төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 8 май 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото
















Фәрит Мөхәммәтшин елга транспортын үстерү тәкъдиме белән чыкты

12 сентябрь 2019, 16:37

Фәрит Мөхәммәтшин елга транспортын үстерү тәкъдиме белән чыкты
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 57нче утырышында катнашты.

Утырыш башланганчы парламентарийлар су асты канатларындагы «Валдай 45Р» судноларын карады. «Кызыл Сормово» заводында булып, алар «Мостай Кәрим» круиз пассажир судносы төзелешенең барышы белән танышты.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Хөкүмәтенә елга транспортында йөкләр ташуны арттыру инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк дп саный. Ул әлеге мәртәбәле утырышта шундый тәкъдим белән чыкты.

«Бу чаралар гамәлдәге көчләргә куәт бирергә һәм яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул елга транспортында пассажирлар йөртүне арттыру формаларын табу өчен Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Парламент башлыгы Идел буе федераль округы территориясендә Идел-Кама бассейнының зур өлеше урнашкан һәм ике эре судно төзү заводы – Татарстанда һәм Түбән Новгородта эшли, диде. Аның фикеренчә, елга транспортын үстерү йөк ташу һәм пассажирлар агымы күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу исә төбәк һәм федераль юлларны шактый бушата алачак.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе шулай ук А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында булуы турында сөйләде. Ул андагы белгечләрнең Татарстан закон чыгаручыларыннан корабльләргә заказларны стимуллаштыру һәм арттыру буенча чаралар күрүне сораганлыкларын әйтте.

Инициативаны ассоциация координаторы, Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе Валерий Лидин хуплады. «Кызыл Сормово» суднолар төзү предприятиесенә сәфәр барышында без коры йөкләр ташуны яңарту таләп ителүенә ышандык», – диде ул һәм әлеге мәсьәлә буенча элегрәк әзерләнгән документларның эшләнеп бетәчәген һәм Россия Хөкүмәтенә җибәреләчәген ышандырды.

Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсен көйләү мәсьәләсен төбәкләр белән килештерергә кирәк, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул су дәрәҗәсен җайга салу мәсьәләсе аерым контрольдә булсын, ә тиешле карарлар су юллары уза торган субъектлар белән килештерелсен өчен Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар Советы исеменнән Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Иделдә суның шактый кимүе җәй көне туризм һәм йөк ташу өлкәсендәге кыенлыкларга китергәнлеген искәртте.

"Бу - дәүләт өчен мөһим эш. Без, төбәкләр буларак, һәркайсыбыз әлеге мәсьәлә белән аерым шөгыльләнә алмыйбыз. Бизнес-структуралар туристларны, йөкләрне ташуга заказларын күп югалтты, шул рәвешле зур зыян килде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
29
30
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.