлеген координацияли:
- дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә;
- социаль сәясәт;
- мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен җитәкли һәм аның эшен оештыра.
4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының түбәндәге комиссияләре эшчәнлеген координацияли:
- Татарстан Республикасы зконнарының татар һәм рус телләрендәге текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча;
- сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча.
5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы органнарының Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы белән үзара хезмәттәшлеген координацияли.
6. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы мәсьәләләрен алып бара.
7. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы органнарының алып бара торган өлкәләрдә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән, шул исәптән Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән, шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән оештыру эшенә кагылышлы үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча эшчәнлеген координацияли.
8. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе эш урынында вакытлыча булмаган очракта, аның йөкләмәсе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкара.
9. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының парламентара, регионара һәм халыкара хезмәттәшлеге мәсьәләләрен алып бара.
10. массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек итү һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының басма матбугатын чыгару мәсьәләләрен алып бара.
11. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан раслана торган график нигезендә гражданнарны кабул итә.
12. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең аерым йөкләмәләрен үти.

Кабул итү көне, вакыты, урыны
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, айның икенче сишәмбесе, 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.


“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарын сайлау турында” 2014 елның 1 октябрендәге 9-V ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары