төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 23 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото


Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек дөнья күрде

15 сентябрь 2018, 11:32

Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек дөнья күрде
Татарстан китап нәшриятында Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек дөнья күрде. Төзүчесе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының норматив-хокукый документлары текстларын тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү бүлеге мөдире Нурия Хәйруллина. Сүз башын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин язган.

"Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  үз эшчәнлеген татар һәм рус телләрендә гамәлгә ашыра.  Әлеге иҗтимагый-сәяси сүзлек Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән законнарны һәм норматив хокукый актларны тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү   тәҗрибәсен искә алып төзелде, – диелә сүз башында. – Сүзлекнең максаты –киң катлау укучыларга рәсми документлар әйләнешендә аеруча еш кулланыла торган төп төшенчәләрне һәм терминнарны үз эченә алган аңлаешлы, куллану өчен уңайлы белешмә тәкъдим итү".

Әлеге сүзлектә телебездә еш кулланыла торган терминнар, сүзләр, гыйбарәләр бирелгән. Шулай ук рәсми исемнәр һәм атамаларга, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә, бәйрәмнәргә, һөнәри бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга, республиканың муниципаль  берәмлекләренең русча һәм татарча әйтелешенә багышланган аерым бүлекләр бар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.