төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото









Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгын авыллар белән эшләргә чакырды

18 гыйнвар 2019, 16:08

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгын авыллар белән эшләргә чакырды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгын авыл районнары белән эшләүне көчәйтергә өндәде. Бу турыда ул «Корстон» комплексында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында әйтте.

Икътисадның авыл хуҗалыгы секторында потенциалы булган районнарга да игътибар итәргә кирәк, диде парламент җитәкчесе. “Бу республика икътисадына инвестицияләр кертү өчен начар шартларда да уңышларга ирешү мөмкинлеге биргән күпсанлы кешеләр эше”, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина дөньяда чит ил инвестицияләре агымы кимүен, Татарстанда артуны әйткән иде.

«2018 елның 9 аенда инвестицияләрнең еллык күләме 2017 елгы күрсәткечтән артып китте», - диде ул. Татарстанда 2018 ел нәтиҗәләре буенча тышкы товар әйләнеше 19 миллиард сумга җиткән, үсеш – 12 процент. Бу — күпсанлы сәфәрләр һәм төбәкнең инвестицион потенциалын тәкъдим итү нәтиҗәсе, диде агентлык җитәкчесе.

«Төп капиталга инвестицияләр күләме турында сөйләргә әле иртәрәк булса да, ул узган елгы дәрәҗәдә (600 миллиард сумнан артык) булыр дип ышанабыз, - диде ул. - Чит ил инвестицияләренең чиреге – туры инвестицияләр, бу да дөньякүләм тенденцияне чагылдыра».

Тупланган капитал буенча Татарстанның төп инвесторы – Төркия. 2018 елда, 9 ай нәтиҗәләре буенча, АКШ беренче урынга чыккан. Татарстан Инвестицион советында проектларны гамәлгә ашыру өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү турында 11 гариза, өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру өчен 41 проект хупланган, 4 проект ике күрсәткеч буенча да хуплау тапкан.

Республика традиция буенча дәүләт хакимияте органнарының узган елгы эшенә нәтиҗә ясый. Бу Татарстан Президентының ел саен Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итә торган бурычларын һәм күрсәтмәләрен үтәү резервларын һәм мөмкинлекләрен барлау өчен кирәк, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың чит илләрдәге Тулы вәкаләтле вәкилләрен инвесторлар җәлеп итү буенча актив эшләргә өндәде. Ул кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде, бу мәсьәлә бигрәк тә икътисадны цифрлаштыру шартларында актуальләште.

“Куелган бурычларны гамәлгә ашыру өчен әзерлек узган кадрлар кирәк. Безнең республиканың бу өлкәдә әзерлек дәрәҗәсе, Россиянең күп төбәкләренә караганда югарырак”, - диде ул.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.