төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото

























Парламент тыңлауларында бюджет проекты тикшерелде

20 октябрь 2016, 18:04

Парламент тыңлауларында бюджет проекты тикшерелде
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында “2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына бюджет турында” закон проекты тикшерелде. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Парламент тыңлауларына чыгарырдан элек  әлеге документның проекты профильле юнәлешләр буенча барлык  комитетларның утырышында каралган иде. Төп закон һәрбер депутат тарафыннан җентекләп өйрәнелә.

Киләсе елда республика бюджетының керемнәре 166,8 миллиард сум булыр, дип көтелә. Чыгымнар күләме исә – 174,4 миллиард сум. Дефицит 7,6 миллиард сум тәшкил итә. Әмма әлегә бюджет тулы күләмдә формалаштырылмаган. Федераль акчалар исәпкә алынмаган әле.

Татарстан Финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, агымдагы һәм киләсе финанс елында бюджетны гамәлдә үтәү бик тә авыр булачак. Бу, билгеле, берәү өчен дә зур яңалык түгел. Вәзгыять соңгы берничә елда киеренке булып кала. 2017 елда бюджетны тулысынча үтәргә комачаулый торган фактор дип, министр дефицитны атый. Моннан тыш, керемгә салымның 1 процентын федерациль үзәккә алу, нефтяниклардан өстәмә салым җыю ниятләре дә оптимизм өстәми.

Финанс министры билгеләвенчә, республика казнасының керем өлеше, нигездә, оешмаларның кеременә салынган салым, физик затлар кеременнән алынган салым һәм акцизлар хисабына тулылана.

Республика тупланма бюджетының төп юнәлешләре социаль-икътисади фаразларга карап төзелә. Татарстан Икътисад министры Артем Здунов сүзләренчә, алдагы өч елга планнар “макроикътисади фаразларның тотнаклы варианты нигезендә” төзелгән.

– Россия икътисады заманча шартларга өлешчә җайлашты, Татарстанда төп макроикътисади күрсәткечләрнең позитив динамикасы күзәтелә, әмма геосәяси тотрыксызлык берничә ел дәвамында сакланачак, – дип аңлатып китте Артем Здунов.

Быел гыйнвар-сентябрь айларында тулаем төбәк продуктының үсеш темплары 102,6 процент тәшкил иткән. Төп өлешне сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш тармагы кертә.


- Республикабызның социаль-икътисади фаразлары нефть барреле бәясенең уртача еллык күрсәткече 40 доллар дәрәҗәсеннән чыгып, доллар курсы быелгы 67 сумнан 2019 елга 64 сумга кадәр төшүен күздә тотып төзелгән. Әлеге сценарий шартларын безгә Россия Икътисади үсеш министрлыгы «төшерә» һәм бюджетны формалаштырганда без аларны кулланырга тиешбез, – дип билгеләде Артем Здунов.

Инфляция дәрәҗәсенә килгәндә, аналитиклар аның берникадәр әкренәюен көтәләр: 2017 елда – 104,9 процент, 2018 елда — 104,4 процент, 2019 елда — 104,1 процент.

Уртача хезмәт хакы киләсе елда 4,7 процентка артыр, дип көтелә. Бәяләр исә 4,9 процентка үсәчәк. Иктисадның реаль секторында эшләүчеләргә хезмәт хакы артуына артык ышанып тормаска киңәш ителә, бюджет тармагында индексация ведомстволар тарафыннан эшләнгән юл карталары нигезендә булыр, дип ниятләнә.

Коммуналь хезмәтләр киләсе елның июленнән 6,1 процентка артачак. Күргәнебезчә, бу – каралган 4,9 процентлык инфляция күләменнән югарырак. Артем Здунов тарифларны хезмәт күрсәтүчеләр расларга тиеш булачак әле, дип тынычландырды.

Бюджетның чыгым өлеше Стратегия – 2030да билгеләнгән бурычлардан чыгып төзелгән. Гадәттәгечә, Татарстан социаль юнәлешләргә зур игътибар бирә, шуңа да чыгымнарның күп өлеше социаль тармакларны финанслауны күздә тота. Киләсе елда республика бюджетының 55 проценты (тупланма бюджетның 70,1 проценты) социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, физик культура һәм спортка каралган. Аеруча торак-коммуналь хуҗалык һәм мәгариф тармакларына тотылачак акча күләме арттырылган.

- Республикада төп-төгәл 30 социаль программа гамәлдә. Аларның барысы да 2017 ел бюджет проектына кертелгән. Программаларны киметү һәм күләмнәрен кисү күздә тотылмый. Әмма бүген акчаларны сарыф итү генә түгел, аларның нәтиҗәлегенә дә ирешү кирәк. Шуңа да әлеге программаларның үтәлеше катгыйрак бәяләнәчәк, ˜˜– дип белдерде Парламент тыңлауларында катнашкан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

Кайсы тармак күпме күләмдә акча алачак соң? Иң бәхетле юнәлешләрнең берсе – мәгариф. Аңа 50 миллиард сумнан артык акча юнәлтү күздә тотыла. Аннан соңгы ике елда да әлеге саннар арта гына барачак.

Сәламәтлек саклау тармагы киләсе елда 17 миллиард сумнан күбрәк акча алачак. Бу, быелгы белән чагыштырганда, шактый ким. Әмма Парламент тыңлауларында тынычландырдылар: әлеге юнәлешкә кимрәк акча тотылачак дигән сүз түгел. Бу федераль бюджет белән бәйле. Элек сәламәтлек саклау тармагында исәпкә алынган чыгымнар башка юнәлешләргә күчкән. Әйтик, 2017 елдан эшләмәүче кешеләргә мәҗбүри медицина иминиятен тәэмин итүгә каралган 12,9 миллиард сум хәзер “Социаль сәясәт” юнәлешендә чагылыш табачак.

Социаль сәясәткә 33,6 миллиард сум бүлеп бирү ниятләнә.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагы быел 7,3 миллиард сум алса, киләсе елда бу юнәлешкә 12,8 миллиард сум тотарга уйлыйлар.

Физик культура һәм спорт тармагына 3 миллиард 97 миллион сум планлаштырылган.

Массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә 1 миллиард 179 миллион сум юнәлтеләчә

“Intertat.ru” язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.