төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото





















Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 29 нчы утырышы ачылды

22 июнь 2017, 10:21

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 29 нчы утырышы ачылды
Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 29 нчы утырышы ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың идарә тармагы һәм министрлык вәкилләре, рәсми затлар катнаша.

Утырыш Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алудан башланып китте. Парламент вәкилләре һәм сессиядә катнашучылар Ватан өчен яу кырында ятып калучыларны бер минут тынлык белән искә алды.Әлеге сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итте, 20 миллионнан артык совет солдатының гомерен өзде.

Президиум утырышның көн тәртибенә 35 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Алар арасында 19 республика законнары проектлары булып, шуларның унбише беренче укылышка чыгарыла. Алар арасында “2016 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында”, “2016 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында”, “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкалары билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” һәм “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм башка закон проектлары бар.
Икенче укылышка дүрт закон проекты чыгарыла. Алар азык-төлек куркынычсызлыгы, республиканың Җир кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасында медицина айныткычлары эшчәнлеген оештыруга кагылышлы.

Шулай ук парламент утырышында Хисап палатасының узган елдагы эшчәнлеге хакында хисап тыңлау, Татарстан Республикасы Конституция судына судьялар сайлау ниятләнә.

Парламент комитетлары рәисләре Шакир Яһүдин, Альбер Хәбибуллин, Леонид Якунин һәм Светлана Захарова өстәмә тәкъдимнәр белән чыктылар.

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.
2. Волкова Фәридә Рәхим кызын Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вазыйфасына сайлап кую турында.
3. Мостафина Эльмира Мәҗит кызын Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вазыйфасына сайлап кую турында.
4. “2016 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” 350-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
5. “2016 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында” 351-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
6. “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 367-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
7. “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 366-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
8. “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкалары билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” 359-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
9. “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 358-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
10. “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” 335-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
11. “Татарстан Республикасының азык-төлек куркынычсызлыгы турында” 295-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
12. “Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында” 340-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
13. “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган һәм мөстәкыйль рәвештә йөрү яисә тирә-юньдә ориентлашу сәләтен югалткан затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 341-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
14. “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына “чит ил финанс инструментлары” төшенчәсен билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында” 354-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
15. “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 353-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
16. “Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” 363-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
17. “Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” 357-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
18. “Татарстан Республикасында социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалану мөмкинлеген тәэмин итү турында” 364-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
19. “Зеленодольск муниципаль районының “Карамалы Тау шәһәр тибындагы поселогы” һәм “Зеленодольск шәһәре” муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Зеленодольск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 365-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
20. “Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законны гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 349-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
21. “Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 347-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
22. “Татарстан Республикасында универсаль электрон карталарны чыгару, бирү һәм аларга хезмәт күрсәтү эшчәнлеген оештыруның аерым мәсьәләләре турында” Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тану хакында” 348-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
23. “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 334-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
24. “Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында” 361-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
25. “Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы законының 6 статьясына үзгәреш кертү хакында” 352-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
26. “Татарстан Республикасында архив эше турында” 344-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
27. Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2016 елгы эше турында хисап.
28. “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 155717-7 номерлы федераль закон проекты турында (муниципаль берәмлекләр территориясен төзекләндерү өлкәсендә вәкаләтләрне төгәлләштерү өлешендә).
29. “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында” Федераль законның 63 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Архангельск өлкә депутатлар Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.
30. “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 253 бүлегенә үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Архангельск өлкә депутатлар Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.
31. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 136717-7 номерлы федераль закон проекты турында (“хезмәт тәрбиясе” төшенчәсен кертү хакында).
32. “Юл хәрәкәте иминлеге турында” Федераль законның 25 статьясына үзгәреш кертү хакында” 154490-7 номерлы федераль закон проекты турында (Союз дәүләтен төзү хакындагы шартнамәдә катнашучы дәүләтләр гражданнары өчен йөртүче таныклыкларын алмаштыру турында).
33. “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 169842-7 номерлы федераль закон проекты турында (“граждан мөрәҗәгате” аңлатмасын үзгәртү һәм язма мөрәҗәгатькә таләпләрне төгәлләштерү өлешендә).
34. “Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 19 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Кабарда-Балкар Республикасы Парламентының закон чыгару инициативасы хакында.
35. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.5 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.
36. “Ау турында һәм аучылык ресурсларын саклап калу хакында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законның 40 статьясына үзгәреш кертү хакында” 136544-7 номерлы федераль закон проекты турында (федераль дәүләт ау күзәтчелеген гамәлгә ашыручы тирә-як мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторларын социаль яклауны билгеләү өлешендә).
37. “Россия Федерациясе Җир кодексының 22 статьясына һәм “Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында” Федераль законның 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 143562-7 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт милкендә һәм муниципаль милектә булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен арендага бирүче рөхсәтеннән башка субарендага тапшыруны чикләү, шулай ук аренда түләвенең иң чик күләмнәрен билгеләү өлешендә).
38. “Россия Федерациясе музей фонды һәм Россия Федерациясендә музейлар турында” Федераль законның 261 статьясына һәм Россия Федерациясе Су кодексының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 148432-7 номерлы федераль закон проекты турында (музей-тыюлыклар территорияләре чикләрендә йә аларның территорияләре чикләре янәшәсендә урнашкан су объектларына керә алу тәртибен билгеләү өлешендә).
39. “Экологик экспертиза турында” Федераль законның 14 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 150872-7 номерлы федераль закон проекты турында (эчке каршылыкларны бетерү өлешендә).
40. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 11.7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Краснодар крае Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.
41. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 28.3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 152217-7 номерлы федераль закон проекты турында (Кодексның 12.211 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген арттыру хакында).
42. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 157234-7 номерлы федераль закон проекты турында (гади электрон имза ачкычын булдыру (алмаштыру) һәм бирү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).
43. “Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында” Федераль законның 133 статьясына үзгәреш кертү хакында (вәкил аша патент бирү өлешендә)” 163678-7 номерлы федераль закон проекты турында (виза алу таләп ителмәгән тәртиптә Россия Федерациясенә килгән чит ил гражданы вәкиле тарафыннан шушы гражданның Россия Федерациясендә хезмәт эшчәнлегенә хокук патентын алу мөмкинлеге хакында).

Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.