төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 27 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



Шәһәр башлыкларын турыдан-туры сайлау турында закон проекты кире кагылды

20 февраль 2018, 15:18

Шәһәр башлыкларын турыдан-туры сайлау турында закон проекты кире кагылды
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" Татарстан Республикасы Законының 22 hәм 24 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" 405-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты каралды. Ул шәһәр хакимиятләре башлыкларын турыдан-туры сайлауга кагылышлы иде. Закон проектын депутатлар Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев, Александр Комиссаров әзерләгән.

Закон проекты муниципаль районнарның вәкаләтле органнарын формалаштыру тәртибен, муниципаль район башлыкларын сайлау тәртибен билгеләүне, күбрәк мөстәкыйльлек бирүне күз алдында тота. Артем Прокофьев әйтүенчә, закон проекты Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре башлыкларын, яшерен тавыш биреп, гомумкүләм тигез hәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә сайлап куюны күз алдында тота. Ә хәзер исә, Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларын турыдан-туры сайлау тыелган. Алар җирле совет тарафыннан билгеләп куела. Артем Прокофьев сүзләренә караганда, кайбер ведомстволар бу закон проектына карата фикерен белдергән. “Прокуратурадан хокукый характердагы кисәтүләр юк. Юстиция министрлыгы шәһәр башлыкларын сайлап кую тәртибен үзгәртүгә аргументлар җитәрлек булмавын билгеләп узды. Шәхсән без бу контраргументны кире кагабыз”, - дип белдерде депутат.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин комитетның бу закон проектын хупламаганын билгеләп узды. “Үзидарә турында сөйләгәндә, без аның үз-үзен тәэмин итә алырлык мөстәкыйльлеге турында сүз алып барырга тиештер. Җирле үзидарә органнары турында законга үзгәрешләр кертергә теләгәндә, башта шул хакта уйларга кирәктер. Җирле үзидарәнең мөмкинлекләрен чикләү турында сүз алып бармыйбыз. Аларның мөстәкыйльлеген ныгыту өчен, җирле үзидарә турында законның Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Салым кодексы белән тәңгәллеген карарга кирәк. Бу – төп әйбер. Җирле үзидарәнең бүгенге структурасы бөтен Россия Федерациясе өчен үрнәк булып санала”, - дип ассызыклады Альберт Хәбибуллин.

Нәтиҗәдә, 60 парламентарий закон проектын кире какты, 15 депутат кире кагуга каршы булуын белдерде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.