төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлавы

18 май 2019, 10:44

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлавы
Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, ветераннар һәм яшь каләм ияләре, басма матбугатны әзерләүдә, чыгаруда һәм таратуда катнашучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Татарстан медиа-бергәлеге турында сүз барганда, соңгы елларда бу өлкәдә булган җитди структур үзгәрешләрне аеруча билгеләп үтәсем килә. Журналистлар берлеге кадрлар белән дә, оештыру ягыннан да ныгытылды, җәмгыять алдында җаваплылык артты. Татарстанлыларны  борчый торган актуаль темаларга статьялар күбрәк чыга башлады.  Конъюнктур материаллар саны кимеде. Монологлар  урынына ачык, үткен һәм эмоциональ диалог алмашка килде,  ул “нью-медиа” вәкилләрен, блогерларны, мессенджерларны, социаль челтәрләрдән файдаланучыларны   актив җәлеп итә. Тулаем алганда, Россиядә һәм аннан читтә дә Интернет челтәре аша безнең республика турында мәгълүмат алучылар саны артып тора.  Ләкин без шуны да беләбез,     явыз кулларга  килеп кергән очракта,  массакүләм мәгълүмат чаралары  куәтле коралга да әверелергә мөмкин. Шуңа күрә монда граждан позициясе чагылырга, һөнәри һәм сәяси өлгергәнлек булырга тиеш.

Кадерле дуслар! Безнең алда бик зур бурычлар тора.  Бер-бер  артлы көтелә торган иҗтимагый әһәмиятле вакыйгаларда  массакүләм мәгълүмат чаралары турыдан-туры катнашачак. Яңа электораль  цикл старт алды. Сентябрьдә республика парламентына – алтынчы чакырылыш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайланачак. 2020 елда Татарстанда  Президент сайлавы һәм муниципаль сайлаулар булачак. Шуннан соң  Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар өчен тавыш бирәчәкбез. Сайлау кампанияләренең мәгълүмат фоны сезнең хәбәрдарлык, мәгълүмат белән тәэмин ителгәнлек һәм битараф булмавыгызга бәйле. Сайлау барышында катнашучылар өчен аның  позитив булуы мөһим.

Республикада дәүләт хакимияте белән журналистлар берлеге арасында  үзара эшчәнлек хәбәрдарлык нигезендә, конструктив диалог һәм  копромисслар  режимында алып барыла.  Күппартиялелекнең ныгуы,  сәяси конкуренциянең көчәюе шартларында  башкача була да алмый. Әмма  сайлау алды  очрашуларында кемнедер “компроматлар сугышы” игълан итү, “кара пиар” белән   шөгыльләнү кызыктырырга мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк, тираж санына һәм гонорарга өметләнеп,  пычрак алымнар куллану нәтиҗә бирмәячәк.  Мәгълүматны һәрьяктан объектив бәяләү,  тормышның тискәре һәм уңай якларын дөрес анализлау нәтиҗәсендә  ирешкән уңышларны  һәм эшлекле репутацияне саклап калу бик күпкә мөһимрәк. 

Кадерле дуслар!

Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, Татарстан медиа-бергәлеге вәкилләренә  җаваплы хезмәтегез, аудиториягә хөрмәтегез өчен, гадел һәм үткен каләмегез,  хак сүзләрегез белән кешеләргә ярдәм итүегез  өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә яңадан-яңа  иҗат уңышлары,  күтәренке рух һәм  исәнлек-саулык телим.

2019 елның 19 мае

 

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.