төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатларын бүләкләде

07 ноябрь 2015, 19:43

Фәрит Мөхәммәтшин Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатларын бүләкләде
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге беренче Республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Премия, Татарстанда театр сәнгатен үстерү һәм Марсель Сәлимҗанов исемен мәңгеләштерү максатыннан, ТР Президенты Указы белән гамәлгә куелды.


Премиянең конкурс комиссиясе составына республиканың танылган мәдәният эшлеклеләре керә. Комиссия рәисе - ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. Бүләк ике елга бер тапкыр өч җиңүчегә тапшырыла. Агымдагы ел лауреатлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Ринат Таҗетдинов, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры баш режиссеры Гомәр Мәрданов һәм Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры баш режиссеры Рөстәм Галиев булды.

Премия тапшыру тантанасын кичәне алып баручылар Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова ачты. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. "Бүген үзенчәлекле көн. Беренчедән, татар театры режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көне. Икенчедән, без аның исемен йөрткән премияне тапшырабыз. Өченчедән, ТР Конституциясе көнен матур итеп үткәрдек... Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев премия тапшыру тантанасына барасыңмы, дип сорады. Мин, барам һәм лауреатларны шәхсән котлыйм, дидем. Шул вакытта ул, бу елларда җыелган бөтен күңел җылылыгыңны биреп, миннән дә котлау сүзләрен җиткер, диде". Шул сүзләр белән Фәрит Мөхәммәтшин М.Шәймиевнең котлау сүзләрен укыды.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин лауреатларга махсус бүләкләр, мактау дипломнары һәм 200 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырды.

"Шулай итеп, без премия аша, театр эшлеклеләренә рәхмәт белдерәсебез килә. Номинантларның һәрберсе бу сәхнә өчен бөтен гомерен һәм сәламәтлеген биргән. Без алар белән горурланабыз. Үз театрыгызны саклагыз һәм дус-тату яшәгез", - диде парламент башлыгы.

Премия тапшырылганнан соң, Камал театры сәхнәсендә Марсель Сәлимҗанов куелышындагы "Гөргөри кияүләре" спектакле күрсәтелде. Ул тамашачыларның 20 елдан артык яратып караган спектакльләренең берсе санала.

"Татар-инфом"  МА язөмасы буенча

 Андрей Данилов фотолары 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.