төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 5 май 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Эшчәнлек
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Мероприятия



Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унсигезенче утырышы

31 май 2016
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унсигезенче утырышы каравына түбәндәге мәсьәләләрне кертергә:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.
2. Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.
3. “2015 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” 233-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
4. “2015 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында” 234-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
5. “Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында” 185-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (III укылыш).
6. “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында” 192-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (III укылыш).
7. “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында” Татарстан Республикасы Законының 19 статьясына һәм “Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында” Татарстан Республикасы Законының 13 һәм 131 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 220-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
8. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 226-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
9. “Татарстан Республикасы Казан шәһәре суд районнары буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында” Татарстан Республикасы Законына һәм “Казан шәһәрендә районнар чикләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 224-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
10. “Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 55 статьясындагы 2 пункты дүртенче абзацының гамәлдә булуын туктатып тору турында” 232-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
11. “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” 237-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
12. “Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 238-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
13. “Татарстан Республикасында ветеринария эше турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 219-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
14. “Яшьләр һәм Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте турында” Татарстан Республикасы Законының 16 статьясына үзгәреш кертү хакында” 230-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
15. “Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 223-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
16. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының үз вәкаләтләрен башкарганда мәнфәгатьләр конфликтына китерә торган яисә китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынуы барлыкка килү турында хәбәр итү нигезләре һәм тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында.
17. “Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе хакындагы нигезләмәне раслау турында” 2012 елның 29 ноябрендәге 2545-IV ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәреш кертү хакында.
18. “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәләре һәм җәмәгать ярдәмчеләре турындагы нигезләмәне раслау хакында” 2003 елның 20 ноябрендәге 2376 номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары кушымтасына үзгәрешләр кертү турында.
19. “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең ант итү тәртибен раслау турында” 2000 елның 29 июнендәге 207 номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары кушымтасына үзгәрешләр кертү хакында.
20. “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 33333 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.
21. “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында” Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.
22. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты составындагы үзгәреш турында.
23. “Дәүләт мөлкәтен һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында” Федераль законга үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ярославль өлкә Думасының закон чыгару инициативасы хакында.
24. “Россия Федерациясе Җир кодексының 398 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.
25. “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында” Россия Федерациясе Законының 35 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 1035350-6 номерлы федераль закон проекты турында (беренче тапкыр эш эзләүче (элек эшләмәгән) һәм шул ук вакытта квалификациясе булмаган гражданнар, озак вакытлы (бер елдан артыграк) тәнәфестән соң хезмәт эшчәнлеген яңартырга омтылучы гражданнар түләүле җәмәгать эшләрендә катнашудан баш тарткан очракта пособие түләүне туктатып тору өлешендә).
26. “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Томск өлкәсе Закон чыгару Думасының закон чыгару инициативасы турында (инвалидлар һәм инвалид балалы гаиләләр өчен торак урыннарга мохтаҗ буларак исәпкә кую сроклары хакындагы норманы юкка чыгару мәсьәләсе буенча) .
27. “Хәрби хезмәт узган, эчке эшләр органнарында, Дәүләт янгынга каршы хезмәтендә, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнешен тикшереп тору органнарында, җинаять-үтәтү учреждениеләрендә һәм органнарында хезмәт узган затларны һәм аларның гаиләләрен пенсия белән тәэмин итү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ленинград өлкәсе Закон чыгару собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.
28. “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль законның 32 статьясына һәм “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 1032385-6 номерлы федераль закон проекты турында (муниципаль хезмәт һәм дәүләт граждан хезмәте узганда чикләүләрнең һәм бурычларның бердәйлеген тәэмин итү өлешендә).
29. “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 12 статьясына үзгәреш кертү хакында”
1035996-6 номерлы федераль закон проекты турында (депутат эшчәнлегенә бәйле өстәмә чикләүләр өлешендә).
30. “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 24 статьясына үзгәреш кертү хакында” 1045026-6 номерлы федераль закон проекты турында (муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутатын чакыртып алу мәсьәләсе буенча).
31. “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль законның 11 статьясындагы 12 өлешенә үзгәреш кертү хакында” 1034586-6 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт хезмәте системасының бердәйлеген тәэмин итү өлешендә).
32. “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 164 һәм 165 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ленинград өлкәсе Закон чыгару собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.
33. Хөкүмәт сәгате: “Балигъ булмаганнарның эшләре буенча комиссияләрнең балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалаудагы һәм аларның хокукларын яклаудагы эшчәнлеге турында”.


Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
29
30
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.