төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Азат Зыятдинов: “Дәвамчылар көтәм”

20 гыйнвар 2014

Шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итүче галим һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов белән язучы Разил Вәлиев әңгәмәсе.

(100кб)
Азат Шәймулла улы Зыятдинов турында Татарстанда, гомумән, татар дөньясында белмәгән яисә ишетмәгән кеше сирәктер. Галим-голәмә аны техник фәннәр докторы, профессор, Түбән Кама “Нефтехимия” гигантындагы фәнни-технологик үзәкнең элеккеге директоры, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы һәм вице-президенты, президиум киңәшчсес, 100дән артык фәнни ачышлар авторы, Фән өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты буларак белсә, татар кешесенә ул милли хәрәкәт лидерларының берсе, милләт язмышы өчен җан атып йөрүче фидакяр зат, мәгърифәтче буларак билгеле. Республика язмышы, халкыбызның киләчәге хәл ителгән даулы 1990-1995 елларда ул Татарстан парламенты депутаты сыйфатында иң актив эшләгән шәхесләребезнең берсе булды һәм әле бүген дә Дәүләт Советында аның кыю фикерләре еш ишетелә. Ә Түбән Кама шәһәрен милли рухлы, милли йөзле итүдә аның тырышлыгы – бәһаләп бетергесез. Ул – бүген шәһәрнең шәрәфле гражданины.

- Шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итүче күренекле милләттәшебезнең, халкыбызның йөзек кашы саналырдай затлы-зыялы шәхеснең кайсы төбәктән, нинди нәселдән чыгуы күпләрне кызыксындыра торгандыр?

- Мин үз гомеремдә бер шигырь язган идем, сүзне шуның берничә юлы белән башлыйсым килә?
Нәселең кем, дип сорыйлар миннән,

Нинди милләт, кайсы яклардан?

Һәрчак горурланып җавап бирәм:
Татармын, дим, Казан артыннан.

Нәкъ шул якта, Шушма буйларында
Нәсел башым, авылым Таузар да.
Унбер бабам шунда гомер сөргән,
Укымышлы булган алар да.

Әтием ягыннан бабам Зыятдин бик көчле рухлы кеше булган. 19 яшендә ятим калып, 4 туганын башлы-күзле иткән ул. Гомере буе көндәлек алып барган, һәм безнең шәҗәрәнең нигезендә бабай хатирәләре, бабай көндәлеге ята.

Әнием ягыннан бабам Муса – атаклы тегермәнче һәм скрипач. Әйе, оста музыкант та булган ул, хәтта скрипкаларны да үзе ясаган. Әтием ягыннан әбием Хупҗамал бик хисле кеше була. Чәчәкләр ярата, балаларны җитәкләп, чәчәк исемнәрен өйрәтеп йөри. Төп үзенчәлеге шул: кесәсендә һәрчак курай-кубыз йөртә. Әнием аны, күмер кыскычыннан да көй чыгара, дип сөйли иде. Әнием ягыннан әбием Бибисара бик дини, чиста-пөхтә кеше булган.

Әтием Шәймулла көчле рухлы кеше иде. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларын үтеп, соңгысыннан аяксыз кайтса да, бирешмәде, ихтыяры ныклы булды. 23 яшендә ул шахтага киткән.

Беренче мәртәбә забойга төшеп менгәч, болай дигән: “Килгәч эшлим инде. Шәймулла эштән качты, дип әйтмәсеннәр. Әмма исән-сау кайтсам, бу якларга аягым да, малайларымның аягы да атламас”, – дигән. Шахтаның ни икәнен яхшы аңлаган, шул вакытта ук малайларының язмышын да уйлаган ул.

Соңыннан алтын приискаларына барып, бераз бөтәеп тә кайта, авылда йорт та салдыра, колхоз рәисе булып та эшли. Бабайны “кулак” дип кулга алгач, ул авылдан чыгып кача. Мәскәүгә метро төзелешенә барып, башкалада ике бүлмәле фатир алуы соңрак билгеле була. Бабайның кеше яллап эшләтмәве, үз көче белән генә муллыкта яшәве билгеле булып, аклангач, әтием авылга кайта. Ул – төпчек малай, һәм нәсел-нәсептә аның сүзе закон була.

Әтием гармунчы да иде. Шуңа күрә мин тальян моңында үскән егет. Әтинең 1920 елларда алган гармуны безнең гаиләнең тарихи истәлеге, әти төсе булып саклана. Сабантуйларда аны авылга алып кайтам. Авылда бергә үскән күрше егете гармунчы Фәргать белән өйрәнелгән гадәтебез бар: иртәгә Сабан туе дигән төнне гармун белән таң каршылыйбыз. Гармун уйнап урам әйләнәбез, чишмә буйларын, тауларны үтеп, кояш ике беләк буе күтәрелгәч кенә йокларга ятабыз. Шулай итеп, әти гармуны белән авылны моңга күмәбез.

Әнием Ләмига бик тырыш, уңган хатын иде. Бик дини кеше булып, гомеренә бер генә мәртәбә дә уразаны калдырмады. 90 яшькә җитеп, балаларны бер гаилә итеп яшәтте.

- Синең язмышың авылдан шәһәргә укырга яисә бәхет эзләргә килгән бөтен малайларныкына да охшаш дип әйтергә буладыр. Шулай да балачакта, малай чакта башкалардан аерылып торган нинди сыйфатларың бар иде икән? Казан сине, 14 яшьлек малайны, ничек каршы алды?
Казанны син ничек яуладың? Казан синең күңелне яулый алдымы?


- Казан каласына килү бөтен авыл малайлары өчен дә зур сынау иде. Безнең карашлар да, киемнәр дә авылча. Хәзер генә ул бөтенесе дә тигезләште. Ул вакытта алай түгел иде. Юкка гына “Әнә, авыл килгән” дип әйтмиләр бит. Ул чакта авыл баласы әллә каян аерылып тора иде. Мин, технология техникумында укыганда, агымда бердәнбер авыл малае идем.

Ә хыяллар болай башланды. 4 классны бетергәч, яхшы укыган өчен мине Казан күрсәтергә алып килделәр. Ул вакытта Сөембикә манарасына да менгерәләр иде, мин анда да мендем.

Иң истә калганы елга портына төшкәч булды. Палубада торучы капитанны күрдем дә әсәрләндем мин. Аның кием формалары – ак фуражка, китель. Үзе һәйкәл сыман басып тора. Мин бу капитанны 3 ел буена төшләремдә күреп хыялландым. Ләкин миңа капитан булырга язмаган икән. Авылдан документлар җыеп килгәндә, елга техникумына кабул итү беткән иде, һәм мин технология техникумына кердем.

Миндә яшьтән үк үҗәтлек бар иде. Авылдан киткәндә, үз-үземә катгый бурыч куйдым: “Мин “укый алмады” дигән сүз ишетергә, әти-әниемә, туганнарыма оят китерергә тиеш түгелмен. Мин ничек тә укырга тиеш”. Ул вакытта торырга урын юк. Юдинога да менгәләп йөрдем, фатир эзләргә өйрәндем. Шулай итеп, шәһәр тормышына кереп киттем. “Өч”ле билгесенә стипендия юк иде, мине физика, математика коткарды. Безнең өйдә бу фәннәргә игътибар зур иде. Татар авылыннан килеп “дүрт”легә русча сочинение язып кара син – бу бик авыр иде. Сочинение язасы темаларны дүртәр-бишәр бит ятлый идем. Шулай итеп, мин һәрвакытта да стипендия алдым.
Җайлап-җайлап, әкренләп алгы рәткә чыктым. Икенче курсны инде Казан малайлары арасында бердәнбер буларак “биш”кә генә бетердем. Директор, бөтен курсны җыеп, мине мактады, башкаларга үрнәк итеп күрсәтте. Бу миңа канатлар куйды һәм Казанны яулавым да шуннан башланды. Техникумны уңышлы тәмамлап, үземә ике нәтиҗә ясадым. Беренчесе – мин бу өлкәдә эшләмәячәкмен. Чөнки ул артта калган өлкә һәм мине рухландырмый. Икенчесе – мин иң көчле вузга керергә тиеш, чөнки аңа минем мөмкинлегем, әзерлегем бар!

- Бөтен яшәү һәм фикер сөрү рәвешең белән син – коеп куйган гуманитарий, иҗат кешесе. Син нишләп язучы яисә шагыйрь, тел белгече яисә тарихчы булмадың, ә төгәл фәннәргә кереп киттең икән?

- Алда әйтеп үттем инде: бабай – сприпач, әби – курайчы, әти гармунчы иде, һәм безнең өйдә әдәбият-сәнгатькә, җыр-моңга мәхәббәт көчле булды.

Ә укуга килгәндә, безнең гаиләдә физика-математикага сәләт зур иде. Аннары олы абыебыз Бакый Зыятдиновның роле дә булгандыр. Ул пединститутның физика-математика факультетын бик уңышлы тәмамлады. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгәндә физика, математика укытуы, шахмат буенча район чемпионы дәрәҗәсен алуы миңа зур тәэсир ясагандыр. Шуңа күрә без һәрберебез техник юнәлешкә киттек. Икенче абыем Днепропетровскида металлургия институтын тәмамлады, мин КАИга кердем, энекәшем КХТИда, ә сеңелкәш медицина институтында диплом алды. Шулай да һәрберебез әдәбиятка гашыйк, һәрберебезнең күңелендә шигърият, җыр яши.

Шагыйрьләрдән сиңа рухы белән иң якыны Һади Такташ дип беләм. Син заманында Такташның туган ягына – Мордовиядәге Сыркыды авылына да берничә мәртәбә сәяхәт кылдың, әле узган елны шул авыл туфрагын Казандагы каберенә кайтарттың...

Балачагым үтте синең белән,
Каен башларына үрмәләп,
Казлар көтеп, кыяр-кишер урлап,
Мокамаең белән бергәләп...

Мин бәләкәй чактан ук Такташның “Мокамаена” гашыйк булып, аны яттан сөйләп үстем. “Мокамай” – гаҗәеп серле, тылсымлы әсәр. Ул үзеннән-үзе күңелгә кереп урнаша, хәтердә кала. Әле бүген, төнлә уятып сорасалар да, мин аны яттан сөйләп бирә алам. Кызганыч, бүгенге яшьләр “Мокамай”ны да, хәтта Такташның үзен дә, гомумән, әдәбиятны начар беләләр. 2001 елда аның 100 еллыгына Казанда һәйкәл кую турында карар чыккан иде, 110 еллыгы да узды, ә һәйкәл һаман юк. Әдәбият-сәнгатьне үз итмәгән кешенең күңеле тутыга, диләр. Хәерлегә генә булсын инде...
Ак каенга аслып менгән кебек
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга таба юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым...
Ә син меналмадың... Калдың, Югалдың...
– дип, Такташ үзенең “Мокамаенда” безне кисәтә, киләчәк буыннарны бичара Мокамай язмышына дучар булмаска өнди кебек.

- Син һәр нәрсәгә, һәр эшкә иҗади гамәл дип карыйсыңдыр, шуңа күрә һәр кылган эшеңнең нәтиҗәсе дә иҗат җимеше кебек кабатланмас, үзенчәлекле. Бер караганда син миңа гаҗәеп хыялый кеше булып күренәсең. Кайчандыр чынлап торып космонавт булырга хыяллануыңны да беләм... Ул хыялың нигә тормышка ашмады соң?

- Бәлки, ул минем төп хыялым да булгандыр... Ә бәлки, Ходай мине ул эштән саклап та калгандыр. Бүгенге күзлектән караганда, галәм белән мавыгуымның күп өлеше – кирәкмәгән эш. Әмма миндә гомер буе халкыма күркәм эш эшләп, аның дәрәҗәсен күтәрү теләге, ягъни матур милләтчелек дәрте булды. Ул еллар – данлы Космос заманы. Әле бер, әле икенче милләт вәкиле галәмгә оча, ә татардан бер кеше дә юк. Мин бишенче курста укыганда, космонавт Комаров янып үлде. Шул чакта татарга да космонавт булырга чират җиткәндер дип уйлап, төнлә утырып Мәскәүгә гариза яздым. Ахыргы җөмләдә: “Готов пожертвовать собой”, – дидем. Мин әлеге гаризамны үземнең тәвәккәл адым ясарга әзерлегемне тоеп яздым. Ләкин анда татарның булуы кирәкмәгән икән, миңа хәтта җавап та бирмәделәр. Бу мине шулкадәр рәнҗетте, кешенең саф хисләренә төкергән кебек тоелды. Мин “готов пожертвовать” дип торам, ә алар җавап та язмыйлар. Шушы хәл минем авиациягә булган мәхәббәтемне сүрелдерде бугай.

Түбән Кама каласын, бигрәк тә аның рухи хасиятен, милли дөньясын синнән башка күз алдына да китереп булмый. Татарның иң атаклы шәхесләрен кунакка дәшеп, Түбән Кама халкына атна саен рухи бәйрәм, күңел бәйрәме ясаганың өчен генә дә сиңа мең рәхмәтләр әйтергә кирәк.

Дистә еллар буена дәвам иткән “Җидегән чишмә” кичәләрендә халкыбызның иң асыл затлары безнең якташлар белән очрашты. Минемчә, моңа кадәр татар халкы яшәгән бер генә төбәктә дә шундый югары дәрәҗәдәге затлы һәм зыялы кичәләр булмагандыр, Азат агай?

Үз халкына җаны-тәне белән бирелгән кешеләрдә милләтчелек дигән бер хис була. Аны яман сыйфат итеп күрсәтергә тырышучылар да күп. Мин үзем “милләтче” дигән сүздән курыкмыйм. Әти-әнине ярату безнең бурычыбыз булган кебек, үз милләтемне ярату хисе дә минем өчен бик мөһим. Мин бар халыкларны да яратам, бигрәк тә аларның якты шәхесләрен. Әгәр дә ул үз һөнәренең таланты икән, чукчамы, русмы, татармы – миңа барыбер. Көчле белгеч булса, бөтен милләтләрне дә тигез күрсә, димәк, ул миңа якын кеше.

Ә “Җидегән чишмә” кичәләренә килгәндә, мин үземне төп оештыручы дип санамыйм. Миңа Түбән Камада күп кенә күркәм кешеләр белән очрашырга туры килде. Без – төрле кешеләр, әмма әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт безне бер-беребезгә тарткандыр, якынайткандыр. Түбән Каманың бүгенге дәрәҗәгә җитүендә, химкомбиантның ил күләмендә флагманга әверелүендә, шәһәребезнең рухи дөньясына ныклы нигез салуда, аңа милли төсмер бирүдә беренче генераль директор Николай Васильевич Лемаевның роле бик зур булды. Ә аның янәшәсендә – Мәсгуть абый Сибгатов. Ул бит озак еллар буе Түбән Кама “Нефтехим”ының генераль директоры урынбасары булган кеше. Түбән Камада күпме йортлар, тулай тораклар, мәдәният сарайлары, мәктәпләр төзелеп сафка басты. Алар Мамадыш районы Ишки авылында туып үскән Мәсгуть абый тырышлыгы, ярдәме белән барлыкка килделәр. Ул һәрвакыт ярдәмчел булды.

Икенче бер шәхес – катлаулы тормыш юлы үткән язучы, шагыйрь Рахмай Хисмәтуллин. Аның Түбән Камадагы милли, рухи тормыш өчен куйган тырышлыгы иксез-чиксез. Аның турыдан ярып әйткән үткен сүзләренә җитәкчеләр дә игътибар итми кала алмыйлар иде. Түбән Камада ул булмаган бер генә тулай торак та, мәктәп тә, балалар бакчасы да калмагандыр. Аның катнашыннан башка шәһәрдә бер генә кичә дә узмады.

Өченче фидакяр – режиссер Наил Нуретдинов. Ул беренче халык театрын оештырды. Сәләтле яшьләрне табып, аларны сәнгатькә тартуы, төрле концерт-спектакльләр әзерләве, катгый таләпчәнлеге Түбән Камадагы сәнгатьнең сыйфатын күтәрүдә зур роль уйнады.

Шушы кешеләр белән мин дә “Җидегән чишмә”не оештыруда катнаштым. Минем өлеш күренекле кешеләр белән элемтәгә кереп, аларны кичәләргә чакырып китерү иде. Бу эшне бик яратып башкардым һәм күп кенә атаклы шәхесләр белән әлеге дустанә элемтәне саклап, тормышымны баета алдым.

- Ә инде Түбән Кама каласының нәкъ үзәгендә мәчет кору өчен җир даулый башлагач, бөтен шәһәр шау-гөр килгән иде. Бу эштә дә син башлап йөрдең, барыбер үз сүзеңне үткәрдең, халык теләген аяк астына салып таптарга ирек бирмәдең.

- 1989 елда Түбән Камада Татар иҗтимагый үзәге рәсми рәвештә теркәлде һәм мин аның рәисе булдым. Бүген куанып әйтә алам, без беркайчан да ызгыш-талаш белән шөгыльләнмәдек, һәр җитәкчелек белән уртак тел таба алдык. Ә бит җитәкчеләр ярдәменнән башка бер эш тә эшләп булмый.

- Син, бер караганда, бик мөлаем һәм ачык йөзле, киң күңелле, икенче караганда, шактый кырыс, вакыты-вакыты белән хәтта усал да кеше. Әмма мин беркайчан да Азат Зыятдиновның кемнедер кимсеткәнен, мыскыллаганын, гайбәт сөйләгәнен, шикаятьләр язып вакланганын күрмәдем. Ул һәрвакыт туры сүзле булды. Гади кешеләрдән генә түгел, зур-зур түрәләрдән дә куркып-өркеп, тел яшереп тормады, күңелендә булган асыл сүзен, ачы сүзен кистереп әйтте. Әмма, ни гаҗәп, шуңа да карамастан җитәкчеләр аны читкә тибәрмәделәр, ә киресенчә, көннән-көн ныграк ихтирам итә генә бардылар. Моның сере нәрсәдә икән, Азат әфәнде?

- Мин кешеләргә һәрчак ихтирамлы мөнәсәбәттә. Чөнки һәр кешенең ниндидер уңай сыйфатлары бар, аларны күрә белергә генә кирәк. Җитәкче дә кеше бит, аңа да җылы сүз кирәк. Әмма ул да гадел сүзне аңлый белергә тиеш. Мин һәр шәхескә хөрмәт белән карыйм, шуңа күрә җитәкчеләр белән уртак тел табамдыр. Аларны шул урында утырганнары өчен түгел, ә матур эшләре өчен хөрмәт итәм.

- Соңгы егерме-утыз ел эчендә милләтебез өчен иң күп эш эшләгән берничә дистә кешенең исемен атарга кушсалар, мин, һичшиксез, беренчеләрдән булып синең исемне атар идем. Син беркайчан да милләт турында буш сүз куертып, сафсата сатып йөрмәдең, җиң сызганып, көнне-төнне, алны-ялны белмичә эшләдең дә эшләдең. Соңгы елларда, милли хәрәкәт бераз сүлпәнәя-салмаклана төшкәч, моңа кадәр шаулап-гөрләп йөргән кайберәүләр тынып калды, кайберәүләр бөтенләй онытылды. Ә Азат Зыятдиновның артык шауламыйча, үзен-үзе купайтмыйча, үз сурәтен милләт байрагына чикмичә генә башкарган гамәлләре гомерлеккә хәтердә уелып калды. Шул елларда милләт файдасына кылган гамәлләреңнең кайсыларын син үзең өчен аерата кадерлесе, аерата мәгънәлесе дип саныйсың, Азат әфәнде?

- Мин Түбән Кама шәһәренең кыл уртасында торган мәчет яныннан узганда, монда безнең дә өлешебез бар һәм ул безнең шәһәргә хуҗа булуыбызны күрсәтә бит дип чиксез горурланам.
Бакый Урманче кебек олы шәхесебезнең исемен йөртүче урамыбыз бар һәм аның исемендәге гимназия уңышлы эшләп килә дип горурланам.

Муса Җәлил кебек батыр шәхесебез исемендәге гимназия ачылды, ниһаять, уртак тырышлыгыбыз белән шәһәрдә каһарман шагыйрьгә лаеклы һәйкәл куелды, без аның иҗатын пропагандалыйбыз дип горурланам.

Халкыбызның соңгы ханбикәсе Сөембикә урамын күреп горурланам. Ул безнең матур легендабыз, фаҗигабез һәм өметебез.

Мин үземнең иң бәхетле елларым дип үзгәртеп кору чорын саныйм. Депутат буларак Татарстан Югары Советында мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша алдым. Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә хөрмәтем зур. Шул елларда, шул чорларда ул халыкны чын киләчәккә, алга алып барды.

Мөхәммәт Галләм улы Сабировны сагынып искә алам. Ул эштән киткәндә, совет заманындагыча арткы ишектән түгел, ә матур итеп, рәхмәт әйтеп озатуда минем дә өлешем булуына шатланам.
Мин Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга бик рәхмәтле. Сәясәтче буларак ул шул вакытта милли биеклеккә күтәрелә алды.

Бүген исә Рөстәм Нургали улы Миңнехановның республика дилбегәсен ныклы кулларына алып, чын хуҗаларча эш алып баруына куанам.

- Ни кызганыч, тормыш тоташ шатлык-куанычлардан гына тормый. Синең дә чынга ашмаган хыялларың, “өзелгән өметләрең” бардыр?

- 90 нчы елларда без чын күңелдән Татарстан союздаш республика статусы алсын, дип йөрдек. Татар башка халыклар белән бертигез булырга тиеш дип санадык. Мин бүген дә шул ук фикердә! Ул елларда күп нәрсәне халык үзе хәл итте, күп эшләр митингка чыгучылар таләбе буенча башкарылды. Дөресрәге, халык белән җитәкчелек арасында үзара аңлашу булды.

Республика күләмендә иң зур казанышыбыз – Татарстанның суверенлыгы турында Декларация кабул итү һәм аны раслау өчен Референдум үткәрү булды дип саныйм. Болар, чыннан да, халкыбыз һәм республикабыз өчен тарихи вакыйгалар иде.

Тагын бер үтә мөһим вакыйга, әлбәттә, татар телен рус теле белән тигез дәрәҗәдәге дәүләт теле дип игълан итү. Әмма, шунысы кызганыч, без бу эшне ахырына кадәр башкарып чыга алмадык, егерме ел узса да, татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелмәде. Хәтта җитәкчеләргә дә татар телен белү шарты куелмагач, аны мәктәптә укытудан ни файда?

Ул елларда Милли университет ачу теләге бик зур иде... Әмма безнең бөтен тырышлыкларыбыз бушка китте. Шәхсән мин үзем генә дә Югары Советка Милли университет ачуны сорап Түбән Кама халкы җыйган 11500 имза илтеп тапшырган идем... Без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык, Разил туган. Хәзер бөтен өметем – яшь буында, мин шушы эшләрнең дәвамчыларын көтәм һәм аларның килүенә ышанам.

- Мәгърифәтчелек һәм депутатлык эшләреңне, башка гамәлләреңне шактый яхшы белсәм дә, галим Азат Зыятдинов минем өчен әлегә ачылмаган бер дөнья кебек. Син ничек галим булып җитештең? Синең фәнни эшчәнлегең ниләрдән гыйбарәт. Шуларны гади кешегә дә аңларлык итеп сөйләп бирсәң иде?

- Бу сорау бик кирәк иде, рәхмәт. Чөнки безнең әңгәмәне укыган кеше минем төп эшемне, гаиләм өчен яшәү чыганагымны, нинди хезмәттә булуымны төшенми дә калыр иде. Ир кеше, беренче чиратта, гаиләсе өчен яшәү шартлары булдырырга тиеш һәм аның төп “милли көрәше” дә гаиләсендә баласына үз телен, үз моңын, үз яшәү рәвешләрен тәрбияләүдән башланадыр. Аллага шөкер, безнең балаларыбыз татар, урыс, инглиз телләрен үзләштереп, милли рухыбызны хөрмәт итеп үстеләр.

Ә “Җидегән чишмә”гә ярдәмгә алынганда инде мин Мәскәүдә аспирантура үтеп, кандидатлык диссертациясе яклап кайтып, фәнни лаборатория җитәкчесе идем. Шулай ук минем ачышларым Түбән Кама “Нефтехим”ында, Уфа, Салават, Пермь, Омск нефтехимия заводларында гамәлгә кереп, аларга да, үземә дә табыш китерә башлаган иде. Мәскәүдә академик Кафаров Виктор Вячеславович, профессор Писаренко Виталий Николаевич җитәкчелегендә аспирантура узу, күп нефтехимия заводларында булу минем фән офыкларымны киңәйтте, фәнни эшләремнең нәтиҗәлелеген арттырды.

1991 елда Мәскәүдә докторлык диссертациясе якладым. Чит ил галимнәре белән хезмәттәшлегем дә арта барды. Бу да фәнни мөмкинлекләрнең үсешенә китерде.
1997 елда Түбән Кама “Нефтехим”ында фәнни-технологик үзәк оештырып, шуның директоры булдым. Безнең институтта 20 фәнни лаборатория, тәҗрибә цехы булып, җәмгысы 450 кеше эшләде, шул исәптән 4 фәннәр докторы, 20 фәннәр кандидаты.

- Фәнни хезмәткәрләрнең яки галимнәрнең нәтиҗәле эшләве нидән тора?

- Нәтиҗәле эшләүнең, заводтамы ул яки фәндәме, шарты бер генә: кызыксындыру. Без дә һәр лабораторияне аерым бер завод белән бәйләдек. Әйтик, завод өчен җитештерүчәнлекне арттыру яки сыйфатны күтәрү, бигрәк тә яңа төр продукция булдыру бик мөһим. Ә фәнни лабораториягә шул проблемаларны чишү ысулларын табу кирәк. Без фән белән сәнәгатьнең берләшүе нигезендә күп кенә уңышларга ирештек. Әйтик, этилен заводының куәте 400 мең тоннадан 650 мең тоннага күтәрелде. Дөньяда өченче компания булып (Эксон, Байер компанияләреннән соң) үзебез галобутил (бромбутил һәм хлоробутил) каучуклары технологиясен булдырдык һәм гамәлгә куйдык. Инде аларның еллык куәте 160 мең тоннадан артты.

- Ә кайсы фәнни ачышны иң отышлысы саныйсың?

- Безнең фәнни үзәк 2007 елда Россия хөкүмәтенең яңа төр бутадиен каучуклары җитештерү технологиясен булдыру буенча 705 миллион сумлык дәүләт контрактын отты һәм аны уңышлы үтәп тә чыкты. Инде ул каучукларның гомуми куәте 180 мең тоннаны узып китте. Иң куанычлы нәтиҗә: безнең “Нефтехим” Россия нефтехимиясенең иң көчлесе һәм дөнья базарында зур конкуренция шартларында да уңышлы эшләүчесе.

Бу уңышлар республикамның, мин эшләгән Түбән Кама “Нефтехим” акционерлык җәмгыятенең, мин җитәкләгән фәнни технологик үзәк коллективының зур уңышлары. Димәк, мин дә үз бәхетемне нефтехимиядә, фәндә таптым. Күрәсең, бәхет сукмагы борма-борма, сикәлтәледер ул...

(“Ватаным Татарстан”, /№ 7, 17.01.2014/)

Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:


27 февраль 2014 :: римма
Мин очрашуга бардым, бик күңелле булды. Рәхмәт.
27 гыйнвар 2014 :: Фэнил
Бик мэгънэле, акыллы энгэмэ!

Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.