төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото

















Фәрит Мөхәммәтшин: "Ислам дөньясын Россия белән якынайтуда Татарстан бөек миссия башкара"

11 май 2018, 16:38

Фәрит Мөхәммәтшин: "Ислам дөньясын Россия белән якынайтуда Татарстан бөек миссия башкара"
Ислам дөньясын күпмилләтле Россия белән якынайтуда Татарстан бөек миссия башкара. Бу хакта бүген Казан федераль универститетында студентлар белән очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институтында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре Юсеф Аль-Осеймин студентлар белән очрашты. Чарада республика парламенты башлыгы да катнашты.

“Тормыш үзе безгә ислам дөньясы белән якынаерга этәргеч бирә. Бүген Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Без бер-беребезгә якынайдык, һәм безгә хезмәттәшлек итәргә кирәклеген, якынаю өчен нокталар табарга кирәклеген аңлау, үз нәтиҗәләрен бирә. Татарстан - Россиядә үзенчәлекле миссиягә ия булган республика. Бездә яшәүче барлык халыкның 54 проценты – мөселман, икенче өлеше – православие дине вәкилләре. Төрле диндәге, мәдәнияттәге, телдәге кешеләргә уңай мөнәсәбәт булдыру миссиясе безнең республикада эшләнелә. 10нчы KazanSummit моның мөмкин икәнен раслады. Бу бөек миссияне без намус белән башкарабыз”, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул, “Хәләл” проекты аркылы ислам хезмәттәшлеген оештыру мөмкинлеген ачтым”, дип билгеләп үтте. “Без барыбыз да хәләлнең мөселман ризыгы икәнен аңладык. ОИС генераль секретаре безнең өчен хәләлне яшәү рәвешендә, сәламәт ризыкта, гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрдә, спортта ачты. Һәм бүген бу программа күпләрнең йөрәген яулый, хәтта мөселман динендә булмаганнарның да. Бу дини проект түгел. Мин хәзер әлеге традицияләрне саклаучы бу оешмага тагын да хөрмәт белән карый башладым. Яңа традицияләрне йөртүче буларак, шул исәптән, ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрдә дә, Татарстан зур Россия өчен бөек миссиясен башкара”, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. 

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.