төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 октябрь 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Эшчәнлек
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Мероприятия



Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле икенче утырышы

09 июнь 2014

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле икенче утырышы каравына түбәндәге мәсьәләләрне кертергә:

1. Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны билгеләү турында.
2. “Татарстан Республикасы дәүләт граждан (муниципаль) хезмәткәрләрен һәм Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) вазыйфаларын биләгән затларны пенсия белән тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 600-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
3. “Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законының 14 статьясының үз көчен югалтуын тану хакында” 576-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
4. “2013 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” 611-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
5. “2013 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында” 612-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
6. “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 616-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
7. “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 617-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
8. “Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр турында” 602-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
9. “Күпфатирлы йортларда торак урыннарга гражданнарның милек хокукы барлыкка килүгә бәйле рәвештә юридик затларның гражданнарның акчаларын җәлеп итү эшчәнлегеннән зыян күргән гражданнарга ярдәм итү турында” 603-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
10. “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәреш кертү турында” 607-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
11. “Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 613-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
12. “Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 110 һәм 114 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 608-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
13. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында.
14. “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең ант итү тәртибен раслау турында” 2000 елның 29 июнендәге 207 номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәреш кертү хакында.
15. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең ант итү тәртибен раслау турында.
16. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында.
17. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең 2009 – 2014 еллардагы эшчәнлеге турында хисап.
18. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутат фракциясенең 2009 – 2014 еллардагы эшчәнлеге турында хисап.
19. 2013 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эше турында хисап.
20. Россия Федерациясе Конституциясенә “Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы турында” төзәтмә кертү хакында Россия Федерациясе Законы турында.
21. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 11.1, 11.15 һәм 11.17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 493295-6 номерлы федераль закон проекты турында (транспортта аерым хокук бозулар өчен җаваплылыкны көчәйтү хакында).
22. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 510495-6 номерлы федераль закон проекты турында (җир законнарын бозган өчен административ җаваплылыкны оптимизацияләү өлешендә).
23. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану хакында” 502263-6 номерлы федераль закон проекты турында (кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аерым хокук бозулар өчен җаваплылыкны арттыру хакында).
24. “Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 509018-6 номерлы федераль закон проекты хакында (корал, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмаларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр өчен җаваплылыкны арттыру өлешендә).
25. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.33 статьясына үзгәреш кертү хакында” 494010-6 номерлы федераль закон проекты турында (статья исемен ачыклау өлешендә).
26. “Россия Федерациясе гражданнарының Россия Федерациясе чикләрендә күчеп йөрүгә, тору һәм яшәү урынын сайлауга хокукы турында” Россия Федерациясе Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ставрополь крае Думасының закон чыгару инициативасы турында.
27. “Россия Федерациясе Һава кодексына һава судноларын кабул итү һәм җибәрү өчен аэропортларны һәм аэродромнарны ябу тәртибен ачыклау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” 480544-6 номерлы федераль закон проекты хакында.
28. “Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында” Федераль законның 8 статьясына товар җитештерүче саткан бәяне мәҗбүри күрсәтү өлешендә үзгәреш кертү хакында” 508143-6 номерлы федераль закон проекты турында.
29. “Коммуналь комплекс оешмалары тарифларын җайга салу нигезләре турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 503319-6 номерлы федераль закон проекты турында (Федераль законның аерым нигезләмәләрендәге эчке каршылыкларны бетерү өлешендә).
30. “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 508213-6 номерлы федераль закон проекты хакында (алкоголь продукциясен дистанцион рәвештә ваклап сатуны тыю билгеләү өлешендә).
31. “Россия Федерациясе Торак кодексының 57 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Амур өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.
32. “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль законның 17 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты буенча Мәскәү өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.
33. “Россия Федерациясе референдумы турында” Федераль конституциячел законның 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 467064-6 номерлы федераль конституциячел закон проекты турында (кулланыла торган электрон имза төрен төгәлләштерү өлешендә).
34. “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 28 статьясына үзгәреш кертү хакында” 492064-6 номерлы федераль закон проекты турында (гавами тыңлаулар оештыруны һәм уздыруны ачыклау өлешендә).
35. “Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында” Федераль законның 7 статьясына үзгәреш кертү хакында” 502299-6 номерлы федераль закон проекты турында (муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм сайланулы нигездә муниципаль вазыйфалар биләүче башка категория затларга тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә хокук бирү хакында).
36. Хөкүмәт сәгате: “Татарстан Республикасында квалификацияле эшче кадрлар әзерләү системасы турында”.



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
30
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
03
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.