төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 27 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



ТР башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды

22 апрель 2019, 17:02

ТР башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кырык җиденче утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Бу сорау буенча республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, 2018 ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты күләме 2 440,3 млрд сум, яки 2017 ел дәрәҗәсенә чагыштырма бәяләрдә 101,5% тәшкил итә. Икътисад үсешенә төп өлешне сәнәгать җитештерүе һәм сәүдә тармаклары кертте. Авыл хуҗалыгында  продукция күләме  узган ел белән чагыштырганда бераз кимегән, 216,0 млрд сум, яисә 2017 елдагы белән чагыштырма бәяләрдә 97,1% тәшкил итә. Терлекчелек продукциясе җитештерү 1,8 процентка арткан һәм 114,3 млрд сум тәшкил итте.

Тормыш дәрәҗәсенә килгәндә,  2018 елда җан башына исәпләнгән акча кереме 33 111,6 сум тәшкил иткән һәм 2017 елдагы белән чагыштырганда номиналь күрсәткечтә 4,4 процентка арткан.

Ел йомгаклары буенча акча кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган кешеләр өлеше Татарстан Республикасы халкының гомуми санының 7,4 процентын тәшкил итте (бер кешегә яшәү минимумы  уртача – 8 729 сум).

"2019 елдан Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Президентының  2018 елның 7 маендагы Указын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы белән расланган  2024 елга кадәр социаль-икътисадый үсешнең гражданнарның реаль керемнәрен арттыру буенча илкүләм максатларына ирешүгә, хәерчелекне ике тапкыр киметүгә юнәлтелгән пилот проектына керде", - диде Алексей Песошин.

2017 – 2018 еллар дәвамында Татарстан Республикасында, тулаем алганда, Россиядә кебек үк, туучылар санының кимүе күзәтелә.

2018 ел йомгакларына караганда, республикада 46 320 кеше туган, туу коэффициенты 1000 кешегә 11,9 булды  (Россиядә  – 1000 кешегә 10,9).

Бу нисбәттән гаиләләргә ярдәм итү, аларны ныгыту һәм яклауга, традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калуга, гаиләнең ролен, ата-аналарның гаиләдә һәм җәмгыятьтә абруен арттыруга, гаиләдәге иминсезлекне профилактикалау һәм бетерүгә, гаиләдә тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар уздырылган.

2018 елның 1 гыйнварыннан бала табуны өстәмә стимуллаштыру максатларында ТР Министрлар Кабинетының «Авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бала тапкач бер тапкыр түләнә торган акча турында» карары кабул ителде. Анда Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирлегендә ким дигәндә өч ел яшәгән хатын-кызларга бер тапкыр акча бирү каралган: 25 яше тулмаган хатын-кызларга беренче балалары тугач – 50 мең сум; 29 яше тулмаган хатын-кызларга өченче бала тапкач – 100 мең сум.  Республика бюджетыннан 2018 елда авылда яшәүче  2 016 хатын-кыз мондый түләүне алган, шуларның 1 689ы яше 25 кә җитмәгән, 327есе  яше 29 га җитмәгән хатын-кыз.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе – сәламәтлек саклау системасын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү.

Татарстан сәламәтлек саклау системасында  12 100 табиб, шулардан  6 733 кеше – амбулатор-поликлиника  учреждениеләрендә эшли; 33 866 урта баскычтагы медицина хезмәткәрләре, шулардан 15 937 кеше – амбулатор-поликлиника  учреждениеләрендә эшли.

Медицина өлкәсенә кадрлар җәлеп итү максатында бер тапкыр бирелә торган компенсация (1 млн сум) түләү программасы эшли. 2018 елда бу программа буенча 72 табиб һәм  14 фельдшер җәлеп ителгән, шуларның амбулатор-поликлиника челтәренә  – 65 табиб 14 фельдшер. Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары бирү программасы эшли  (торак шартларын яхшыртуга 500 мең сум күләмендә грант ). 2018 елда дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә эшкә урнашкан белгечләргә 136 грант (2017 елда – 127 кеше) түләнгән, шулардан 117 белгеч амбулатор-поликлиника челтәренә эшкә урнаштырылган (2017 елда – 99 кеше).

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап профиль комитет утырышларында тикшерелгән иде. Премьер-министрның чыгышыннан соң да сораулар күп булды.  Аерым алганда депутат  Николай Рыбушкин  "Шәһәр бистәләре"  программасы кабул итү кирәклеген  әйтте. "Ул вакытта ут, су, юл мәсьәләрен хәл итү җиңелрәк булыр иде",  - диде депутат.  Алексей Песошин бу эшләрне башка программалар нигезендә хәл итеп булуын аңлатты.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Гаяз Исхакыйның Чистай районында урнашкан музееның  Татарстан Президенты ярдәмендә яңартылуын әйтеп, әмма музейга бару юлының бик тә начар булуын искә төшерде. "Юлның исеме генә бар, - диде Разил Вәлиев, - аннан  йөри торган түгел". Юл төзелешенә  93 млн. сум акча таләп ителә икән.

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән тулысынча Хөкүмәт сайтында танышырга мөмкин.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары

 

 

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.