төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 27 сентябрь 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Эшчәнлек
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Мероприятия



Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышы

21 апрель 2016

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышы каравына түбәндәге мәсьәләләрне кертергә:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2015 елгы эшчәнлеге турында хисап.

4. “Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында” 213-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

5. “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында” 189-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

6. “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 190-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

7. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 191-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

8. “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында” 192-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

9. “Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законының 28 статьясына үзгәреш кертү хакында” 205-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

10. “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” 178-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

11. “Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 201-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

12. “Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында” 185-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

13. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.1 статьясына үзгәреш кертү хакында” 217-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. “Татарстан Республикасында дәүләти-хосусый партнерлык турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 221-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. “Татарстан Республикасы Экология кодексының 8 һәм 34 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 218-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

16. “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында” 210-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 216-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

18. “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законының 5 һәм 82 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 203-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19. “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 215-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

20. “Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 164-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

21. Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2015 елгы эше турында хисап.

22. “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” газеталарын гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасындагы шартнамәләр турында – “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарын гамәлгә куючылар вәкаләтләренең бер өлешен “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына бирү турында.

23. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

24. “Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 151 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

25. “Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 233 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

26. “Россия Федерациясе субъектлары иҗтимагый палаталарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында” 984349-6 номерлы федераль закон проектына төзәтмәләр хакында.

27. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 1006969-6 номерлы федераль закон проекты турында (транспорт чараларының велосипедта йөрүчеләр өчен полосалар, велосипедта һәм җәяү йөрүчеләр өчен юллар буенча хәрәкәте, шулай ук күрсәтелгән полосаларда туктаган һәм туктап торган өчен җаваплылык билгеләү хакында).

28. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына төзелеш объектларында чит ил эшче көчләрен законсыз җәлеп итүне һәм алардан файдалануны булдырмау максатларында үзгәрешләр кертү хакында” 1015753-6 номерлы федераль закон проекты турында (заказчы (төзүче) яисә подрядчы (генераль подрядчы) функцияләрен гамәлгә ашыручы йә Россия Федерациясендә төзелеш объектларын башкача тикшереп торучы затларның мондый объектларда чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның законсыз булуы һәм законсыз хезмәт эшчәнлеге өчен административ җаваплылыгын билгеләү хакында).

29. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 1013569-6 номерлы федераль закон проекты турында (яктылыкны үткәрүе тәгәрмәчле транспорт чараларының иминлеге хакындагы техник регламент таләпләренә туры килми торган пыялаларны транспорт чараларына куйган өчен җаваплылык билгеләү турында).

30. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 1017410-6 номерлы федераль закон проекты турында (19.77 статьяда каралган хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тарту вакытын арттыру, шулай ук күрсәтелгән хокук бозулар буенча административ тикшерүне үткәрү мөмкинлеген билгеләү хакында).

31. “Россия Федерациясенә Кырым Республикасын кабул итүгә һәм Россия Федерациясе составында яңа субъектлар – Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре төзелүгә бәйле рәвештә мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында һәм “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 1010317-6 номерлы федераль закон проекты хакында (Кырым Республикасы оешмаларының мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукын һәм укуны тәмамлаучыларга белем алу турында документлар бирү хокукын регламентлый торган рөхсәт бирү документларының гамәлдә булуын тану срокларын 2018 елның 1 сентябренә кадәр озайту өлешендә).

32. “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 12 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

33. “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль законның 32 статьясына һәм “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышының – Корылтаеның закон чыгару инициативасы турында.

34. “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 50 статьясына һәм “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында” һәм “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” федераль законнар кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану хакында” Федераль законның 154 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 1004120-6 номерлы федераль закон проекты хакында (муниципаль район белән авыл җирлекләре арасында муниципаль мөлкәт бүлешү тәртибен ачыклау өлешендә).

35. “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль законның 16 статьясына һәм “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль законның 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 1000387-6 номерлы федераль закон проекты турында (граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәт узуга бәйле чикләүләр өлешендә).

36. “Дәүләт күчемсез мөлкәт кадастры турында” Федераль законның 47 статьясына үзгәреш кертү хакында” 993118-6 номерлы федераль закон проекты турында (торак фондын техник исәпкә алу өлкәсендә норматив хокукый актларның гамәлдә булуын саклап калу өлешендә).

37. “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 38 һәм 44 статьяларына һәм “Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Мәскәү өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.

38. “Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136 статьясына үзгәреш кертү хакында” 997875-6 номерлы федераль закон проекты турында” (отпуск өчен түләү срокларын төгәлләштерү өлешендә).

39. “Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында” Федераль законның 51 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Хакасия Республикасы Югары Советының закон чыгару инициативасы турында.



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
30
31
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
06
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.