төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото












Татарстан бюджеты 100 миллиард сумга арткан

12 апрель 2019, 17:05

Татарстан бюджеты 100 миллиард сумга арткан
Соңгы дүрт елда Татарстан бюджеты 100 миллиард сумга арткан. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында аның рәисе Леонид Якунин комитет башкарган эшләр турында сөйләгәндә хәбәр итте.

«Дүрт ел эчендә безнең бюджет 100 миллиард сумга артты. Бу 2018 ел нәтиҗәләре буенча», - диде депутат.

Татарстан финанслар министрының беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, узган елда Татарстан бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 235,3 миллиард сумга җиткән, бу планнан 2 процентка артык. Республика бюджеты чыгымнары 274,7 миллиард сум тәшкил иткән.

Ул шулай ук Татарстан керемнәренең 65 проценты федераль бюджетка китүен, ә 35 проценты республикада калуын искәртте. «Бу проблема саклана.  Республикада 50 процент калса, яхшы булыр иде, – дип өстәде Леонид Якунин. – Бу инвестицияләүгә комачаулый һәм Россия Президенты указларының үтәлешен кыенлаштыра».

Моннан  тыш утырышта республика башкарма хакимиятенең  һәм Хисап палатасының  узган елда башкарган эшләре буенча да фикер алыштылар.

Республика башкарма хакимиятенең 2018 елда башкарган эшләре турында финанс министрының беренче урынбасары - Казначылык  департаменты директоры Марат Фәйзрахманов сөйләде.  Ул узган елда республика бюджетына  салым һәм салым булмаган керемнәрнең  235,3 млрд. сум (планда каралганнан  2% ка артыграк) тәшкил итүен әйтте. 44 млрд. сум акча  федераль бюджеттан һәм башка чыганаклардан кергән.  Чыгымнар 274,7 млрд. сум булып, алар нигездә  мәгариф, социаль сәясәт,  юл төзелеше,  сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларга тотылган.

 Узган елда Казначылык департаменты тарафыннан 340 контроль чара  оештырылып,  республика бюджетыннан бүленгән  370 млн. сумга якын акчагың  нәтиҗәсез файдаланылуы ачыкланган. Шул ук вакытта кисәтүләрнең 77% ы төзәтелгән.

Хөкүмәт хисабы 246 биттән тора. Бүген депутатлар аның профиль Комитет каравында булган өлешен генә тәфсилләп тикшерделәр. Хисап тулы килеш парламент утырышында тыңланылачак.

Татарстан Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев үз эшләренең кайбер нәтиҗәләре белән таныштырды.

2018  елда Хисап палатасы 3 млрд. 420,6 млн. сум акчаның тиешсез тотылуын ачыклаган.  Алар  нигездә дәүләт (муниципаль) милке белән һәм  җир кишәрлекләре белән эш итүгә кагыла.  Альберта Вәлиев әйтүенчә,  бу сумма узган ел белән чагыштырганда 1 млрд. сумга арткан.

Бу нисбәттән Леонид Барышев, әле төгәлсезлекләрнең башында  муниципалитетларда юридик хезмәт күрсәтүләрнең компетентлы булмавы  сәбәп булырга мөмкин  дигән фикерен  белдерде.

Утырышта комитетның бишенче чакырылышта башкарган эшләренә йомгак ясалды. Бу чорда 122 закон проекты каралган, аларның  114е закон  буларак кабул ителгән,  закон проектларына 1621  төзәтмә кертелгән, аларның күпчелеге  бюджетка кагыла. Бу нисбәттән биш тапкыр парламент тыңлаулары үткәрелгән.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.