төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото






Татарстан икътисадында туризм тармагы өстенлекле юнәлеш булып бара

11 сентябрь 2018, 15:31

Татарстан икътисадында туризм тармагы  өстенлекле юнәлеш булып бара
Бүген Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетында депутатлар Татарстан Республикасында туризм тармагын үстерү буенча фикер алыштылар.

Утырышны ачып комитет рәисе Марат Галиев закон чыгаручыларны яңа сәяси сезон ачылу белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде.

 «Туризм -  Казан шәһәренә генә хас тармак түгел, бәлки бөтен республикага кагыла һәм ул безнең тормышыбызга һәм икътисадыбызга зур йогынты ясый.  Туризм  43 тармакны узара бәйли, бу факт әлеге юнәлешнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклый», - диде Марат Галиев,  көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә буенча сөйләшүне башлап.  ТР Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы урынбасары  Лиана Сәетова республикада туризмны үстерү хакында чыгыш ясады.

Докладчы туризмның соңгы елларда икътисад тармагында тиз үсүче бер юнәлеш булуын, транспорт һәм элемтә, төзелеш, авыл хуҗалыгы тармакларына, халык куллану товарларын җитештерүгә, иминиятләштерүгә, халыкны эш белән тәэмин итүгә, банк эшчәнлегенә һәм башка җитештерүчеләргә уңай йогынты ясавын билгеләп  үтте.

Республика - Россиядә туристларны җәлеп итү буенча өченче урында.

Республикага килүче туристлар  агымы үсеше елга уртача - 11,7   процент,  туризм тармагында хезмәт күрсәтүләр күләме үсеше  11,8 процент тәшкил итә.

2006  елда  туризм тармагында хезмәт күрсәтүләр күләме 2712,2 млн. сумлык булса, 2017 елда бу сан  13 566,5 млн. сум тәшкил итте. Бюджка кергән салым түләүләре 2015 елда  590 млн. сум күләмендә булса, 2017 елда 733,1 млн. сумга җитте. Бу тармакта 11 меңнән артык кеше хезмәт күрсәтә.

2017 елда туризм тармагын үстерүгә республика бюджетыннан 160 млн. сумнан артыграк акча бирелгән. Туризмны үстерү Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр  социаль-икътисади үсеш Стратегиясе  нигезендә тормышка ашырыла.

Алабуга, Тәтеш, Чистай һәм Казан шәһәрләре, Болгар һәм Зөя музей-тыюлыклары республиканың туризм буенча үзәкләре булып санала.  Туризм буенча комитет   аларны үстерүгә зур игътибар бирә. Шул ук вакытта авыл һәм этнографик туризм юнәлешләрен үзләштерү активлашкан. Бу елның август аенда Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов  Ямаширмә авылында булып, бу юнәлештә алып барылган эшләрне күреп, ошатып кайткан.

 Лиана Саетова әйтүенчә,  республика үзенә туристларны җәлеп итә алсын өчен туристларга  һәр яклап уңай шартлар тудыру зарур.  Сүз туристларны кабул итү, урнаштыру, ашату һәм башка мәсьәләләрне  югары дәрәҗәдә оештыру турында бара.

Быел Казанда футбол буенча дөнья  Чемпионатында 36 илдән 300 меңгә якын кеше булып киткән.

Туризм буенча дәүләт комитеты киләчәктә башка илләр каршында Татарстанның имиджын күтәрү максатыннан туры  авиарейслар санын арттыру, туристлар төркемнәрен  җәлеп итү буенча  сөйләшүләр алып бара.

Әлеге чыгыш буенча фикер алышканда  Марат Галиев туристлар агымы зурайганда кабул итүче як тарафыннан комфорт тудыру һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты буенча җаваплылыклары  күпкә артуына басым ясады. Аның фикеренчә,  туристларның сыйфат стандартына таләпләре арта,  алар Татарстаннан да шул таләпләргә туры килүен теләячәкләр. Марат Галиев туризмның республика икътисадында өстенлекле, үз үсешенә яңача караш  тәлап итә торган тармак булуына басым ясады. "Законлы ярдәм кирәк булса - без булышырга әзер", - диде ул.

 Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышулардан соң, парламентарийлар  турист маршрутлары төзегәндә  муниципалитлар арасында узара эшчәнлекне киңәйтергә, бу тармак өчен махсус белгечләр әзерләүгә әһәмияне арттырга тәкъдим иткән карар кабул иттеләр.

Утырышта депутатлар федераль законнар кабул ителү сәбәпле республиканың кайбер законнарына тәкъдим ителгән үзгәрешләрне карадылар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте,  Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.