төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Журналистларны аккредитацияләү тәртибе



Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы Президиумының
2016 елның 26 октябрендәге
1426-V ДС номерлы
карарына кушымта



Массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларын һәм техник белгечләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршында аккредитацияләү кагыйдәләре


I. Гомуми нигезләмәләр

1. Массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларын һәм техник белгечләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршында аккредитацияләү (алга таба шулай ук – аккредитацияләү) “Массакүләм мәгълүмат чаралары турында” Россия Федерациясе Законы, “Дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларында дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген яктырту тәртибе турында” Федераль закон, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары, шулай ук әлеге Кагыйдәләр нигезендә гамәлгә ашырыла.

2. Аккредитацияләү Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Матбугат хезмәте тарафыннан (алга таба – Матбугат хезмәте) түбәндәге максатларда башкарыла:
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (алга таба – Дәүләт Советы) эшчәнлеге турында объектив мәгълүматны киң, тиз һәм ирекле тарату;
федераль законнарда каралган тәртиптә аккредитацияләнгән журналистларның эшен оештыру.

II. Массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларын һәм
техник белгечләрен Дәүләт Советы каршында аккредитацияләү төрләре


3. Аккредитацияләү түбәндәге сыйфатларда гамәлгә ашырыла:
парламент хәбәрчеләре;
махсус хәбәрчеләр;
электрон матбугат.

4. Парламент хәбәрчеләре сыйфатында аккредитацияләү Дәүләт Советы бинасында даими эшләүче һәм Дәүләт Советы эшен яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары (алга таба – ММЧ) журналистлары өчен башкарыла.

5. Махсус хәбәрчеләр сыйфатында аккредитацияләү редакцияләрнең Дәүләт Советы эшен яктырту буенча конкрет йөкләмәләрен үтәүче ММЧ журналистлары өчен гамәлгә ашырыла.

6. Электрон матбугат сыйфатында аккредитацияләү телевизион аппаратура һәм тавыш аппаратурасы эшен тәэмин итүче һәм редакцияләрнең Дәүләт Советы эшен яктырту буенча конкрет йөкләмәләрен үтәүче ММЧ редакцияләренең техник белгечләре өчен башкарыла.

7. Аккредитацияләнгән затлар бер календарь елга (1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр) “Парламент хәбәрчесе”, “Махсус хәбәрче” һәм “Электрон матбугат” дип язылган аккредитация карточкалары алалар.
Аккредитация карточкасында түбәндәге мәгълүмат урнаштырыла: аккредитацияләнгән затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, фотосурәте, ММЧ исеме, аккредитация төре.

8. Дәүләт Советы үткәрә торган аерым чараларны киңрәк яктырту зарурлыгы булганда журналистлар һәм техник белгечләр өчен ММЧ редакциясенең язмача заявкасы нигезендә, Дәүләт Советы тарафыннан аккредитация карточкасы бирелмичә генә, өстәмә бер тапкыр аккредитацияләү башкарылырга мөмкин.

III. Аккредитацияләү тәртибе

9. Матбугат хезмәте агымдагы аккредитациянең гамәлдә булу чоры тәмамланырга 45 көннән дә соңга калмыйча ММЧ редакцияләренә чираттагы аккредитацияләү кагыйдәләре һәм сроклары турында хәбәр итә һәм 20 көннән дә соңга калмыйча аккредитацияләүгә заявкалар кабул итүне тәмамлый.

10. Аккредитацияләүгә заявка ММЧ редакциясе тарафыннан язма рәвештә рәсми бланкта редакция җитәкчесе имзасы белән Дәүләт Советы Секретаре исеменә бирелә, аңа ММЧ дәүләт теркәвенә алу турындагы таныклык күчермәсе, эшләүгә лицензия күчермәсе (электрон ММЧ өчен) кушыла, заявка мөһер белән таныклана (мөһер булганда).

11. Әлеге Кагыйдәләрне һәм аккредитация өчен билгеләнгән срокларны бозып рәсмиләштерелгән аккредитацияләүгә заявкалар карауга кабул ителми.

12. Дәүләт Советы, эш урыннарын биргән һәм профессиональ эшчәнлекләре өчен кирәкле шартлар тудырган килеш, йөзләп журналистны һәм техник белгечне аккредитацияләү өчен техник мөмкинлеккә ия.

13. Дәүләт Советы үз эшчәнлекләре буенча реклама ясаучы, махсуслаштырылган басмалар булган йә парламентның закон чыгару эшчәнлеген яктырту белән шөгыльләнмәүче ММЧ редакцияләре журналистларына аккредитация бирүне кире кагарга хокуклы.

14. Матбугат хезмәте ММЧ редакцияләренең заявкалары нигезендә журналистларны һәм техник белгечләрне аккредитацияләү турында карар кабул итә һәм аккредитацияләү хакындагы күрсәтмә проектын Дәүләт Советы Секретарена тәкъдим итә. ММЧ журналистларын һәм техник белгечләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршында аккредитацияләү турындагы күрсәтмә, Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан имза салынганнан соң, Дәүләт Советының рәсми сайтында урнаштырыла.

15. «Парламент хәбәрчесе», «Махсус хәбәрче» һәм «Электрон матбугат» дип язылган аккредитация карточкаларын аккредитацияләнүче затлар Матбугат хезмәтендә шәхсән алалар.

16. Журналист яисә техник белгеч яки ММЧ редакциясе тарафыннан әлеге Кагыйдәләр таләпләре бозылса йә чынбарлыкка туры килми торган, Дәүләт Советының дәрәҗәсен, шулай ук Дәүләт Советы депутатларының дәрәҗәсен һәм абруен төшерә торган белешмәләр таратылса һәм бу закон көченә кергән суд карары белән расланган булса, «Массакүләм матбугат чаралары турында» Россия Федерациясе Законы нигезендә журналист яисә техник белгеч аккредитацияләнүдән мәхрүм ителергә мөмкин.

17. Матбугат хезмәте үз эшчәнлеген туктаткан яисә туктатып торган ММЧ редакцияләре журналистларының һәм техник белгечләренең аккредитацияләрен юкка чыгара.

18. Журналист яисә техник белгеч эштән азат ителгән, ММЧ редакциясе карары буенча аларның аккредитацияләре кире алынган очракта, ММЧ редакциясе җитәкчесе бу хакта кичекмәстән Матбугат хезмәтенә хәбәр итә, шуннан соң әлеге журналистның яисә техник белгечнең Дәүләт Советы каршындагы аккредитациясе туктатыла.

19. Аккредитация карточкалары югалган, урланган яисә бозылган очракта, ММЧ редакциясе яисә аларны югалткан затлар күрсәтелгән хәлләр турында язма рәвештә кичекмәстән Матбугат хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш. Әлеге затларның аккредитациясе юкка чыгарыла. Күрсәтелгән затларның яңа аккредитация алулары турындагы мәсьәлә Матбугат хезмәте тарафыннан әлеге Кагыйдәләрдә билгеләнгән тәртиптә карала.

IV. ММЧ редакцияләренең аккредитацияләнгән
журналистларының һәм техник белгечләренең хокуклары һәм бурычлары


20. Аккредитацияләнгән журналистлар һәм техник белгечләр түбәндәгеләргә хокуклы:
1) Дәүләт Советы бинасында урнашкан махсус бүлеп бирелгән урыннарда, шулай ук Дәүләт Советы чаралары үткәрелә торган башка урыннарда Дәүләт Советында ачык чаралар үткәрелгән вакытта эшләргә;
2) Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе чикләрендә редакцияләр белән элемтәгә чыгу һәм оператив хәбәрләр тапшыру өчен шәһәр телефон элемтәсенең абонент номерларыннан, махсус бүлеп бирелгән урында билгеләнгән мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләреннән һәм оештыру техникасыннан файдаланырга;
3) Матбугат хезмәте тарафыннан махсус оештырыла торган брифингларда, очрашуларда һәм матбугат конференцияләрендә һәм Дәүләт Советы чараларында Дәүләт Советы эшчәнлеге турында мәгълүмат алу өчен катнашырга.

21. Аккредитация алу өчен заявка бирү ММЧ журналистларының һәм техник белгечләренең түбәндәге махсус таләпләрнең үтәлергә тиешлеге белән килешүен раслый:
1) үз һөнәри эшчәнлеген башкарганда Дәүләт Советы депутатларының һәм Дәүләт Советы Аппаратындагы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен, дәрәҗәсен һәм абруен ихтирам итү;
2) журналистларның һөнәри әдәп нормаларын үтәү;
3) укучыларга, телевизор караучыларга һәм радио тыңлаучыларга Дәүләт Советы эше турында күпкырлы һәм объектив мәгълүмат җиткерү;
4) үз һөнәри мөмкинлекләреннән мәгълүматны яшереп калу яисә иҗтимагый әһәмиятле белешмәләрне дөрес күрсәтмәү, дөрес хәбәрләр дип ялган мәгълүмат тарату, чит зат яисә массакүләм мәгълүмат чарасы булып тормаган оешма файдасына мәгълүмат җыю өчен файдаланмау;
5) үз хокукларыннан Дәүләт Советы депутатларын һәм Дәүләт Советы Аппаратындагы дәүләт граждан хезмәткәрләрен җенесенә, яшенә, нинди расадан һәм милләттән булуына, теленә, дингә мөнәсәбәтенә, һөнәренә, яшәү һәм эшләү урынына, шулай ук сәяси карашларына бәйле рәвештә кимсетү өчен файдаланмау;
6) Дәүләт Советы бинасында җәмәгать тәртибен һәм үз-үзеңне тоту нормаларын бозмау;
7) Дәүләт Советы бинасына кергәндә (бинадан чыкканда), шулай ук һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашырганда “Парламент хәбәрчесе”, “Махсус хәбәрче”, “Электрон матбугат” аккредитация карточкасын, шәхесне тәгаенли торган документ (бер тапкыр бирелә торган аккредитация алган журналистлар һәм техник белгечләр өчен) күрсәтү;
8) Дәүләт Советы җитәкчелегеннән интервью алу һәм очрашулар оештыру өчен Матбугат хезмәтенә заявкалар бирү. Дәүләт Советы депутатлары белән очрашулар оештырганда Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итү;
9) Дәүләт Советындагы чараларга килгәндә киемнең эшлекле стильдә булуы.



Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.