төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 17 май 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото









Евразия икътисади берлеге составында Парламент Ассамблеясы булырга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

10 июнь 2019, 17:11

Евразия икътисади берлеге составында Парламент Ассамблеясы булырга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин
Бүген Казанда "Евразиянең интеграция һәм модернизация куәте: торышы, проектлары һәм гамәлгә ашыру рәвеше" дип аталган VIII Евразия фәнни-гамәли форумы ачылды. Евразия икътисади берлегенә керүче илләрдән килгән сәясәтчеләр, экспертлар һәм фәнни җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә Евразия киңлекләрендә интеграция мәсьәләләре иде. Республика җитәкчелеге исеменнән форумда катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Евразия икътисади берлегенә Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия керә. Килешүләр нигезендә бу илләргә әлеге территориядә сәүдә итү, хезмәт ресурсларын күчереп йөртү иреге бирелә һәм икътисад өлкәсендә уртак сәясәт алып бару шарт булып тора.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы Дипломатик академиясенең профиль белгечләрен әзерләү һәм яңадан укытуга керткән өлешен югары бәяләде. Ул шулай ук Россия милли республикалары Фәннәр академияләренең әлеге мәсьәләләрдәге ролен билгеләп үтте.

«Шул ук вакытта, Евразия икътисади берлеге илләре төбәкләрендә шундый ресурс үзәкләре төзү ихтыяҗы туып килә. Мондый алым урыннарда кадрлар потенциалын көчәйтергә, белгечләрне Евразия профессиональ челтәренә кертергә һәм инициативаларга оператив реакция белдерергә ярдәм итәр иде», - диде парламент башлыгы.

Спикер билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Татарстан 90нчы еллар башында беренчеләрдән булып халыкара элемтәләрне төбәк дәрәҗәсендә үстерергә кирәклеге турында белдерде.

«Бүгенге көндә республика халык хуҗалыгының барлык тармаклары да теге яки бу дәрәҗәдә тышкы дөнья белән элемтәдә тора. Чит ил партнерлары төрле социаль-икътисади үсеш программалары һәм проектларында катнашуга актив төстә җәлеп ителә», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Россия төбәкләре Илкүләм инвестиция климаты рейтингында икенче баскычка күтәрелүен әйтте. Петербург халыкара икътисади форумында шул хакта билгеле булды.

«Моның артында бик зур хезмәт тора», - диде ул.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары
 

 

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
29
30
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.