Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Татарстанда уртак производстволар булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта парламент башлыгы бүген Санкт-Петербургта Россия һәм Беларусь төбәкләренең VI форумында сөйләде.
“Бердәм Россия” фракциясе Татарстан парламентында тулаем алганда “яхшы эшләде”. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов V чакырылыш Дәүләт Советында партия фракциясенең эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.