төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 октябрь 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото




















Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы ачылды

28 май 2012, 10:22

Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы ачылды
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә 54 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде. Алар арасында Татарстан Республикасының 24 закон проекты, 23 федераль закон проекты һәм РФ субъектларының закон чыгару инициативалары бар. Көн тәртибендәге алты мәсьәлә республикадагы кадрлар, структуралар, парламент комитетлары һәм комиссияләре белән бәйле үзгәрешләр тора.

Парламентарийлар ТР Президентының Роман Шәйхетдиновны - ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфасына билгеләү, Әсгать Сәфәровны - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләү турындагы тәкъдимнәрен килештерәчәк, Энергетика министрлыгын кыскарту турындагы тәкъдимен караячак.
Депутатларга беренче укылышта төбәк башлыкларын сайлап куюга кагылышлы “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” һәм “Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокуклары гарантияләре һәм рефрендумда катнашу хокукы турында” Федераль законны тормышка ашыру турында” закон проектын карарга тәкъдим ителә. Әлеге закон проекты белән, ТР Конституциясенең кайбер нигезнамәләренең көчен югалткан дип танырга тәкъдим ителә. Бу нигезнамәләр ТР Дәүләт Советы тарафыннан ТР Президентына вәкаләтләр бирүгә кагылышлы. Шул ук вакытта әлеге закон проекты белән, ТР Конституциясенең ТР Президентын сайлап куюга кагылышлы нормаларын кире кайтару сорала. Билгеле булганча, ТР Президентын сайлап куюга кагылышлы нормалар вакытлыча туктатылып торган иде. Шушы закон проектына бәйле рәвештә, республиканың Сайлау кодексына да үзгәрешләр кертү сорала.
Беренче укылышка шулай ук Татарстан Республикасының 2011 елга бюджет үтәлеше һәм республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында, “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектлары, салымнар белән бәйле закон проектлары чыгарыла.

“Хөкүмәт сәгате”ндә депутатларга халыкка күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципиаль хезмәтләрнең үтемлелеген һәм сыйфатын тәэмин итү мәсьәләсе буенча мәгълүмат биреләчәк дип көтелә.

Парламент комитетлары рәисләре Светлана Захарова, Шакир Яһүдин һәм Марат Галиев көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов ике сәяси мөрәҗәте һәм ике депутат таләбе барлыгын игълан итте. Рафаил Нуретдинов һәм Валентин Кострин шулай ук бәрәр сәяси мөрәҗәгатьләрен карауны сорадылар.
Шулай итеп, Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы көн тәртибе 69 мәсьәлә белән расланды:

1. Ә.Ә. Сәфәровны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләп куюны килештерү турында.
2. Р.А. Шәйхетдиновны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм элемтә министры итеп билгеләп куюны килештерү турында.
3. Р.Х. Зариповны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп куюны килештерү турында.
4. Татарстан Республикасы Энергетика министрлыгын бетерү турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимен килештерү хакында.
5. "2011 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында" 3380-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
6. "2011 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында" 3381-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
7. "Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында" 6388-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
8. "2012 елга, 2013 һәм 2014 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 3378-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
9. "Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредиты турында" Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 3379-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
10. "Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона оешмалары-резидентлары өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 3285-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
11. "Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында" Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында" 3286-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
12. "Оешмалар мөлкәтенә салым турында" Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында" 3287-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
13. "Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 5390-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
14. Миңнуллин Туфан Габдулла улының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.
15. "Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетын сайлау турында" 2009 елның 19 мартындагы 19-IV ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
16. "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе составына үзгәреш кертү турында.
17. "Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законга һәм "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" Федераль законны гамәлгә ашыру турында" 1283-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
18. "Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында" 1284-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
19. "Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында" Татарстан Республикасы Законының 13 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" 1365-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (III укылыш).
20. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законына һәм "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 7349-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
21. "Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе түләүләре турында" 1336-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
22. "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт вазыйфалары реестры турында" Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 1358-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
23. "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" Татарстан Республикасы Законына һәм "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 1360-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
24. "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 2345-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
25. "Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 2354-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
26. "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 2361-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
27. "Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында" Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" 2362-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
28. "Җир асты байлыклары турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 5364-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
29. "Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген оештыру турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 6363-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
30. "Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында" 6367-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
31. "Яшьләр һәм Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 6373-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
32. "Татарстан Республикасы территориясендә гомуми файдаланудагы автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажир йөртүләрне оештыру турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 4382-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
33. "Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 6372-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
34. "Физик культура һәм спорт турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 6389-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында.
35. "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.
36. "Фәнни һәм (яисә) фәнни-техник эшчәнлекнең технологик бердәмлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 301311-5 номерлы федераль закон проекты хакында.
37. Автобусларда пассажирлар йөртү иминлеген тәэмин итү турындагы нигезләмәгә 16 яшькә кадәрге балаларны транспортта йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт йөртүчеләрнең эш стажына карата таләпләрне үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Транспорт министры И.Е. Левитинга Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесе мөрәҗәгате хакында.
38. "Юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу турында" Федераль законның 21 статьясына һәм "Россия Федерациясендә архив эше турында" Федераль законның 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Томск өлкәсе Закон чыгару Думасының закон чыгару инициативасы турында.
39. "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законның 7 статьясына үзгәреш кертү хакында" 45525-6 номерлы федераль закон проекты турында (муниципаль хокукый актларны федераль законнар нигезләмәләренә туры китерү срогы хакында).
40. "Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында" Федераль законга һәм "Россия Федерациясеннән чит илгә чыгу һәм Россия Федерациясенә чит илдән керү тәртибе турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 58373-6 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясендә белем алучы чит ил гражданнарының хокукый хәлен камилләштерү өлешендә).
41. "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законның 28 статьясына үзгәреш кертү хакында" федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ингушетия Республикасы Халык Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.
42. "Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" Федераль законның 35 статьясына һәм "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законның 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 59320-6 номерлы федераль закон проекты турында.
43. "Авыл хуҗалыгы үсеше турында" Федераль законның 3 статьясына үзгәреш кертү хакында" федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Рязань өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.
44. "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларын (закон актлары нигезләмәләрен) үз көчләрен югалткан дип тану турында" 37117-6 номерлы федераль закон проекты хакында (Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды эшчәнлегенең срокларын озайту һәм төп юнәлешләрен билгеләү турында).
45. "Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 59728-6 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны финанслау системасын булдыру турында).
46. "Коммуналь комплекс оешмаларының тарифларын җайга салу нигезләре турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль законның 6 статьясына үзгәреш кертү турында" федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча халык депутатларының Орел өлкә Советы закон чыгару инициативасы хакында.
47. "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 331 статьясына үзгәреш кертү турында" 38684-6 номерлы федераль закон проекты хакында (әхлаксыз гамәл кылган йә укучының шәхесенә карата физик һәм (яисә) психик көч куллануга бәйле тәрбияләү ысуллары кулланган затларга педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю турында).
48. "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 43850-6 номерлы федераль закон проекты хакында (хәрби хезмәткә чакырылуга яисә альтернатив граждан хезмәтенә җибәрелүгә бәйле рәвештә эштән азат ителгән хезмәткәрләргә элеккеге эш урынына (вазыйфасына) кайту гарантияләрен билгеләү өлешендә).
49. Россия Федерациясе гражданнары тормыш сыйфатының бердәм дәүләт социаль стандартларын билгели торган федераль закон кабул итү зарурлыгы мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе С.Е. Нарышкинга Төньяк Осетия – Алания Республикасы Парламенты мөрәҗәгате турында.
50. "Ветераннар турында" Федераль законга "сугыш балалары" категориясе өчен социаль ярдәм чараларын билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе С.Е. Нарышкинга Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесе мөрәҗәгате хакында.
51. "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" Федераль законның 282 статьясына һәм "Ветераннар турында" Федераль законның 232 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Приморье крае Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.
52. "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәреш кертү хакында" 37918-6 номерлы федераль закон проекты турында (инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру яисә бүлеп бирү бурычын үтәмәгән өчен җаваплылык билгеләү өлешендә).
53. "Суд приставлары турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында" федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ингушетия Республикасы Халык Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында (Россия Федерациясе субъектлары конституциячел (устав) судлары эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү бурычларын суд приставларына йөкләү өлешендә).
54. "Судьяларны, хокук саклау һәм тикшереп тору органнарының вазыйфаи затларын дәүләт яклавы турында" Федераль законның 2 статьясына үзгәреш кертү хакында" федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ингушетия Республикасы Халык Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында (Россия Федерациясе субъектларының конституциячел (устав) судлары судьяларын дәүләт яклавында булырга тиешле затлар исемлегенә кертү өлешендә).
55. "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясына үзгәреш кертү хакында" федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Удмурт Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында (җитештерү һәм куллану калдыклары белән яисә башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплылыкны көчәйтү турында).
56. "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.5 статьясына үзгәреш кертү хакында" федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында (табигатьтән файдалану өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка җәлеп итү дәвамлылыгы срогын арттыру өлешендә).
57. Балигъ булмаганнарның эшләре буенча комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча федераль законнарны камилләштерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе С.Е. Нарышкинга Приморье крае Закон чыгару Собраниесе мөрәҗәгате турында.
58. "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.24 статьясына үзгәреш кертү хакында" 39291-6 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъекты милкендәге йә муниципаль милектәге торак булмаган фонд объекты белән эш итү тәртибен бозган өчен җаваплылык билгеләү турында).
59. "Россия Федерациясе Жинаять-процессуаль кодексының 108 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 46964-6 номерлы федераль закон проекты турында (сак астында тоту рәвешендәге чик кую чараларын куллану тәртибен төгәлләштерү турында).
60. "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 59023-6 номерлы федераль закон проекты турында (12 яшькә кадәрге балигъ булмаган балаларны иминлек каешлары белән җиһазландырылмаган транспорт чараларында йөрткән өчен җаваплылык билгеләү турында).
61. "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.3 статьясына һәм "Экстремистлык эшчәнлегенә каршы көрәш турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 64005-6 номерлы федераль закон проекты турында (экстремистлык оешмаларының атрибутикасын һәм символикасын гавами демонстрацияләгән өчен җаваплылык билгеләү өлешендә).
62. "Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында" Россия Федерациясе законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында" 51053-6 номерлы федераль закон проекты турында (иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны үтәтүче учреждениеләрдән кайткан затларның хезмәт адаптациясе буенча өстәмә чаралар турында).
63. "Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында" 62348-6 номерлы федераль закон проекты хакында (социаль партнерлыкның тиешле дәрәҗәләрендә килешүләр проектларын әзерләү һәм төзү тәртибен камилләштерү өлешендә).
64. "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 261 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 62352-6 номерлы федераль закон проекты хакында (күп балалы гаиләләрдә кече яшьтәге балаларны тәрбияләүче бердәнбер тукландыручы булган аталарны эш бирүче инициативасы белән эштән азат итүне тыю турында).
65. "Опека һәм попечительлек турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 64095-6 номерлы федераль закон проекты турында (балигъ яшьтәге хокуктан файдалануга сәләтсез гражданга карата аның бердәнбер атасы йә анасы (уллыкка алучысы) булып торучы гамәлдәге опекуны гаризасы белән яңа опекун билгеләп кую мәсьәләләре буенча).
66. Тәрбиясендә хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары булган затларга картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминләштерү өлешендә беркетелгән база күләмен арттыру мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенә, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисенә халык депутатларының Орел өлкә Советы мөрәҗәгате турында.
67. "Балалы гражданнарга дәүләт пособиеләре турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 58136-6 номерлы федераль закон проекты турында (балага вакытлыча айлык пособие бирүне кертү турында).
68. Хөкүмәт сәгате: "Халыкка күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән һәркем файдалана алуны тәэмин итү һәм аларның сыйфатын яхшырту турында".
69. Төрлесеннән.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
30
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
03
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.