төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 27 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото


Киләсе елга мәктәптә, балалар бакчасында бер бала өчен нормативлар турында закон проекты каралды

24 сентябрь 2018, 19:53

Киләсе елга мәктәптә, балалар бакчасында бер бала өчен нормативлар турында закон проекты каралды
Дәүләт Советы утырышында 2019 елга гомуми белем бирү оешмалары нормативлары һәм мәктәпкәчә оешмаларның нормативлары турында ике закон проекты каралды.

Болар «2019 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында» закон проекты; "2019 елга Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алу хокукларын гамәлгә ашыру дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында" закон проекты. 

Закон проектлары буенча Татарстан Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады.

Гомуми белем бирү оешмалары нормативлары турында закон проекты нигезендә, 2019 елга Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында белем бирүнең дәүләт стандартларын һәм өстәмә белем бирүне финанс белән тәэмин итү нормативлары раслана.

Мәктәпкәчә оешмаларның нормативлары турында закон проекты нигезендә, 2019 елга балалар бакчаларында мәктәпкәчә белем бирү программаларына каралган акча нормативлары раслана.

Министр мәгариф оешмаларын финанс белән тәэмин итү нормативлары ел саен кабул ителүен искәртте.

Рафис Борһанов, "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль закон нигезендә, әлеге нормативларның белгечләр хезмәте өчен түләүне, дәреслекләр һәм уку әсбапларын, уеннар, уенчыклар сатып алу чыгымнарын финанслауны күздә тотуын билгеләп үтте.

Закон проектлары нигезендә, мәгариф оешмасының төренә карап, бер укучыга яки тәрбияләнүчегә нормативлар билгеләнгән. Аз комплектлы мәктәпләрдә исә, укучылар санына бәйсез рәвештә, бер сыйныф-комплектка расланган.

“Закон проекты кирәкле барлык килештерү процедураларын узды һәм 2018 елның 5 сентябрендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты тарафыннан расланды”, - диде министр.

Әйтик, шәһәрдә лицей яки гимназиядә бер укучы өчен бюджеттан 27 мең 515 сум, авыл җирлегендә 40 мең 203 сум акча тотыла. Интернаты булган гимназия һәм лицейларда бер укучы өчен чыгымнар шәһәрдә 37 мең 65 сум, авылда 37 мең 515 сум.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.