төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 27 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото









Депутатлар мәктәп укучыларын вакытлыча эшкә урнашу мәсьәләсенә игътибарны арттыру кирәклегенә басым ясадылар

16 май 2018, 17:49

Депутатлар мәктәп укучыларын вакытлыча эшкә урнашу мәсьәләсенә игътибарны арттыру кирәклегенә басым ясадылар
Бүген Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында балаларның җәйге ялын оештыру һәм сәламәтләндерү турында фикер алыштылар. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Республикада балаларның җәйге ялын оештыру һәм сәламәтләндерү  мәсьәләсе буенча Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре чыгыш ясадылар. 

Быел Татарстанда 218 меңнән артык баланы ял иттерү һәм сәламәтләндерү  ниятләнә. Сәламәтләндерү кампаниясен оештыруда 1800 дан артык оешма җәлеп ителәчәк, бу максатларга республика бюджетыннан 1 458,8 млн. сум акча бүленгән, ул 2017 елга караганда 27,4 млн.га күбрәк. Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә, быел мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус сменалар оештырылачак.

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин җәйге сезон башына өстәмә рәвештә 19 балалар сәламәтләндерү лагерьларында капиталь төзекләндерү узачак дип хәбәр итте.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова җәйге ял итүне оештыру елдан-ел яхшыра һәм лагерьларда ял иткән балалар саны арта дип белдерде. “Уңай динамика бар”, – дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар җәй ял вакытында мәктәп укучыларын вакытлыча эшкә урнаштыру турында сөйләштеләр. Комитет рәисе урынбасары Татьяна Воропаева җәйге каникул вакытында эшкә урнашырга теләгән яшүсмерләрнең  төрле мәсьәләләр белән очрашуын бәян итте.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима бүгенге көндә эш бирүчеләр балигъ булмаган балалар өчен өстәмә чыгымнар чыгара, шуңа күрә алар яшүсмерләрне эшкә алырга теләмиләр дип аңлатты. Хәлне уңай якка үзгәртү өчен законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Татьяна Воропаева әйдаманнарның һөнәри әзерлеге һәм аларның яше турында сорау күтәрде. “Беренче, икенче курслар студентларын әйдаман итеп җибәрергә – иртә. Ничә яшьтән әйдаман булырга ярый дигән сорауга уртак фикергә килү кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу бик зур проблема”, – дип билгеләп үтте депутат.

Социаль сәясәт комитеты каршындагы экспертлар советы рәисе Маргарита Максимова 18-19 яшьлек яшүсмерләрне әйдаман булып билгеләгәнгә кадәр күп нәрсәгә өйрәтергә әле кирәк дип, Татьяна Воропаева фикерен хуплады. “Аларга ата-аналар ягыннан дәгъва килеп чыга, балалар да кайвакыт шундый әйдаман белән уртак тел таба алмыйлар”, – диде ул. Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, әйдаманнар әзерләү Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә педагогик югары уку йортлары нигезендә алып барыла. 

Бу сорауга нәтиҗә ясап, комитет әгъзалары Татарстан Министрлар Кабинетына балаларны җәйге лагерьларга, экскурсияләргә алып баруларны оештыру эшен көчәйтергә, балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь төзекләндерү өчен финанслауны арттырырга тәкъдим итте.

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларны, укудан буш вакытта, вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләре буенча эшне көчәйтергә тәкъдим ителде. Моннан тыш, бу категориягә хезмәт өчен түләүгә муниципаль оешмалар бюджетыннан өстәмә акча табарга дип әйтелә.

Утырышта парламентарийлар 2017 елгы ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлешен карадылар һәм  “2017-2018 елларга читтә яшәүче ватандашларыбызның  Татарстан Республикасына ирекле күчеп килүенә ярдәм итү” Дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрылыгының тәкъдимен карадылар. Шулай ук берничә федераль закон проектлары һәм Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару инициативалары турында сөйләштеләр.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте (Алинә Сысоева тәрҗемәсе), Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.