төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугат көне белән котлавы

13 гыйнвар 2017, 8:52

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугат көне белән котлавы
Кадерле дуслар! 13 гыйнвар – Петр I указы белән ерак 1703 елда “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күргән дата илебез журналистикасы үсеше тарихына истәлекле көн булып кереп калды. Шушы вакыйга уңаеннан билгеләнеп үтелә торган Россия матбугат көне белән массакүләм мәгълүмат тармагында эшләүчеләрне, полиграфия һәм нәширлек хезмәткәрләрен чын күңелдән тәбрик итәм. Сез үзегезнең тырыш хезмәтегез белән күпмилләтле дәүләтебез гражданнарының иң мөһим конституциячел хокукларының берсен – мәгълүмат һәм сүз иреге хокукын тәэмин итәсез!

Киң җәмәгатьчелектә абруй казанган һәм ышаныч яулаган республика массакүләм мәгълүмат чаралары бүген катлаулы шартларда эшли. Интернет-коммуникацияләрнең актив үсеше, төрле мәгълүмат ресурсларыннан, ә кайчакта, ялган хәбәрләрдән ирекле файдалану мөмкинлеге халыкта сыйфатлы журналистикага зур ихтыяҗ тудырды. Массакүләм мәгълүмат чараларының актив җаваплы позициясе, бәйсез һәм кыю публицистика илебездә демократияне ныгыту һәм җәмгыятьтә ышанычны арттыру өчен зарур шарт. Хәзерге вакытта журналист каләме булган вакыйгаларның хронологик язмасын алып бару белән генә чикләнмичә, җәмәгатьчелектә фикер тудырырга, гражданнарның әхлакый һәм рухи юнәлешләренә этәргеч бирергә, агарту һәм берләштерү ролен үтәргә тиеш.

Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм ияләре! Сезнең һөнәрегез югары шәхси һәм профессиональ сыйфатларны: намуслы, белемле булуны, мөстәкыйль фикерләү, вакыйгаларга тирән анализ ясый белүне, сүз кадерен белүне, эфирда яисә вакытлы матбугат битләрендә әйтелгән һәр сүз өчен социаль җаваплылык тоюны таләп итә. Җәмгыятьнең объектив мәгълүматлы булуы, журналист сүзенең яңарышка, кешелеклелеккә, гаделлеккә хезмәт итүе нәкъ менә сезнең белемегезгә һәм һөнәри осталыгыгызга бәйле.

Кадерле дуслар! Бу бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да нәтиҗәле хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә турылыклы булганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Каләмегез үткен булсын! Яңа иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телим.




Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.