Дәүләт Советының кырык өченче утырышы 19 ноябрьдә була
12 ноябрь 2018, 17:29
Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының кырык өченче утырышы 19 ноябрь көнне иртәнге сәгать унда ачыла. Парламент Президиумы утырышында әнә шундый карар кабул ителде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышуга керешкәнче, республикада булып узган мөһим чараларга, шулай ук булачак вакыйгаларга тукталып үтте.
Соңгылары арасыннан ул беренче чакырылыш ТАССР Югары Советын сайлауга 80 ел тулуга багышланган республика җәмәгатьчелеге җыелышына аерым тукталып үтте. Тантаналы чара 20 ноябрьдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театрында үткәреләчәк. Автономияле ТССР советларының I cъезды нәкъ менә шунда узган.
Парламентның киләсе утырышына килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, Дәүләт Советының кырык өченче утырышы көн тәртибенә 21 мәсьәлә, шул исәптән 13 республика законы проекты кертелгән. Тугыз закон проекты – беренче укылышта, дүртесе – икенче укылышта карап тикшерүгә әзерләнгән.
2019 елга һәм планда каралган 2020-2021 елларга республика бюджеты турында закон проекты, һичшиксез, киләсе утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәләгә әйләнәчәк. Бюджетны икенче укылышта карау – бюджет процессында бик мөһим этап. Бу очракта төзәтмәләр нигезендә чыгымнарның конкрет статьялары раслана һәм, кирәк булган очракта, керемнәр күләме үзгәртелә.
Республиканың төп финанс законын караганда, депутатлар, гадәттәгечә, 2019 елга һәм планда каралган 2020-2021 елларга Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты турында закон проекты белән таныштырылачак.
Моннан тыш утырышта җир асты биләмәләре турында республика законына һәм җирле үзидарә органнарына өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контрольлеген хәл итү буенча дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын карап тикшерү планлаштырыла.
Утырышта Дәүләт Советының өч закон инициативасы каралачак. Беренчесе – “Концессион килешүләр турында” Федераль законның 40 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына кертү буенча закон инициативасы республика Хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән. Калган икесе (Законлылык һәм Хокук тәртибе комитеты әзерләгән) Керчь шәһәрендәге фаҗигаләргә бәйле. Болары “Корал турында” Федераль законның 13 һәм 26 статьяларына, Административ хокук бозулар турында Россия кодексының 20/8 статьясына үзгәрешләр кертүне күздә тота.
Президиум утырышында Дәүләт Советы Рәисенең элекке урынбасары (1995 – 1999 елларда) Зилә Вәлиеваны, ТАССР Югары Советы депутаты һәм Югары Совет Президиумы Рәисе (1980 – 1990 елларда) Мирфатыйх Зәкиевне, уникенче чакырылыш Югары Совет һәм беренче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Түбән Кама “Шин” предприятиесенең беренче директоры (1971–1997 елларда) Николай Зеленовны һ.б. лаеклы затларны “Парламентчылыкны үстерүдәге өлеше өчен” Дәүләт Советының мактаулы билгесе белән бүләкләү турында карар кабул ителде.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары
.
|