Фәрит Мөхәммәтшин Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашучыларны сәламләде
04 сентябрь 2018, 21:18
Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасында катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан Президенты исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
"Минем бу кинофестивальдә беренче катнашуым түгел. Һәр очрашуга шатмын. Бүген бу залда утырган Ирина Алферованы, Эммануил Виторганны, Марат Бәшәровны сәламлим. Кинофестивальдә бер катнашкан кинематографлар яңа фильмнары белән әйләнеп кайталар. Быел кинофестиваль гаризалар саны буенча рекорд куйды – алар меңгә якынлашты. Беренче фестиваль эшчәнлеген 92 журналист яктыртса, хәзер алар 300дән артык”, – диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе әйтеп узганча, бүген мәдәниятара диалог буенча Казан форумы ачылуы шулай ук тирән мәгънәгә ия. Чарада мәдәни мирасны саклау өлкәсендә эшләүче 200 эксперт катнаша, шуларның 64е – чит илләрдән. Бу Татарстанның мәдәниятләр тартылу, халыкара һәм динара татулыкны саклау үзәге булуын тагын бер кат раслый, диде Фәрит Мөхәммштшин.
Парламент башлыгы фестиваль кысаларында кинофестиваль директорлары форумы уздырылуын да искәртте. Аның эшендә Италия, Бөекбритания, Швейцария, Египт, Төркия, Хорватия һәм Нигериядән килгән киноменеджерлар катнаша. Форумны киләчәктә халыкара кинофестиваль директорларының мөстәкыйль бергәлегенә әйләнеп, төрле илләр арасында кинопроектлар үсешенә һәм үзара тәҗрибә уртаклашуларга ярдәм итәр дип фаразлыйлар.
«Бу фестивальдә һәркем үзенең күңеленә хуш килгәнне табар, без толерантлык, диннәр арасында татулык һәм гуманлылык кыйммәтләрен чагылдырган сәнгать әсәрләрен күрербез дип ышанам», – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм фестивальдә катнашучыларга, аның кунакларына яңа ачышлар, нәтиҗәле аралашулар һәм онытылмаслык тәэсирләр теләде.
Дәүләт Советы Рәисе чарада катнашучыларга республика Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен дә ирештерде. Тәбрикнамәдә Татарстан башкаласының күп еллар дәвамында халыкара һәм Россия күләмендәге һәртөрле икътисади, мәдәни, фәнни һәм дини форумнар үткәрү урыны булуы, кинофестивальләр үткәрү буенча шәһәрләр арасында ныклы урын алуы хакында әйтелә.
«Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстанның чын мәгънәсендә визит карточкасына әйләнде. Ул үз репертуарына ислам дөньясы вәкилләренең иң яхшы фильмнарын туплый. Кинематография телендә мәңгелек рухи кыйммәтләр турында сөйли, дөньяда тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, үзара аңлашып яшәүгә үз өлешен кертә», – диелә республика Президентының сәламләвендә.
Әлеге фестивальнең Татарстанда ике олуг фәлсәфәче һәм мәгърифәтче – татарның дин белгече Шиһабетдин Мәрҗәни белән рус язучысы Лев Толстойның юбилейларын бәйрәм итү елында узуы да тирән мәгънәгә ия.
«Татарстанлылар бу фестивальне матур бәйрәм итеп көтә. Бай программа, кинофорумда чит илләрдән һәм Россиядән танылган мастерларның, өметле яшь актерларның һәм режиссерларның катнашуы кинофестивальнең уңышлы буласына һәм тамашачылар мәхәббәтен казануына нигез булып тора», – диелә Рөстәм Миңнехановның сәламләвендә.
Фестиваль кунакларын Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО генераль директоры булып торган җәмәгать эшлеклесе Ирина Бокова, Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сәламләде.
Татарстанның беренче Президенты Казан фестивале оештыру идеясенең ничек тууы турында да сөйләде. “Бервакыт Канн шәһәрендә Россия күргәзмә уздырды. Татарстан да үз эшләрен күрсәтергә тиеш иде. Каннда кинофестиваль узган урыннарны карап йөрдем-йөрдем дә, “Канн кинофестивале бар икән, ни өчен Казан кинофестивале булмаска тиеш!” мин әйтәм. Кинофестиваль тарихы менә шуннан башланды”, - диде Минтимер Шәймиев.
“Беренче елда 12 илдән кырык фильм катнашса, быел, күрәсезме, меңгә якын гариза алынган – бу үзе зур җиңү, – дип дәвам итте ул. – Без илләр белән, халыклар белән уртак тел табу өчен бөтен формаларны кулланырга тиеш. Кинофестиваль шуның бер юлы”.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте. Андрей Данилов фотолары
|