төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



Республика бюджетына үзгәрешләр кертелә

21 июнь 2018, 12:59

Республика бюджетына үзгәрешләр кертелә
Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында республика бюджетына һәм Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү турында ике закон проекты каралды. Алар тулаем кабул ителде.

«2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Ул закон проектының Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нормаларына нигезләнеп кертелүен әйтте.

Закон проекты белән 2018 елда бюджетның керемнәр өлешен 15 701,5 млн. сумга арттыру карала. 2018 елның 5 аенда, республика бюджетын үтәү йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен 12 680,5 млн. сумга арттыру күздә тотыла.

2018 елга табышка салым буенча план билгеләнешен 6 020,0 млн. сумга арттыру ниятләнә. Салым керемнәренең төп үсешенә, нигездә, нефть бәясе һәм доллар курсы артуга бәйле рәвештә нефть чыгаручы компанияләрдән кергән салым хисабына ирешелгән.

Татарстан Республикасы бюджетының чыгымнар өлешен 2018 елда 15 701,5 млн. сумга арттыру тәкъдим ителә. Шул рәвешле, 2018 елга бюджет керемнәре 225 млрд. сум, чыгымнар 243 млрд. сум, бюджет кытлыгы – 18,7 млрд. сум. Радик Гайзатуллин дефицитның бу елга күчкән 2017 елгы бюджет калдыклары хисабына каплануын белдерде.

“2018 елга һәм 2019 һәм 2020 елларның план чорына Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турына” ТР законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте. Ул салым һәм салым булмаган керемнәрнең 30,9 млн. сум күләмендә булуын әйтте. Тулаем, бюджетның керем өлеше 945,3 млн. сумга арткан. Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, 2018 елга фонд керемнәре 49 млрд. 574,8 млн. сум, чыгымнар 49 млрд. 855,4 млн. сум тәшкил итә.

Татар-информ" МА язмасы буенча,  Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.