29 апрельдә парламентта КПРФ фракциясе әгъзаларының республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуы булды
29 апрель 2010, 14:47
Очрашу башында фракция лидеры Хафиз Миргалимов журналистларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын үткәрүгә әзерлек кысаларында, В.И.Лениннның 140 еллыгы уңаеннан коммунистлар тарафыннан уздырылган чаралар белән таныштырды.
Очрашуда сүз торак-коммуналь тармакта килеп туган мәсьәләләр, торак хуҗалары белән аларга хезмәт күрсәтүчеләр арасында тигез мәнфәгать булдыру хакында барды.
Очрашуда катнашучылар 16 апрельдә Дәүләт Советында узган “түгәрәк өстәл” эшенә йомгак ясадылар. Хафиз Миргалимов хәзерге вакытта “түгәрәк өстәл”дә яңгыраган фикерләрне анализлау белән шөгыльләнүләрен әйтте. Ул шулай ук парламентта торак-коммуналь тармакта барган үзгәрешләрне күз уңында тотучы махсус комиссия төзергә кирәклегенә басым ясады. “Депутатлар сайлаучылар белән һәрдаим очрашып торалар, аларны борчыган мәсьәләләрне яхшы беләләр, – диде фракция лидеры. – Бу элемтә алга куйган бурычларны төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирәчәк”.
Очрашу барышында ТР Хөкүмәтенең торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр белән аны кулланучылар арасын җайга салуга кагылышлы соңгы карарлары хакында да сүз булды. Фракция әгъзалары фикеренчә, Хөкүмәт караларының кайбер нигезләмәләре (аерым алганда, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә халыкның хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклауда нәтиҗәле система булдыру хакында) кешенең торакка булган конституциячел хокукын чикли. “Торак хуҗасының үз ирке белән” торакны азрак уңайлыклары булган торакка алмаштыру мөмкинлеге булу кайбер гаиләләрнең рейдерлар кулына килеп кабуына китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә беренче чиратта балигъ булмаган балалар зыян күрәчәк”, - диде Рафаил Нуретдинов. Депутат Валентин Кострин үз чиратында якын киләчәктә торак ияләренең хәле начарланмагае дигән шөһбә белдерде. “2011 елдан салымнарга кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертеләчәк һәм җитәкче компанияләргә салына торган салымнар 20 процентка үсәчәк, - дип хәбәр итте ул. - Билгеле инде, бу авырлык та торак-коммуналь хезмәтләрне кулланучылар җилкәсенә төшәчәк. Аннан тыш, үзе көйли торган оешмалар (СРО) барлыкка килү дә, анда керү өчен 300 меңне чыгарып салуны исәпкә алсак, торак хуҗалары кесәсенә шактый сугачак”.
Шул ук вакытта, депутатлар әйтүенә караганда, республикада Энергетика министрлыгын оештыру кайбер мәсьләләрне, аерым алганда, «Татэнерго» һәм «Казэнерго» күрсәткән хезмәтләргә бәяләр аерымлыгын бетерергә мөмкин булыр.
Гөлнар Җәләлова, Дәүләт Советы матбугат хезмәте
|