төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото





































Дәүләт Советының XIX утырышы 28 июньдә була

21 июнь 2016, 18:44

Дәүләт Советының XIX утырышы 28 июньдә була
Бүген Арча муниципаль районында Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Анда депутатлар республикада туризм тармагын, авыл туризмын үстерү мәсьәләләрен карадылар һәм парламентның чираттагы уникенче утырышы булачак көн тәганләнде.


Пленар утырышка кадәр депутатлар Биектау һәм Арча районнарының туристик объектларында булды.

Президиум вәкилләре Биектау районының Ямаширмә авылындагы Габделәхмәт Котдусов фермер утары белән танышты. "Котдусовның фермерлык утары" тәвә кошлары фермасы 2010 елда оешкан. Хәзер анда Африканың кара тәвәсен һәм Австралиянең эму кошларын үрчетү белән шөгыльләнәләр, туристлар өчен экскурсияләр уздыралар.
Шулай ук депутатларга Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигый музей-тыюлыгын күрсәттеләр. Биектауның Камай, Рус Урматы һәм Татар Әйшәсе авылларыннан ерак түгел урнашкан музей-тыюлыкта беренче общиналар, башлангыч һәм азаккы урта гасырлар тарихи-археологик һәм архитектур истәлек-һәйкәлләр, ХХ гасыр башында ясалган агач эшләнмәләр үрнәкләрен күрергә мөмкин. Алар арасында мамонт тешен, борынгы каберташларны, б.э.ның I меңьеллыгы башындагы көзге һ.б. экспонатлар бар.

Музей-тыюлыкка 1992 елда нигез салынган. Анда һәрдаим яңа объектлар төзелә. Мисал өчен, туристларның ихтыяҗын канәгатьтләндерү максатыннан, музей-тыюлык территориясендәге чәйханәгә өстәп, татар чәе театры төзергә телиләр. Аның проекты әзерләнгән һәм киләчәктә биредә татар милли ашлары әзерләнә торган чәйханә булачак. Туристлар өчен үләннәрдән татар чәе пешерү, кунакларны аның тарихы белән таныштыру күзлә тотыла.

Арчада Президиум әгъзалары бөек шагырь Габдулла Тукай эзләре буйлап йөрде. Алар Кушлавыч авылында урнашкан Сәгъди абзый йортында булды, Габдулла Тукайның Яңа Кырлайдагы әдәби-мемориаль музей комплексын карады, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Парламент Президиуымының Арчада узган күчмә утырышында Дәүләт Советының XIX утырышы узачак көн тәгаенләнде. Депутатлар утырышка 28 июньдә җыйналачак.

Президиум утырышында киләсе сессиясенә чыгарылачак мәсьәләләр каралды. XIX утырышның көн тәртибенә 27 мәсьәлә чыгару ниятләнә. Алар арасында "Татарстан Республикасында ветеринария эше турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында 219- 5 нче номерлы закон проекты, "Татарстан Республикасындагы мәдәни мирас объектлары турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты, "Татарстан Республикасының 2016 елга бюджеты турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты һ.б. закон проектлары, инициативалары бар. Аларның 16 сы - Татарстанныкы, калганнары федераль закон проектлары һәм инициативалары. Бу хакта утырышта парламент Cекретары Лилия Маврина хәбәр итте.

Президиум утырышында Татарстанда туризм үсеше мәсьәләсе дә каралды. Республикада бу өлкә үсеше һәм кыенлыклары белән Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов таныштырды.

Сергей Иванов һз чыгышында балалар ялын оештыруның документларын электрон юл белән генә дә рәсмиләштереп булуы хакында белдерде. Бу гамәл Татарстан Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары белән берлектә, республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан тест режимында башкарыла.

Сергей Иванов әйтүенчә, бу укытучылар өчен дә, ата-аналар комитеты өчен дә җайлы һәм тиз эшләнә. Тест режимы 1 ай дәвам итәчәк, ул уңышлы дип табылган очракта, балалар ялы белән бәйле документларны электрон юл аша рәсмиләштерүне гамәлгә кертү ниятләнә.

Утырышта Арча районының туристик мөмкинлекләре хакында да сөйләштеләр. Бу хакта Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Казансу елгасы яр буйлап экскурсия оештыру идеясе турында сөйләде. Аның маршрутында Парк һәм скверлар елы кысаларында төзекләндерелгән парклар да бар.

Чыгышларга Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин нәтиҗә ясады. "Татарстан бик үзенчәлекле республика. Су ресурсларын гына алыйк. Су транспорты йөри торган 5 елгасы булган тагын берәр субъект бармы. Идел, Кама, Зөя, Агыйдел һ.б. Президент инициативасы белән яңартыла торган күпме күлләребез бар. Алар туристлар, гомумән, республика тормышы өчен яраклы хәлгә китерелә,- диде ул. - Су туризмын үстерү буенча уйларга кирәк. Нефтьчеләрне генә алыйк. Алар Татарстанда нефть чыгару ничек башланганы турында музей ачкан, ул - уникаль. Сәнәгать туризмы, авыл хуҗалыгы туризмы, социаль туризм... Олы яшьтәге кешеләр һәм балалар өчен туризм. Аеруча студентлар өчен туризм юнәлешен үстерергә кирәк. Сувенирлар индустриясе, хезмәт күрсәтү, ашату - цивилизацияле дәүләтләрдә кабул ителгән барлык заманча шартлар да Татарстанда тудырылырга тиеш", - дигән максат куйды парламент җитәкчесе.

Аның фикеренчә, туристларны җәлеп итәр өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә бар. "Моннан 15 еллап элек, чит илгә беренче тапкыр ял итәргә баргач, безгә Троя атын күрсәттеләр. Аның хакында 1,5 сәгать сөйләп, Трояны яулап алганда нинди роль уйнавын аңлаттылар. Безгә бер нәрсә уйлап табасы да юк, үзебездә бар да бар. Аларның кыяфәтен генә яхшыртасы",- диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук игътибарны юлларны төзекләндерүгә юнәлтергә кирәклеген билгеләп үтте. "Бу - дәүләт бурычы һәм муниципалитетларның моны башкарып чыгу мөмкинлеге бар. Кунакханәләр төзүдә хосусый-дәүләти партнерлык ярдәм итә ала", - дип нәтиҗә ясады ул.

«Татар-информ» МА язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.