төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 27 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото





2017 елда бюджетның керем өлеше арта

22 июнь 2017, 12:44

2017 елда бюджетның керем өлеше арта
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында 2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына республика бюджетына үзгәрешләр кертелде. Закн проекты тулаем кабул ителде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка имзаларга җибәрелде. Закон проекты белән 2017 елда бюджетның керемнәр өлешен 43 млрд 58 млн.сумга арттыру карала.

Республиканың Финанслар министры Радик Гайзатуллин әйтүенә караганда, бюджетның керем өлеше өстәмә шәхси керемнәр һәм федераль бюджеттан субсидияләр, субвенцияләр һәм бюджетара трансфертлар һәм Россия Федерациясе Пенсия фонды бюдҗетыннан кертемнәр хисабына арткан.

2017 елның 5 аенда республика бюджетын үтәүнең йомгаклары буенча һәм бер ел өчендә көтелгән үтәлешен Татарстан Республикасы бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен 25 251,5 млн.сумга арттыру күздә тотыла.

2017 елга табышка салым буенча план билгеләнешен 9 100,0 млн.сумга арттыру күздә тотыла.
Бу 2017 елның 5 аенда узган елның шушы чоры белән чагыштырганда табышка салымның шактый артуына бәйле. Салым керемнәренең төп үсеше нигездә химия һәм нефть химиясе тармагында, радио, оптика һәм үлчәү приборлары җитештерүдә һәм банк өлкәсендә үз эшчәнлекләрен башкаручы салым түләүчеләр тарафыннан тәэмин ителде.


Салым буенча уңай үсеш агымдагы ел ахырына кадәр фаразлана, бу исә табышка салымны күздә тотыла торган күләмнәрдә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Салым булмаган керемнәр күләмен 2017 елга расланган планга карата 7 374,5 млн.сумга арттыру тәкъдим ителә. Үзгәрешләр керем администраторларының төгәлләштерелгән фаразлары, шулай ук факттагы керемнәре нигезендә кертелә.

«Кире кайтарылмый торган кертемнәр» бүлеген федераль бюджеттан субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар, Россия Федерациясе Пенсия фондыннан кертемнәр, узган еллар калдыкларын кайтару хисабына 18 333,4 млн. сумга түбәндәге юнәлешләр буенча арттыру тәкъдим ителә:

- авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме – 5 805,0 млн.сум;
- юллар эшчәнлеген финанслау – 1 825,0 млн.сум;
- Россия Федерациясе субъектларының торак төзелеше программаларын кызыксындыру – 1 791,5 млн.сум;
- заманча шәһәр мохитен булдыру – 1 089,7 млн.сум;
- гражданнарның аерым категорияләрен дарулар белән тәэмин итү – 1 061,9 млн. сум;
- «2014 – 2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасы чараларын гамәлгә ашыру – 860,9 млн.сум;
- 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү чараларын гамәлгә ашыру – 857,0 млн.сум;
- гомуми белем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыруга ярдәм итү чаралары – 772,0 млн.сум;
- югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү – 480,2 млн.сум;
- 2019 елда Казан шәһәрендә WorldSkills International стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләүнең төп чараларын гамәлгә ашыру – 345,8 млн.сум;
- «2012 – 2020 елларда Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы чараларын гамәлгә ашыру – 267,3 млн.сум;
- кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме – 248,8 млн.сум;
- 2016 – 2020 елларга мәгарифне үстерү федераль максатчан программасы чараларын гамәлгә ашыру – 137,6 млн.сум;
- «2014 – 2020 елларга Россия авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү» федераль максатчан программасы чараларын гамәлгә ашыру – 68,2 млн.сум;
- «2016 – 2020 елларга Россия Федерациясендә физик культураны һәм спортны үстерү» федераль максатчан программасы чаралары – 53,4 млн.сум;
- яшь гаиләләрне, ятим балаларны торак белән тәэмин итү – 49,1 млн.сум;
- «Уңайлы мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыру – 43,5 млн.сум;
- «Россия Федерациясендә эчке һәм тышкы туризмны үстерү (2011 - 2018 еллар)» федераль максатчан программа чараларын гамәлгә ашыру – 41,8 млн.сум;
- куллану калдыклары белән эш итү һәм тупланган экологик зыян объектларын юкка чыгару өлкәсендә региональ проектларга ярдәм итү – 26,9 млн.сум;
- башка кире кайтарылмый торган кертемнәр – 1 626,1 млн.сум;
- авиация кулланып медицина ярдәме күрсәтү – 25,7 млн.сум;
- халык саны 300 меңгә кадәр булган шәһәрләрдә муниципаль театрларның иҗат эшчәнлегенә ярдәм итүгә – 24,7 млн.сум;
- Дәүләт Думасы депутатларын һәм Федерация Советы әгъзаларын тәэмин итеп тору – 17,2 млн. сум;
- авыл җирендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудыру – 16,1 млн.сум;
- Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше чараларын гамәлгә ашыру – 9,1 млн.сум;
- «Мастер» Кама индустриаль паркын төзү (чыгымнарны каплау) – 4,0 млн.сум;
- идарә итүче кадрлар әзерләү – 2,1 млн.сум;
- «Сәламәтлек саклауны үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының аерым чараларын гамәлгә ашыру – 0,5 млн.сум;
- СССР Геройларына, Хезмәт Геройларына ай саен акчалата түләү (Россия Федерациясе Пенсия фонды акчалары) – 0,1 млн.сум;
- муниципаль районнардан Татарстан Республикасы бюджетына узган еллардан калган максатчан билгеләнештәге субсидияләр, субвенцияләр, башка бюджетара трансфертлар - 792,4 млн.сум, федераль бюджетка – 10,2 млн.сум.


2018 һәм 2019 еллар план чорында Татарстан Республикасына «2017 елга һәм 2018, 2019 еллар план чорына федераль бюджет турында» 415-ФЗ номерлы федераль законда каралган акчалар күләмен 2018 елга 586,6 млн.сум, 2019 елга – 541,8 млн.сум күләмендә түбәндәге юнәлешләр буенча билгеләргә тәкъдим ителә:

- авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме 2018 елга – 483,7 млн.сум, 2019 елга – 468,3 млн. сум;
- 2012 – 2020 елларда Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы чараларын гамәлгә ашыру 2018 елда – 60,3 млн.сум;
- ятим балаларны торак белән тәэмин итү 2018 елда – 43,9 млн.сум, 2019 елда – 43,9 млн.сум;
- мәгълүмати җәмгыять булдыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру 2019 елда – 30,8 млн.сум;
- «Сәламәтлек саклауны үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының аерым чараларын гамәлгә ашыру – 2018 елда 1,3 млн.сумга киметеп, 2019 елда 1,2 млн.сумга киметеп.

Татарстан Республикасы бюджетының чыгымнар өлешен 2017 елда 43 584,9 млн.сумга арттыру тәкъдим ителә , шул исәптән:
федераль бюджетның, Россия Федерациясе Пенсия фондының максатчан акчалары – 15 921,0 млн.сум;
муниципаль районнарда барлыкка килгән һәм агымдагы елга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өчен файдаланырга дип расланган, 2017 елның 1 нче гыйнварына Дәүләт корпорациясе – Торак - коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды акчалары – 338,5 млн.сум;
федераль максатчан программаларны финанслашуга һәм «Милли икътисад», «Торак-коммуналь хуҗалык», «Мәгариф», «Мәдәният», «Сәламәтлек саклау», «Физик культура һәм спорт» өлкәләрендә «юл карталары» белән расланган чараларны башкаруга, шулай ук гамәлгә ашыруны дәвам итүгә, яңа дәүләт һәм республиканың максатчан программаларын башлауга, социаль тармакларны һәм җәмәгать инфраструктурасын үстерү концепцияләрен финанслауга – 26 647,8 млн.сум.
Бюджетның чыгымнар өлешендә ассигнованиеләрне яңадан бүлүне чагылдыру тәкъдим ителә:
- бюджет чараларын төп бүлүчеләр һәм бюджет классификациясе бүлекләре арасында Татарстан Республикасының капитал салулар һәм капиталь ремонтлау программалары буенча тиешле норматив хокукый актлар буенча;
- Татарстан Республикасының дәүләт программаларын үтәүчеләр һәм программаларның чаралары арасында;
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитеты арасында «Татарстан Республикасы дәүләт органнарында Татарстан Республикасы дәүләт граждан вазыйфаларының гомуми санын раслау турында» Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәреш кертү хакында» 2016 елның 23 нче декабрендәге 1192-ПУ нигезендә штат санын тапшыруга бәйле рәвештә;
- социаль тармакларны һәм җәмәгать инфраструктурасын үстерү концепциясенең үзәкләштерелгән чаралары һәм тармак чаралары арасында;
- Россия Федерациясе Финанс министрлыгының «Россия Федерациясе бюджет классификациясен куллану тәртибе турында күрсәтмәләрне раслау турында» 2013 елның 1 нче июлендәге 65н номерлы (07.12.2016, 29.12.2016, 13.02.2017, 01.03.2017) боерыгына кертелгән үзгәрешләр нигезендә финанслашу чыгымнарының, норматив йөкләмәләрнең үзгәрүенә бәйле рәвештә чыгымнарның бюджет классификациясе кодлары арасында;
- мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт, аерым категорияләрдәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары буенча.
Дәүләт учреждениеләре һәм дәүләт унитар предприятиеләре булып тормаучы юридик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджет инвестицияләре бирү буенча 101 кушымтага «Татагролизинг» акционер җәмгыятенең, «Урыссу-Водоканал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең, төзелә торган «Татарстан проектлары» акционер җәмгыятенең устав капиталына 677,6 млн.сум күләмендә бюджет акчаларын җибәрү хакындагы нигезләмәләрне өстәргә тәкъдим ителә.

Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына субсидияләр бүлеп бирелүгә бәйле рәвештә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына муниципаль берәмлекләр китапханәләренең китап фондларын туплауга, муниципаль мәдәният учреждениеләренә дәүләт ярдәменә, халык саны 300 меңгә кадәр булган шәһәрләрдә муниципаль театрларның иҗат эшчәнлегенә ярдәм итүгә Татарстан Республикасы бюджетына субсидияләр бүлү буенча 141,142, 143 нче кушымталарны өстәргә тәкъдим ителә.

2018 һәм 2019 елларга план чоры буенча Татарстан Республикасы бюджетының чыгымнар өлешендә түбәндәгеләрне исәпкә алырга тәкъдим ителә:


- федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар буенча 2018 елга 586,6 млн.сум, 2019 елга – 541,8 млн.сум, аларны тиешле максатчан юнәлешләр буенча чагылдырып карала;
- Россия Федерациясе Финанс министрлыгының «Россия Федерациясе бюджет классификациясен куллану тәртибе турында күрсәтмәләрне раслау турында» 2013 елның 1 нче июлендәге 65н номерлы боерыгына кертелгән үзгәрешләр нигезендә финанслашу чыгымнарының, норматив йөкләмәләрнең үзгәрүенә бәйле рәвештә чыгымнарның бюджет классификациясе кодлары арасында ассигнованиеләрне бүлеп.

Закон проекты белән шулай ук Татарстан Республикасының аерым дәүләт программаларына, чараларның һәм ярдәмче программаларның атамаларын төгәлләштерү өлешендә кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алу тәкъдим ителә.

Күрсәтелгән тәкъдимнәр буенча Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме түбәндәгечә фаразлана:
- 2017 елга керемнәр 222 665,7 млн.сум, чыгымнар – 230 232,7 млн.сум, кытлык үзгәрми – 7 567,0 млн.сум тәшкил итә;
- 2018 елга керемнәр 183 164,1 млн.сум, чыгымнар – 196 702,2 млн.сум, кытлык үзгәрми – 13 538,1 млн.сум тәшкил итә;
- 2019 елга керемнәр 187 026,5 млн.сум, чыгымнар – 202 159,1 млн.сум, кытлык үзгәрми – 15 132,6 млн.сум тәшкил итә.

Бюджет кытлыгы финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары





Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.