Юрий Камалтынов: "Депутатлар корпусының җаваплылык хисе елдан-ел арта. Бу эшнең нәтиҗәлелегендә дә чагыла"
10 июль 2017, 17:01
“Казан һәм Мәскәү арасындагы шартнамә ул – республикада яшәүчеләрнең күпчелеге өчен дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебез һәм, шул исәптән федераль үзәк тарафыннан безне ишетүләре, аңлаулары, ярдәм күрсәтүләре билгесе”, – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан парламентындагы фракциясенең бу елның беренче яртысында башкарган эше турында сөйләгәндә, ул шартнамә турында да фикерен әйтте.
Фракция җитәкчесе сүзләренә караганда, депутатлар корпусының җаваплылык хисе елдан-ел арта. Бу эшнең нәтиҗәлелегендә дә чагыла. “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары Дәүләт Советында күпчелекне тәшкил итә. Бүген республика парламентында башкарган эшнең барысы да диярлек безнең тарафтан эшләнә, утырышларда раслана. Әлеге күзлектән караганда, алдан ук өстенлекле юнәлешләрне билгеләп, эшне әнә шул еллык план нигезендә оештыру отышлы булып санала”, – диде Юрий Камалтынов. Аның сүзләренә караганда, фракция вәкилләре республика парламенты комитетлары белән килешеп эшли. “Комитет вәкилләре партия тарафдарлары булып тора, шуңа күрә ике арада эшне оештыруга бәйле кыенлыклар юк”, – диде фракция җитәкчесе. Ул координация советы эшен дә югары бәяләде.
Матбугат очрашуында Дәүләт Советы Рәисе урынбасарыннан элмә такталарны Татарстанның ике дәүләт телендә – татарча һәм русча язмаган эшмәкәрләрне җаваплылыкка тарту турындагы закон проекты хакында да сорадылар. Билгеле булганча, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кибет-кафелардагы элмә такталарны ике дәүләт телендә язмаган эшмәкәрләргә җәзаны кырыслатырга тәкъдим итте. Бу хакта закон проектын әзерләгәннәр дә инде. Эшмәкәрләргә штраф белән яныйлар. “Замана болай да катлаулы бит, бизнес вәкилләрен кем яклар?” – дип кызыксындылар Юрий Камалтыновтан. Фракция җитәкчесе фикеренчә, гамәлдәге законнар нигезендә барысы да дөрес. “Барлык элмә такталар да ике дәүләт телендә булырга тиеш. Иртәме-соңмы әлеге эшне башкарырга кирәк. Эшмәкәрләрне шунда ук административ җаваплылыкка тарта башлаячаклар дип уйламыйм, аларга вакыт бирергә кирәк. Без дә әлеге юнәлештә ярдәм итәргә риза. Әмма бизнес вәкилләре үзләре дә аңларга тиеш: закон бозарга ярамый. Бу эшне кичә эшләмәгәнсең икән, бүген үзеңә үпкәлә”, – диде ул.
Юрий Камалтыновтан шартнамә турында да сорадылар. “Соңгы арада бу уңайдан төрле фикерләр ишетелә. Аның әһәмияте ул дәрәҗәдә үк зур түгел, дип әйтүчеләр дә бар. Бу мәсьәләнең хокукый һәм сәяси ягы бар. Хокукый күзлектән караганда, без Татарстан Россия Федерациясе белән берләшкән дәүләт булып тора, дип килешү төзедек. Татарстан Конституциясе гамәлдә булу, Татарстан Конституциясен Россия Федерациясе тарафыннан тану моны раслый. Шул исәптән, Президент статусы, телләрне өйрәнү кебек мөһим сораулар хәл ителә. Шартнамә булмаса, сәяси аңлашылмаучанлыклар килеп чыгачак”, – диде ул. Депутат, Татарстанда яшәүче Россия гражданины буларак, документның гамәлдә булу вакыты алга таба да озайтылачак дигән ышаныч та белдерде.
“Ватаным Татарстан”, /№ 99, 11.07.2017/
Андрей Данилов фотолары
|