Фәрит Мөхәммәтшин Әтнәдә эш сәфәрендә
23 август 2016, 16:18
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә районына эшлекле сәфәр кылды. Парламент башлыгы Түбән Бәрәскә авылында капиталь төзекләндерелгән мәктәп бинасын карады. Республиканың махсус программасы ярдәмендә биредә 15 миллион сумнан артык эш башкарылган. Дәүләт Советы Рәисе район башлыгы Габделәхәт Хәкимов белән уку йортын тантаналы шартларда ачып, укучылар, укытучылар һәм әти-әниләрне яңа мәктәпле булулары белән котлады.
“Татарстанда эшләүче социаль әһәмияттәге Президент программаларының берсе – мәктәпләрне төзү һәм ремонтлау юнәлеше уңышлы бара, – диде ул. – Авылларны үстерү, аларны саклап калу, анда яшәүче халыкка мөмкинлекләр тудыру өчен республикада шактый эш алып барыла. Мәктәпләрне саклап калабыз икән, димәк, авылларыбыз да яшәячәк”.
Район үзәгенә баргач, парламент башлыгы Әтнә драма театры бинасында халык белән очрашты. “Август ае – безнең республика өчен гадәттәгечә кызу чорларның берсе, – диде ул. – Авыл халкы уңыш җыю белән мәшгуль, укучылар белән укытучылар яңа уку елына әзерләнә, яңа мәктәп-бакчалар, мәдәният йортлары, клублар, спорт заллары, ФАПлар төзелә һәм төзекләндерелә. Минем бирегә килү максаты да – сезнең уй-фикерләрегез белән уртаклашу, мәдәни тормышыгыз һәм социаль өлкәдәге үзгәрешләрегез белән танышу”.
Татарстан парламенты җитәкчесе фикеренчә, Әтнә чиста татар районы һәм аграр төбәк буларак та үзенчәлекле. Авыл хуҗалыгы белән идарә итүнең элеккеге формасын саклап кала алулары белән дә башкаларда зур кызыксыну уяталар. “Эре инвесторлар һәм агрофирмалардан башка да сез югары уңышларга ирешәсез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әтнә районы республикада беренчеләрдән булып урып-җыюны төгәлли алды. Без бик яхшы аңлыйбыз, монда барчагызның да: игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең дә, төзүче һәм механизаторларның да, укытучы һәм табибларның да өлеше зур. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!”
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары
|