төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 октябрь 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото







Сентябрь аенда Дәүләт Советы ике утырыш һәм ТР Президенты вазифаларына рәсми рәвештә керешү тантанасын уздыра

15 сентябрь 2015, 14:26

Сентябрь аенда Дәүләт Советы ике утырыш һәм ТР Президенты вазифаларына рәсми рәвештә керешү тантанасын уздыра
Бүген парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышы уздырылды. Аның эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Министрлар Кабинеты Аппарты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.

Иң элек ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, ТР Президентын һәм республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлау нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерде.

Искәртеп үтик: Татарстанда сайлаулар 13 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә үткәрелде. ТР ҮСК мәгълүматлары буенча, республика башкаласында КПРФ 11 проценттан артык тавыш җыйган, ЛДПР - 3 проценттан артык, "Гадел Россия" - 7 проценттан артык, "Бердәм Россия" - 76 проценттан артык. Президент сайлауларында Рөстәм Миңнеханов 2 млн 306 мең 844 кеше (сайлауга килеп гражданлык бурычын үтәгәннәрнең 94,4 проценты) тавышын җыеп, җиңү яулады.

Бүгенге утырышта аның ТР Президенты вазифаларына рәсми рәвештә керешү тантанасы 18 сентябрьгә билгеләнде. Шул уңайдан тарихка кереп калачак олы тантана – инаугурация С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында көндезге 12дә башланачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр итте.

Шулай ук V чакырылыш ТР Дәүләт Советының унынчы утырышы буласы көн расланды. Утырыш 25 сентябрьдә уздырылачак. Анда Татарстан Президенты парламентка ТР Хөкүмәте рәисе кандидатурасын тәкъдим итәр дип көтелә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың яңа Хөкүмәтен формалаштыруны озакка сузмау зарурияте турында билгеләп узды.

“Утырышта республика Президентының ТР Премьер-министры кандидатурасына, шулай ук вице-премьерлар буенча тәкъдимнәре каралачак, бәлки Хөкүмәт структурасы буенча да тәкъдимнәр булыр. Хәзер икътисади яктан катлаулы вакыт булганлыктан, Хөкүмәт кичекмәстән эшкә кушылып китәргә тиеш дип уйлыйм. Хәзер эшли торган Министрлар Кабинетының отставкасы турындагы указ ТР Президенты имзалаган беренче указлардан булачак, шуңа бәйле рәвештә, республика Хөкүмәтен формалаштыру эшен озакка сузмаска һәм җитди эшкә тотынырга кирәк”, – дип ассызыклады ул үзенең чыгышында.

Дәүләт Советы президиумы парламентның унберенче утырышын уздыру көнен дә раслады. Утырыш 28 сентябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында 10.00дә башлана. Көн тәртибендә бер мәсьәлә – “Татарстан Президентының республика Дәүләт Советына Татарстан Республикасының эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык Юлламасы турында”.

“Татар-информ” МА язмасы буенча
Роберт Горбунов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
30
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
03
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.