Фәрит Мөхәммәтшин Кама Тамагы җитәкчелеге игътибарын сәнәгатьтә үсеш мөмкинлекләрен эзләү зарурилыгына юнәлтте
21 февраль 2019, 18:55
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кама Тамагы районына эшлекле сәфәрдә булды. Биредә ул муниципаль берәмлек советының узган елдагы эш йомгакларына һәм быелга бурычларына багышланган утырышында катнашты.
Район хакимияте башлыгы Наил Вазыйховның чыгышыннан мәгълүм булганча, 2018 елда тулаем җирле продукт күләме 4 миллиард 27 миллион сум тәшкил иткән. Бу – узган елдагыга караганда 2 процентка күбрәк. Тулаем җирле продуктта кече һәм урта бизнес өлеше 21 процент тирәсе тәшкил итә. Бер ел эчендә уртача хезмәт хакы 15 процентка үскән: 2017 елда 20,5 мең сумнан артыграк булса, узган елда – чама белән 24 мең.
Хакимият башлыгы район җитештергән товар күләме кимүне башлыча “Фоника гипс” предприятиесенең бөлгенлеккә төшүе, шулай ук продукциясенә ихтыяҗ булмавы аркасында “Кама Тамагы төзелеш гипсы заводы” эшен туктатып торуга бәйле булуы белән аңлатты.
Районда икътисадның өстенлекле тармакларыннан берсе – авыл хуҗалыгы: биредә 5 агрофирма һәм 35 фермер хуҗалыгы эшли.
Наил Вазыйховның Кама Тамагы районына әле бер ай элек кенә җитәкчелек итә башлавын билгеләп үтәргә кирәк. Элекке башлык Павел Лоханов, башка эшкә күчүе сәбәпле, вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат ителде.
Фәрит Мөхәммәтшин инде проблемаларга төшенергә дә өлгергән җитәкчегә районда яшәүчеләрнең зур өметләр баглавын билгеләп үтте. “Яңа җитәкче нәрсәләрне игътибар үзәгенә аласын белә. Район проблемалары чишелешен бергәләп табасыбызга ышанабыз”, – диде парламент башлыгы. Ул шулай ук Кама Тамагы җитәкчелеге игътибарын сәнәгатьтә үсеш мөмкинлекләрен эзләү зарурилыгына юнәлтте. “Сездәге кебек тиңдәшсез табигый байлыклар республикада башка беркайда да юк, – диде Дәүләт Советы Рәисе, гипс руднигы эшкәртүне күздә тотып. – Җитештерү генә түгел, продукцияне сата белү дә кирәк”.
Татарстан парламенты башлыгы Югары Ослан районы советы утырышында да катнашты.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
|