төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин Иннополисны яшь ватандашлар белән тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак тәкъдим итте

05 ноябрь 2015, 14:55

Фәрит Мөхәммәтшин Иннополисны яшь ватандашлар белән тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак тәкъдим итте
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координацион совет җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, V Бөтендөнья ватандашлар конгрессы ачылу тантанасында Иннополисны югары технологияләр белән шөгыльләнүче яшь ватандашлар белән тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак тәкъдим итте. Бу чарада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясый.

Конгрессны РФ тышкы эшләр министры Сергейс Лавров ачты. Россия - ул күп милләтле ил, ватандашлар эшләре буенча Хөкүмәт комиссиясе юнәлеше буенча рус халкының традицияләрен генә түгел, ә татар, яһүдләрнең һәм Россиянең башка халыклары традицияләрен үстерүгә дә даими игътибар бирелә. "Аерым алганда, Россия һәм чит илләрнең миллионлаган татар җәмгыятьләре вәкилләрен берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә Гомумевропа "Сабан туе-2016"ны Бөекбританиядә үткәрү планлаштырыла. Хөкүмәт комиссиясе ярдәме белән Европа татарлары альянсы гамәлгә куелды, октябрьдә Парижда аның II утырышы үткәрелде. Киләсе елда Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы була", - диде Сергей Лавров.

РФ ФҖ ФС Рәисе Валентина Матвиенко ватандашлар белән элемтәләрне ныгыту эшендә Татарстанның ролен ассызыклады.

Фәрит Мөхәммәтшин 7,5 миллион татарның 2 миллионнан артыгы тарихи ватаныннан еракта яшәвен искәртте. Татарстаннан читттә яшәүче татарларның күбесе тарихи ватаннары белән рухи һәм мәдәни элемтәләрне югалтырга теләми, теге яки бу юллар белән ярдәм итүне, шул исәптән методик ярдәмлекләр дә сорыйлар, диде. Татарстан парламенты башлыгы инновацияләр, фән, югары технологияләр белән шөгыльләнүче ватандашларга якын арада Инннополис шәһәре базасында Бөтендөнья фәнни-гамәли конференция үткәрергә тәкъдим итте. Анда катнашучылар Россия төбәкләренең инновацион үсеш юллары турындагы фикерләре белән уртаклаша алырлар иде, диде.

Татарстан Халыклар ассамблеясы рәисе ассызыклаганча, узган ел татар халык бәйрәме -Сабан туе Россиянең 58 субъектында, шулай ук чит илләрдә узды. "Төрле министрлыклар һәм ведомстволар катнашында Татарстанда ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсен Россия Федерациясенең башка субъектларында да куллану мәсьәләсен күтәрү зарур", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу эштә халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча аның җитәкчелегендәге Закон чыгаручылар советы Дәүләт Думасы һәм Федерация советының тармак комитетлары катнашында ярдәм итәргә тиеш. "Бу бигрәк тә чик янындагы территорияләр өчен мөһим, анда ватандашлар елга аша гына яшәргә мөмкин. Без бу эш белән җитди шөгыльләнергә җыенабыз", - дип белдерде Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты җитәкчесе чыгышыннан соң Сергей Лавров Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдимнәрен хупларга кирәклеген әйтеп, аларны Бөтендөнья ватандашлар конгрессының гомуми резолюциясенә кертергә тәкъдим итте.

Владимир Путин тантаналы чараның икенче өлешендә чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы бирегә җыелган ватандашларга, тарихи ватаннары белән тирәнтен эчке элемтәләрне саклаулары, Россия, аның мәдәнияте, рухи традицияләре белән горурланулары, аның язмышына катнашлары булуларын тоюлары өчен рәхмәт белдерде.

"Ватандашлар белән элемтәләрне ныгыту өлкәсендә төбәкләр кызыклы проектларны гамәлгә ашыра, алар эшмәкәрләрне, фән, мәдәният вәкилләрен, яшьләрне җәлеп итәләр", - дип ассызыклады Владимир Путин һәм Казанда Бөтендөнья татар яшьләре җыенын үткәрүне үрнәк итеп китерде.

Шулай ук конгресс мәйданчыгында Россия ватандашларының Бөтендөнья координацион советы рәисе Алексей Лобанов, Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл һ.б. да чыгыш ясады.

Конгресста Татарстаннан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, төрле рәсми затлар катнашты.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.