төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото












Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын халык белән эшләүдә активрак булырга чакырды

26 ноябрь 2018, 19:30

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын халык белән эшләүдә активрак булырга чакырды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын халык белән эшләүдә активрак булырга һәм республика программаларында катнашырга чакырды. Шул хакта ул бүген Лаешта узган авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә әйтте.

Пленар утырыш башланганчы, Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш районы хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев озатуында җирле товар җи­теш­терүчеләр күр­гәз­мәсе бе­лән танышты.

Дәүләт Советы Рәисе Лаеш шәһәре Мәдәният йортында киңәшмәне ачып, се­минарның быел инде унынчы тапкыр үт­кәрелүен бил­геләп үтте. Авыл халкының эшмәкәр­лек активлыгын кө­чәйтү буенча максатка омтылышлы эш Татарстан­ның беренче Президенты Минтимер Шәймиев идарә иткән чорда ук башланып китте. Хакимияткә Рөстәм Миңне­ханов килгәч, әлеге ярдәм формасы системалы төс алды, диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга күчеп, авылда демографик вәзгыятькә бор­чылуын белдерде. “Без­­нең төп бурыч – авыл торм­ышын саклап калу. Авыл кешеләре – тарихыбыз һәм һәр халык­ның иң яхшы традицияләрен саклаучылар ул”, – дип басым ясап әйтте парламент башлыгы. Авыл хуҗалыгы хез­мәт­чәннәре алдында торучы тагын бер зур бурыч – теге яки бу җирлектә яшәү­челәр­дән авыл хуҗалыгы кооперативлары булдыру. Фәрит Мөхәммәтшин үз­ләре­нең территориясендә җи­теш­те­релгән продукция са­туның үсүе күзәтелгән җирлекләр башлыкларына ярдәм кулы сузуны тәкъ­дим итте.

Парламент башлыгы киләсе елга Татарстан бюджетында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә шартлар тудыру максатыннан, төрле программалар һәм грантлар төрендә барлык ярдәм формалары каралуын җиткерде.

Аның фикеренчә, шулай ук эшмәкәрләргә кагылучы “бюрократик процедураларны” гадиләштерү кирәк. 

Киңәшмәдә авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов кайбер авылларда шәхси ярдәмче ху­җалык белән шөгыльләнү­челәр саны кимүен би­л­геләп үтте. “Балтач, Теләче, Әтнә, Кукмара районнары авылларында яшәүче­ләр­нең һәр­кайсы диярлек терлек асрый. Әмма Лаеш, Биектау һәм Питрәчтә яшәү­челәр күбрәк шәһәргә ыргыла”, – диде ул. Бу бурычны хәл кылу өчен комплекслы чаралар таләп ителә. Аның фикеренчә, иң мөһим бурыч – кешеләргә үзләре­нең яшәү урыннарында эш табу.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.