төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 12 декабрь 2018
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
"Канун. Парламент. Җәмгыять." тапшыруы
ТР Дәүләт Советы Рәисе
Сайт Председателя Государственного Совета РТ
Интернет кабул итү
Шушы рәвешчә тутырып, Сез сорауларыгызны бирә аласыз
ФИА ис.
E-mail
Хат тексты
Файл, <3Mb
Введите код с картинки
Мөрәҗәгатьне карау максатларында үземнең шәхси белешмәләрне эшкәртүгә, саклауга һәм тиешле урыннарга җибәрүгә ризалыгымны бирәм
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
ЛАТЫЙПОВА Мөслимә Хәбри кызы
 
ЛАТЫЙПОВА Мөслимә Хәбри кызы
Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе
Барлык депутатлар
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



Римма Ратникова: Халкыбыз тарихын бергәләп күтәрергә кирәк

04 апрель 2018, 18:59

Римма Ратникова: Халкыбыз тарихын бергәләп күтәрергә кирәк
Бүген II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының иң төп чарасы — пленар утырышы узды. Бу мәртәбәле чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләре, хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, татар зыялылары, Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән 374 делегат катнашты.

Делегатларга һәм җыен кунакларына сәламләү сүзләрен Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров ирештерде.

Ринат Закиров ассызыклап киткәнчә, җыенга килүчеләр арасыннан иң ерак төбәкләр – Иркутск каласы, Красноярск, Новосибирск, Омск, Әстерхан өлкәләре. Иң зур делегация (Татарстаннан кала), гадәттәгечә, ут күршебез Башкортстан Республикасыннан. Барлыгы 30 кеше.

— Бу хәрәкәт киңәя барырга тиеш. Без моны чыннан да хәрәкәт дип атыйбыз. Бу елдан-ел киңәя барырга тиешле әйбер. Төбәк тарихын, бигрәк тә авылларның тарихын өйрәнү бик мөһим күренеш. Бу эшкә укытучылар алына, галимнәр, эшмәкәрләр, тарихчылар алына. Тарихыбызны барлый, аны бүгенге буынга тапшыра алмасак, халкыбызның киләчәге булмый. Китаплар язылып, ул җәмәгатьчелеккә җиткерелмәсә, аның нәтиҗәсе булмаячак, — ди Ринат Закиров.

Аннары сәламләү өчен сүз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратниковага бирелде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде, Президент төбәк тарихчыларының эшчәнлеген хуплый һәм теләктәшлек итә дип белдерде.

— Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк ди халык мәкале. Безнең гамәлләребез иртәгә киләчәк буын өчен тарих булачак. Төбәк, авыл тарихын өйрәнергә укытучылар, музей хезмәткәрләре, һәвәскәр тарихчылар алына. Татарстан хөкүмәте аларга теләктәшлек күрсәтә. Соңгы елларда күп кенә районнарның энциклопедияләре язылды. Бу кирәкле әйберләр. Дөрес тарихны чагылдыру, мәгълүматны тикшереп эш итү зарур, — дип белдерде Римма Ратникова.

Аның әйтүенчә, халкыбыз тарихын бергәләшеп күтәрергә кирәк. Тарих ул аерым бер кешенең хезмәте генә түгел, ул меңләгән милләттәшләребезнең күмәк эшчәнлеге, — дип ассызыклап, форум делегатларына, барлык төбәкчеләргә нәтиҗәле эшләр, зур табышлар теләде.

“Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов билгеләп үткәнчә, татар зыялыларының һәм җәмәгатьчелегенең халык, төбәк, салалар тарихына кызыксынуы һәрчак булган. Шул исәптән ХIХ-ХХ гасырларда. Мисал итеп ул Мәрҗани, Насыйри, Габәши, Әхмәров, Атласи һәм башкаларны атап үтте. Ул төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте булдыруның күпсанлы омтылышлары турында сөйләп китте.

1990-2000 елларда халык үзенең объектив тарихы белән кызыксына башлый. Фәнни һәм төбәк тарихын өйрәнү буенча тикшеренүләр активлаша, конференцияләр үткәрелә, китаплар бастырыла башлый. 2016 елның февралендә ниһаять Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләре җәмгыяте булдырыла.

Аның сүзләренә караганда, узган елның мартында уздырылган I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре җыены мөһим вакыйга була. Анда Татарстан Төбәк тарихын өйрәнүчеләре җәмгыятенең һәм Гомумтатар җәмгыятенең җитәкчелек органнары булдырыла, күргәзмә һәм презентацияләр оештырыла, “Туган җир” журналы нәшер ителә. Альберт Борһанов төбәкчеләр җәмгыяте оештырылганннан бирле башкарылган эшләр белән таныштырып китте.

Чыгышын тәмамлап ул берничә тәкъдим дә кертте. Төбәкчеләр җәмгыятенең эшчәнлеген активлаштыру өчен ике штат берәмлеге кирәк дип белдерде ул, Моннан тыш иң яхшы төбәк тарихын өйрәнү эшенә грант булдыру ниятен атады, тикшеренүләрне активлаштыруга ярдәм күрсәтү мөһимлеген ассызыклады.

Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати-аналитик Идарәсе язмасы буенча



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Таһир Һадиев: “Тарихын белмәгән кешенең киләчәге дә юк"
"Татарстан" радиосы "Депутат каналы" тапшыруы, 27 ноябрь, 2018 ел
Сылтамалар
Парламент дәресе - 2018
2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
03
04
05
06
Сайттагы яңалык
10 декабрь 2018
03 декабрь 2018
03 декабрь 2018
23 ноябрь 2018
22 ноябрь 2018
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.