төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшин янә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе итеп сайланды

09 февраль 2018, 15:43

Фәрит Мөхәммәтшин янә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе итеп сайланды
Фәрит Мөхәммәтшин янә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе итеп сайланды. Бүген Казанда Ассамблеяның IV хисап-сайлау конференциясендә күпчелек тавыш белән шундый карар кабул ителде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Ул моңа кадәр дә башкарган иҗтимагый эшчәнлекнең әһәмиятен яхшы аңлавын искәртте.

«Алдагы өч елда да шулай ук нәтиҗәле эшләрбез һәм уңышларга ирешербез дип уйлыйм», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.– Бу бер күтәреп чыгып мәңгегә хәл итеп куя торган мәсьәлә түгел. Даими, эзлекле шөгыльләнмәсәң, милләтара кытыршылык­лар килеп чыгуы, гел уйламаган, көтмәгән җирдә конфликтлар пыскып ятуы ихтимал. Милли-мә­дәни оешмаларны бер түбә астына җыеп, республикабызда яшәүче халыкларның көнкүрме­шен, сулышын тоеп тору өчен оештырдык та инде без Татарстан халыклары ассамблеясын. Менә күр­кәм генә эшләп киләбез".

Республикабызда яшәү­че халыкларның милли-мә­дәни оешмаларының, эшләү, яшәү, уку өчен килеп төп­лә­неп калган, шактый еллар яшә­гән башка халык вәкил­ләре оештырган милли-мә­дә­ни мөхтәриятләрнең хәле­нә керү, булышу –  гражданлык җәмгыятен үстерүнең ышанычлы юлы да ул. “Узган ел республикабызда 278 мең мигрантның исәпкә куелуы Татарстанның җәлеп итү көче арта бару турында сөй­ли. Җәмгыяви-икътиса­дый күрсәткечләре кызыктыргыч булган төбәкләргә мигрант­лар­ның шушылай агылуы гаҗәп түгел. Без эш, яхшырак тормыш шартлары эзләп килүчеләрнең хокукларын яклау буенча эз­лек­ле эшлибез. Милли оешма җитәк­челәрен җыеп, “түгәрәк өс­тәл” янында сөйләшүләр үт­кә­рергә дип, район хаки­миятләренә мөрәҗә­гать итә­без. Соңгы елларда милли-мәдәни оешмалар­ның эш­чәнлеген активлаштыру максатында Хөкүмәте­без грантларын оту мөмкин­леге артты. Быел әлеге максатка ике мәртәбә күбрәк акча би­ре­ләчәк. Ни кызганыч, кайбер милли-мәдәни оешмалар әле һаман сүлпәнлек күрсәтә. Елына 3-4 чара уздыру белән чикләнгәннәр дә бар”, – дип сөйләде үз чиратында ассамблея советының башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров.

Узган өч елда  республикабыздагы Халыклар дуслыгы йортлары өчкә артып, сигезгә җиткән. Бурят, абхаз милли-мәдәни оешмалары барлыкка килгән. Байтак кына районнарда үзбәк, таҗик мөхтәриятләренең бүлекчә­лә­ре оешкан. “Озак та үтмәс, күпчелек районнарда Халык­лар дуслыгы йортлары пәйда булыр”, – дигән ышаныч белдерде бу уңай­дан Н.Владимиров.

Ревизия комиссиясе хисап нотыгын тыңлаганда, юл чыгымнарына акчаның ике-өч мәртәбә артык тотылуына күпләр игътибар ит­кән­дер. Бу җәһәттән, тарихи ватаныбыз белән элем­тәләрне ныгыту турында кайгыртуыбызны да онытмасагыз иде, дип акланырга тырышты кайбер оешма вәкилләре. “Сез бу акчаны, беренче чиратта, республикабыз эчендә сәфәр йөрүләргә тотарга тиешсез. Ватаныгыз белән элемтә­ләр­не саклау, ныгыту өчен без башка чыганаклардан акча табарбыз. Әгәр республикабыз районнарында филиалларыгыз артса, бәл­кем без дәгъ­валарны монда яңгыра­тып та тормас идек”, – дип киңәш итте аларга Фә­рит Мөхәм­мәтшин.

Казан шәһәренең күп милләтле якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Маринэ Хухунашвили үз чыгышында укучы балаларның шәһәребездә, республикабызда уздырыла торган һәр төрле концерт-фестивальләрдә актив катнашуын әйтте. Фәрит әфәнде моңа җавап итеп: “Күп төрле чараларда катнашу белән мавыкмасагыз иде. Мәктә­бегездә укыган балалар туган телләрен – чуаш, грузин, әзә­ри, мари, удмурт, мордва телләрен белеп, өй­рәнеп чыкмый икән, эшләве­гезнең мәгънәсе әллә ни зур булмас”, – дип искәртте. Маринэ ханым моңа каршы: “Без бит өстәмә белем бирү системасына карыйбыз, югарыдан килгән таләп-боерык­ларга буйсынмый булдыра алмыйбыз”, – дип җавап кайтарды. “Мәгариф министрлыгы бе­лән сөйләшербез. Сез­нең төп вазифагыз – туган телләрне өйрәтү”, – дип тынычландырды аны ассамб­лея советы рәисе. Ассамблея советына физик әгъза буларак кабул ителгән мәгариф һәм фән министры Рафис Бор­һанов моны мыегына чолгап куйгандыр дип өмет­ләник.

Биредә башкалабыздагы Халыклар дуслыгы йорты­ның эшчәнлегенә аерым тукталып китсәк тә урынлы булыр. Интернет мөмкинлек­ләрен яхшы кулланганга, аның порталына кереп кызыксынып укып баручылар елдан-ел арта бара. Хәзерге вакытта ул 46 сайтны бер­ләштерә. Соңгы вакытта порталга ай саен уртача 37 мең кеше керә башлаган. Узган ел анда кереп, ассамблея эш­чән­леге белән ярты миллионлап кызыксыну очрагы теркәл­гән. Биредә дүртенче ел эш­ләп килүче, балаларга белем-мәдәният бирүче “Дус­лык һәм татулык дәрес­ләре” проекты кысасында үткәрелгән чараларда 25 мең бала катнашкан. Хәзер әлеге дуслык дәресләренең ничек үткәре­лүен күрергә Мари Иле, Удмуртия республикаларыннан да киләләр башкалабызга. Казаннан күреп, әле­ге дәресләрне Алабуга, Чаллы, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай районнарында да үткәрә башлаганнар.

– Ассамблея эшчәнлеге елдан-ел киңәя барганга, башкалабыздагы Халыклар дуслыгы йорты биләгән мәйданны киңәйтү зарурлыгы туды. Бинабызда моңа мөмкинлек бар, – ди әлеге уңайдан Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов. Шәт моннан соң  Дуслык йортындагы һәр милли-мәдәни оеш­маның үз бүлмәсе булыр. Милли оешмалар саны әле бит артып, ишәеп тә тора. Шуны да онытмыйк.

"Ватаным Татарстан"  газетасы язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.