Матбугат хезмәте |
|
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш |
Медиа-материаллар |
|
Вакыйгалар фотогалереясе |
|
Депутатлар корпусы |
|
Сотрудничество |
|
|
Дәүләт Советының яңалыклары
Фәрит Мөхәммәтшин Кировта шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты
20 октябрь 2017, 16:20
20 октябрьдә Кировта Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте законнар чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең чираттагы утырышында агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күрсәтү, авыл халкының эш активлыгын, кече хуҗалыкларны үстерү һәм гражданнар арасында үзара салым оештыру турында сүз барды.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чарада шәхси хуҗалыклар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, шулай ук гражданнарны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл кылуга җәлеп итү буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Дәүләт Советы Рәисе быелның августында биредә Россия Президенты каршындагы Җирле үзидарәне үстерү советы утырышы узганлыгын искә төшерде. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның җирле үзидарәне үстерү буенча тиңдәшсез төбәкләрнең берсе булып торуын әйтте, чөнки республиканың 956 муниципаль берәмлеге (Россия субъектлары арасында – иң күп) бар, диде.
Дәүләт Советы Рәисе проблемалар арасыннан бюджет акчасы белән түбән дәрәҗәдә тәэмин ителүне һәм гражданнарның җирле бурычларны хәл кылуда җирле үзидарә эшләренә тиешенчә җәлеп ителмәвен атап үтте. Республика муниципалитетларының күпчелеге, тәгаенләп әйткәндә, 91 проценты – авыллар. Авылның тормыш рәвеше мәдәният һәм традицияләрне саклауда мөһим роль уйный. “Тик авыл картая, анда яшәүчеләр саны кими, – диде республика парламенты башлыгы. – Бу – ил колачындагы бик җитди мәсьәлә”.
«Ватаным Татарстан» газетасы язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары
|
Кирегә
|
Депутат мөнбәре |
|
Сылтамалар |
|
Вакыйгалар календаре |
| дүш | сиш | чәр | пәнҗ | җом | шим | якш |
01 |
02 |
03 |
04 |
05 |
06 |
07 |
|
08 |
09 |
10 |
11 |
12 |
13 |
14 |
|
15 |
16 |
17 |
18 |
19 |
20 |
21 |
|
22 |
23 |
24 |
25 |
26 |
27 |
28 |
|
29 |
30 |
01 |
02 |
03 |
04 |
05 |
|
|
Сайттагы яңалык |
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
|
Яңалыкларга язылу |
|
Сайтта сораштыру |
|
Сылтамалар |
|
|