төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 27 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото




Дәүләт Советында аерым урыннарда түләүле парковкаларны тыю турында закон проекты каралды

19 ноябрь 2018, 15:46

Дәүләт Советында аерым урыннарда түләүле парковкаларны тыю турында закон проекты каралды
Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 43 утырышында «Татарстан Республикасында юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» закон проекты каралды. Кайбер территорияләрдә түләүле парковкаларны тыюны күздә тоткан ТР законы проекты беренче укылышта кабул ителде.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин документның Федераль закон нигезендә әзерләнгәнен әйтте. Аның буенча, РФ субъектлары башкарма хакимияте, җирле үзидарә органнары бу мәсьәләләрдә үз вәкаләтләрен билгеләргә тиеш.

Бу вәкаләтләр нигезендә, түләүле парковкаларны белем бирү оешмалары, шул исәптән балалар бакчалары, дәүләт һәм муниципаль медицина оешмалары, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары урнашкан территорияләрдә, күп фатирлы йортларның гомуми мөлкәтенә караган җир кишәрлекләрендә урнаштыру тыела.

Дәүләт яисә муниципаль милек җирләрендә урнашкан түләүле парковкалар, Казан шәһәрендәге практикага таянып, эш көннәрендә һәм шимбә җирле вакыт буенча 21 сәгатьтән алып 7 сәгать 00 минутка кадәр бушлай кулланыла. Транспорт чарасында 15 минутка кадәр туктап тору мөмкин. Ял көннәрендә һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә түләүсез файдаланыла.

Закон проекты буенча, түләүле парковкалар инвалидлар өчен бушлай. Шәхси парковка хуҗасы бушлай яки ташламалы нигездә файдалану хокукына ия кешеләр категорияләрен үзе билгеләргә хокуклы.

Депутат Артем Прокофьевфикеренчә, закон проекты нигезе аңлатылмаган. Аның сүзләренчә, закон проектының асылы «юл хәрәкәтен оештыруда нәтиҗәлелекне тәэмин итү». «Бу төшенчә аркылы теләсә нәрсәне уйларга була. Машиналарга шәһәр үзәкләренә керү мөмкинлеге чикләнергә дә мөмкин. Шәхси транспорт куллануга чикләүләр болай да җитәрлек», - диде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев бу мәсьәләнең Казанга гына кагылмавын, шәһәр планировкалары камил булмау бөтен дөньяга хас булуын белдерде.

Марат Галиев фикеренчә, тыгыз хәрәкәтне закон белән тыю кирәк. «Парковкалар безнең киләчәк. Барыбыз да бөкеләрдә торганны хәтерлибез. Хәзер бу мәсьәләдә алга китеш бар. Зур шәһәрләрдә метро станцияләре янында парковкалар булуы кулай. Бу җәмәгать транспортына күчеп утырыр өчен стимул. Дөньяда акланган бу», - диде.

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин һәр якның фикерен исәпкә алу зарурлыгын әйтте. «Закон проекты бу мәсьәләне җайга салуга юнәлдерелгән. Безне, муниципаль хакимиятне кайсы маддәләре борчуын ачыкларга кирәк. Без бит закон проектының хатасыз кулланылуын телибез», - диде. Закон проекты декабрьдә икенче һәм өченче укылышларда каралачак.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.